Җиңел акчага кызыгучылар булганда, финанс пирамидалары бетмәячәк

Җиңел акчага кызыгучылар булганда, финанс пирамидалары бетмәячәк

«Татарстан, Казан алдынгы урында» дигән хәбәрләрне күрсәк, күңелләр күтәрелеп китә инде. Беренче булу рәхәт бит ул! Менә тагын бер «күңелле» хәбәр: Русия Үзәк Банкы финанс базарында законсыз эш алып баручы компанияләр исемлеген халыкка чыгарды. База даими рәвештә тулыланып торачак, хәзергә анда шикле дип табылган 1820 компания һәм интернет-проектның исеме бар. Антирейтингта беренче урында – Татарстан.

Ике меңгә якын оешманың 370е – финанс пирамидасы, 950се – законны бозып эшләүче кредиторлар, 500е – кыйммәтле кәгазьләр белән эш итүчеләр. Финанс пирамидалары һәм, кагыйдә буларак, алардан зыян күрүчеләр арта башлагач, берничә ел элек Үзәк Банк намуссыз гамәлләргә каршы тору департаменты булдырган иде. Исеме колакка сәеррәк яңгыраса, ниндидер дини-әхлакый оешма кебек аңлашылса да, бу департамент финанс базарындагы намуссызларны аулау белән шөгыльләнә булып чыкты. Департамент директоры Валерий Лях матбугат чараларына белдергәнчә, «кара исемлек»кә законсыз эш алып баруына дәлилләр табылган компанияләр һәм проектлар кергән. Бу мәгълүматларны тәртип саклау органнарына тапшырганнар. Ләкин Русия законнары буенча, суд ниндидер карар чыгарганчы, һич булмаса намуссызларның сайтын томалаганчы кимендә өч ай вакыт уза. Сайтның онлайн-адресы чит илдә булса, аны томалау тагын да катлаулырак һәм озаграк. Бу арада пирамидаларга ачыгавыз «инвесторлар» килә, өстәгеләрне баета тора. Халыкны мөмкин кадәр иртәрәк кисәтү ниятеннән, исемлекне бөтен кеше карый ала торган итеп ачканнар да инде. Тулы исемлек белән Үзәк Банкның рәсми сайтында (www.cbr.ru) танышырга мөмкин. Белсәгез, үзегез дә шикле оешмалар хакында хәбәр итә аласыз.

Финанс пирамидалары бүген, заманга ияреп, төрле рәвешкә керә ала: иминият яки лизинг компанияләре, инвестицияләр белән идарә итүче компанияләр, микрофинанс оешмалары, кооперативлар һәм башкалар. Хәтта белем бирү оешмасы «битлеге»н дә кияләр: бушлай белем, төрле курсларга чакыралар, аннары шул компаниягә инвестиция ясарга кодалыйлар. Халыкның финанс грамоталылыгы түбән илдә һәм җиңел акчага кызыгучылар булганда, алар артып кына торачак.

«Кара исемлек»кә Казанда популяр «Победа» ломбарды, шулай ук «Надежный капитал» кулланучылар кооперативы, «Чудо-скупка» комиссион кибете, «Движение вверх», «Типэй», «Вентура», «Изумруд», «Финстор», «Автозайм №1» микрокредит оешмалары, «Голдарт», «Юникрипт Лимитед» (UNICRYPT), «ВЕЛЛОС+», «ОРЕОЛ», «Финанс Контакт», «Автоломбард16» кебек оешмалар да кергән. Ә «Гафаров һәм партнерлар» һәм «Финико» бу исемлеккә 1нче февральдә үк кертелгән иде инде. Узган елның декабрендә «Финико»ның офисында тентү дә узды, җинаять эше дә ачылды. Аңа кадәр булган «Рост» финанс пирамидасын ачыклаганнан соң (аны оештыручылар арасында «Рубин» футбол клубының элекке капитаны Сергей Харламов та бар иде, аңа 12 ел төрмә җәзасы бирелде), бу иң зур махсус операция, диелде. Ләкин «Финико» бүген дә эшләвен дәвам итә. Әле күптән түгел Казандагы бер сәүдә үзәгендә офисы да ачылды хәтта! Сайтын томаладылар микән, дип кереп караган идек (әлеге оешманың сайтлары да дистәләгән, бу үзе үк шик уята!), Русия доменында (ru) теркәлгәннәре эшләми, ә менә чит ил доменында теркәлгәннәре һаман да ачык һәм клиентларны җәлеп итеп ята булып чыкты. «Финико» оешмасына нигез салучыларның берсе – Кирилл Доронин инстаграм сәхифәсендә Русия Үзәк Банкының компанияне «кара исемлек»кә кертүен көлке дип атады. «Иң кызыгы – бу мәгълүматны мин кайчандыр чакырган кешеләр җибәрә. Алар акчаларның читкә китүен аңлап, безнең ябылуны көтә. Бездә бар да эшли. Читтән күзәтеп торуыгызны дәвам итегез!» – дип сөйләп «сторис» яздырды ул. «Бар да эшләвен» дәлилләргә теләп, Доронин инстаграмында кыйммәтле машиналарда, чит илләрдә төшкән матур фотоларын гына куя. Аның кебек матур яшәргә, эшләмичә генә акча алып ятарга (ә «Финико» шуны тәкъдим итә) теләүчеләр килеп каба, әлбәттә. Тентү узуны да Доронин: «Безнеке кебек эре оешмаларда андый тикшерүләр булып тора инде», – дип аңлаткан иде.

Доронинның фотолары астында бар да – «Финико»ны мактаучылар, компаниягә рәхмәт әйтүчеләр. Ник бер тискәре бәяләмә булсын! Иң кызыгы шунда: мактаучылар «без риск булуын беләбез, бу хакта алдан кисәтелә» дип язалар. Һәркем үзен акыллы саный, вакытында чыгып калырмын дип уйлый. Ләкин һәр финанс пирамидасы банкротлыкка чыккан саен, зар елаучылар табыла. Көннәрдән бер көнне монысының да ахыры шулай бетсә, акчаларын югалтканнар Сент-Люсия дәүләтенә барып, судлашып йөрер микән? Офисы Казанда урнашкан «Финико» Атлантик океандагы шушы дәүләттә, ягъни бизнес алып бару өчен аерым мөмкинлекләр бирүче офшор зонада теркәлгән бит…

Русиядә кертемчеләрнең һәм акционерларның хокукларын яклау буенча иҗтимагый-дәүләтнеке булган Федераль фонд бар. Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидлары дәүләттән бер тапкыр 250 мең сум, калганнар 35 мең сум компенсация алу хокукына ия. Кирәкле документлар, китергән зыяны каплана торган компанияләр реестры фонд сайтында күрсәтелгән: fedfond.ru. Фондның һәр төбәктә вәкаләтле оешмасы бар. Татарстандагы шундый вәкаләтле оешма – Казан шәһәре, Җиңү Проспекты, 214 адресы буенча урнашкан күпфункцияле үзәк. Телефоны:(843) 222-06-20.

БЕЛЕП ТОРЫЙК!

Русия Үзәк Банкы финанс пирамидаларына хас сыйфатларны атады:

– кертемнән бик югары табыш ышандыру. Икътисадчылар елына 20 проценттан күбрәк табыш вәгъдә итүче оешмаларга шикләнеп карарга киңәш итә, ә пирамидалар 200, хәтта 600 процент белән кызыктыра;

– керемгә гарантия (вәгъдә итү);

– интернетта, социаль челтәрләрдә, «тәкъдим итү кичәләре»ндә киң катламга юнәлдерелгән һәм агрессив реклама;

– компаниянең финанс хисапларының ачык булмавы;

– кертемчеләргә түләүләр, процентлар яңа өстәлгән «инвесторлар» керткән акча хисабыннан башкарылуы;

– компаниянең үз күчемсез милке яки башка кыйммәтле милке булмавы;

– көндәшләре урламасын дигән сәбәп белән, нинди төр эшчәнлек алып баруларын тәгаенләмәү;

– компаниянең Русия Банкы биргән рөхсәт кәгазе яки лицензиясе булмау.

Экспертлар оешманың финанс пирамидасы икәнен күрсәтә торган тагын берничә билгегә игътибар итәргә куша:

– компания вәкилләре кеше аңламаслык финанс терминологиясен куллана, шул рәвешле клиентны «батыра»;

– инвесторларга кертемне чит ил банкларына күчерергә тәкъдим итә;

– кертемне криптовалютада ясарга тәкъдим ителә;

– «проектка яңа кешеләр алып килсәң, сиңа бонус бирелә» дигән схема кулланыла;

– бертуктаусыз инвесторларны «илһамландыру чаралары» – семинарлар, тәкъдим итү кичәләре, бүләкләр уйнату оештырылып тора;

– алган керемне (ә баштагы этапларда акча, чыннан да, түләнә) кабат шушы компаниягә инвестицияләргә үгетли;

– компаниянең сайты бик матур итеп эшләнгән була, партнерлар турындагы бүлектә чит ил оешмалары китерелә;

– заманча финанс пирамидаларының смартфоннар өчен кушымтасы да булырга мөмкин, алар шуның белән үз эшчәнлекләренең законлы булуын дәлилләргә тырыша;

– компания күп дигәндә берничә ел гына эшли.

ТАРИХ

Русия тарихында иң билгеле финанс пирамидасы һәм аның иң охшатып төзелгән дәвамчысы турында.

«МММ»

Русиядә мошенникларны финанс пирамидаларында акча эшләргә илһамландыручы иң танылган кеше – Сергей Мавроди, дисәк, ялгышмабыз. Ул нигез салган «МММ» 1989нчы елдан 1994нче елның 1нче февраленә кадәр финанс һәм сәүдә эшчәнлеге алып барган, ә инде 1нче февральдән соң финанс пирамидасы буларак эш итә башлаган. Башта компания 991 000 акция чыгарган, һәрберсен меңәр сумнан саткан. Шуннан «бүген кичәгегә караганда кыйммәтрәк» дигән принцип буенча, акцияләргә бәяне арттыра барган. Пирамидага яңа килүчеләр акчасыннан элекке катнашучыларга түләгәннәр, кертемчеләр шул рәвешле 27нче июльгә кадәр акча алып барган әле. «Акчаны санап бетерү мөмкин түгел иде, күз белән чамалап, ничә бүлмә тулы акча бар, дип санадык», – дип сөйләгән Мавроди үзенең бер интервьюсында «МММ»ның масштаблары турында. Аның бәяләмәсе буенча, пирамидага (ул компаниясен пирамида дип атамый, әлбәттә) җәлеп ителгән акча Русиянең 90нчы еллардагы бюджетының өчтән бере күләмендә булган. Төрле чыганакларга караганда, компаниягә 2 миллионнан 15 миллионга кадәр кеше кертем ясаган, дип яза «Википедия».

1994нче елның июленнән «МММ» акцияләре, кыйммәтен югалтып, гади кәгазь кисәгенә әйләнеп калган. Тикшерү комитеты 10454 кешене финанс пирамидасыннан зыян күргән дип тапкан, ләкин белгечләр зыян күрүчеләр саны 10 миллионнар белән исәпләнә, дигән фикердә. Мавроди үзе журналист Дмитрий Гордонга биргән интервьюсында, 15 миллион тирәсе кеше зыян күрде, дип белдергән иде. Акчаларын югалткан 50 кешенең үз-үзенә кул салуы мәгълүм.

2003нче елда Сергей Мавроди кулга алынган, 2004нче елда мошенниклыкта гаепләү белдерелгән. Мавроди үзенең җинаять эше белән танышып чыкканчы (һәрберсе 250-270 битле 610 том), ике елдан артык вакыт узган. 2007нче елның 28нче апрелендә Мәскәүнең Чертаново район суды Сергей Мавродины гаепле дип танып, аңа 4 ел 6 ай колония һәм дәүләт файдасына 10 мең сум штраф җәзасы билгеләгән. Ләкин «пирамидалар атасы» бирелгән срокны тулысынча диярлек СИЗОда үткәргән булган инде, шуңа 22нче майда иреккә дә чыккан. 10 мең сум штрафын да Мәскәү шәһәр суды гамәлдән чыгарган. Интернетта табып булган мәгълүматларга караганда, «МММ»нан зыян күргән кешеләр Мавродига җәмгысе 300 млн сумлык дәгъва биргән булган, ул бу акчаны түләп бетермәгән, әлбәттә. Мавроди 2018нче елның 26нчы мартында вафат булды.

«Кэшбери»

Өч-дүрт ел элек кенә бөтен җирдә рекламасы әйләнә торган пирамиданы хәтерлисездер. Ольга Бузова, Николай Басков, Валерий Меладзе, Анфиса Чехова кебек танылган Русия йолдызлары рекламалаган иде аны. Финанс пирамидасы 2016-2018нче еллар дәвамында кертемчеләрдән 3 млрд сум акча җыйган булган. Пирамида болай эшләгән: беренче дәрәҗәдәге менеджер компаниягә 150 мең сум җәлеп итәргә тиеш булган. 10 мең сумы – үз акчасы, 75 меңе – эре кертемче кесәсеннән, 65 меңе – башка «партнерлар»ныкыннан. Шушындый структура төзегән өчен 5000 сум гонорар каралган булган. «Кэшбери» елына 600 процентка кадәр табыш вәгъдә иткән.

2018нче елның сентябрендә Үзәк Банк «Кэшбери»ны финанс пирамидасы дип игълан итте. Аңа нигез салучы Артур Варданян: «Безнең компания ике ел дәвамында тотрыклы рәвештә эшләп килде. Эшебезне ошатмаучылар кысылгач кына, мәҗбүри диярлек банкротлыкка чыгардылар, безнең юридик модельнең камил булмавыннан файдаландылар», – дип сөйләп видео яздырган иде. Ул, башка платформа булдырып («Кэшбери»ның сайтлары томаланды), кертемчеләренә акчаны түләп бетерергә ышандырды. Моңа һаман да ышанучылар, акчасын кайтарып алудан өметләрен өзмәүчеләр бар икән әле. Әлеге пирамида буенча бернинди дә җинаять эше ачылмаган, күрәсең – ул хакта мәгълүмат таба алмадык. Варданян үзе Лондонда яшәп ята, элеккеге эшчәнлеген дәвам итә, дип беләбез.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии