«Гаилә кыйммәтләре» белән мактанучы Русиядә гаиләләрдән кызлар кача...

«Гаилә кыйммәтләре» белән мактанучы Русиядә гаиләләрдән кызлар кача...

Октябрь ахырында киң җәмәгатьчелеккә Дагыстаннан Грузиягә качып киткән дүрт туган – Хадижат белән Патимат Хизриева, Аминат Газимагомедова һәм Патимат Магомедованың исемнәре мәгълүм булды. Бәлки, гаиләдә көч куллану корбаны булган бик күпләр турында белми калган кебек, алар турында да ишетмәгән булыр идек, чөнки бу хәлне федераль каналлардан күрсәтмәделәр, дәүләт газета-журналларында телгә алмадылар. Әмма 24-18 яшьлек кызлар, бердәнбер котылу чарасы – үзебезнең баштан үткәннәрне интернетка чыгару дип, видеолар төшереп таратты. Һәм чынлап та бу аларны коткарып калды.

Исән-имин Грузиягә чыгып китә алган кызлар белән сөйләшкән «Forbes Woman» язуынча, Дагыстанның Хаджалмахи авылында туып үскән Аминат (ул – иң олысы) һәм аның туганнан-туган сеңелләре кечкенәдән гаиләдә көч куллану корбаннары булган. Бала чакларында ук аларның тышкы җенес әгъзаларын кискәннәр (кыргый гадәт кайбер җирләрдә, шул исәптән Дагыстанның аерым авылларында да яши әле, әти-әниләре шул рәвешле кызларының намусын саклап калабыз дип, бу адымга бара. – Ф.М.). Кул күтәрү шулай ук гадәти хәл саналган. Шулай да гаиләдә көч куллану дигәндә кыйналу турында гына сүз бармый. Кимсетелеп яшәү, ирекләре кысылу, белем алу мөмкинлеге бирелмәү (гаиләдә бердәнбер бала булган Аминат кына югары белем алган, калган кызларны җиденче класстан соң укырга җибәрмәгәннәр), теләмәгән кешегә кияүгә чыгарга мәҗбүриләү – шулай ук көч куллануга керә. Әйтик, Аминатны намазны калдырган дип шикләнеп җәзалаганнар. Хадижатны үз ризалыгыннан башка туганнан туган абыйсына кияүгә бирергә теләгәннәр. Кияү ягы 50 мең сум күләмендә калымын түләп тә куйган. Дүрт кыз шул акчага самолет билеты алып, Мәскәүгә качкан. Анда аларны «СК SOS» кризис төркеме сыендырган. Хәер, берсенең анасы анда да эзләп тапкан, хокук сакчылары кемлеген аңлап алып, аны яшерен фатирга кертмәгән. Акчаларны урладылар дип (50 мең сум калым акчасын), гаиләләре кызларны эзләүгә дә биргән. Октябрь ахырында коры җирдәге чик аша Грузиягә чыгып китәргә теләгәндә, «Югары Ларс» КППсында кызларны 11 сәгатькә якын тоткарлап торганнар – «безне туганнарга бирмәгез, алар безне үтерәчәк» дигән видеоларны шунда төшереп тараттылар да инде. Ә бу вакытта урамда туганнары каравыллаган, моны шунда булган хокук яклаучы Ләйсән Маннапова матбугатка раслады. Әгәр кызларны чиктән уздырмыйча (югыйсә моңа бернинди кануни сәбәп тә юк, документлары белән бар да тәртиптә, барысы да балигъ булган. – Ф.М.), туганнары янына чыгарып җибәргән булсалар, аларны өйләренә алып кайтып бикләп, җәза бирерләр яки үтергәнче кыйнап ташларлар иде – кызлар үзләре дә, мондый хәлләрне күп күргән хокук яклаучылар да шулай ди.

«СК SOS» кризис төркеме качакларны Грузиядә дә ялгыз калдырмаска вәгъдә иткән. Чөнки туганнары аларны анда да эзләп табабыз, дип янаган.

Русиядә «традицион гаилә кыйммәтләренә зыян сала» дип, ЛГБТны телгә алуны тыя торган законнар чыгаралар, Думада «Радуга» дигән туңдырманы тыю турында җитди-җитди тоннарда сөйләшәләр хәтта, тик шул ук вакытта менә шушы кызларныкы кебек проблеманы күрмәмешкә салышалар. 2017нче елда «якын кешеләргә кул күтәрүдә криминал юк» дип табылды – Елена Мизулина әзерләгән шундый закон кабул ителде. Ягъни аңарчы гаиләдә кыйнаулар булса, андый очраклар Җинаять кодексының 116нчы маддәсе буенча карала иде. Ә 2017нче елда кабул ителгән үзгәрешләрдән соң, гаиләдә кыйнау, әгәр ул беренче генә очрак икән, административ тәртип бозу гына булып санала башлады. Берничә ел элек, «гаиләдә көч куллану проблемасына игътибарны юнәлтергә» дип карар чыгарган Европа судына да «бездә андый проблема юк, бу күпертелгән» дип җавап биргән иде Русия хөкүмәте. 2019нчы елда кертелгән гаиләдә көч куллануны булдырмый калу турындагы закон проекты һаман да «тозлап» яткырыла. Дәүләттән шушындый мөнәсәбәт икән, менталитетында «кыйный – димәк, ярата» дигән караш булган халыктан нәрсә көтәргә? Менә Дагыстан кызлары качып киткәннән соң да, аларның үзләрен «майларына чыдаша алмыйлар» дип гаепләүчеләр булды. «СК SOS» кризис төркеме үзенең телеграм-каналында язуынча, Дагыстан мөфтияте Каспийск имамнары берлеге рәисенең «кызларның качуында социаль челтәрләр гаепле» дигән белдерүен бастырган. Республика мөфтиенең хатыны Айна Гамзатова да «кайтыгыз, хәлне шәхси җаваплылыгыма алам» дип, качакларны «акыл белән эш итәргә» чакырган. «Традицион гаилә образын» бозып йөрмәсеннәр анда, дигәннәрдер.

Быел ДәүДума кешене кыйнаган өчен җәзаны катгыйлата торган закон кабул итте. Кайбер матбугат чаралары һәм депутатлар моны «гаиләдә көч кулланган өчен җәза катыланды» дип күрсәтергә тырышты. Ләкин чынлыкта алай ук дип кычкырып әйтү дөрес түгел. РФ Җинаять Кодексының 116нчы маддәсенә («Побои») кертелгән үзгәреш турында сүз бара. Моңарчы беренче тапкыр кыйнаган кешегә административ җәза бирелә, икенче тапкыр кыйнасаң – җинаять җаваплылыгы, өченче тапкыр кыйнасаң – тагын административ җәза иде. Хәзер өченче тапкыр кыйнаган очракта 480 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш, яки 1 елга кадәр төзәтү эшләре, яки 1 елга кадәр иректән мәхрүм итү, яки 6 айга кадәр кулга алу яный. Тик бу гына гаиләдә көч куллану проблемасын берничек тә хәл итми. Әйе, җәмәгать урынында берәрсен тотып кыйнасаң, 116нчы маддәне бик тиз кулланалар. Тик гаиләдә ирең кул күтәрсә, хәтта бу системалы рәвештә кабатланса да, полиция килергә ашыкмый. «Бытовуха» кызык түгел. «Үтермәгән бит әле». Хәер, көч куллану корбаны булган хатын үзе дә полиция чакыртырга ашкынып тормый. Иренең үч алуыннан курка, тагын шуның янына кайтып яшисе барын уйлый, «кеше ни әйтер» дә үз эшен эшли. Закон менә шундыйларны яклар иде дә бит...

 

АҢЛАТУ

2019нчы елда Русиядә халыкның бер өлеше каршы чыккан, «без гаиләгә чит кешеләр тыкшынуына каршы» дип петицияләр булдырган закон проектын тагын бер тапкыр кыскача искә төшерергә булдык. Ул «Гаиләдә көч куллануны булдырмый калу» дип атала, ягъни профилактика чараларын күздә тота.

Федерация Шурасы сайтында эленгән проектта гаилә-көнкүрештә көч куллану – «алдан уйлап эшләнгән, физик яки психик, шулай ук милек зыяны сала торган яки салу ихтималлыгы булган, ләкин административ тәртип бозу яки җинаять билгеләре булмаган гамәлләр» диелгән иде.

Беренчедән, проект буенча, гаиләдә көч куллану очрагы турында белгән теләсә кем бу хакта тиешле органнарга хәбәр итә ала, диелде. Шулай ук закон проектында профилактика чарасы буларак саклану ордеры бирү тәкъдим ителде. Ягъни гаиләдә ир хатынына (яки киресенчә – хатын иренә) карата көч куллана һәм бу системалы рәвештә кабатлана икән, зыян күрүче полициягә барып гариза яза һәм аңа саклану ордеры бирелә. Бу ордер булганда (беренче тапкыр аны 30 көнгә бирү күздә тотыла), көч кулланучы үз корбанына (бу очракта – хатынына яки иренә) якын килә, аны эзәрлекли, хәтта аңа смслар да яза алмый. Мондый ордер зыян күрүченең үз гаризасы буенча гына бирелә. Әгәр ир белән хатын бу ордерның вакыты чыкканчы ук дуслаша икән, ордерны гамәлдән чыгаруны сорап гариза язарга була. Әгәр көч кулланучы, саклану ордеры булган хатынын яки ирен эзәрлекләвен яки аңа карата тагын да көч куллануын дәвам итә икән, аңа штраф салына. Закон проектының беренчел вариантында «бер тапкыр бозсаң – штраф, икенче тапкыр бозсаң – иректән мәхрүм итү» диелгән иде, соңрак ул өлеше йомшартылды.

Полиция биргән ордер гына иминлекне тәэмин итә алмаса, саклану ордерының икенче төрлесе дә уйланылган иде – анысын суд бирә һәм ул озаграк вакытка (1 елга кадәр) исәпләнгән.

Шулай ук закон проектында профилактик әңгәмә, профилактик исәпкә кую һәм профилактик контроль дигән төшенчәләр дә бар. Ягъни гаиләдә көч кулланучыны профилактик «учет»ка бастырырга һәм тәртибен күзәтеп торырга тәкъдим ителгән иде.

 

ЧИТ ИЛДӘ

Ачык чыганаклардагы мәгълүматка караганда, дөньяда 127 илдә гаиләдә көч кулланучыларга җәза бирә, җәберләнүчеләрне яклый торган закон бар, 124 илдә зыян күрүчегә (көч куллану корбанына) саклану ордеры бирү мөмкинлеге каралган. Мәсәлән, Австралиядә закон гына түгел, гаиләдә көч куллану очракларын киметү буенча махсус илкүләм программа да кабул ителгән, аны тормышка ашыруга ел саен бюджеттан зур-зур акчалар бүленә. Закон да даими камилләштерелә. Әйтик, 2019нчы елда кертелгән төзәтмәләр нигезендә, гаиләдә көч куллану маддәсе буенча җаваплылыкка тартылган кешеләр Австралиягә керә алмый, аларга виза бирелми. Бу хакта «Рамблер» язды. Әгәр кешенең инде визасы бар икән, аны илдән депортациялиләр, кабат керүне тыялар, диелә.

Узган 2021нче елда Австралиядә кабул ителгән тагын бер чара турында язылды. Көч куллану корбаны булган хатын-кыз гаиләсеннән киткән очракта гариза язып, дәүләттән финанс ярдәме сорый ала. «Көч кулланудан качкан өчен түләү» дип аталган бер тапкыр бирелә торган пособиенең күләме – 5 мең Австралия доллары (бүгенге курс буенча, якынча 199 мең сум). «Хатын-кызлар еш кына финанс ягыннан иренә бәйле була, аннан китсәм, яңа тормыш башлый алмам, дип курка, шуңа күрә гаиләдә көч куллануга, кыйналуга, җенси һәм психологик басым ясауларга түзеп яши бирә. Хөкүмәт шундый хатын-кызларга ичмасам беренче вакытта фатир арендаларга, үзенең белем алуы яки баласының укуы өчен түләргә җитәрлек пособие бирергә карар кылды», – дип аңлатканнар иде бу чараны. Шунысын да әйтергә кирәк: гаиләдә көч куллануга хатын-кызлар гына түгел, ир-атлар да дучар була ала. Күпчелек очракта көч куллану корбаннары – нәфис затлар, шуңа күрә күбрәк хатын-кызлар турында сүз бара. Ә болай, Австралия хакимияте булдырган акчалата ярдәм программасыннан көч куллану корбаны булган теләсә нинди җенестәге зат файдалана ала, диелә. Дөрес, бер тапкыр түләнә торган ул акча белән генә әллә кая китеп тә, проблеманың тамырын корытып та булмый, билгеле. Тик бездә анысы да юк бит әле...

ТАРИХ

1999нчы елда БМО Генераль Ассамблеясы 25нче ноябрьне халыкара дәрәҗәдә Хатын-кызларга карата көч куллануны туктату өчен көрәш көне итеп билгеләү турында карар кабул итә. Бу көн очраклы гына сайланмый. 1960нчы елның нәкъ менә 25нче ноябрендә Доминикан Республикасында диктатор Рафаэль Трухильо фәрманы нигезендә өч бертуган – Минерва, Патриа һәм Мария Тереза Мирабаль үтерелә. Апалы-сеңелле бу активистлар революция хәрәкәтендә катнашулары белән танылган була, шуңа күрә аларның үлеме җәмәгатьчелектә зур шау-шу тудыра, диктаторны күралмаучылар кисәк артып китә. 1961нче елда диктатор Рафаэль Трухильо үзе дә атып үтерелә.

БМО билгеләмәсе буенча, «җенесенә карап, хатын-кызга карата физик, җенси яки психологик зыян китерә яки газап сала торган теләсә нинди көч куллану акты, шул исәптән шулай эшлим дип янау, иҗтимагый яисә шәхси тормышта иреген чикләүгә мәҗбүр итү» хатын-кызга карата көч куллану булып санала. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматына караганда, нинди дә булса мөнәсәбәттә торучы (рәсми никах та, язылышмый яшәүчеләр дә саналган) хатын-кызларның 30 проценты, ягъни өчтән бере үз гомерендә гаиләдә көч куллану белән күзгә-күз очрашкан, партнерлары аларга карата йә физик, йә җенси көч кулланган. Психологик яки икътисади көч куллану очракларын исәпләп бетерү мөмкин түгел, чөнки хатын-кызлар күпчелек очракта алар турында кычкырып сөйләми, шуңа күрә статистикага кертелми. 38 процент очракта хатын-кызлар ире яки бергә яшәүче партнеры тарафыннан үтерелә.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии