Президент эчкечелекне җиңәргә кушты. Ә сыра белән нишләргә?

Президент эчкечелекне җиңәргә кушты. Ә сыра белән нишләргә?

11нче сентябрь – Бөтенрусия аеклык көне

Татарстанда алкогольле эчемлекләр сату арткан. Соңгы тапкыр бу кадәр күп итеп Универсиадага әзерләнгән елда, ягъни 9 ел элек эчкән булганбыз.

Дәүләт алкоголь инспекциясе статистикасыннан күренгәнчә, бу елның алты аенда республикада 2,75 млн декалитр спиртлы эчемлек сатылган. Бу – узган елның шул чоры белән чагыштырганда 6 процентка күбрәк, ди (былтыр 2,61 млн декалитр сатылган булган). Иң күп арту Питрәч (19 процент), Югары Ослан (17 процент), Яңа Чишмә (16 процент), Тукай (15 процент), Лаеш һәм Кайбыч (13әр процент) районнарында күзәтелгән. Иң аз арту Теләче һәм Мамадыш районнарында (2шәр процент) теркәлгән. «Коммерсантъ» экспертлары фикеренчә, алкогольле эчемлекләр куллану Украинада башланган махсус операциядән соң тагын да көчәеп киткән психологик кризис фонында арта.

Республика җитәкчелеген бу статистика сөендергәндер. Алкоголь сату кими, дип борчылуларын белдергәннәр иде бит. Янәсе азрак сатылу – азрак эчә башлау дигән сүз түгел әле ул. Димәк, ялган исерткеч эчемлекләр кулланалар, дип сөйләштеләр бу ел башында Дәүләт алкоголь инспекциясендә узган киңәшмәдә. Моңа нокта кую өчен, кечкенә авылларда да алкоголь сата торган кибетләр ачарга кирәк, диделәр. Элегрәк кибетләрдә алкоголь сатуның вакытын озайтканнар иде. Татарстанда хәзер исерткечне иртәнге 8дән 23:00 сәгатькә кадәр сатып алып була (аңа кадәр булган «22:00дән 10:00гә кадәр сатарга ярамый» гамәлдән чыгарылды). Әле республика Президенты Рөстәм Миңнеханов сораганча спорт стадионнарына сыра сатуны да кайтарсалар, проблема бөтенләй юкка чыгар. Хәтерләсәгез, 2018нче елда футбол буенча Дөнья чемпионатын кабул иткәннән соң, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Путиннан: «Миңа, мөселман кешесенә, сыра турында әйтү оят. Әмма мин православие вәкилләрен кайгыртам. Ир-атлар сыра ярата. Стадионнарга сыра сатуны кайтарырга иде», – дип сораган иде. Аңа кадәр дә, аннан соң да мондый тәкъдим белән чыгучылар күп булды (Русиядә спорт ареналарында алкогольле продукция сату 2005нче елда тыелган иде). Тик үзебезнең президент әйткән сүзләр хәтергә ныграк сеңеп калды. Кем белә, республика казнасын кайгыртам, дип турыдан-туры әйтсә, алай истә дә калмас иде әле. Быел майда Мәскәү җитәкчелеге спорт корылмаларында алкоголь составы 16,5 проценттан югары булмаган эчемлекләрне сата башларга рөхсәт бирде. Сынау 2022нче ел азагына кадәр дәвам итәчәк, уңышлы дип табылса, рөхсәтне ил күләмендә кертү мәсьәләсе хәл ителәчәк, диелде. ДәүДумада әзер проекты ята инде. Сүз уңаеннан, исерткеч эчемлекләр белән бәйле, шулай ук күптәннән тартып-сузып йөртелә торган тагын бер закон проекты бар иде: алкогольле эчемлекләрне 21 яше тулганнарга гына сата башлау турында. Анысының соңгы арада тавыш-тыны ишетелгәне юк.

Икенче яктан белгечләр һәм статистика үзәкләре: «Русиядә «сыра алкоголизмы» чәчәк ата», – дип чаң суга. «Рейтинг» мәгълүмати багланышлар үзәге һәм «Аек Русия» проекты чыгарган саннарга караганда, илдә 3 миллионга якын кеше спиртлы эчемлекләр белән мавыга. Белгечләр бу күрсәткеч зур булса да, чынбарлыктагыдан шактый киметелгән, дип исәпли. Чөнки алкоголь бәйлелегеннән интегүче бөтен кеше дә дәвалану үзәкләренә мөрәҗәгать итми – ә статистиканы шундый рәсми саннар буенча исәплиләр. Күпләр үзенең бәйле икәнен танымый да. Шул ук вакытта балигълык бусагасын узганнарның 76 проценты көн-аралаш яисә көн саен спиртлы эчемлек эчә («Рейтинг» мәгълүматы). Һәм чит илләрдә киң таралган «Русия – димәк, аракы» дигән караш бүген дөреслеккә бик үк туры килми, чөнки бездә иң күп эчелә торган эчемлек – сыра. Шунысы куркыныч та аның: сыраның градусы түбән, әмма яшьләр, хәтта яшүсмерләр арасында популярлыгы зур. Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш психиатры, Сербский исемендәге илкүләм медицина тикшеренү үзәге гендиректоры Зураб Кекелидзеның матбугатка җиткергән мәгълүматыннан күренгәнчә, 2021нче елда «сыра алкоголиклары»ның уртача яше 17гә кадәр төшкән, 33 проценты – егетләр, 19 проценты кызлар булган.

Русиядә алкоголизмга каршы көрәшү буенча ниндидер тәгаен программа юк. Синең сәламәтлек – синең проблема, дигәнрәк караш. Быел август уртасында Дәүләт Думасының хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар мәсьәләләре комитеты рәисе Ярослав Нилов, алкоголизмга каршы көрәш буенча бердәм федераль программа эшләргә кирәк, дип белдергән иде. Депутатның тәкъдимнәре арасында эчкечелекнең тискәре образын тудыра торган социаль рекламаны көчәйтү, алкоголь сата торган аерым кибетләр булдыру, аларга 18 яше тулмаганнарны кертмәү бар. Кыскасы, яңа авыздан иске сүз. Нинди дә булса программаның әзерләнә башлавы турында әлегә хәбәрләр күренми.

Ә программа чынлап та әзерләнергә мөмкин, чөнки эчкечелек проблемасына Русия Президенты Владимир Путин да игътибар итте. Август азагында Владимир өлкәсе губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Александр Авдеев белән видеоконференция барышында: «2021нче елда өлкәдә «алкоголизм» һәм «алкоголь психозы» диагнозы куелу 100 мең гражданга 122,6 очрак туры килгән. Русия буенча уртача күрсәткечтән 2,6 тапкырга артыграк. Бу күп. Моның белән шөгыльләнергә кирәк. Ниндидер игътибарга лаек түгел нәрсә дип, ирләр эчкән һәм эчәчәк дип уйларга түгел», – дип белдерде (цитата Кремльнең рәсми сайтыннан). Бәяләрне арттыру, тыю нәтиҗә бирмәячәк, иң яхшысы – сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, спорт белән шөгыльләнү өчен инфраструктура булдыру, диде президент. Әйтүен әйтте, ләкин тормышка ашыра башлагач, һаман да шул акчага килеп төртелер инде. Хәер, спорт ареналарында сыра сата башларга рөхсәт бирелсә, аннан кергән табышның күпмедер өлешен балалар спортын үстерүгә тотарга дигән сүз булган иде бит. Акчаның исе юк, диләрме әле?..

 

Дөньяның күп кенә илләрендә «Аноним сәрхушләр» берләшмәсе бар. 2020нче елга булган мәгълүмат буенча, анда бөтен дөньядан ике миллионнан күбрәк кеше әгъза булып тора. Русиянең барлык зур шәһәрләрендә, шул исәптән Казанда да «Аноним сәрхушләр» берләшмәсе эшли. Телефоны – (843) 253-50-13. Сайты: һttps://aakazan. ru. Әлеге сайтта очрашуларның кайсы адреста һәм кайчан узасын да карап була. Берләшмәгә эләгү өчен бер тиен акча да түлисе юк. Әгъза булып керүнең бердәнбер шарты – кешенең эчүен ташларга теләве, ди оештыручылар.

 

– Алкоголь үзеңне иркенрәк тотарга, оялу, борчылу хисләрен җиңәргә ярдәм итә, дигән караш яши. Әйе, ул социаль коммуникацияне җиңеләйтә, телне «чишә», тик мондый «дару»ның өстенлегенә караганда зыяны күбрәк. Әгәр аралашу яисә киеренкелектән котылу белән проблемаларың бар икән, аларны хәл итү өчен исерткечкә үрелергә түгел, башка юлларын эзләргә кирәк. Әйтик, социофобия, социаль хафалану, аралашудан курку һәм оялу булганда кулланырга киңәш ителгән дарулар бар. Хәзерге заманда җитештерелгән даруларның зыяны алкогольнекенә караганда азрак – монысы бәхәссез. Шулай ук психотерапия турында да онытырга ярамый. Анысының берәүгә дә зыянга булганы юк.

Алкоголизм формалашуга беренче чиратта генетика «гаепле». Әгәр кешенең нәселендә эчүчеләр күп икән, иң яхшысы – исерткеч эчемлекләргә борылып та карамау. Ике кешене – берсе начар, икенчесе яхшы генетикалы булсын ди – охшаш шартларга куйсаң, начар генетикалысының сәрхушкә әйләнеп китү ихтималлыгы бермә-бер зуррак.

Моннан тыш алкоголизм формалашуга стресска каршы торучанлык дәрәҗәсе дә йогынты ясый. Әгәр кеше психик яктан зәгыйфь, төрле вакыйгаларны күңеленә якын кабул итә, күңеле бик тиз яралана торган, шуңа өстәп генетикасы да начар икән, аның эчкечегә әйләнеп китүен көт тә тор. Эт булганчы эшлисең, аннары өеңә кайткач ирең яки хатыныңнан: «Мин сине бөтенләй диярлек күрмим дә. Синең күп эшләвеңнән ни мәгънә соң? Акчаны аз алып кайтасың, ял итәргә дә барган юк, ә бөтен кеше йөри... » – дигән сүзләр ишетәсең икән, әлбәттә, бу өстәмә стресс тудыра, үзеннән-үзе стаканга этәрә. Кеше эчмәсен өчен, аны баштанаяк эшкә күмәргә кирәк, дигән фикерне ишеткән бар. Алай эшләргә ярамый! Бу проблема гына китереп чыгарачак.

Психиатр-нарколог, медицина фәннәре докторы Юрий СИВОЛАП

(Чыганак: «Газета. Ru»)

 

ТАРИХ

1448нче елгы тарихи чыганаклардан күренгәнчә, ул вакытта ук инде Русия халкы арыштан спирт ясый белгән. Ә 1533нче елда Явыз Иван фәрманы буенча Мәскәүдә беренче кабак (яшелчә түгел, исерткеч эчемлекләр сата торган урын) ачылган. Аны «патша кабагы» дип йөрткәннәр. Шулай да халык көн саен эчә алмаган. Гади халыкка Раштуа, Дмитрий шимбәсе һәм Изге атнада гына эчәргә рөхсәт ителгән. Калган көннәрдә исерек килеш күренсәң, тукмап ташларга, хәтта төрмәгә ябарга да күп сорап тормаганнар.

1652нче елда патша Алексей Михайлович (аңа патриарх Никонның сүзе үтми калмагандыр) исерткеч эчемлекләр сата торган җирләрне киметү турында указ чыгара. Шулай ук исерткеч эчемлек сатарга ярамый торган көннәрне дә билгели – елына 180 көн җыела. Бу указга карап кына кабаклар саны әллә ни кимеми. Реформатор Петр I заманында исә эчүчеләр арта гына.

Беренче тапкыр «коры закон»ны 1914нче елда Николай II кертеп карый. Беренче бөтендөнья сугышы еллары була бу. Патша спиртлы эчемлекләр сатуны тыя. Статистика күрсәткәнчә, алкоголь куллану бер ел эчендә 24 тапкырга кими. «Коры закон» 1925нче елда гамәлдән чыгарыла.

Совет заманында законсыз рәвештә самогон кууга каршы көрәш башлана. Шуңа күрә спиртлы эчемлекләрне сатарга рөхсәт бирәләр. Итәк астыннан сатып ятканчы, кибеттә сатылсын – дәүләт казнасына файда булсын, диләр. Бөек Ватан сугышы елларында фронтта аракы кыюлык өчен дип бирелсә, сугыштан соңгы елларда кайгыны җиңеләйтү чарасы булып тора. 1970нче еллар азагына СССРда исерткеч эчемлекләр куллану рекордлы дәрәҗәгә җитә.

Икенче «коры закон» Горбачев идарә иткән чорда – 1985-1987нче елларда була. Анысының ничек булып беткәнен күпләр хәтерли: аракыга сусаган халык идән астында көмешкә кайната, ялган аракы эчә башлый, бюджетта «тишек» барлыкка килә. Нәтиҗәдә, 1988нче елда алкоголь реформасына нокта куела.

1992нче елда Егор Гайдар башлаган реформа нәтиҗәсендә дәүләт алкоголь монополиясе бетерелә. Илгә арзанлы спирт «ага» башлый. 1994-1995нче елларда Русиядә бер кеше башына (яңа туган балалар да санга керә) елына 15-18 литр алкоголь туры килә.

Аеклык көне беренче тапкыр 1911нче елда Санкт-Петербургта билгеләп үтелгән. Ә рәсми рәвештә, православ чиркәве тәкъдиме белән, 1913нче елдан уздырыла башлаган. 1913нче елда җан башына елына 4,7 литр спирт туры килгән, ир-ат халкының 43 проценты бөтенләй эчмәгән. Көмешкә куу, бигрәк тә аны сату тыелган, шуңа күрә итәк астыннан сатылган эчемлекләр кыйммәт йөргән. 1914нче елның мартында Изге Синод аеклык көнен ел да билгеләп үтү турында карар кабул иткән. 11нче сентябрь көне очраклы сайланмаган, ул православ чиркәвенең ураза тотып билгеләп үтә торган бәйрәмнәреннән санала. Бу көнне Русиядә шәраб сату нокталары эшләмәгән, исерткеч сату тыелган. Тора-бара эре шәһәрләрдә аеклык җәмгыятьләре барлыкка килгән. Хакимияткә большевиклар килгәннән соң, аеклык көнен 11нче сентябрьдә билгеләп үтү туктатылган, чөнки аның барлыкка килүе чиркәү календарена бәйле дип саналган. Аеклык көне 2005нче елда гына торгызылды – бу юлы да чиркәү тәкъдиме белән. Аның тагын бер атамасы бар – кырлы стакан көне.

Бөтендөнья эчкечелеккә каршы көрәш һәм аеклык көне дә бар, анысы 3нче октябрьдә билгеләп үтелә.

(Ачык чыганаклардан алынды)

 

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии