«Башы авыртучы»га нигә корал бирәләр?

«Башы авыртучы»га нигә корал бирәләр?

Казанда янә фаҗига: узган атнада башкаланың Минск урамында 36 яшьлек ир 51 яшьлек танышын «Сайга» ау мылтыгыннан атып үтерде. Әле май аенда мәктәптә яңгыраган атыш тавышы да тынып өлгермәгән иде...

Без 100 кешегә 120 утлы корал туры килә, штатларының яртысында кешеләр пистолетын иркенләп үзе белән йөртә ала торган АКШта яшәмибез, шуңа күрә кайдадыр күрше йортта гына «берәү көпә-көндез утлы коралдан атып үтергән» дигән хәбәрне ишеткәч, чәчләр үрә тора. Сәбәбен белгәч, тагын бер тел шартлатып куясың.

Тикшерү версиясе буенча, 36 яшьлек Марат Низамов 51 яшьлек Рафаэль Дускаевтан 2 млн сумга ике җир участогы һәм 4 млн сумга сарык тиресе эшкәртү цехлары урнашкан җирне сатып алырга теләгән. Электән таныш булганнар: Низамовның әтисе белән Дускаев сарык тиресе эшкәртү бизнесын бергәләп башлап җибәргәннәр, ләкин 2015нче елда экологлар цехны япкан, элекке партнерлар аралашуны туктаткан булган. 2нче сентябрь көнне кече Низамов белән Дускаев күпфункцияле үзәккә барып, сату-алу килешүе төзегәннәр, ләкин аны теркәтергә тапшырмаганнар. Башта хисаплашырга булганнар. Һәм акчаны алырга Низамовның өенә киткәннәр. Низамов үзе белән «Сайга» мылтыгын да алган. Менә шушы урында сораулар туа башлый. Дускаев мылтык тоткан иргә ник ияргән, бер дә шикләнмәгәнме? Сату-алу килешүе җәмгысы 6 млн сумга төзелгән – аз акча түгел. Низамов мылтыкны янәсе иминлек максатында алган – судта шулай диелде. Моның ише сату-алу килешүләре көн дә төзелеп тора, 6 миллион гына түгел, 60 миллионлыклары да була. «Тере акча» белән хисаплашучылар җитәрлек. Әмма бөтен кеше дә, саклык өчен дип, мылтык тотып бармый. Күрәсең, Дускаевны утлы корал шикләндермәгән. Көндезге 11ләр тирәсендә алар Низамов яшәгән йортка барып җиткәннәр, лифтка кергәннәр. Шунда тагын бер сәер хәл булган. Низамов лифтта менгәндә акчаның бер өлешен биргән, әмма акча дигәне «банк приколов» дип язылган ялган кәгазьләр булып чыккан. Дускаевның ачуы чыккан. Һәм Низамов шаяруны аңламаган танышын атып үтергән. 15нче катта лифттан чыгып, канга баткан мәетне баскыч мәйданчыгына өстерәп илтеп куйган.

Аннары бер күршесенә кереп, канлы кулларын, киемен юган – бу хакта судка шаһит булып килгән шул күрше үзе белдерде. Ул канга буялган күршесен күреп бер дә аптырамаган, шикләнмәгән, димәк. Низамовның: «Мине үтерергә теләделәр», – дигән аңлатмасына ышанган. Шуннан соң бергәләп Адоратский урамына киткәннәр әле. Низамов шәһәрдән качып китәргә теләгән, ләкин «Южный» сәүдә үзәге янында машинасын туктатканнар, үзен тоткарлаганнар.

Ике көннән соң булган суд утырышында Низамов гаебен таныды: «Шулай килеп чыгуына үкенәм. Ләкин бернәрсәне дә үзгәртеп булмый. Кичерегез мине», – дигән сүзләр әйтте. Шулай да вакыйгада аңлашылып бетмәгән урыннар җитәрлек. Низамовның хәтере начар икән. Тикшерүчеләр тасвирлаган картина тулы түгел дип, ул исенә төшерә алмаганны шаһитлар күрсәтмәсе нигезендә язганнар.

Адвокат Борис Савельев судка Низамовның МРТ узуы турында белешмә алып килгән иде. Балачакта башы җәрәхәтләнгән булган икән, шуңа күрә үзен-үзе белештермәве, хәтеренең ялгышуы ихтимал, дип ышандырырга тырышты яклаучы. Сак астына алу белән килешмәде. «Бу ир-ат яшәгән, эшләгән, бала чагында башы җәрәхәтләнгән. Шуннан соң даими рәвештә башы авырткан. Шуңа күрә аны өй сагына билгеләвегезне сорыйм, аңа дәваланырга кирәк», – дип чыгыш ясады ул судта. Әмма суд аның соравын канәгатьләндермәде. Низамов 2нче ноябрьгә кадәр сак астында калачак.

Язма башында май аенда 175нче гимназиядә булган атышны да телгә алган идек. Икесе ике төрле очрак булса да, охшаш яклары да юк түгел. Беренчедән, 19 яшьлек Галәвиевның да, 36 яшьлек Низамовның да корал тотуга рөхсәте булган. Икенчедән, ике очракта да «баш җәрәхәте» бар. Галәвиевны психик яктан сәламәт түгел дип тапканнар, дигән хәбәр таралган иде инде. РФ Тикшерү комитеты һәм ведомство җитәкчесе Александр Бастрыкин шәхсән үзе моны кире какты, әле тикшерү нәтиҗәсе билгеле түгел, диделәр. Шушы көннәрдә «Галәвиев Санкт-Петербургта кабат психолог-психиатр экспертизасы уза» дигән мәгълүмат та таралды. Әгәр аны чынлап та психик авыру дип тапсалар, төрмә урынына мәҗбүри дәвалануга җибәреләчәк.

Менә хәзер Марат Низамовның яклаучысы «бала чакта башы җәрәхәтләнү»не алгы планга чыгарырга тырыша, дәвалану билгеләүләрен сорый. Болай дигәннән соң, кулына корал тотып кеше җанын алганнарны жәлли башлыйсың хәтта. Чир «үтерергә кушкан» икән бит. Әнә Галәвиевне «гаепле түгел» дип имзалар, адвокат яллар өчен акчалар җыялар...

Башлары белән проблема булган икән, коралга рөхсәтне ничек алганнар соң, дигән сорау туа. Хәер, медосмотр узганда бала чакта алган җәрәхәтләрне сорап тормыйлар. Гомумән, психиатрлар берничә гади сорау белән генә чикләнә. Моны корал йөртүгә лицензия алу өчен медосмотр узып караганнар әйтә. Шунысы да бар: табиб «Башыңны бәргәнең юкмы?» дип сораса да, кеше дөресен әйтмәс иде. Бюрократия һәм коррупция белән ана карынында чакта ук таныша башлаганны, ялганның озын юлларны кыскартуын да тиз төшенәбез.

Казан гимназиясендә фаҗига булганнан соң, Русия Президенты Владимир Путин корал тотучыларга таләпләрне катгыйлатырга, корал әйләнеше контроленә дә игътибарны арттырырга дип әмер биргән иде. Озак та үтми, закон проектын әзерләп тә тапшырдылар. Һәм ул 16нчы июньдә өченче укылышта кабул да ителде. «Российская газета»да басылып чыкканнан соң бер ел узгач, ягъни киләсе елның июлендә гамәлгә керәчәк. Законга үзгәрешләрне тулысынча шушы газетада табып укырга мөмкин (2нче июль көнне басылган). Төп үзгәрешләрнең берсе – коралга ия булу яше 18дән 21гә арттырыла. Гаскәрдә хезмәт итеп кайтканнар яки хәзер итүчеләр, шулай ук көнкүреш тормышларында ау гадәти яшәү рәвешенә әйләнгән аз санлы җирле халыклар, профессиональ аучылар, аерым устав бурычлары булган юридик хезмәткәрләр генә искәрмә – аларга корал йөртү хокукы 18 яшьтән үк бирелә. Әмма узган атнада Казанның Минск урамында булган хәл яшьне үзгәртүнең генә әллә ни файдасы булмаячагын күрсәтә. Аның урынына коралга рөхсәт бирүне катгыйлатсалар, кешенең психик сәламәтлеген тикшерүгә игътибарны арттырсалар, нәтиҗәсе булыр иде. Тик аның буенча бер карар да кабул ителмәде.

 

БЕЛЕП ТОРЫЙК!

«Коралланган» илләрдә кешеләр бер-берсен азрак үтерә

Беренче карашка сәеррәк тоелса да, БМО статистикасы әнә шулай ди. 100 кеше башына 20дән күбрәк корал туры килә торган илләрне тикшергәннәр, нибары икесендә – Панамада (анда законсыз корал күп) һәм Уругвайда гына 100 мең кешегә елына 5 үтерү очрагы була икән, күбесендә әлеге күрсәткеч 3кә дә җитеп бетми. Баштанаяк коралланган АКШ (биредә 100 кешегә 120 корал берәмлеге туры килә) белән чагыштырганда, Русиядә 100 кешегә 12,3 берәмлек корал теркәлгән – 10 тапкыр азрак дигән сүз. Ә менә коралдан атып үтерү очраклары киресенчә бездә күбрәк: 2001нче елда Русиядә 100 мең кешегә 23 очрак булган, АКШта – 5,5; 2019да Русиядә – 5,4, АКШта – 4,8.

Швейцария – Европада иң коралланган илләрнең берсе: 100 кешегә 27,6 утлы корал туры килә. Шул ук вакытта 100 мең кешегә елына 0,54 үтерү очрагы гына теркәлә, ә Русиядә бу сан якынча 7гә тигез (2017нче ел саннары).

Корал әйләнеше турындагы законнарны төрлечә үзгәртеп карыйлар. Бразилия гражданнар кулындагы корал саны буенча әллә ни алдынгы урында түгел: 100 кешегә якынча 8 утлы корал туры килә (2016нчы елга булган мәгълүмат). Ә менә җинаятьләр статистикасына карасаң, хәл бик мөшкел: 100 мең кешегә елына 25 үтерү очрагы туры килә. Дөньядагы уртача күрсәткечтән ике тапкырга күбрәк бу. Әле бит башка төр җинаятьләр дә бар. Илнең иң зур шәһәрләре – Рио-де-Жанейро һәм Сан-Паулу инде ничә ел рәттән дөньяның иң куркыныч шәһәрләре исемлегенә керә. Хәтерләсәгез, 2016нчы елда җәйге Олимпия Уеннары Риода узганда, бу шәһәрнең куркыныч йөзен яктыртучылар булды, туристларга аулак урамнарда йөрмәскә кушылды.

1980нче елларда Бразилия җитәкчелеге җинаятьчелекне киметү турында ныклап торып уйлана башлый. Гади халыкның кулында корал күп булу юньлегә түгел, дигән фикергә киләләр һәм кануннарны кырыслата башлыйлар. Моңарчы 18 яшьтән корал алып булса, 1980нче елда чикне 21 яшь итеп куялар. Бер кешегә күп дигәндә ике пистолет яки револьвер, шуңа өстәп, ике мылтык яки винтовка гына тоту рөхсәт ителә. Ләкин көтелгән нәтиҗә күренми, киресенчә 1980нче елдан 2002гә кадәр үтерүләр саны өч тапкыр диярлек арта: 11,4тән 28,4кә җитә (100 мең кешегә туры килгән үтерү очраклары). Ил җитәкчелеге кануннарны тагын да кырыслата. 2003нче елдан коралга ия булу яшен 21дән 25кә арттыралар. Корал сатып алырга теләүчеләр, үзләренең тәртипле гражданнар булуын раслап, суд, хәрби һәм башка дәүләт структураларыннан белешмәләр алып килергә, даими рәвештә яшәү урыны һәм керем чыганагы булуын исбатларга, полиция бүлегендә психологта аттестация узарга һәм махсус курслар үтәргә тиеш була. Моның белән генә бетми, яңа закон коралны үзең белән йөртүне тыя. Суд системасында эшләүчеләргә, сак оешмасы җитәкчеләренә, банк сакчыларына һәм авыл халкына гына искәрмә ясала. Анда да корал йөртергә теләгән кеше үзенә яки гаиләсенә куркыныч янавын дәлилләргә тиеш була.

Бразилиядә кешеләргә корал сатуны бөтенләй тыю турында да сүз чыгып алды. 2005нче елда шундый закон проекты референдумга чыгарылды. Катнашучыларның 63 проценты каршы тавыш биргәч, аны кабул итмәделәр.

Законнар кырыслатылганнан соң, кешеләр кулындагы законлы утлы корал саны бермә-бер кимегән, әмма үтерүләр статистикасы алай ук сөендерми. Әйе, ул да кимегән, ләкин күпкә түгел – ничә ел эчендә нибары 11 процентка. Аптырарга кирәкми: катгый тыю булган җирдә итәк астыннан сату чәчәк ата. Бразилиядә законсыз рәвештә сатып алынган корал белән кылынган җинаятьләр күп.

БМО статистикасы, корал саны аз булган илләрдә үтерүләр күбрәк була икән, дип уйларга нигез була алмый, әлбәттә. Эш коралда гына түгел. Бөекбритания – корал әйләнеше турында иң катгый законнары булган дәүләт. Монда 100 кешегә нибары 6,6 корал берәмлеге туры килә. Күпчелек илләрнең законы корал йөртүне һәм өйдә тотуны «үз-үзеңне, гаиләңне, милкеңне саклау өчен кирәк» дип аңлатса, Британиядә җинаятьчедән саклануда төп кагыйдә – «йөгер, кач». Берничә ел элек матбугатта шундый хәбәр дә таралган иде хәтта: өлкән яшьтәге бер хатын өенә бәреп кергән ике каракны уенчык пистолет ярдәмендә тоткарлаган, ләкин үзе гаепле булып калган. Янәсе, караклар да кеше, ә бу апа аларны корал белән куркытып (уенчык булса ни соң, анысын белмәгәннәр бит!), психикаларын какшаткан. Статистикага тукталсак, Британиядә 100 мең кешегә елына бер үтерү очрагы гына туры килә икән.

Япониядә һәм Көньяк Кореяда корал тагын да азрак – 100 кешегә якынча бер утлы корал. Ә үтерүләр күрсәткече бергә дә тулмый. Экспертлар моны ил халкының үзенчәлекләре белән бәйләп аңлата. Бу илләрдә агрессияне, ачуны, үпкәне чит кешегә чыгару түгел, үз эчеңә ату кабул ителгән. Үз-үзен үтерүчеләрнең күп булуы да шуның белән аңлатыла.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии