Җитәкчелек ВИЧның чәчәк атуын күрмәмешкә салыша

Җитәкчелек ВИЧның чәчәк атуын күрмәмешкә салыша

Узган атнада change.org сайтында Татарстан халкыннан чираттагы петиция барлыкка килде. Моңарчы «Татар телен саклыйк!», «Без чүп яндыру заводына каршы!» ише петицияләр белән чыккан республика халкы бу юлы Владимир Путинга «Республикада СПИДны җиңәргә булышыгыз!» дип мөрәҗәгать итә.

Бездә шулай бит: койма ишелсә дә Путин кирәк, авылда котыру чире таралса да Президент кына хәл итә ала. Менә СПИДтан да коткарса Путин гына коткарасы, ди. Ләкин бу мөрәҗәгатьне булдыручылар Путинның СПИД турында бөтенләй сөйләмәвен онытып җибәргән, ахрысы. Хәер, бөтенләй сөйләми дию дөрес булмас. Әле ярый интернет бар, ул искә төшерде: 18 ел дәвамында ил җитәкчесе булып торучы Путин бер тапкыр – 2006нчы елда халык алдында ВИЧ/СПИД темасына чыгыш ясаган булган икән. СПИД белән зарарлану очракларының артуына һәм профилактика чараларына игътибарны юнәлтергә кирәк, дигән. Шуннан соң ләм-мим. Аңа карап тормаган Татарстан халкы, Президенттан ярдәм сораган (урыс телендәге петициядә «просим» дип язылган да).

САННАРНЫ ЯШЕРГӘННӘР

Бу петиция юктан гына тумаган, билгеле. Һәм төбенә төшеп уйлап карасаң, аның ни өчен нәкъ менә турыдан-туры Путинга юллануын да аңларга була. Менә нәрсә дип язылган ул петициядә: «Татарстанның көньяк-көнчыгышы катастрофа хәленә якынлашып килә. 8нче июльгә булган рәсми статистикага караганда, республиканың көньяк-көнчыгышында ВИЧ-инфекция белән зарарланучылар саны анда яшәүче гомуми халык санының 2 процентын тәшкил итә. Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгына күрсәтмә бирүегезне һәм министрлыкның кичекмәстән профилактик чаралар күрә башлавын сорыйбыз». Рәсми статистиканы ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының СПИДка һәм инфекцияле авыруларга каршы көрәш һәм профилактика үзәге (халыкта СПИД Үзәге дип йөртелә. – Авт.) тәкъдим итә. Тәгаен саннар да телгә алына петициядә (һаман да шул СПИД Үзәгенә сылтама белән): Әлмәттә ВИЧ-инфекцияле 2307 кеше теркәлгән (гомуми халык саны – 205 592), Бөгелмәдә – 1986 (халык саны – 107 015), Лениногорскида – 965 (83 718). Бу әле 2017нче елгы саннар.

Иң кызыгы шунда: әлеге петиция барлыкка килгәннән соң, СПИД Үзәге саннарны яшергән (үзләре язган саннарны!). Зарарланучылар турында мәгълүмат язылган «эпидемиологик вазгыять» дигән бүлектә хәзер буп-буш, бернинди сан да юк. Бу хәлне күзәтеп барган социолог, «Югары икътисад мәктәбе» милли тикшеренү университетының өлкән фәнни хезмәткәре Искәндәр Ясәвиев «Идел Реалии»га: «Мин СПИД Үзәге сайтына берничә ай саен керә һәм кергән саен «эпидемиологик вазгыять» дигән бүлеген карый идем. Бервакытта да ул бүлекнең буш торганы булмады. Әле узган атнада гына да анда саннар бар иде, интернеттагы петициядә шул саннар күрсәтелгән дә. Күрәсең, СПИД Үзәгенә өстән «саннарны яшерергә» дигән күрсәтмә төшкәндер», – дип сөйләгән.

СПИД Үзәге җитәкчесе Нияз Галиуллин «Вечерняя Казань» газетасына: «Татарстан ВИЧ-инфекция белән уртача дәрәҗәдә зарарланган төбәкләр исемлегенә керә», – дип белдергән. Янәсе әллә ни шау-шу куптарырга кирәкми, хәл алай ук куркыныч түгел. Ләкин рәсми саннар яшерелгән. Рәсми булмаган саннар тагын да куркынычрак булырга мөмкин әле.

Республикада ВИЧ-инфекцияле кешеләргә ярдәм итү фондлары күп түгел. Булганнары да коммерцияле булмаган шәхси фондлар, дәүләтнеке түгел. Күпләр һаман да бу чир турында белеп бетермиләр, шуңа күрә ВИЧлы кеше белән кул бирешеп исәнләшергә дә чирканалар (Аллаһ сакласын, күрешкәндә инфекция йогып куйса тагын!), ниндидер ярдәм турында әйткән дә юк. Тимур Исламов исемендәге хәйрия фонды бар, менә ул ВИЧлы кешеләр белән эшли, профилактика чаралары да үткәрәләр. Фонд җитәкчесе Тимур Исламов та СПИД Үзәге сайтында күрсәтелгән саннарның юкка чыгуын махсус рәвештә яшерү дип кабул иткән. «Без инде әллә кайчаннан бирле республика җитәкчелегенә Татарстанның көньяк-көнчыгышында ВИЧның чәчәк атуы турында әйтә киләбез. Үз оешмабыз белән төрле профилактика чаралары оештырабыз. Мәсәлән, Лениногорскида «Лениногорск ут эчендә» дигән акция уздырдык. 2000гә якын ВИЧ-инфекцияле кеше яшәгән Бөгелмәдә бер инфекционист әби генә эшли, башка бер белгеч тә юк. Ә профилактика чаралары үткәрү турында әйткән дә юк: 2000нче еллардан башлап, безнең оешмадан башка берәүнең дә профилактик чара оештырганы юк анда», – ди ул.

БЕЗДӘ ВИЧ ЮК! ӘЛЛӘ БАРМЫ?..

Бездә җитәкчелек ВИЧ турында сөйләргә яратмый, әлеге чирне күрмәмешкә салышалар. Шуңа күрә халык та «бездә ВИЧ/СПИД юк» дип яши бирә. Ул арада инфекция гөрләп чәчәк ата тора. Менә шуны дәлилли торган бер мәгълүмат: Берләшкән Милләтләр Оешмасының ВИЧ/СПИД буенча ЮНЭЙДС программасы хисабына караганда, Русия ВИЧ йоктыру очраклары буенча, Көньяк Африка Республикасы һәм Нигериядән генә калышып, өченче урында тора. Өченче урында! Ә без «безгә янамый» дип тыныч кына яшәп ятабыз…

Ил җитәкчелегенең ВИЧны күрмәмешкә салышуына бер дәлил: профилактика чараларына һәм ВИЧка каршы препаратларга бүленә торган акчаны елдан-ел киметәләр. ВИЧ очраклары арта тора, дәвалауга бүленә торган акча кими. «LIFE» газетасы язуынча, 2018нче елда ВИЧ-инфекция һәм вируслы гепатитлар белән көрәшкә 16,9 млрд сум бүлеп бирелгән. 2017нче елда 17,8 млрд сум бүленгән булган. Чагыштыру өчен тагын бер сан: футбол буенча Дөнья чемпионатына әзерлек Русиягә 680 миллиард сумга төшкән (бу чыгымнарны каплау өчен 50 ел кирәк булырга мөмкин, дип язды кайбер басмалар). Русия командасы Чемпионатта үзен күрсәтә алды, шуңа күрә хәзер авыз тутырып «Русиядә футбол бар!» дип әйтә алабыз, Чемпионатка түгелгән акчаны да күпсенмибез. Ә ВИЧ бит «юк», шуңа күрә аңа акчаны да әз генә бирсәң була.

Шул ук «LIFE» газетасы язуынча, киләсе елларда ВИЧка каршы препаратларга һәм профилактика чараларына бүленә торган акча тагын да кимиячәк икән әле. Шунысын да әйтергә кирәк: Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы да бу сумманың бик аз булуын таный. Сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова моннан берничә ел элек үк: «Дәүләттән бирелгән акча ВИЧ-инфекцияле кешеләрнең 23 процентын гына дәваларга җитә. Болай дәвам итсә, 2020нче елга илдә инфекцияле кешеләр саны 250 процентка артачак», – дип белдергән иде. Ә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, ВИЧ белән авыручыларның 60-80 проценты дәваланганда гына эпидемияне булдырмый калып була. Хәзерге вазгыятьтә 60 процент буй җитмәслек сан булып тоела. Ә 2020нче елга күп калмады инде…

Бөтен дөньяда ВИЧка караш үзгәрде: аны дәвалыйлар, дәвалап булмый торган кешеләр ул диагноз белән рәхәтләнеп яши, эшли, башкалар кебек үк тормыш итә, аларны берәү дә «син ВИЧ-инфекцияле, кит моннан» дип куып җибәрми. Ә безнең илдә ВИЧка бөтенләй башка караш. Һәм ул карашны беренче чиратта югарыда утыручылар формалаштыра. Шуңа күрә дә бездә ВИЧ сөйләргә ярамый торган куркыныч чир булып кала бирә.

2017нче елның 1нче декабренә дөньяда ВИЧ-инфекцияле 38 миллион кеше теркәлгән булган. Ел саен 3 млн кешедә ВИЧ-инфекция табыла һәм ВИЧ белән бәйле авырулардан ел саен 2,5 млн кеше үлә. 2017нче елның 1нче декабренә Русиядә ВИЧ-инфекцияле 1 млн кеше теркәлгән булган, шуның 103 меңе узган ел теркәлгән. Инфекция йөртүче 269 мең кеше үлгән

Татарстанда ВИЧ-инфекциянең беренче очрагы 1987нче елда теркәлгән. Бер хатын-кыз инфекцияне чит илдән эләктереп кайткан. 1989нчы елда республикада СПИДка каршы көрәш һәм профилактика Үзәге булдырылган

Республикада ВИЧ белән бәйле фактлар

  1. Бу елның июль азагына Татарстанда 23078 ВИЧ-инфекция очрагы теркәлгән, шуның 21129ы – республика халкында табылган, инфекция йөртүче 1949 кеше башка төбәкләрдән күченеп килгән (аларга ВИЧ диагнозы инде куелган булган). 2017нче елның 1нче декабренә булган мәгълүматка караганда, Татарстанда ВИЧ-инфекцияле 104 бала исәптә тора.
  2. Республика СПИД үзәге җитәкчесе Нияз Галиуллин әйтүенчә, ВИЧ табылган кешеләрнең 10 проценты СПИД үзәгендә исәпкә басмый.
  3. Республикада ВИЧ белән зарарлану очраклары иң күп теркәлгән шәһәрләр: Казан, Чаллы, Әлмәт, Лениногорск, Бөгелмә.
  4. Инфекция гадәттә 30-35 яшьлекләрдә табыла.
  5. 46 процент очракта ВИЧ наркотиклар куллану аркасында, калган очракларда җенси юл белән күчә.
  6. «Инфекцияне яңа гына эләктерүчеләрнең 63 проценты – ир-атлар. Ләкин соңгы вакытта ВИЧ эләктерүче хатын-кызлар да арта бара. Анадан исә инфекция балага күчә. Йә бала тумыштан ук ВИЧ-инфекция белән туа, йә инфекция күкрәк сөте аша күчә», – дип белдерде Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева.
  7. Татарстанда ВИЧ белән исәптә торучыларның 58 процентына гына ВИЧка каршы препаратлар (антиретровируслы препаратлар) билгеләнгән. Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы нормативы буенча, әлеге препаратлар белән дәвалау авыруның иммун күзәнәкләре 350гә кадәр төшкәч кенә, ягъни шактый соң башлана (сәламәт кешедә иммун күзәнәкләре, ягъни CD4-лимфоцитлар 450дән 1600гә кадәр булырга мөмкин). АКШ, Израиль һәм Көнбатыш Европадагы берничә илдә ВИЧка каршы препаратлар инфекция табылуга ук билгеләнә, Украина белән Белоруссиядә дә дәвалау бездәгегә караганда иртәрәк башлана, шуңа күрә ул илләрдә ВИЧ-инфекциягә каршы көрәш нәтиҗәлерәк бара.
  8. «Без Татарстан вузларында профилактик лекцияләр укыйбыз. Һәм «Кем ВИЧ-инфекция нинди дә булса бөҗәк тешләгәннән дә күчәргә мөмкин дип уйлый?» дигән сорауга 200 студентның 150се кулын күтәрә. ВИЧ кул бирешеп күрешкәннән, кочаклашканнан, селәгәйдән, савыт-сабадан, бөҗәк тешләгәннән күчмәвен һаман белмиләр», – ди ВИЧ йөртүче хатын-кызларга һәм балаларга ярдәм Фонды җитәкчесе Светлана Изамбаева. ВИЧ җенси юл белән, кан аша, стерильләштерелмәгән медицина инструментлары белән эшләгәндә һәм анадан балага күчә (баланы тапканда яки күкрәк сөте имезгәндә).
  9. Республиканың СПИДка каршы көрәш һәм профилактика үзәгендә ВИЧка анализ тапшыру бушлай. Шулай ук шәһәр һәм район поликлиникаларында да кан анализы тапшырырга мөмкин. Экспресс-тест рәвешендә төрле акцияләр дә оештырылып тора. Казандагы СПИД Үзәгенең адресы: Н.Ершов урамы, 65нче йорт (шулай ук Чаллыда һәм Әлмәттә филиаллары бар). Ышаныч телефоны: (843) 272-70-90. Кешенең анонимлыгы саклана.

Чыганак: «Реальное время»

ЯҢА ТЕМА – ЯҢА БӘЙГЕ! Хәзер сездән «Ай-һай хәлләр: сәламәтлек» темасын ачып бирә торган шигъри дүртьюллыклар көтәбез. Шигырьләр 27нче августка кадәр кабул ителә (кәгазь хат белән җибәргән очракта, почта штампына карыйбыз). Конверт тышына яки электрон хатның башына «Ай-һай хәлләр» бәйгесенә» дип язарга онытмагыз! Теманы күрсәтми генә башка язмалар белән бергә юллаган очракта, шигырьләрегезне вакытында күрми калуыбыз ихтимал. Кесә телефоны номерыгызны һәм аның нинди операторга (МТС, Мегафон, Билайн һ.б.) каравын да күрсәтүегез сорала – анысы җиңүче була калсагыз кирәк. Җиңүчеләрнең телефонына 100әр сум акча салыначак. Хәерле сәгатьтә!

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии