«Бәла»ны һаман ялгыш җирдә эзлибез

«Бәла»ны һаман ялгыш җирдә эзлибез

Тарих – катлаулы фән. Һәркем үзенчә, үзенә уңайлы булганча язган, яза һәм язачак аны. Өстәвенә, бу өлкәне тагын да катлауландыручылар – таяк тыгып болгатучылар, сәяси корал итеп кулланучылар, фикерне чуалтырга тырышучылар да күп.

Башта татар булып йөреп, былтыр гына башкортка әйләнгән музыкант Альберт Исмаилның «Фейсбук»тагы сәхифәсе дә тарихи-милли тематикага провокацияләр белән мыжлап тора. Теманы газетабызның узган санында ача башлаган идек («Шәҗәрә ярдәмендә милләтне ачыклап буламы?», 4 ноябрь, 2020, №44). Бүген дәвам итәбез. Ихтимал, бу язма да әлеге темага соңгысы булмас. Альберт һәм тарафдарларының башны бутый торган фикерләре шактый әле.

Әлеге язмада шундый өч фикерне тәкъдим итәбез:

  1. Татар милләте 100 ел элек кенә барлыкка килгән, ә башкортлар гел булган.
  2. ДНК анализы нәселне, килеп чыгышны тагын да төгәлрәк ачыкларга булыша.
  3. Башкортстанның Татарстан белән чиктәш районнарында сөйләм теле татарча түгел, башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты.

МИЛЛӘТ ТӨШЕНЧӘСЕН НИЧЕК АҢЛЫЙСЫҢ БИТ

Узган сандагы язмада тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков белән тарихи чыганаклар темасын кузгаткан идек. Әңгәмәне дәвам иттердек.

– Дамир абый, интернетта «татар милләте 100 ел элек кенә формалашкан, ә башкортлар гел булган» дигән фикерне алга сөрәләр…

– Милләт төшенчәсен ничек аңлыйсың бит. Урта гасыр татар халкы белән милләт арасында әллә ни зур аерма юк. Татар милләте дигән төшенчәне гадәттә буржуаз үсеш вакытында формалашкан этник төркемгә карата кулланалар. Бу процесс XVIII гасыр ахырыннан ук башлана. Бер төрле төркемнәр арасында элемтәләр көчәя. Казан ягына, мәсәлән, бик күп мишәрләр килә. Алар монда Казан татарлары мәдәнияте йогынтысына биреләләр, катнаш никахлар китә, этник төркемнәр бер-берсе белән кушыла. Менә шул вакытта милләт оешкан дип санала. Татар милләте төшенчәсе белән татар халкын бутарга ярамый. Милләтнең нигезендә барыбер шул халык ята, әмма милләт – ул яңа үсеш стадиясе.

– Ә «башкортлар әллә кайчаннан булган» диючеләр сословие белән милләтне бутыймы?

– Гомеренең соңгы елларында язучы Әмирхан Еники белән еш аралаштым. Бер очрашуда болай диде: «Татарлар да, башкортлар да – борынгы халыклар. Әмма татарлар – карт милләт, башкортлар – яшь милләт». Ягъни башкортларның милләт булып оешуы менә безнең күз каршында, әле хәзергә кадәр бара. Ә татарлар инде революциягә кадәр үк оешканнар.

– «Альберт Исмаил тарафдарлары» – аларны шартлы рәвештә шулай дип атыйк – 1897нче елгы «ревизские сказки», ягъни халык санын алу документын мисалга китерергә ярата. Уфада, хәтта Минзәләдә дә күпләр башкорт булып язылган, дип исбатларга телиләр.

– Бу тамырдан ялгыш караш. Аны безнең галимнәр дә, башкалар да язды. 1897нче елгы халык санын алуның нигезендә тел ята. Ягъни «милләтең нинди?» дигән сорауга тел аркылы җавап биргәннәр. Шуңа күрә этник якны билгеләү өчен турыдан-туры ул документны гына кулланырга ярамый. Мәсәлән, анда урыслар белән украиннар, урыслар белән белоруслар арасында чиктәш төркемнәр булган. Телләре – ярым украин-ярым урыс, ярым белорус-ярым урыс. Менә татар-башкорт чиге дә шундыйрак булган. Халык санын алучылар, тел нигезендә татар белән башкортны аерып булмау сәбәпле, язганда барыбер сословиене кулланганнар – башкорт дип язганнар. Башкортлар, үз файдаларына эшләү өчен, тел нигезендә үткәрелгән шул «ревизские сказки» материалын гына күтәрәләр. Ләкин моның дөрес түгеллеген 1926нчы елгы халык санын алу бик ачык раслый. Ул елны тел һәм милләтне ике критерий итеп аерганнар. Шул вакытта күренә: XIX гасыр ахырында башкорт дип язылган төркемнәрнең күп өлеше татарга әйләнгән. 30 елдан кимрәк вакыт эчендә генә милләт үзгәрә алмый бит инде. Шуңа күрә 1897нче елгы материаллар хәзерге фәнни күзлектән караганда ялгыш.

«ДНК АНАЛИЗЫНЫҢ МИЛЛӘТКӘ КАТЫШЫ ЮК»

Узган ел «Интертат» электрон газетасы яңа гына табадан төшкән башкорт Альберт Исмаил белән интервью әзерләгән иде, шуннан бер өзек китерәбез:

«– Мәсәлән, килеп чыкты ди синең ДНК венгрлардан, мансилардан, угорлардан. Син әйтәчәксеңме, гафу итегез, җәмәгать, мин башкорт түгел икән, манси булып чыктым, яки венгр мин, дип.

– Әгәр ДНК тест шулай күрсәтсә, мин аны күрсәтермен. Миңа куркыныч түгел. Мин шәҗәрәне эзләгәндә чуваш та булырга әзер идем, мари булырга да. Чуваш булсам, мин үземне чуваш дип әйтер идем, мари булсам, мари дип. Минем өчен бернәрсә түгел ул» («Башкортка әйләнгән Альберт Исмаил: «Чуваш булырга да әзер идем, мари булырга да», 7 декабрь, 2019).

Альберт килеп чыгышын тагын да тирәнрәк казырга, ДНКсын тикшертергә теләве турында «Фейсбук»та да язгалаган. Галим Дамир Исхаков – берничә ел элек Америкада үз генетикасын тикшерткән кеше. Шуңа күрә аның белән бу мәсьәләгә дә тукталдык.

– Дамир абый, ДНК анализы буенча милләтне ачыклап буламы?

– ДНК материаллары миллилеккә берничек тә карамый. Ул –биологик күрсәткеч. Тикшеренү нәтиҗәсе күрсәткәнчә, минем иң борынгы бабам моннан 30-35 мең ел элек яшәгән булып чыкты. Ул вакытта нинди татар булсын! Генетик яктан иң якын туганнарым финикиялеләр, Крит утравында яшәгән халык, чеченнар белән ингушлар, бактрия халкы һәм Һиндстандагы һинд-арий халкының югары катламы саналган брахманнар белән кшатриялар булып чыкты. Сүз бик борынгы биологик тамырлар турында бара бит. Ә элек төрле халыклар кушылып беткәннәр. Шуңа күрә халыкның формалашуын генетика буенча гына күрсәтү дөрес түгел. Башка бик күп материаллар белән бергә караганда гына ДНК анализын бер элемент буларак файдаланырга мөмкин. ДНКның үзен генә «менә минем милләтем шушы икән» дип әйтү өчен ахмаклар гына куллана ала.

«ДИАЛЕКТ» БАШНЫ БУТАУ ӨЧЕН КАЗЫП ЧЫГАРЫЛГАН»

Башкортлаштыру идеясен алга сөрүчеләр соңгы вакытта «башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты» дигән төшенчәне еш куллана. Башкортстанның Татарстан белән чигендәге без татар теле дип белә торган телне шулай атыйлар. Бу елның апрелендә, әдәби башкорт теле белән беррәттән, шул «диалект»та диктант та яздылар. Хәзер дә популярлаштыру дәвам итә. Шул ук Альберт Исмаил, мәсәлән, әле 20нче октябрь көнне генә «Фейсбук»та болай дип язып кертте (урысча текстны тәрҗемә итеп бирәбез): «Төньяк-көнбатыш» башкортлар диалекты үзенең кирәкле булуын һәм аңа ашыгыч ярдәм чаралары таләп ителүен күрсәтте. Искә төшерәбез, бу диалект бик күп тикшеренүчеләр тарафыннан өйрәнелгән һәм тасвирланган, бу мәсьәлә буенча бөтен «вердикт»лар чыгарылган. Быел мәктәпләрдә туган телнең шушы диалектында класстан тыш чаралар башланды. Әлеге карарларга каты бәрелүләр, мыскыл итүләр Башкортстан Республикасы халкы һәм хакимиятенең ирегенә каршы бару булып санала».

Уфа галиме, филология фәннәре кандидаты (диалектолог түгел – ул моны үзе дә әйтә!) Искәндәр Сәетбатталов күптән түгел Татарстанның «Реальное время» электрон газетасына шушы «диалект» турында интервью биргән иде. Әлеге язманы әзерләгәндә ул материалны эзләп карадык – ни сәбәпледер сайттан бетерелгән булып чыкты. Ташка басылган мәгълүмат югалырга мөмкин әле, ә интернетта чыкканы югалмый – төрле чыганакларга тарала. Менә Сәетбатталов белән интервьюны да «ВКонтакте»дагы «Белебей. Газеточка» дигән төркем күчереп бастырган (сүз уңаеннан, бу төркемдә «Мин чып-чын татар, ә мине башкорт дип яздылар» дигән комментарийләр шактый). Укучыларга әлеге «диалект»ның нәрсә икәнен аңлату өчен, интервьюдан бер өзек китерәбез:

«– Заманча татар теле башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалектыннан нәрсә белән аерыла?

– Диалектологиядә, лингвистикада «чиктә урнашкан һәм ике телнең дә сыйфатларын туплаган форманы кайсы эре телгә кертергә?» дигән сорау еш туа. Дөрестән дә, өстән карасаң, төньяк-көнбатыш диалект һәм әдәби башкорт теленә, һәм татар теленә хас билгеләрне берләштерә. Русия диалектологиясендә мондый очракта совет заманыннан бирле этник критерийга нигезләнү кабул ителгән, ягъни диалектта сөйләшүчеләр кайсы этноска караса – диалект та шул телнеке булып санала. Диалектологик тикшеренүләр вакытында, 30, 50, 60нчы елларда һәм бүген дә Башкортстанның төньяк-көнбатышында килеп чыгышы буенча этник башкортлар яши. Тел фактларына карамастан, бу диалект башкорт теленең бер өлеше буларак каралырга тиеш (бу урында галим «диалект»ның лингвистик үзенчәлекләренә дә тукталган, аның татар теленнән аермалы булуын исбатларга тырышкан. Теләгән кешегә, галимнең исемен язып, интернеттан эзләп табып тулысынча укырга була. – Авт.).

<…> Башкорт һәм татар телләре арасында чик Чаллы озынлыгы буенча уза. Ягъни Чаллыдан көнчыгышка таба булган сөйләш лингвистик яктан башкорт теле булып тора.

– Ягъни, Казан һәм Уфа татар эшлеклеләренең фикеренә карамастан, бу сөйләшне татар теленең урта диалекты дип санамыйсызмы?

– Юк. Алар чыннан да бик охшаш идиомалар, ләкин генетик (килеп чыгышы буенча) һәм лингвистик яктан төньяк-көнбатыш диалект – башкорт теленең бер өлеше».

Әлегә бу мәсьәләгә карата безнең тел галимнәренең фикерен белеп булмады, җавап көтәбез. Башкорт коллегаларыннан аермалы буларак, безнекеләрнең интернеттагы ачык чыганакларда, матбугатта да фикерләре күренми. Дәшмәү дәвам итсә, Чаллының теге ягындагы татар телен дә югалтуыбыз бар әле. Шулай дәшми генә, татар теленең бер өлешен Мәскәүгә бирдек бит инде.

Тел белгечләреннән җавап көткән арада тарих фәннәре кандидаты, дәүләт милли сәясәте һәм милли хәрәкәт мәсьәләләре буенча белгеч Илнар Гарифуллин белән әлеге «диалект»ның каян килеп чыгуы турында сөйләштек.

– «Башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты» идеясе беренче тапкыр 1950нче еллар башында килеп чыга. Сталин «Марксизм и вопросы языкознания» дигән мәкалә чыгара. Шуннан соң кайбер республикаларда тел мәсьәләсенә караш үзгәрә. Башкорт галиме, филолог Таһир Баишев шундый теория белән чыга: янәсе көнбатыш Башкортстанда һәм көнчыгыш Татарстанда башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты икән (аңарчы башкорт телендә ике генә диалект була). Сугыштан соң экспедицияләргә йөрдек, мин шундый фикергә килдем, ди. Югыйсә 30нчы елларда экспедициядә йөргәндә ул андый диалектны тапмаган була. Ләкин 50нче еллар азагында, җепшеклек чоры башлангач, башкорт тел белгечләре һәм тарихчылары – Җәлил Киекбаев, Әхнәф Юлдашев, Нәгыйм Ишбулатов, Талмас Гарипов, Билал Юлдашбаев – бөтенесе бу теорияне тәнкыйтькә тоталар. Андый диалект юк, анда кулланылган лексик үзенчәлекләр татар теленә кергән, дигән фикергә киләләр. Бу караш 80нче еллар азагына кадәр яши. 80нче еллар азагы – 90нчы еллар башында, башкорт милли хәрәкәте күтәрелеп киткәч, диалект идеясен яңадан тартып чыгаралар. Ул вакытта да тормышка ашырылмый кала. Чөнки башкорт милләтчеләре аңлый: алар бу диалектны күтәрсә, дәүләт статусы дәрәҗәсенә менгерсә, шул ук татар теленә дәүләт статусы бирүгә тиң була. Ә алар бит моңа бик каршы чыгалар. Шуңа күрә бу идеядән баш тарталар. Хәзерге көндә дә диалект – күбрәк шушы җанисәп алдыннан гына күтәрелгән нәрсә, минемчә. Халыкның башын бутау өчен генә тартып чыгарылган. Аны җанисәптән соң юкка чыгарачаклар. Халык санын алуда туган теле дип шушы «диалект»ны күрсәткән авылларны уку системасында да, башкасында да башкорт теленә күчерергә тырышачаклар, – ди Илнар.

***

Ике халык та бер булып урыслаштыру проблемасын күтәрәсе урында, һаман да менә шушы мәсьәләләр буенча бәхәсләшәбез. Юкса ике халык та Әнгам Атнабаев язган хәлдә бит: «Башкорттан да, татардан да урыс туа – вәт бәла!»

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии