Түрәләрне «чистарту» дәвам итә: чиратта академик-чиновниклар

Түрәләрне «чистарту» дәвам итә: чиратта академик-чиновниклар

Түрәләрне сүккән булабыз без, аларның эше күпме икәнен уйлап та бирмибез. Күбесе көнне төнгә ялгап эшли икән ләбаса! Административ эштә генә түгел, фән өлкәсендә дә. Тик мондый «җигелеп тартучылар» бөтен кешегә дә ошап кына бетми. Президентка, мәсәлән.

Октябрь азагында РФ Президенты каршындагы фән һәм мәгариф буенча Советның утырышында Владимир Путин бу хакта сүз кузгатмаса, илдә «үзе түрә, үзе галим» кешеләрнең шул хәтле күп булуын белми дә йөрер идек әле, мөгаен. Фәннәр академиясе президенты Владимир Фортовка Илбашы: «Узган ел сөйләшкәндә мин сезгә: «Дәүләт идарәсе вазифасындагы кешеләрне академиягә сайлаудан тыелып торыйк, аларның административ эшләре дә җитәрлек», – дигән идем. Административ вазифасын җиренә җиткереп башкарган кешенең буш вакыты бик аз кала, димәк, фәнгә дә шуның кадәр генә өлеше керә дигән сүз. Бу уңайдан сорау туа: чиновник-академиклар ике эшне дә тулы көченә алып бара аламы соң?» – дип мөрәҗәгать итте. Моңарчы йокымсырап утырган (утырышның видеолары интернетта бар) Владимир Фортов дертләп китте, каушады. Ул вакытта әле аның нилектән каушаганын аңлап та бетермәгән идек. Соңрак билгеле булды. Президиумның баш гыйльми сәркатибе Михаил Пальцев ТАССка белдергәнчә, барлыгы 25 чиновник академиягә сайланырга теләк белдергән, шуның 14е сайлауны уңышлы узган икән.

– Владимир Евгеньевич, ни өчен сез чиновникларны академиягә сайладыгыз? Алар шул хәтле зур галимнәрме, академия алардан башка булдыра алмыймы? Монысы – бер. Һәм икенче сорау: миңа хәзер нишләргә кушасыз? – дип, Фортовтан җавап көтүен дәвам итте Путин.

Каушаган Фортов:

– Алар барысы да, җитәкчелектән рөхсәт алдык, диде бит. Барысы да конкурс аша уздылар. Мин нишләтә алыйм? – дип кенә әйтеп куйды.

Үз соравына Путин үзе җавап бирде.

– Алар шул кадәр зур галимнәр икән, мин аларга фән белән шөгыльләнергә мөмкинлек тудырырга мәҗбүр булам. Күрәсең, алар өчен административ эшкә караганда фәнни эшчәнлек күпкә мөһимрәктер, – дип утырышны япты ул.

Путинның бу сүзе: «Бик тиздән чиновниклар арасында «чистартулар» башланачак», – дигәнне аңлата иде. Чыннан да, вәгъдә ителгән «фән белән шөгыльләнергә мөмкинлек» озак көттермәде. Берничә көннән соң ук ФСБның теркәү һәм архив фондлары идарәсе җитәкчесе генерал-лейтенант Василий Христофоров, президент эшләре белән идарә итүченең урынбасары – баш медицина идарәсе җитәкчесе Константин Котенко, Саклану министрлыгының баш хәрби-медицина идарәсе җитәкчесе Александр Фисун һәм Эчке эшләр министрлыгы җитәкчесе урынбасары, тикшерү департаменты җитәкчесе Александр Савенков эшләреннән азат ителде. Алар быел гына Фәннәр академиясенә сайланган иде. Интернетта «чистарту»га эләгәчәк чиновник-академикларның исемлеге дә пәйда булды. Анда унбишләп исем язылган. Тик алар буенча әлегә рәсми мәгълүмат юк. Сүз уңаеннан, Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров та – академик.

Әле Алексей Улюкаев хәбәреннән айнып бетмәгән халык өчен тагын бер кечкенә генә җир тетрәүгә тиң булды бу хәл. Карале, чиновникларны да күпләп «чистартырга» мөмкин икән бит, дип уйларга җирлек булды. «Үзе түрә, үзе галим» кешеләр бар шул һәм аларның ни фәндә, ни хакимият органнарында файдасы тими. Фәннәр академиясе әгъза итеп шундый кешеләрне тутыра, ә сәләтле яшь галимнәргә урын калмый. Фән белән дәүләт идарәсе эшен катыштырырга ярамый», – дип шәрехләмә бирде әлеге мәсьәлә уңаеннан Татарстан Фәннәр академиясенең Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Рафаэль Хәкимов «Бизнес Онлайн» электрон газетасына.

Татарстан Фәннәр академиясендә әле бу «чистарту» процессына карата шәрехләмә бирергә алынмыйлар, читтән генә күзәтеп торалар. Җирле академиядә ничә чиновник-академик барлыгы турында да мәгълүмат хәбәр ителми.

Путинның чиновник-академикларны «чистарта» башлавы күпләрне сөендерде. Үзе шул «чиновник-академик» категориясенә кермәгәннәрне, әлбәттә. Һәм бу моңарчы артык күпертелми торган тагын бер мәсьәләне өскә чыгарды. Фәннәр академиясендә чиновниклар гына түгел, тагын бер катлам бар бит әле. Туганлык, әшнәлек аркасында академия әгъзалары булучылар. Рәсми булмаган мәгълүматларга караганда, Татарстан Фәннәр академиясендә әшнәлек аеруча көчле. Гаиләсе белән фәнгә (академиягә, дип укырга) кереп китүчеләр дә бар, ди. Менә аларын да чистарта башласаң…

Сан

2013нче елда, Русия Фәннәр академиясен үзгәртеп кору башлангач, академикларның стипендиясе артты. Хәзер алар ай саен – 100, ә мөхбир-әгъзалар 50 мең сум ала. Моннан тыш академия әгъзалары Президент эшләре идарәсе поликлиникасыннан файдалану, төрле курортларга бушлай юллама алу хокукына ия.

Белеп торыйк!

Быелның октябрендә Русия Фәннәр академиясенә әгъзалар сайлау булды. Академия 173 академикка, 323 мөхбир-әгъзага һәм 63 чит ил әгъзасына баеды. Сайлау вакытында бәхәсле мизгелләр дә шактый булды. Мисал өчен, Русиядә генә түгел, дөньяда да шактый танылган галим, физика-математика фәннәре докторы Руслан Вәлиев ни сәбәпледер академик булып сайлана алмады. Аны беренче тапкыр гына «кире борулары» түгел инде бу. Ул дәгъва кылган урынга шул секция рәисенең улы Николай Кузнецовны алдылар. Гомумән, Фәннәр академиясенә сайланучылар арасында академик балалары шактый иде. Истә калганнардан Ольга Бокерия («Кремль кардиологы» дип йөртелгән Лео Бокериянең кызы) һәм Ирина Чазова (совет заманында ук танылган кардиолог Евгений Чазовның кызы), мәсәлән. «Санап караган идек, һәр сайлауда Фәннәр академиясенә алынган 500 кешенең ун-унбише академик балалары була икән. Барлык сайланучыларның 2 проценты дигән сүз бу. Без бу хәлгә каршы бара алмыйбыз, алар да гомуми тавыш бирү юлы аша үтеп сайлана бит», – дип белдергән иде быелгы сайлаудан соң Фәннәр академиясе президенты Владимир Фортов.

Бәйгегә нәтиҗә

«Һәйкәл куярлык үрнәк шәхесләр беткәнмени?»

Бүген «Ай-һай хәлләр: һәйкәлләр» бәйгесенә йомгак ясыйбыз. Шигырьләр бик күп килә. Шуңа күрә биредә сайлап алынганнарын гына бастырабыз, ә темага кагылышлы башка дүртьюллыкларны сайтыбызда укый аласыз. Гадәттәгечә, бу атнада да ике җиңүчене билгеләдек. Алар:

Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм телефоннарына 100әр сум акча салабыз.

Түрәләрнең ахмак гамәлләрен

Саный китсәң, буа буарлык.

Үрнәк шәхесләре беткәнмени

Илебезнең, һәйкәл куярлык?!

Бетермик нерваны, халык,

Эшлиләр бит барыбер гел кире.

Ни кызганыч, өч тиенгә тормый

Илебездә халык фикере.

Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА,

Балык Бистәсе районы, Корноухово авылы

Бронзадан тиран сынын

Коюлардан ни файда?

Акылсызлар күбрәк, ахры,

Акыллылыр соң кайда?!

Уятмыйк әле рухларын,

Йокласыннар тираннар,

Явыз Иван, Әби патша,

Ермак һәм Сталиннар.

Галиәхмәт ГАТИН,

Кукмара районы

Кая карама һәйкәл бездә –

Төчкермичә түз генә.

Тыкрыгына казык сугып,

Тарихын да куй гына!

Рафис ЗАҺИДУЛЛИН,

Алабуга шәһәре

Ай-һай хәлләр, һәйкәлләр:

Җимерәләр, сүтәләр.

Дөрес куелмаган, диләр,

Пыр туздырып сүгәләр.

Безнең илдә шулай инде:

Начар булган кадрлар.

Бүген куйган һәйкәлне дә

Бервакыт аударырлар.

Җәүдәт ХАРИСОВ,

Чаллы шәһәре

Ай-һай хәлләр,

Ни гаҗәп:

Үземә һәйкәл куярга

Һич табалмыймын сәбәп.

Һәйкәлне куя җиңүчеләр:

«Күрәсезме – менә без кем!» – диеп,

Җиңелгәннәр өчен явыз булса да,

Җиңүчеләр өчен ул «бөек».

Яхъя ЙОСЫПОВ,

Башкортстан Республикасы, Бүздәк районы,

Картамак авылы

Һәйкәлне куялар хәзер

Этенә дә бетенә.

Кайчан чират җитәр икән

Лаеклырак КЕШЕгә?

Турист өчен түрә-кара

Кесә-авыз ерачак,

Кирәк булса, үзләре дә

Һәйкәл булып басачак.

И.НУРУЛЛИН,

Чистай районы

Татарлар татардан туйганнар –

урын-җир ишекнең катында.

«Тукай»ны бастырып куйганнар

театр бинасы артына.

Н.ГАБДЕЛБӘР,

Казан шәһәре

Һәйкәләр күп сугышларда

Җиңүче батырларга,

Тик юк һәйкәл батырларча

Эшләгән хатыннарга.

Һәйкәлләр күп сугышларда

Җиңүче абыйларга,

Тик юк һәйкәл җиңү өчен

Тир түккән сабыйларга.

Авылыбызда өч һәйкәл бар –

Халкыбыз горурлыгы,

Хәтта бик күп шәһәрдә дә

Юк аңа торырлыгы.

Ай-һай хәлләр: ышанмассың,

Һәйкәлләрне ваталар.

Һәйкәлгә тиң истәлекле

Биналарны саталар.

Зөфәр ДӘҮЛӘТШИН,

Тукай районы, Иске Абдул авылы

Яңа тема – яңа бәйге! Хәзер сездән «Ай-һай хәлләр: академик түрәләр» темасын ачып бирә торган шигъри дүртьюллыклар көтәбез. Шигырьләр бары тик ике атна эчендә генә кабул ителә (кәгазь хат белән җибәргән очракта, почта штампына карыйбыз: хат вакытында җибәрелеп тә, «адашып» йөргән булса, соңлап булса да бастырабыз). Конверт тышына яки электрон хатның башына теманы язарга онытмагыз! Теманы күрсәтми генә, башка язмалар белән бергә юллаган очракта, дүртьюллыкларыгызны вакытында күрми калуыбыз ихтимал. Кесә телефоны номерыгызны һәм аның нинди операторга (МТС, Мегафон, Билайн һ.б.) каравын да күрсәтүегез сорала – анысы җиңүче була калсагыз кирәк. Язмагызны үзегез төшергән фото белән бизәсәгез, бәя яхшырак булачак.

Фәнзилә МОСТАФИНА әзерләде

Комментарии