Без дүртенче урында! Хәмер куллану буенча…

Без дүртенче урында! Хәмер куллану буенча…

Нинди генә гозерләр килми редакциягә! Бер чәршәмбедә үзен Рәсимә дип таныштырган апа шалтыратты. «Улым эчә минем, сеңлем, егылыплар эчә», – исәнләшкәннән соң беренче сүзе шул булды аның. Мин аны-моны әйтергә өлгерми дә калдым, өстәп куйды: «Ярдәм дә сорамыйм, киңәш тә кирәкми. Эчемне бушатасым килеп кенә шалтыраттым, зинһар, тыңлап кына торыгыз!»

Эченә шактый җыелган иде апаның – ярты сәгатьләп сөйләштек. Дөресрәге, ул сөйләде, ә мин тыңлап тордым. Рәсимә апа К. районыннан. Улына 34 яшь, гаиләле. Хатыны белән бер ул, бер кыз үстерәләр. Ирнең кулы да эш белә, холкы да бик яхшы икән. Эчмәгәндә. Ә эчеп алсамы… Өйдәге бөтен нәрсә оча: савыт-саба, өстәл-урындык… хатын, балалар. Июль башында, чираттагы тапкыр эчеп кайтып кергәч, ир аяк астында буталып йөргән 8 яшьлек кызын тибеп очырган. Ашыгыч ярдәм, больница, баланың аягына операция, түгелгән күз яшьләре… Ир, ике көн үткәч, айнып, кызының кайдалыгын сорый. Бу соңгы тамчы була: хатыны, әйберләрен җыеп, 15 яшьлек улын ияртеп, туган нигезенә кайтып китә.

Ир, билгеле, гафу үтенә, хатыны артыннан бара, кире кайт, дип ялвара. Өч көн рәттән кызы янына больницага йөри. Ә өч көннән ычкына: «получка» алган көнне иптәшләре белән утырып эчә, аннан хатынының ташлап китүе исенә төшә, аннан – башка проблемалары. Кыскасы, яңадан хәмер чоңгылына бата. Рәсимә апа әйтүенчә, улын ике тапкыр кодлаштырып та караганнар – файдасы булмаган. Алар бармаган күрәзәче, өшкерүче әби дә калмаган икән инде. Ана кеше боларны елый-елый сөйләде, аннары, тыңлап торган өчен рәхмәт әйтеп, кисәк кенә трубканы куйды.

Бу шалтырату, бәлки, шулай үтеп тә киткән булыр иде, тик берничә атнадан тагын бер апа шалтыратты. Янә шул ук тема буенча. Монысының 40 яшьлек энесе эчә икән. Бу апа: «Әлеге яман гадәтеннән ничек биздерик икән, берәр киңәш бирегез әле!» – дип сорады. Нинди киңәш бирәсең инде? Ул бит: «Ютәлдән котылырга булышыгыз әле», – дип кенә сорамый! Апага Казандагы наркология диспансерының, үзебез һәрчак элемтәдә тора торган «Аноним сәрхушләр» оешмасының телефоннарын һәм адресларын бирдем.

Эчүчелекнең проблема икәнлеген беләбез, тик турыдан-туры үзебезгә килеп кагылмаганда: «Ул моңарчы да булган, хәзер дә бар, бездән соң да тамырын корыта алмаслар», – дип, кул гына селтибез. ВИЧ яки террорчылыкны күпкә җитдирәк проблема итеп күрәбез. Чөнки безгә шулай тасвирлыйлар. Чынлыкта, тормыштагы бәла-казаларның төбенә төшеп карасак, күбесе хәмер белән бәйле. Хәбәрләрне генә алыйк: исерек ул анасына пычак белән ташланган; авыл яшьләре ялгыз карчыкны мәсхәрәләгән – аракыга акча бирмәгән өчен; сәрхуш ананың кулыннан төшеп китеп, баласы имгәнгән; юлда коточкыч һәлакәт – рульдәге ир салмыш булган. Бу хәлләр әллә кайда түгел, үзебезнең янда гына һәм көн саен булып тора.

Хәмернең үлемгә китерү очрагы дигәндә, күп эчкәннән үлгән кешене генә күз алдына китерергә кирәкми, ди белгечләр. Исәпләп чыгарганнар: бәла-казаның – 29,6; онкология чирләренең – 21,6; бавыр циррозының – 16,6; йөрәк-кан тамыры системасы авыруларының – 14 һәм башка шуның ише хәлләрнең 18,2 проценты хәмерне күпләп куллану сәбәпле килеп чыга икән. Ел саен дөньядагы барлык үлемнең 4 проценты да алкоголизмга барып ялгана. Болай караганда алай кот очарлык та түгел кебек, саннарга күчергәч, күпкә куркынычрак: бу 4 процент – 2,5 млн кеше дигән сүз. Ел саен! Әле болары рәсми саннар гына. Рәсми булмаганнары күпмедер?.. Бөтен дөнья буенча бит бу, дип җиңел суларга булыр иде, ләкин икенче бер тикшеренү нәтиҗәсе алай эшләргә ирек бирми. Русия хәмер куллану буенча дөнья илләре арасында дүртенче урында бара.

Бу сүзләр никтер көне-төне телевизордан яңгырамый, «тормышны яхшыртырга» вәгъдә биргән депутатларның чыгышларында ишетелми, түрәләрнең боерыкларында чагылыш тапмый. Проблеманың бар икәнлеген генә түгел, аның җитдилеген дә тану җитми, күрәсең.

Белеп торыйк!

11НЧЕ СЕНТЯБРЬ – БӨТЕНРУСИЯ АЕКЛЫК КӨНЕ

Беренче тапкыр 1913нче елда православ чиркәве тарафыннан билгеләп үтелгән. Бу көнне Русиядә хәмер сату тыела торган булган. 2005нче елдан аеклык көнен билгеләп үтү яңадан гадәткә керде. Хәзер әлеге дата уңаеннан мәктәпләрдә хәмернең зыяны турында класс сәгатьләре үткәрелә, зурлар өчен дә төрле чаралар оештырыла, әмма хәмер сату туктатылып тормый.

Факт

Чит илдә

«Өй»дә дәвалыйлар

Германиядә сәрхушләрне өй тибындагы клиникада дәвалыйлар. Сәрхуш хәмер белән ябык больницада түгел, ә үзе яши торган мохиттә, үзе җайлашкан шартларда көрәшергә тиеш, дип саный алманнар. Гадәти дәвалау курсы 2-3 айдан тора. Психиатр-наркологтан кала, сәрхуш белән социаль яклау хезмәткәрләре, дәвалау физкультурасы инструкторлары, психологлар һәм консультантлар да (үзләре кайчандыр алкоголизмнан интегеп, бүген ул чирне җиңеп чыга алган кешеләр) эшли. Дәвалауның беренче этабында кешенең организмын алкогольдән чистарталар (5-10 көн). Аннары шактый озакка сузылган тернәкләнү чоры башлана. Сәрхуш белән психологлар эшли, алкоголизмны җиңеп чыккан кешеләр үз мисаллары белән уртаклаша, инструкторлар даими рәвештә спорт белән шөгыльләнергә мәҗбүр итә, саф һавада эш куша. Әлеге өй тибындагы клиникадан чыкканнан соң, сәрхуш (дәваланган булса да, аның сәрхуш дигән диагнозы кала!) 2-3 ел дәвамында даими рәвештә табибка күренеп тора.

Заманында АКШта барлыкка килгән аноним сәрхушләр оешмасы да бар Германиядә. Хәер, бездә дә бар ул. Анда дару кадап дәваламыйлар, кодлаштырмыйлар. Кеше үз теләге белән 12 кагыйдә баскычын үтеп, эчүчелектән котыла. Әлеге оешмада сәрхушләрнең исемнәре сер итеп саклана, җыелышларда катнашу – бушлай. Аноним сәрхушләр оешмасының Казандагы телефоны – (843) 253-50-13.

Статистика

Халыкара сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) 2014нче елда исерткеч эчемлекләрне иң күп куллана торган илләрнең исемлеген төзегән иде. Анда беренче өч урынны Белоруссия (кеше башына, яңа туган сабыйларны да кертеп, 17,5 литр спирт туры килә), Молдова (16,8 литр) һәм Литва (15,4 литр) алып тора. Дүртенче урында – Русия. Тикшеренүдән күренгәнчә, бездә бер кеше башына 15,1 литр спирт туры килгән. Илдәге үлем-китемнең 30,5 проценты хәмер куллану сәбәпле килеп чыккан, дип табылган. Икътисади яктан алга киткән илләрдән исерткеч куллану буенча Франция – 18нче (12,2 литр), Германия – 23нче (11,8 литр), Бөекбритания – 25нче (11,6 литр), Нидерланд – 42нче (9,9 литр), АКШ – 48нче (9,2 литр), Израиль – 141нче (2,8 литр) урында. Исемлекнең ахырында – мөселман илләре: Кувейт, Ливия, Мавритания, Пакыстан.

Бәйгегә нәтиҗә

«Болай барса, мәктәпләр калыр сирәк…»

«Ай-һай хәлләр: мәктәпләр» бәйгесенә йомгак ясар вакыт җитте. Ике җиңүчене билгеләдек: Балык Бистәсеннән даими авторыбыз Гүзәл Хәбибуллина һәм Казаннан Нәкыйп Габделбәр. Алар бер бәйләм дүртьюллык җибәргән иде, сайлап алып, берничәсен укучыларыбыз игътибарына да тәкъдим итәбез. Гүзәл, беренче бәйгедәге кебек үк, теманы ачып бирә торган фото да юллаган. Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм телефоннарына 100әр сум акча салабыз.

План үтәп, мәктәпләрне

Бетерәбез, ябабыз.

Калганында белемне дә

Сингапурча алабыз.

***

Болай барса, мәктәпләр дә

Районда калыр сирәк.

Балаңны укытыйм, дисәң,

Чиратка языл тизрәк!

Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА,

Балык Бистәсе районы, Корноухово авылы

Империя корган бик-тәбе –

ябыла татарның мәктәбе.

Үтәлми калмас түрәнең таләбе,

йолкына миллилек тамыры

вә төбе…

***

Буялып беттек

мал-мөлкәт, байлык пычрагына…

Кирегә киттек –

мәктәптә уку ни пычагыма!..

Н. ГАБДЕЛБӘР,

Казан шәһәре

Яңа тема – яңа бәйге! Димәк, ике атна дәвамында сездән «Ай-һай хәлләр: сәрхушләр» дигән теманы ачып бирә торган шигъри дүртьюллыклар көтәбез. Конверт тышына яки электрон хатның башына теманы күрсәтергә онытмагыз! Язмагызны үзегез төшергән фото белән бизәсәгез, бәя яхшырак булачак.

Фәнзилә МОСТАФИНА әзерләде

Комментарии