Акчаны уйлап тоту, теләкләрне дөрес итеп теләү чоры

Акчаны уйлап тоту, теләкләрне дөрес итеп теләү чоры

Иртәгә нәрсә буласы билгесез. Шуңа күрә берәүләр, көндәлек кирәк-яракны да чикләп, акчасын кысып тота башлады. Икенчеләр, киресенчә, ил «тимер пәрдә» артында калмагае дип куркып һәм рубль нульләрен югалтырга мөмкин дип, бар булган акчасына кирәксә дә, кирәкмәсә дә техника, кием-салым, җиһазлар алып калырга ашыга. Өченчеләр ачлык заманына әзерләнгәндәй азык җыя, кибет киштәләрен бушата. Дүртенчеләр банк хисапларында булган күпмедер акчаларын алып бетереп, өйдә банкада саклауга күчә. Бишенчеләр, киресенчә, банкларда кертемгә процентларның артуына сөенеп, бар булган акчасын шунда кертеп калырга тели. Һәркемнең үз «дөрес»е. Шулай да экспертлар сүзенә колак салу да зыянга булмас.

«ВАЛЮТА АЛУДАН КУРЫКМАГЫЗ»

Азык-төлек кибетләрендә киштәләрне бушату вакыт-вакыт булып тора. Хәтерләсәгез, 2020нче ел язында үзизоляция игълан ителгәч, урамга да чыга алмаячакбыз икән, дип куркып, халык тоз, шикәр, карабодайны кырып-себереп алып бетергән иде. Сатучылар, бу хәлдән файдаланып, ярмаларны уылдык бәясеннән сата башлады, кешеләрдә паника туды, кибетләрдә йодрык сугышына хәтле барып җиттеләр. Менә хәзер дә шуңа охшаш хәл күзәтелә. Азык-төлек кибетләре ярма, консерв, тоз, шикәр, томат пастасы, тиз пешерелә торган токмач, көнбагыш маен сатуга чикләүләр кертте, бер кулга 10-15 данәдән дә күбрәк бирмиләр. Берничә эре азык-төлек кибетен йөреп чыктык. Киштәләрдә дуңгыз һәм сыер ите консервлары, карабодай, он, көнбагыш маеның арзанрагы – 98 сумлыгы шактый сирәкләнгән иде, кайберсе бөтенләй беткән, ләкин бөтенләй әйбер калмаган дип әйтү дөрес булмас. Әле складта күпме барлыгын белмибез.

Ашау белән генә бетми бит әле. Мәсәлән, «Икеа», «Оби» кебек йорт кирәк-яраклары кибетләренең ябылуы халыкның бер өлешен пошаманга төшерде. Соңгы эш көнендә тезелгән су буе чиратларның, «Икеа»да сатыла торган йомшак акула уенчыгын эләктереп калу өчен төрткәләшкән мизгелләрнең видеолары интернетта таралды. Сүз уңаеннан, бушлай белдерүләр сайтында Татарстаннан берәү шул акуланы 5 млн сумга сатам яисә өч бүлмәле фатирга алыштырам дип игълан куйган. Русиядән китеп барган «Икеа»ның чекларын, пакетларын, шулай ук ябылуы турында игълан иткән брендларның буш ислемай савытларын сатучылар да күренә башлады. Ә бит аларны сатып алырга теләүчеләр табылачак...

Финанс белгече Ләйсән Халикова хәзерге вазгыятьтә акчаны тоту буенча киңәшләрен бирде:

«Мондый вакытта акчаны дөрес итеп тотарга кирәк. Электән үк «һәр кешенең «финанс мендәре» булырга тиеш» дип әйтеп килгән булсак, хәзер ул – аеруча кирәкле нәрсә. Әгәр эштә кыскартулар була калса, ниндидер проблема туса, кулыгызда тотар акча булырга тиеш. Ул якынча 3 яисә 6 айлык чыгымнар күләмендә булса яхшы. Бөтен булган акчаны кирәкмәгән сатып алуларга тоту дөрес түгел. Күпме азык-төлек алып куясын һәр кеше үзе хәл итә, ләкин кибет киштәләрен кырып-себереп алып бетерергә кирәкми. Әйе, безнең илгә читтән кертелә торган әйберләр күп, ләкин азык-төлек үзебездә дә җитәрлек җитештерелә. Комсызланып алмаска, кирәк кадәр генә запас алып куярга киңәш ителә.

Банк картасында акча тоту ышанычлымы дигәннән, бердәм фикер юк. Мин зур суммалар тотмаска киңәш итәр идем. Белүебезчә, һәрбер кешенең 1 млн 400 мең сумга кадәр кертеме иминиятләштерелгән, ягъни банклар банкротлыкка чыкса да, ул сумманы кайтарырга тиешләр. Шуңа күрә банкта кертемнәрне шул суммадан арттырмаска киңәш итәм. Әгәр ышанычыгыз булмаса, картада кулланырлык кына акча калдырырга була. Хәзер күп кешеләр акчаларын ала башлагач, банклар депозитларга зур-зур ставкалар тәкъдим итә башлады. 20-23 процентка кызыгып, кайберәүләр акчаларын кабат кертемнәргә сала. Бөтен булган акчаны депозитка кертергә киңәш итмим. Дөньяда вазгыять киеренке, «финанс мендәре» яныгызда торса, тынычлап йоклый алачаксыз.

Күп кеше, акча эшлим дип, үзендә булган валюталарны сата башлады. Кулда валюта бар икән, аны сатарга ашыкмаска кирәк. Рубльгә караганда валюта ныклырак, ышанычлырак. Аннан соң «бөтен йомыркаларны да бер кәрҗиндә сакламаска» дигән сүз бар. Ягъни акча рубльдә генә түгел, долларда да, еврода да булса яхшырак. Берсенең кыйммәте кимесә, икенчесе тотрыклырак кала. Белгәнебезчә, рубльдә инфляция зур, ә долларда азрак. Гомумән, валютаны даими рәвештә сатып алырга кирәк. Бөтен булган акчаны җыеп, барысын да бүген алырга түгел, баскыч рәвешендә эшләргә. Әйтик, бүген күпмедер алдыгыз, бер атнадан, бер айдан тагын күпмедер. Кичә долларны 50 сумга алган булсагыз, бүген 60 сумга, аннары 100 сумга аласыз икән, уртачасын исәпләп чыгару алымы буенча карасак, алган долларларыбызның бәясе барыбер уртача бәягә кайтып кала. Валюта сатып алырга курыкмаска кирәк һәм менә шулай баскыч алымы белән алсагыз оттырмассыз. Валюта бетә, Русия доллардан баш тарта, дигән сүзләр йөри. Минемчә, хәзерге көндә валюта рубльгә караганда көчлерәк тә әле, аягында ныграк басып тора. Долларга гына бәйләнеп калмыйк, башка валюталар да алырга мөмкин. Әгәр без хәзер Төркия һәм Кытай безгә ачык дип әйтәбез, алга таба алар белән элемтә тотачакбыз икән, димәк, бәлки, аларның валюталары да безнең өчен актуаль булырга мөмкин.

Паникага бирелергә кирәк түгел. Әгәр тулысынча изоляциядә калабыз икән, әлбәттә, импорт товарлары чикләнәчәк, ләкин кабатлап әйтәм, Русиянең үзендә дә җитештерү бар, шулай ук Кытай, Төркия дә ачык. Паникага бирелеп, акчагызны кирәкмәгән әйберләргә әрәм итмәгез. Үзебездә җитештерелә торган товарларга бәяләр артырга мөмкин, әлбәттә. Әмма икенче яктан, читтән кертелә торган детальләрне үзебездә ясауны көйләп җибәрү мөмкинлеге ачыла ала, – дип сөйләде финанс белгече.

«КИЕМНЕҢ БЕТӘСЕ ЮК»

Эконом класслы кием-салым җитештерүче берничә бренд та Русиядән китүләре турында белдерде. Ә калучылары, форсаттан файдаланып, бәяләрне берничә сәгать эчендә 2-3 тапкырга күтәреп куйды. Тукыма бәяләре дә бермә-бер артты. Югыйсә алар күптән сатып алынган, складта яткан әйберләр бит. Монда инде спекуляция исе килә.

Стилист Лилия Тимирова кибетләр ябылуны вакытлыча күренеш дип уйлавын әйтте. «Үзләре дә бөтенләйгә ябылабыз димиләр, сайтларында «эшчәнлекне вакытлыча туктатып тордык» дип язалар. Барысы да җайлангач, кире әйләнеп кайтырлар, ачылырлар. Русиядә куллану бик көчле, миңа калса, җитештерүчеләрнең табышларын югалтасы килмәс. Аннары чит ил кибетләре ябылуның уңай ягы да бар: үзебезнең ил брендлары яхшырак эшләп китә алыр, бәлки. Ә кибетләр ябыла дип күпләп кием алып калуга килсәк, һәр кеше үз кесәсеннән чыгып хәл итә инде. Киемнең беркайчан да бетәсе юк. Әйе, доллар үсү сәбәпле бәяләр кыйммәтрәк булачак, бу күпләрне борчуга сала. Шуңа күрә, әгәр бик яхшы форсат чыга икән, кирәкле сыйфатлы әйберне алып калырга киңәш итәм, ләкин ул чынлап та киелә торган булса, шкаф эчендә тузан җыеп ятмаса гына. Күпләп кием җыюдан мәгънә юк, чөнки аның актуальлеге дә югала, икенче төрле фасоннар аласы килә башлый. Шуңа күрә һәрвакыт уйлап сатып алырга кирәк. Вазгыять үзгәрмәсә, үзебездә җитештерелә торган кием-салымнарга да бәяләр артыр дип уйлыйм. Тукыманы гына түгел, тегү процессын да игътибарга алырга кирәк. Безнең брендлар, мәсәлән, «Зара» кебек зур партияләр белән текми. Аннары җирле җитештерүчеләрдә масс-маркетка караганда сыйфат та яхшырак. Шул сәбәпле безнекеләрдә бәяләр болай да югарырак иде», – дип сөйләде стилист.

«ИҢ ЯХШЫСЫ – ДОГА КЫЛУ»

Вазгыять халыкның рухи халәтенә дә бәрде. Социаль челтәрләрдә «бу хәлләрнең килеп чыгуына мин гаепле түгел, шулай да үземне гаепле хис итәм, миңа җитәкчеләребез өчен бик оят», «Украинада кешеләр газап чиккәндә, безгә монда тыныч кына өйдә утыру, бәхетле булу әллә ничек» дигән фикерләр шактый күренә. Бу көннәрдә ничек паникага бирелмәскә, курку хисен ничек җиңәргә – психолог Гүзәл Шәрифтән сорадык. «Баш өстендә түбәбез, суыткычта ризыгыбыз, җылы урын-җиребез бар, якыннарыбыз исән-сау, ә бит йөзләрчә кеше санаулы көннәр эчендә боларның барысыннан да колак какты. «Нишләп шулай соң әле, ник минем тормышымда барысы да яхшы?» дип уйлыйбыз. Янәсе үзебезне гаепле хис итмәс өчен, безнең тормышта да ниндидер проблема булырга тиеш. Һәм сорап алган кебек, йә балабыз чирли, йә үзебез авырып китәбез, йә эштә мәшәкатьләр килеп чыга, йә якыннарыбызга берәр нәрсә була. Шул вакытта аңыбыз бераз тынычлана төшә: менә хәзер мин дә җәфа чигәм, шулай булгач, башкалар каршында ул кадәр үк оят түгел, дип уйлый. Ләкин бу хаталы караш. Аңыбыз «әгәр миңа авыр яки куркыныч икән, димәк мин алар (җәфаланучылар) янында» дип әйтә. Мәсәлән, хәзерге вакытта Украинада кешеләр газап чигә, алар фонында миңа бәхетле булырга ярамый, тиз арада ниндидер проблема кирәк, дигән уй формалаштыра, һәм ышаныгыз, шулай дип теләгәч, аң ул борчу-мәшәкатьне табачак. «Хыянәтче» булып калганчы, проблемалы булу әйбәтрәк, дип уйлыйбыз. Ә хәзерге вакытта бәхетле булу хыянәткә тиң кебек. Ләкин кайгыны уртаклашу, хәлгә керү, теләктәшлек белдерү белән үлеп борчылу, чәчләрне йолкып үксеп елау арасында аерма бар. Мин бәхетле, һәм мин бу халәтемне хәзерге вакытта авыр хәлдә булганнар белән уртаклашырга телим, дип тә бик күп нәрсә эшләп була. Үз-үзеңне бетерү урынына башкалар өчен чын күңелдән дога кылу, иминлек сорау – иң яхшысы. Кешене кызгану, борчылу, кайгыру хисләре үз-үзеңә бәхетле булырга комачаулый дигән сүз түгел, алар бәхеткә каршы килми», – дип аңлатты психолог.

 

Visa һәм MasterCard карталары, әгәр алар Русия банкларында чыгарылган икән, Русия эчендә элеккечә эшләячәк, алар ярдәмендә түләп тә, бер картадан икенчесенә акча күчереп тә булачак, дип аңлатты Үзәк Банк. Ләкин алар белән чит илләрдә түләп булмаячак. Шуңа күрә хәзерге вакытта чит илдә булган русиялеләргә карталарыннан акчаларын алып куярга киңәш ителде. Әйе, күпмедер комиссия тотып калыначак. Мәсәлән, шушы арада үзләре сынап караган кешеләр әйтүенчә, Төркиядә картадан якынча 60 мең сум алган өчен 10 мең сум тирәсе комиссия тотып калына, ләкин бу барыбер дә 70 мең сумны югалтуга караганда яхшырак.

Ә чит илдә чыгарылган Visa һәм MasterCard Русиядә эшләмәячәк. Шулай ук Русиядә чыгарылган карталар ярдәмендә чит ил онлайн кибетләреннән әйберләр дә сатып алып булмаячак.

Русия банклары хәзергә яңа Visa һәм MasterCard карталары чыгара алмаячак. Безнең үзебезнең «МИР» картасы бар иде инде, ул 2015нче ел азагында чыгарыла башлады, бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакларын шул системада эшли торган карталарга күчерәләр иде. Visa һәм Mastercard системалары Русиядә эшчәнлеген туктатуын белдергәч, илдәге бөтен банклар да «МИР» картасын чыгаруга күчте. Хәзер кулда булган карталар кулланылыш вакыты чыкканчы эшләячәк, аннары яңа «МИР» карталары бирелә башлаячак. Мондый карта Төркия, Вьетнам, Әрмәнстан, Белоруссия, Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Көньяк Осетия һәм Абхазиядә кабул ителә инде. Шулай ук Русия банклары UnionPay дип аталган Кытай системасы белән ныклап эшли башлады. Бүгенгә бу системада эшли торган карталар 180 илдә, шул исәптән АКШта да кабул ителә.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии