Иң начарның берсе – безнеке

Иң начарның берсе – безнеке

Күптән түгел Русиянең пенсия системасын дөньяда иң начарлардан дип таныдылар.

Халыкара икътисади хезмәттәшлек һәм үсеш оешмасы (ОЭСР) экспертлары, рейтинг төзү өчен, 70 дәүләтнең пенсия системасын өйрәнгән, шулар арасында Русияне 65нче урынга куйганнар, дип язды федераль матбугат чаралары. Безнең илдәге пенсия системасы картлык көнендә лаеклы тормыш тәэмин итә алырдай түгел икән. Икән дип, безнең өчен әллә ни ачыш булмады бу үзе. Рейтинглар төзелмәсә дә, нәрсәнең нәрсә икәнен беләбез. Юкка гына Русиядә «пенсия» һәм «хәерчелек» сүзләре синоним буларак кулланылмый бит инде. Шулай да халыкара оешманың доклад чыгаруы әлеге темага тагын бер тапкыр уйланырга сәбәп булды.

Исемлектә бездән артта Австралия, Таиланд, Польша, Чехия һәм Көньяк Америкадагы Суринам Республикасы урнашкан (соңгысында хәзерге вакытта гиперинфляция). Ә Даниянең пенсия системасы иң яхшысы дип табылган.

Экспертлар башлыча пенсиянең туплам өлешләрен өйрәнгән, дип яза «Рамблер». Русиялеләр пенсиянең туплам өлешеннән елына нибары 0,2 процент кына табыш алган. Алдынгы илләрдә табыш күрсәткече уртача 3,2 процентка тигез. Хәтерләсәгез, 2014нче елда Русия пенсиянең туплам өлешен «туңдырды», анда җыелган акчалар Кырымны «гөл итүгә» тотылды. Эш бирүче Пенсия фондына күчереп бара торган акча, хезмәткәрнең үз теләге нинди булуга карамастан, фәкать иминият өлешенә генә китеп бара башлады (аңарчы 16 процентын – иминият өлешенә, 6 процентын туплам өлешенә күчерүне сорап була иде). Ягъни ул иминият өлеше бөтен кешенеке дә хәзерге пенсионерларга пенсия түләүгә тотыла. Шуңа күрә бүген «пенсиянең туплам өлеше» дигән нәрсә дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары белән килешү төзүчеләрнеке генә бар.

Оешма докладында шунысы да язылган: русиялеләр Пенсия фондына хезмәт хакларының 22 процентын күчереп барса, алга киткән илләрдә ул 18 процент кына тәшкил итә икән.

Экспертлар 2021нче елда Русиядә уртача иминият пенсиясе 16 296 сумга тигез дип санап чыгарган, бу – ил буенча уртача хезмәт хакының 31 проценты дигән сүз. Ә Халыкара хезмәт оешмасы күрсәтмәсе буенча, кешенең пенсиясе элеккеге хезмәт хакының кимендә 40 проценты күләмендә булырга тиеш. Барысын да анализласаң, шундый начар бәя алуыбызга аптырыйсы да түгел.

Халыкара икътисади хезмәттәшлек һәм үсеш оешмасы докладында әйтелмәгән, әмма аны тулыландыра торган тагын бер мәгълүмат: 2021нче елның сентябрендә Русия буенча уртача пенсия күләме 15847 сум булган, бу – 2020нче елның сентябре белән чагыштырганда 5,5 процентка күбрәк. Ләкин пенсионерлар ул артуны сизмәде дә, чөнки аны инфляция «ашады».

Шушы рейтингның чыгуы гына кирәк булган икән: 2018нче елгы пенсия реформасыннан канәгать булмаучылар активлык күрсәтә башлады. Мәсәлән, ДәүДума депутаты (КПРФ фиркасе) Алексей Куринный «Свободная пресса» газетасына, пенсия реформасының эффекты бетте, дип белдергән. «Пенсионерлар кими дип, пенсияләрнең артуын көтмәгез. Вәгъдә ителгән берничә мең сумны да түли алмадылар. Хәзер пенсия индексациясе инфляция дәрәҗәсеннән дә кимрәк», – дигән ул. Киләсе елга Үзәк Банк инфляцияне 7,9 процент булыр дип фаразлый, ә пенсияләр 5,6 процентка гына индексацияләнәчәк. Ягъни, зур итеп «пенсияләр фәлән процентка артты» дип сөйләсәләр дә, бәяләр арту фонында ул сизелмәячәк тә. Куринный, пенсия реформасы куелган бер бурычны да үти алмады, дигән. Бу хәлдән чыгуның ике юлын күрсәткән: йә пенсиягә чыгу яшен тагын арттыру, йә илнең икътисади хәлен яхшырту. Әмма офыкта икътисади үсеш шәйләнми кебек.

Тагын шул ук «Свободная пресса» яза: Дәүләт Думасының кайбер депутатлары – башлыча КПРФ фиркасендә торучылар –Пенсия фондының күчемсез милек төзү, сатып алу һәм арендалау чыгымнары белән кызыксынган, фонд хисап биреп барсын, дип тәкъдим керткән. Пенсия фондының дәүләт һәм гражданнар арасында кирәксез арадашчы булуын моңарчы да әйтүчеләр бар иде инде. 2018нче елда да бизнес-омбудсмен Борис Титов, пенсия яшен арттыру урынына, Пенсия фондларын бетерергә, аның эшен казначейлыкларга бүлеп бирергә, ә биналарын сатарга тәкъдим итте. Әмма Путин «ул биналарны сату бюджетка 120 млрд сум гына бирәчәк, ә бу күпкә җитми» дип, кире какты.

Пенсия фонды – акча юклыкка иң еш зарланучы дәүләт учреждениеседер, мөгаен. Быел аның бюджетында дефицит 300 млрд сумга җиткән, диелде. Шул ук вакытта фонд үзенә яңа биналар төзү, булганын төзекләндерү, кирәксезгә купшылату өчен ел саен 5 млрд сумнан күбрәк акча тота (бу хакта элегрәк «Гадел Русия – Дөреслек өчен» партиясе лидеры Сергей Миронов белдергән иде). Мәсәлән, киләсе 2022нче елда да төбәкләрдә яңа офислар булдыруга 2,5 млрд сумнан күбрәк акча планлаштырып куйган. Кем финанслый, дисәң, «Пенсия фондының үз финанслары» икән. Ул акчаның ничек тупланганын барыбыз да беләбез инде.

Төзелеш-ремонт эшләре белән генә түгел, үзен-үзе рекламалау белән дә бик яратып шөгыльләнә Русия Пенсия фонды. Ачык чыганакларга караганда, быел фонд «халык арасында мәгълүмати-аңлату кампаниясе алып баруга» 860 млн сум тотарга ниятләгән булган. Шуның хәтле акча тотарлык нинди «аңлату» эшләредер ул – анысын аңлап бетермәдек.

Биналарының зурлыгы һәм купшылыгы (зәвыклыгы димибез), хезмәткәрләренең күплеге, акчаны һәм үз-үзен яратуы ягыннан тикшерсәләр, безнең илнең Пенсия фонды һәм пенсия системасы беренче урыннарда урнашкан булыр иде дә бит. Тик халыкара экспертлар башкасына караган шул...

 

ИСКӘ ТӨШЕРҮ

Пенсиягә чыгу яшен арттыру турындагы закон проекты Дәүләт Думасына 2018нче елның 16нчы июнендә кертелде. Хәтерләсәгез, ул вакытта Русиядә зур вакыйга – футбол буенча Дөнья чемпионаты уза иде. Кайбер уеннар Казанда да үтте. Думага кертелгән закон проекты менә шул зур спорт вакыйгасының күләгәсендә калды. Өстәвенә, чемпионат вакытында урамга каршылык чараларына да чыгарга ярамады. Шуннан файдаланып, пенсия яшен арттыру турындагы законны тавыш-тынсыз гына диярлек кабул да итеп куйдылар. Һәм ул 2019нчы елның 1нче гыйнварыннан эшли дә башлады. Дөрес, урам чараларына чыгарга ярый башлагач, Русиянең 100дән күбрәк шәһәрендә («Википедия» мәгълүматы) пенсия яшен арттыруга каршы митинглар узды. «Икътисади һәм сәяси реформалар үзәге» күзәтүендә әйтелгәнчә, 2018нче елның 2 һәм 3нче кварталларында гына да (закон проекты турында сөйләшүләр барганда) 1174 каршылык акциясе оештырылган. Закон кабул ителгәч тә тынычланмады халык: 2018нче елның 4нче кварталында 33 каршылык чарасы үткән. Бу сан, бәлки, тагын да зуррак булыр иде, тик анда инде тоткарлаулар, кулга алулар китте, акцияләр оештырырга бирмәделәр. Шулай да эреле-ваклы каршылык чаралары, ялгыз пикетлар булып торды.

Баштарак Русия Президенты Владимир Путин әлеге законны берничек тә шәрехләмәде. Аның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков кына: «Бу – президентның түгел, хөкүмәт эше. Президент катышмый», – дип сөйләп торды. Путин 2018нче елның 29нчы августында гына беренче тапкыр тема буенча фикерен белдерде, законны бераз «йомшартты»: хөкүмәт проектында хатын-кызларның пенсиягә чыгу яшен 63кә җиткерү турында сүз бара иде, Путин 60 дип язарга кушты. Ә инде 3нче октябрьдә законны имзалап та куйды.

 

ЯҢАЛЫКЛАР

2022нче елның 1нче гыйнварыннан пенсия түләүгә бәйле яңа кагыйдәләр үз көченә керә. Русия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы гамәлгә куйган әлеге кагыйдәләр «Российская газета»да басылып чыкты.

Төп яңалыкларның берсе: банкрот дип табылган пенсионерның пенсия акчасын тотып кала алмаячаклар. «Өлкән яшьтәге кешеләр елдан-ел ешрак кредит ала, аннары аны түли алмый башлый. Бу очракта, суд кәгазе буенча, бурычны аларның пенсиясеннән тотып калалар. Ә яңа кагыйдә гамәлгә кергәч, мондый практика туктатылачак, дөрес, аның өчен пенсионерның рәсми рәвештә банкрот дип табылуы кирәк», – дип аңлаткан «Российская газета»га адвокат Ольга Сулим.

Икенче мөһим яңалык: әгәр өлкән яшьтәге кеше үзе яшәгәндә пенсиясен алырга өлгерми калган икән, ул акчага варислары дәгъва кыла ала. Моның өчен аларга Пенсия фондына гариза язарга кирәк. Вакыт ягыннан чикләү юк. Өч эш көне эчендә Пенсия фонды пенсионерның алынмый калган пенсиясе күләме хакында белешмә бирергә тиеш булачак.

Пенсионер яшәгән җирлектә гадәттән тыш хәл режимы кертелгән булса, ул пенсиясен билгеләнгән вакыттан иртәрәк ала алачак. Моның өчен аның, гариза язып, Пенсия фондына мөрәҗәгать итүе кирәк.

Мәшгульлек үзәге тәкъдиме буенча пенсия билгеләү тәртибе дә җиңеләя. Мәшгульлек үзәге белгечләре эшсез кешене эшкә урнаштыра алмый икән, аңа вакытыннан алда лаеклы ялга чыгарга тәкъдим итәргә мөмкиннәр. Билгеле, моның өчен кешенең шактый зур хезмәт стажы булырга тиеш: ирләрнең – 25 ел, хатын-кызларның – кимендә 20 ел. Башка критерийлар да бар. Әгәр шуларга туры килсә, кеше пенсиягә тиешле вакыттан ике елга иртәрәк чыга алачак. Гариза язарга кирәкми, түләү автомат рәвештә билгеләнә.

Инвалидларга кагылган яңалык та бар. Яңа закон буенча, инвалидлык буенча иминият пенсиясе кеше инвалид дип табылган көннән башлап автомат рәвештә билгеләнәчәк. Пенсия фонды мәгълүматны инвалидларның федераль реестрыннан алачак.

Туендыручысын югалту буенча пенсиядән картлык буенча пенсиягә күчү тәртибе дә үзгәрә. Пенсионерга 80 яшь тулгач, аңа өстәмә түләү билгеләнә. Әмма туендыручысын югалту буенча пенсия алучыга ул бирелми. Өстәмә түләүне ала башлау өчен, үзеңнең картлык буенча пенсияңә күчәргә кирәк була. Яңа закон буенча, бу күчеш автомат рәвештә булачак. Исәпләп карагач, кешенең картлык буенча пенсиясе күбрәк буласы булса, ул шуны ала башлаячак.

Авыл җирендә кимендә 30 ел яшәгән һәм эшләгән пенсионерларга иминият пенсиясенең гарантияләнгән түләү өлешенең (фиксированная выплата) 25 проценты күләмендә өстәмә акча бирелә. Әмма ул кеше шәһәргә күченсә, бу статусын да, өстәмә акчасын да югалта. 1нче гыйнвардан әлеге кагыйдә бетерелә. 30 ел авылда яшәгән һәм эшләгән кеше, соңыннан шәһәргә күченсә дә, тиешле өстәмә түләүне алачак, дип аңлаткан адвокатлар.

 

ЯҢА ТЕМА – ЯҢА БӘЙГЕ!

«Ай-һай хәлләр: пенсия» дигән темага шигъри дүртьюллыклар бәйгесе игълан итәбез. Хатлар 20нче декабрьгә кадәр кабул ителә (кәгазь хат белән җибәргән очракта, почта штампына карыйбыз). Конверт тышына яки электрон хатның башына «Ай-һай хәлләр» дип язарга онытмагыз! Теманы күрсәтми генә башка язмалар белән бергә юллаган очракта, хатлар бик күп булу аркасында, шигырьләрегезне вакытында күрми калуыбыз ихтимал. Шигырьләрегезне редакция номерына «ватсап»ка да җибәрә аласыз: 8 927-039-03-53. Шулай ук «конкурска» дип тамгаларга онытмагыз. Хатта яки смста исем-фамилиягезне, кайсы шәһәр, район, авылдан икәнегезне күрсәтүегезне сорыйбыз. Кесә телефоны номерыгызны һәм аның нинди операторга (МТС, Мегафон, Билайн, Теле2 һ.б.) каравын да язуыгыз сорала – анысы җиңүче була калсагыз кирәк. Җиңүче дип табылганнарның телефоннарына 100әр сум акча күчерелә. Хәерле сәгатьтә!

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии