Яна, яна... Хәрби комиссариатлар яна

Яна, яна... Хәрби комиссариатлар яна

Инде ничә көн рәттән Русиядә хәрби комиссариатлар яна. 30нчы июльдән 1нче августка кадәр хәрби комиссариатларны яндыруның, ким дигәндә, 14 очрагы теркәлгән. Август ае русиялеләр өчен генә түгел, Русия өчен дә «кызу» булырга охшап тора, күрәсең.
Янгыннар географиясе киң: Санкт-Петербург, Омск, Можайск дисеңме, Подольск, Калуга, Копейск, Югары Урал дисеңме – барысы да бар. Исемлектән Казан да төшеп калмаган. «Военкомат»ны яндыручыларның социаль статуслары, җенесләре дә төрле. Яшьләре дә – 17 яшьтән 80 яшькә кадәр. 
Янгын географиясе киң булса да, ут төртү очраклары билгеле бер сценарий буенча бара. Берәүгә билгесез номердан шалтырату килеп ирешә. Телефонның икенче ягындагы тавыш берничә вариант куллана: кемгәдер хәрби комиссариатка ут төрткән өчен акча тәкъдим итә, икенчеләрне кредит белән куркыта. Өченчеләргә исә тагын да «чәчәклерәк» тарих тәкъдим ителә: Русиянең махсус хезмәтләренә ярдәм итәргә кирәк, дип ышандыралар. 
Менә бер очрак. Байкал арты краенда 17 яшьлек яшүсмер кыз «Молотов коктейле», ягъни яндыргыч катнашма ясаган һәм җирле хәрби комиссариат бинасына ыргыткан. Кыз тиз арада кулга алынган. Җирле телеграм-канал хәбәренчә, ул мошенниклар корбаны булган. Билгесез затлар кызга шалтыратып, үзләрен банк хезмәткәрләре дип таныштырган һәм яшүсмернең кредиты булу-булмавы белән кызыксынган. «Юк», – дигән җавап ишеткәч, кырыгалдарлар кызны капкынга эләктерүнең башка юлын тапкан: баксаң, җирле хәрби комиссариатта сатлыкҗан бар икән. Ул Байкал арты краеннан Украинада барган махсус хәрби операциягә китүчеләр турында бөтен мәгълүматны Украина җитәкчелегенә җибәреп бара. Бу «сатлык» хезмәткәрне тоткарлау 17 яшьлек кызга йөкләнә. Үзен полиция хезмәткәре дип таныштырган тавыш кызга хәрби комиссариатка ут төртергә боера. Кыз ике дә уйламыйча, ризалаша. Хокук саклаучыларга куркыныч җинаятьчене тоткарларга ярдәм итәчәк бит ул!
Икенче, әмма бик охшаш очрак 31нче июль көнне Санкт-Петербургта була: 53 яшьлек ир-ат үзенең иске «жигули» машинасында Үзәк район хәрби комиссариаты капкасын ватып керә, бензин сибә һәм бина ишекләренә ут төртә. Янгынны тиз сүндерәләр, әлеге ир-атның эзенә дә тиз төшәләр. Ир сүзләренчә, ул «ФСБ хезмәткәре Колесников кушуы буенча эш иткән». Ә моңа кадәр ул банкның иминлек хезмәткәрләре белән аралашкан, алар аны берничә кредит алырга һәм башкаларның счетына күчерергә күндерергә теләгәннәр, дип яза «Коммерсантъ».
Хокук саклау органнары исеменнән шалтыратулар, мөгаен, бүгенгә иң киң таралган, әмма бердәнбер очрак түгел. Әйтик, Омск өлкәсендә яшәүче 21 яшьлек кызга билгесез зат шалтырата һәм кыз исеменә кредит рәсмиләштергәнлекләре турында хәбәр итә. «Игелекле» кеше кызга алардан үч алырга тәкъдим итә: билгеле бер адрес буенча барып, банк бүлекчәсенә ут төртергә боера. Кыз шулай эшли дә. Тик адрес буенча банк түгел, ә хәрби комиссариат урнашкан була.
Казан да бу хәлләрдән читтә калмый. 31нче июльдә көндез 23 яшьлек Алинә Гарипова Аэропорт урамындагы хәрби комиссариатка килә һәм бинага янучан сыеклык салынган шешә ыргыта. Шешә ишеккә кадәр барып җитми, җиргә төшеп ватыла, ут чыкмый. Әмма кызны кулга алалар һәм полиция бүлегенә алып китәләр. Сорау алу барышында, аның да мошенниклар корбаны булуы ачыклана. 
Хокук саклау органнары мошенниклар Украина махсус хезмәтләре мәнфәгатьләрендә эш итә дип фаразлый. Бу темага әлегә рәсми белдерүләр юк. Дөрес, башка версия дә бар: Русиядә гадәти телефоннан алдауның яңа схемасы барлыкка килгән булырга мөмкин. 
– Монда гаҗәпләндерә торган бернәрсә дә юк. Бүгенге көндә бездә шундый проблема бар: Украинадан Русиягә күченеп кайткан кешеләр бик күп. Күпләренең нәкъ менә террорчы буларак килгән булуы да мөмкин, – дигән халыкара террорчылыкка каршы бүлекчә ветераннары ассоциациясе президенты Сергей Гончаров «Бизнес Онлайн»га биргән шәрехләмәсендә. – Бу шулай ук хәрби хезмәткә чакыру яшен 30 яшькә кадәр арттыру турында закон кабул ителү белән дә бәйле булырга мөмкин. Бу факт халыкның билгеле бер өлешенә ошамый һәм ниндидер гамәлләр өчен сәбәп була ала. Кемдер хәрби комиссариат ишекләрен яндырыр яки Молотов коктейлен ташлар, дип кенә хафага салышуны кирәкле дип тапмыйм. Җитди янаулар күрмим.
Бу темага рәсми белдерүләр булмаса да, халык бераз шүрли. Ничек русиялеләрне шулай тиз арада төп башына утыртып, алар белән идарә итәргә мөмкин икән? Украина халкы булсынмы, Англиянекеме – монысы мөһим түгел. Халыкның куркынычсызлыгын саклау безнең илнең төп бурычы булып саналмыймы икән ни?.. 
Мәгълүмати куркынычсызлык өлкәсендә эксперт Александр Власовның «Комсомольская правда»га биргән әңгәмәсенә күз төшерсәк, шуңа инанырбыз: безнең халык – тиз ышанучан.
– Телефонның теге ягында очраклы кешеләр түгел, ә күндерә һәм ышандыра белүчеләр, кешенең психологиясен яхшы аңлаучылар утыра. Аларны бик нык өйрәтәләр. Алар тавыш белән ышандыра. Аларның корбаннары, гадәттә, гипнозга, паникага бирелүчән кешеләр була. Һәм «военкоматларга» ут төртүчеләр арасында пенсия яшендәгеләрнең күп булуын исәпкә алырга кирәктер. Кызганыч, тик өлкән яшьтәгеләр яңа технология дөньясында югала, аларның кирәкле белемнәре юк. Әгәр телефондагы тавыш үзен рәсми хезмәткәр, банк хезмәткәре дип таныштырса, аңа ышанырга ияләшкәнбез, – ди эксперт. 
– Шуны истә тотыгыз: әгәр сезгә банкның куркынычсызлык хезмәте шалтырата икән, трубканы куегыз. Һәрвакыт. Чөнки әлеге хезмәткәрләр беркемгә дә шалтыратмыйлар. ФСБ хезмәткәрләре дә шалтыратмый. Паникага бирелмәгез һәм рәсми оешмаларда мәгълүматны тикшерегез, – ди Александр Власов. 
Телефоныңа шалтырату килсә, аны күтәрмә – башыңа кайгы алма инде, димәк. Тик бу урында, хөрмәтле экспертлар хәрби комиссариатка ут төртүчеләр арасында яшьләр дә барын онытып җибәрә, күрәсең. Хәер, пенсионерлар – телефон кагыйдәләрен белмәсә, яшьләр – артык күп белеп, гипнозга тизрәк бирешүчеләргә әйләнүче катлам исемлегендәдер. Шулай булгач... әлеге проблеманың чишелеше нәрсәдә? Мондый ут төртү күренешләре озакка барырмы? Ахыргача телефоныңны алырга да куркып яшәргә туры килерме? Ни кызганыч, бу сорауларга җавап бирүче юк. Ә... булырмы?
ҖӘЗАСЫ БАР
Мошенник корбаны булдыңмы, алдандыңмы – монысы мөһим түгел. Әгәр җинаять кылгансың, телефондагы тавышка ышанып, дәүләт милкенә – хәрби комиссариатка ут төрткәнсең икән, көт тә тор – җәзасы да булачак. Русия судлары элегрәк хәрби комиссариатларны яндырган гражданнарга берничә хөкем карары чыгарган иде инде. Алардан күренгәнчә, җинаять эше төрле маддәләр буенча квалификацияләнә.
«Террорчылык акты» маддәсе буенча хөкем ителгәннәрне 20 елга кадәр төрмә көтә. 2023нче елның мартында язгы чакырылышка эләккән егет Владивостоктагы бер хәрби комиссариатка ут төрткән өчен 7 елга колониягә хөкем ителгән. 2023нче елның гыйнварында Нижневартовскида хәрби комиссариат яндыруда гаепләнгән Владислав Борисенко 12 ел колониягә җибәрелгән.
«Хулиганлык» яки «башка кешенең милкен аңлы рәвештә юк итүгә омтылу» маддәләре буенча 5 елга кадәр ирегеңнән мәхрүм итәргә мөмкиннәр. 2023нче елның февралендә Волгоградта хәрби комиссариатка ут төрткән Денис Сердюк дүрт елга ирегеннән мәхрүм ителгән. 
Ут төртүче, яндыручы йөзендә экстремизм һәм террорчылык сөючене күрсәләр, маддә катгыйлана, ә җәза арта дигән сүз бу. Юристлар да биналарга ут төртүчеләр өчен җәзаның авырлыгы җинаятьнең төренә турыдан-туры бәйле дип ышана. Тикшерүчеләр яндыру омтылышын вандализмга бәйләсә, җәза 40 мең сумга кадәр штраф белән чикләнәчәк. Әмма терроризм дип танылса, гаепләнүче 20 елга ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин. 
РӘСМИЛӘР ДӘШМИ
Хәрби комиссариатка ут төртүнең беренче очрагы 2022нче елның 28нче февралендә Мәскәү өлкәсенең Луховицы шәһәрендә теркәлә. Билгесез кеше хәрби комиссариатның ике тәрәзәсен ватып, бинага «Молотов коктейле» салынган шешәләр ыргыта. Моннан тыш, ул военкомат капкасын Украина флагы төсләренә буйый һәм «мин абыйларымны үтерергә бармыйм!» – дип яза. Янгын нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрми, әмма матди зыян китерелә. Соңрак шикләнелүче кулга алына һәм «вандализм» маддәсе буенча җинаять эше кузгатыла. Ул 21 яшьлек Мәскәүдә яшәүче Кирилл исемле егет булып чыга. 13нче март көнне иртәнге сәгать 6да Кирилл Эчке эшләр министрлыгыннан кача һәм эзләнүгә игълан ителә. Шул ук көнне кич белән аны кабат тоткарлыйлар. Нәтиҗәдә, ул 13 елга ирегеннән мәхрүм ителә.
Гомумән алганда, 2022нче елда Русиядә хәрби комиссариат биналарын яндырырга омтылуның 77 очрагы теркәлгән, дип хәбәр итә «ЕАН» агентлыгы. Шуларның ничәсе уңышлы булгандыр – бу хакта бер сүз дә әйтелми, ә Русия Саклану министрлыгы бу мәгълүматка бернинди шәрехләмә бирми.
ФИКЕР
– Телефон мошенникларының корбаны булган һәм аларның боерыгы буенча хәрби комиссариатны яндырган русиялеләр мәрхәмәтлеккә лаек түгел. Мин аларның җинаять кылырга ниятләре булмавын яхшы аңлыйм, әмма акылларының томанлануы аклануга сәбәп булып тора алмый, – дигән «Подъем» басмасы белән сөйләшүдә Дәүләт Думасы депутаты, парламентның түбән палатасының иминлек комитеты рәисе урынбасары Михаил Старшинов.
НИЧЕК САКЛАНЫРГА?
Мошенниклар корбанына әверелмәс өчен, чын банк һәм көч структурасы хезмәткәрләренең ничек эшләвен истә тотарга кирәк:
– теге яки бу орган вәкилләре беркайчан да җинаять турында телефон яки мессенджерлар аша хәбәр итми;
– ФСБ һәм башка көч структуралары вәкилләре гражданнарга шалтыратмый һәм финанс операцияләрендә катнашуларын таләп итми;
– Банк һәм Үзәк Банк (Русия банкы) хезмәткәрләре СМС-кодны, картаның арткы ягындагы өч урынлы санны, картаның номерын сорамый; 
– Үзәк Банк гражданнарга шалтыратып кредит рәсмиләштерергә тәкъдим итми һәм махсус счетлар төземи.
Әгәр сезгә шалтыратып акча күчерергә, кредит алырга яки хәрби комиссариатны яндырырга кушсалар, нәрсә эшләргә:
– билгесез номерлардан шалтыратуларга җавап бирмәгез. Әгәр дә алар көн саен берничә тапкыр шалтыратсалар бигрәк тә. 
– телефоннан чит кешеләр белән сөйләшергә яки алар турында шаяртырга тырышмагыз. Кайбер мошенниклар ышандырырга һәм куркытырга өйрәтелгән.
– әгәр дә таныш булмаган кешенең әйткән сүзләре сездә ышаныч тудырган икән, ул үзен «шушы учреждение хезмәткәре» дип таныштырган урынга шалтыратыгыз. Әйтик, Банк хезмәткәре дигән икән, банкның рәсми номерына шалтыратып, белешегез.
– мошенниклар биргән номерларга шалтыратып, алар тәкъдим иткән сайтларга күчү кирәкми. Барлык элемтәләрне сез ведомстволарның рәсми сайтларында, ә банкның телефон номерын карта артында үзегез белә аласыз.
– сезгә җинаять маддәсе белән яныйлар яки җинаять кылуыгызны сорыйлар икән, шундук бу хакта 112 номерына хәбәр итегез.
 

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии