Ике процент белән ипотека бирер идек, тик…

Ике процент белән ипотека бирер идек, тик…

1нче июньнән Үзәк Банк ипотека процентларын киметте. Хәзер төзелә торган яңа йортта фатир алу өчен ипотека 10,7 процент белән биреләчәк. Кимүен кимеде, тик безнең илдә ипотека барыбер иң зур процентлы булып кала бирә. Чит илләрдә, мәсәлән, ипотеканы 3-4 процент белән бирәләр.

Ипотека процентлары коточкыч зур, дип күпме генә зарлансак та, ахыр чиктә күпләр барыбер шушы «тозак»ка килеп каба. Үзләре теләп кабалар. Безнең илдә тораклы булу башкача мөмкин түгел диярлек чөнки. Казанда өр-яңа йортта 41 квадрат метрлы гадәти фатирның бәясе якынча 3 млн сум тирәсендә тирбәлә. Бөтен кеше дә аның кадәр акчаны өстәлгә чыгарып сала алмый бит, шуңа күрә ипотека варианты кала да инде. Гади генә бер мисал. «Вконтакте» сайтындагы төркемебездә сораштыру үткәргән идек. Анда катнашкан 405 кешенең 182се (44,9 процент) «ипотека түлим» дип җавап бирде. Әле бу бер атна эчендә булган нәтиҗә генә.

Соңгы вакытта Русиядә ипотека процентларын киметү турында сүзләр күп булды. РФнең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Михаил Мень «ипотека 6 процентка калса яхшы булыр иде» дигән белдерү белән чыкты. Яхшы буласын кем дә белә аның, шул ук вакытта бу хәлнең әлегә мөмкин булмавын да аңларга кирәк. Михаил Мень да әнә Үзәк Банк ставкасын киметсә, ипотека процентлары азрак булыр иде, дигән «ачыш» ясау белән генә чикләнде.

Владимир Путин киңәшчесе Сергей Глазьевның фантазиясе тагын да яхшырак эшли. Узган ел ул русиялеләргә ипотеканы 2 процент белән бирә башларга тәкъдим иткән иде. Тик аның бу белдерүеннән аналитиклар көлде генә. Юк, тәкъдим начар булганга түгел. Безнең илдә аны тормышка ашырып булмаганга. Андый түбән процент белән ипотека бирү өчен банклар дәүләттән компенсация алырга тиеш. Тик дәүләт моңа әзер түгел. Бездә, урысча әйткәндә, «вечный кризис».

Берничә ай элек интернетта шактый кызыклы бер фотография таралды. Беренче карашка бер кызыгы да юк иде аның: Чехиядәге «Сбербанк»ның сурәте. Бездәге «Сбербанк»ның филиалы ул, атамасы гына латин хәрефләре белән язылган. Ә менә шул банкның тәрәзәләренә игътибар итсәң… Дөресрәге, тәрәзәгә ябыштырылган реклама кәгазенә. Анда «2,26 процент белән ипотека бирәбез» дип язылган. Читтәрәк тагын бер язу – «ашыгыч рәвештә кирәк булган кредитны 6,99 процент белән бирәбез». Аңлашыла инде, бу фотография Русия халкында бик зур ризасызлык уятты. Ник дигәндә, бездә ипотека ким дигәндә 11 процент белән бирелә бит. Кредитларның проценты 14-16га җитә. Казылма байлыкларга бай булган Русиядә ни өчен шуның хәтле югары процентлар да, табигать байлыклары белән әллә ни мактана алмаган Чехиядә ни өчен шулай түбән янәсе.

Төбенә төшеп карасаң, кредит процентларындагы аерманың кайдан килеп чыкканын төшенергә була үзе. Бездә ипотека процентлары Үзәк Банк билгеләгән ставкага бәйле. Үзәк Банк дәүләт канаты астында булса да, аңа тулысынча буйсынмый – аерым мөстәкыйльлеккә ия. Дәүләт эчендә дәүләт кебек яшәп ята. Шуңа күрә Хөкүмәт Үзәк Банк билгеләгән ставкага берничек тә йогынты ясый алмый диярлек.

Банк ул ставканы да күктән генә алып куймый, әлбәттә. Илдәге инфляциягә бәйле ул. Статистика Бюросы (СтатБюро) мәгълүматы буенча, хәзерге вакытта безнең илдә инфляция 4,13 процент тәшкил итә. Үзәк Банк ел ахырына кадәр инфляцияне 4 процентка калдыру максаты куйган. Шулай булганда, ипотека процентын 9,25 процентка калдырып булырга тиеш янәсе. Чагыштыру өчен: шул ук СтатБюро мәгълүматы буенча, Евросоюзда бүгенгә инфляция 1,65 процент тәшкил итә. Менә шуннан чыгып чамаларга була инде ипотека процентларының ни өчен шулай аерылганын.

Ипотека процентларын ноль бөтен меңнән фәлән ничә процентка гына киметәләр тә: «Без гражданнарның матур тормышы өчен барысын да эшлибез», – дип шапырынырга яраталар безнең илдә. Шулай дәвам итсә, тиздән безне якты киләчәк көтә, дип өметләндерергә яраталар. Тик икътисад белгечләре ипотека процентларының кисәк төшүен көтмәскә киңәш итә. Төшсә, 7 процентка кадәр генә төшәр, диләр. Ләкин анысы да якын киләчәктә генә булмас әле.

Ипотека процентлары белән «көрәшү»нең төрле юлларын уйлап табып торалар. Мәсәлән, Rexona бренды быел инде өченче тапкыр «Непотека 3.0.» программасын гамәлгә куйды. Әлеге программага кушылган кешеләр хәрәкәтләнгән өчен баллар җыйды һәм ул балларны акчага әйләндереп, кредитларының бер өлешен каплау мөмкинлегенә ия булды.

Чит илләрдә

Кайда – ике, кайда 22 процент

РБК бу елның 29нчы маенда чит илләрдәге ипотека процентларына күзәтү ясады. Аны карасаң, бездәге ипотека процентлары бөтенләй буй җитмәслек булып тоела. Ник дигәндә, күпчелек чит илдә ипотека процентлары 4-5 проценттан артмый. Мисал өчен, Бөекбританиядә ипотеканы 4,5 процент белән бирәләр. АКШта процент тагын да түбәнрәк – 3,7. Аннан да түбәнрәк процент белән ипотека бирә торган илләр бар: Германия – 1,75%, Швейцария – 1,35%.

Тикшерү нәтиҗәләре чыккан вакытта, Русиядә уртача ипотека проценты 11,68 процент булган. РБК моннан югарырак процент белән ипотека бирүче ике генә илне атаган: Украина (22,6%) һәм Казахстан (22%).

Кредитның проценты һәр илнең Үзәк банкы билгеләгән ставкага бәйле. Мәсәлән, Русиядә Үзәк Банк билгеләгән ставка – 9,25%. Ә Европаның Үзәк банкы башка банклар белән төрле операцияләрне 0% ставка белән, ягъни бер процент та алмыйча башкара. Шуңа күрә анда ипотека процентлары шулай түбән дә инде.

БГ сораштыруы

Изображение удалено.Сез ипотека дигән нәрсә белән танышмы – «Вконтакте» сайтындагы төркемебезне (https://vk.com/beznen) карап баручыларга менә шундый сорау белән мөрәҗәгать иттек. Сораштыруда барлыгы 406 кеше катнашты. Шуларның 182се (44,8%) хәзерге вакытта ипотека түли икән. 47 кеше (11,6%) якын арада ипотека алырга җыенуын белдергән. Ә 73 кеше (18%) «Ипотека алу турында уйлап та караганым юк» дип җавап биргән.

Бәйгегә нәтиҗә

«Кыңгырауга кушылып, соңгы тиеннәр чыңлый»

Бүген «Ай-һай хәлләр: Соңгы кыңгырау» бәйгесенә йомгак ясыйбыз. Шигырьләр бик күп килә. Аларның барысын да бастыра башласаң, газета бите җитмәс иде. Шуңа күрә иң-иң дигәннәрен генә бирәбез, ә калган дүртьюллыкларны сайтыбызда укырга мөмкин. Гадәттәгечә, бу атнада да ике җиңүчене билгеләдек. Алар Казаннан Филсинә Мөбарәкшина һәм Балык Бистәсеннән Рушания Сибгатова. Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм телефоннарына 100әр сум акча салабыз.

Соңгы звонок күзаллата безгә

Зур тормыш сукмакларын.

Без – оптимист, үтәрбез, шәт,

Бу тормыш баткакларын.

Галиәхмәт ГАТИН,

Кукмара районы

Ай-һай хәлләр, яңгырады

Инде соңгы кыңгырау.

Әти-әнинең күңелен

Борчый мең дә бер сорау.

Имтиханнар, уку йорты,

Бүләк-санак, киемнәр…

Кыңгырауларга кушылып,

Чыңлый соңгы тиеннәр.

Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА,

Балык Бистәсе районы, Корноухово авылы

Ай-һай хәлләр, инде мәктәпләрдә

Үткәрәләр Соңгы кыңгырау.

Кая барырга, нишләргә соң –

Күңелләрдә «кайный» мең сорау.

Ошбу илдә һәрнәрсә катлаулы,

Эшченең дәрәҗәсе кими,

Яшьләр, менеджер булабыз, диләр,

Гади эшче буласы килми!

Нияз БИШБАЛТА,

Казан шәһәре

Балачакның соңгы мизгеленә

Нокта куя Соңгы кыңгырау.

Моңсу булып китә, уйландыра,

Зур тормышка чакырып яңгырау.

Ялгышмасын яшьләр, язмышларын

Сакласыннар хәвеф-хәтәрдән.

Ядкарь булып калсын, җуелмасын,

Соңгы кыңгырау көне хәтердән.

Җәүдәт ХАРИСОВ,

Чаллы шәһәре

Соңгы кыңгырау чыңлавы

Җилкендерә күңелне.

Чираттагы уку елы

Тәмамлана түгелме!?

«Сәләтле балаларым жәл!» –

Укытучы көенә.

«Китә ата хөрәсәннәр!» –

Мон(ы)сына биш сөенә.

Филсинә МӨБАРӘКШИНА,

Казан шәһәре

Ап-ак күлмәк кигән укучылар

Соңгы кыңгырау чылтырата.

Әти-әниләр борчыла:

Кая урнаштырыйк икән

Баламны, дип, баш вата.

Акчаларын санаштыра.

БДИ ничек үтәр, дип,

Укытучының да йокысы кача.

Рушания СИБГАТОВА,

Балык Бистәсе районы, Олы Елга авылы

Соңгы кыңгырау юл күрсәтми,

Кай тарафка хәзер барасы?

БДИ михнәтләрен үтеп булса,

Нинди үрләр булыр аласы?

Әхтәм МӨХӘММӘТҖАНОВ,

Казан шәһәре

Игътибар! «Ай-һай хәлләр» бәйгесе хәзер һәр атна саен чыга башлый. Укучыларыбызга уңайлы булсын өчен, сәхифәнең бәйге өлешенә бераз үзгәреш кертергә булдык. Шигырь язу өчен теманы һәр айның беренче атнасында игълан итәчәкбез. Ә шигъри куплетларыгызны өч атна дәвамында кабул итәчәкбез. Иң уңышлы дип табылган дүртьюллыклар һәр айның өченче һәм дүртенче атналарында газетабызда дөнья күрәчәк. Анда керми калганнарын сайтыбыздан укый алачаксыз.

Бу айның темасы – «Ай-һай хәлләр: ипотека». Сездән шушы теманы ачып бирә торган шигъри дүртьюллыклар көтәбез. Шигырьләр 26нчы июньгә кадәр кабул ителә (кәгазь хат белән җибәргән очракта, почта штампына карыйбыз). Конверт тышына яки электрон хатның башына теманы язарга онытмагыз! Теманы күрсәтми генә, башка язмалар белән бергә юллаган очракта, шигырьләрегезне вакытында күрми калуыбыз ихтимал. Кесә телефоны номерыгызны һәм аның нинди операторга (МТС, Мегафон, Билайн һ.б.) каравын да күрсәтүегез сорала – анысы җиңүче була калсагыз кирәк. Язмагызны үзегез төшергән фото белән бизәсәгез, бәя яхшырак булачак.

Фәнзилә МОСТАФИНА әзерләде

Комментарии