Күккә очкан миллионнар, онытылган ветераннар…

Бөек Җиңүнең 73 еллыгын билгеләп үттек

Быел Бөек Ватан сугышы беткәнгә 73 ел. Җиңүнең 73 еллыгын да елдагыча зурлап, күккә миллионнар очырып билгеләп үттек.

Бездә бит аның болытлары да кыйбат сорый, бушка гына таралмый. Ә Җиңү бәйрәмен (фәлән ай алдан әзерли башлаган һәм, ветераннардан бигрәк, зур түрәләргә кызыклы булган парадны, дип укыгыз) яңгыр астында уздырасы килми инде, бигайбә. Шуңа күрә болытларны акча түләп булса да куабыз. Әнә узган елны Мәскәүдә самолетлар ярдәмендә болытларны куып таратуга 98 миллион сумга якын акча бүлеп бирелгән иде! Шул суммадагы тендер Дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылды. Болытларны куып таратып, аяз күк астында хәрби машиналар һәм кешеләр парадын, ә аннары күктә авиацион шоу карарга тиеш идек. Тик һавадагы шоу булмый калды, җирдәгесе генә узды. «Һава торышы шартлары ирек бирмәде», – дип аңлатты моны соңыннан Президентның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков. Болытларны куу өчен бүленгән 98 миллион сум кая киткәндер – анысы турында ләм-мим. Болытлары да үз урынында иде: узган ел Җиңү көнендә Мәскәүдә болытлы һәм яңгырлы һава булды. Казанда да 9ы көнне яңгыр сибәләде. Хәер, Казанда болытларны куып таратырга вәгъдә дә итмәгәннәр иде бугай, һәрхәлдә Дәүләт сатып алулары сайтында андый-мондый тендер игълан ителгәне күренмәде.

Җиңү көне әнә шулай күккә миллионнар очыру көненә әйләнеп калды. «Күккә очыру» дигәнне туры мәгънәдә әйтүебез. «Коммерсантъ» быел Мәскәү күгеннән болытларны кудыру өчен 100 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән, дип язган иде. Ә башкаладагы бәйрәм салютының гомуми бәясе 8,8 миллион сум, диелде…

9нчы май алдыннан тагын бер нәрсә тынгы бирми. «Берәү дә онытылмады, бернәрсә дә онытылмады» – бөтен кешегә дә таныш сүзләр бу. Һәр авылда Бөек Ватан сугышы корбаннары истәлегенә куелган һәйкәлләрдә дә шул сүзләр язылган. Язылуын язылган, тик менә дөреслеккә бик үк туры килеп бетми шул ул сүзләр. Онытылганнар җитәрлек. Мәсәлән, сугыш чоры балалары онытылган, читкә кагылган. Безнең редакциягә бик күп яза алар, килеп тә чыгалар. Кимсетелгән, дәүләт тарафыннан читкә кагылган буын булып яшиләр, хәер, инде бер-бер артлы фани дөньядан китә дә баралар.

Онытылган ветераннар да бар. Безгә Кукмара бистәсендә яшәүче Николай Андреев чыкты. «Инде 73нче тапкыр Җиңү язын каршы алабыз, ә минем бабайның исемен һаман авылдагы сугыш корбаннары истәлегенә куелган һәйкәлгә язмыйлар», – дип башлады ул сүзен. Документлары юкмы икән әллә, дисәк, барысы да бар, барысы да авыл җирлегенә дә, районга да күптән тапшырылган икән инде. Николай әфәнденең бабасы – Егоров Степан Андрей улы 1943нче елда Чура авылы җирлегеннән сугышка алынган. Өйдә дүрт баласы, хатыны, әти-әнисе калган. Бераздан Степан Егоровның хәбәрсез югалуы турында хат килгән. Ә сугыштан соң күрше авылга кайткан бер фронтовик абзый фронтта Степанны күрүен, аның бәрелеш вакытында һәлак булуын раслаган. Моны раслый торган документлары да бар. Николай әфәнде бабасын Хәтер китабына керттерүгә ирешкән. Шулай булгач, ни өчен авылдагы һәйкәлгә исемен язмыйлар икән соң, дип аптырарсыз. Без дә башта аптыраган идек. Николай әфәнде ачыклык кертте: «Мин кечкенәдән бабамның сугышта катнашканын, фронтта үлеп калганын белеп үстем. Тик никтер авылдагы һәйкәлдә аның исеме язылмаган иде. Дүртенче класста укыганда ул вакыттагы авыл советы башлыгы, үзе дә фронтовик булган Алексей абый Иванов янына барып, нишләп минем бабайның да исемен язмыйсыз, дип сорадым. «Кулак баласына ул һәйкәлдә урын юк», – дип җавап бирде».

Егоров Степанның әтисе Андрей Беренче Бөтендөнья сугышында катнашкан, аннан икенче, өченче һәм дүртенче дәрәҗәдәге өч Георгий тәресе белән кайткан. Ул тәреләр өчен күпмедер акчасы да килеп торган. Һәм күмәк хуҗалык чоры башлангач, аны кулак дип тапканнар. Тик Андрей Егоров Свердлау якларына качып котылган, аннан документлар ясатып кайткан һәм үз авылында тынычлап яши башлаган. Кулак дигән күләгәсе генә улына төшкән: сугыш корбаннары истәлегенә куелган һәйкәлгә Егоров Степанны кулак баласы булганга кертмәгәннәр булып чыга бит!

Аннан соң Чура авылы җирлегендә бик күп башлыклар алышынган. Николай Андреев: «Минем бабайның исемен дә һәйкәлгә языгыз», – дип барысы янына да барган, район юлын да шактый таптаган. Кайсы финанс юк дигән, кайсы көтәргә кушкан. Инде Җиңүнең 70 еллыгына кертәбез дигән булганнар – тагын керми калган. Ниндидер компенсация, фатир сорап йөрсә бер хәл (ветеран гаиләсе була торып, йортларына газ да керттерә алмый тилмергәннәр әле алар), юк бит, бабасының исемен һәйкәлгә яздыру артыннан гына йөри. Аның өчен миллионнар кирәкми бит инде…

Күпме генә шалтыратсак та, Чура авыл җирлеге башлыгы Николай Михайлов белән элемтәгә чыга алмадык. Ул Егоров Степанның исемен быел һәйкәлгә яздырырга вәгъдә биргән икән инде, нәрсә булыр.

Район җитәкчеләреннән Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рузалия Галиева белән сөйләштек. Сөйләштек дип… Җитәкче ашыга иде, юлда бара-бара гына тыңлады. Егоров Степан атлы кеше турында ишеткәнем юк, дип белдерде. Без тулы исем-фамилиясен әйткәч: «Ярар, белешербез», – диде дә шуның белән сөйләшү бетте. Степанмы, Иванмы – анысы мөһим түгел бит, сүз ул турыда бармый. Шау-гөр килеп Җиңүнең 73 еллыгын билгеләп үткәндә, күккә миллионнар очырганда, аннары «әйбәт үтте» дип хисап тотканда, районда онытылып калган ветераннар булуы турында бара – шуны тыңлап бетерергә теләмәде җитәкче. Николай Андреев әйтүенчә, аның бабасы кебек онытылып калганнар байтак әле Кукмарада. Ә димәк, Татарстанда да, Русиядә дә…

АКЧА САНЫЙБЫЗ

РБК исәпләп чыгарганча, узган ел Мәскәүдә узган парадка гына да дәүләт 509 миллион сум акча тоткан. Парад вакытында яңгыр яумасын дип, Мәскәү күгеннән болытларны кудыру өчен, 98 млн сумга тендер игълан ителүе хакында язмада телгә алган идек инде. Парадның репетициясе, тавыш җайланмаларын, сәхнәне көйләү 4,5 млн сумга төшкән. Президент идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, ветераннарга котлау открыткалары бастыру һәм аларны урыннарга җибәрү 69,4 млн сум булган. Җиңү көненә багышлап сувенирлар да ясатканнар, анысына 7,4 млн сум тотылган. Бәйрәм 5 млн сумлык салют белән төгәлләнгән.

Татарстанда Җиңү көне чараларының ничә сумга төшкәнлеге турында мәгълүмат табу кыен. 66.RU сайты 2016нчы елгы Җиңү көненең бәясен исәпләгән булган. Ул елны Казан 36 миллион сумга бәйрәм иткән. Бу бәягә хәрби парад, концерт, «Үлемсез полк» акциясе, чәчәкләр салу һәм салют кергән. Чагыштыру өчен: шул ук 2016нчы елда Мәскәүдә 295,7 миллион сумлык бәйрәм оештырылган булган. Карап торышка Казандагы бәйрәм бермә-бер арзангарак чыккан кебек, ләкин шәһәрләрдә яшәүче халык санын исәпкә алсаң, 2016нчы елда Русия шәһәрләре арасында иң кыйммәтле Җиңү көне Казанда үткән булып чыга.

ЧИТ ИЛЛӘРДӘ

Җиңү көне: кайда ничек?

Күпчелек чит илләрдә Җиңү көне 8нче майда билгеләп үтелә. Германия капитуляциясенә икенче тапкыр кул куелганда, Европада – 8нче май, ә Мәскәүдә инде көн 9нчы майга авышкан була – Җиңү көнен төрле көннәрдә билгеләп үтү шуның белән бәйле.

БМО кабул иткән резолюциядә «Икенче Бөтендөнья сугышы корбаннарын искә алу көнен билгеләп үтәргә киңәш ителә» диелгән. «Киңәш» кенә диелсә дә, күпчелек илләр Җиңү көнен рәсми рәвештә Хәтер көне дип игълан итә һәм билгеләп үтә башлыйлар. Бездәге кебек миллионнар түгеп, чамадан тыш купшы итеп түгел, билгеле.

БӨЕКБРИТАНИЯ. Биредә Җиңү көне, бездәге кебек үк, 9нчы майда билгеләп үтелә. Сугыш тәмамлангач, күп кенә совет сугышчылары бу илдә яшәп калган. Хәзер дә Көнбатыш Европада иң күп совет ветераннары Британиядә яши дип санала. Җиңү көнендә ветераннар «Белфаст» крейсер-музеена җыела, анда тантаналы искә алу чарасы үтә. Премьер-министр чыгыш ясый, патшабикә гаиләсе дә катнаша. Рәсми тантанадан соң, ветераннар өчен концерт була. 2012нче елдан башлап, концертны теләге булган һәр кеше килеп карый ала.

ФРАНЦИЯ. 8нче майда зур булмаган хәрби парад уза, анда Президент та чыгыш ясый. Бу көнне фашистларны җиңү көне булудан бигрәк, Германия белән дуслашу көне буларак искә алалар. Франциянең хәрби вакыйгалар белән бәйле хәтер көннәре җитәрлек, шуңа күрә 8нче май чагыштырмача тыйнак кына уза.

ГЕРМАНИЯ. Бу илдә дә Җиңү көне тыйнак кына үтә. Купшы парадлар оештырылмый. Ветераннарны котлыйлар (кайсы якта сугышкан булулары мөһим түгел – барлык ветераннарны да), сугыш корбаннары истәлегенә куелган мемориалларга чәчәкләр салалар, башка илләрдән дә делегатлар килә. Җиңү көнендә ял бирелми, 8е дә, 9нчы май да гадәти эш көне санала.

АКШ. Биредә 8нче май көнне дәүләт дәрәҗәсендә чаралар оештырылмый диярлек, андыйлары Икенче Бөтендөнья сугышы тәмамланган көннәрдә үткәрелә. Шулай да Җиңү көнендә ветераннарны котлау, мемориалларга, вафат булган ветераннарның каберләренә чәчәкләр һәм флаглар салу гадәте бар.

ИЗРАИЛЬ. 9нчы май Җиңү көне итеп күптән түгел – 2000нче елда гына игълан ителгән. Израильдә бу көнне Җиңү бәйрәме итеп билгеләп үтәргә гадәтләнгән урыслар күп яши. Совет ветераннары да бар. Ә менә сугыш корбаннарына атап куелган һәйкәлләр юк диярлек. Парадлар да үтми. Ветераннар һәм аларның якыннары паркларга җыелып бер-берсен котлаша, соңыннан тантаналы концерт карыйлар.

БЕЛЬГИЯ. Илнең күпчелек халкы (бигрәк тә яшьләр, чит илләрдән килеп укучы студентлар) белми дә кала, ләкин 8нче май көнне илбашы халыкны Җиңү көне белән котлый. Тыйнак кына концертлар, ярминкәләр үтә. Бельгиягә Җиңү көне совет гаскәрләре Берлинны алганчы ук килә шул: илдән фашистларны инглиз һәм америка солдатлары куып чыгара, шуңа күрә Җиңү көнен дә зурлап билгеләп үтмиләр.

ЭЛЕККЕГЕ СОВЕТ ИЛЛӘРЕ. Русиядәге кебек зурлап Җиңү көне Украинада гына үтә торгандыр, мөгаен. Әле анда да «зурлап» дигәндә фәлән миллионлык парадлар, салютлар күздә тотылмый. Украинада Җиңү көне ике көн билгеләп үтелә: 8 һәм 9нчы май көннәрендә. Электән килгән гадәт буенча Җиңү көне 9ы көнне билгеләнсә, Мәйданнан соң ил башына килгән хакимият, Европага охшарга теләп, 8нче майны да Җиңү көне итеп билгеләү турында игълан итте. Җиңү көнне Бөек Ватан сугышы корбаннарын түгел («Ватан» дигән сүзе төшеп калды), Икенче Бөтендөнья сугышы корбаннарын искә алалар, һәйкәлләргә чәчәкләр салалар. Георгий тасмасы тагу рәсми рәвештә тыелмаган, тик хупланмый да.

Менә Үзбәкстанда Георгий тасмасы тагуны дәүләт дәрәҗәсендә тыйдылар. Казахстан һәм Белорусиядә соңгы елларда Җиңү көне уңаеннан парад уздырмый башладылар. Элеккеге совет илләре дә, Европа үрнәгендә, Җиңү көнен Хәтер көне итеп кенә үткәрүгә күчте. Бездә генә бу көн «бәйрәм»…

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии