Бушлай вакцина ясатмас өчен, халык түләргә дә әзер

Бушлай вакцина ясатмас өчен, халык түләргә дә әзер

Бөтен дөньяда коронавируска каршы вакцинацияләү дәвам итә. «Өченче дулкын»ны мөмкин кадәр сакланган килеш каршы алырга кирәк дигәннәр иде. Русиядә ул «өченче дулкын» апрель урталарында ук башланыр дип фаразлыйлар, ә вакцинаның ике компонентын да ясатучылар илдә 3,15 процент кына әле. «GOGOV» сайты язуынча, шушындый темплар белән барсак, илдәге халыкның 50 процентын вакцинацияләү өчен 550 көн кирәк булачак. Вице-премьер Татьяна Голикова, бу елның августына коллектив иммунитетка ирешәбез, дип әйтеп куярга ашыккан иде җитмәсә. Гадәттәгечә, чиновниклар сөйләгән сүз артыннан җитешеп булмый.

3нче апрельгә булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда 145 332 кеше коронавирустан прививка ясаткан (шуларның 92 556сы – ике компонентын да ясатучылар). Президент Рөстәм Миңнеханов 1 млн 800 мең кешене вакцинацияләргә кирәк, дип план куйган иде. Дөрес, план үтәү буенча әллә ни артта бармыйбыз үзе. Шул ук «GOGOV» сайты бөтен Русия буенча статистика алып бара, анда коронавируска прививка ясатучылар саны буенча Татарстан Русия төбәкләре арасында 9нчы урында диелгән. Шулай да җитәкчеләрнең план үтәлешен тагын да тизләтәсе килә, әлбәттә. Хутка агитация дә, танылган шәхесләр катнашында реклама да, мәҗбүр итү алымы да китә.

Вакцина ясату – һәркемнең үз теләге, мәҗбүр итү булырга тиеш түгел, дигәннәр иде. Мәҗбүр итү юк, таләп итү бар. Эш урыныннан, уку йортыннан таләп итәләр. Интернетта язганнарга ышансаң, вакцина ясатмасаң, эшкә кертмәү белән куркытучы җитәкчеләр дә бар. Андыйларның аңлатмасы да әзер: мәҗбүр итмиләр, фәкать эш урынында куркынычсыз мохит тудырырга телиләр. Шикаять итәргә уйласаң да, нәтиҗәсез булыр, мөгаен. Роспотребнадзор пандемия башлангач ук бөтен оешмаларга куркынычсыз эш шартлары булдырырга кушкан иде. Шуны үтибез дип аңлатачаклар да – вәссәлам.

Хәер, шикаять итү белән маташмый инде бездә халык. Башка юлларын эзләп таба. Вакцинацияләү башлану белән, түләүле клиникаларда антитәнчекләргә анализ тапшыручылар бермә-бер арткан. Антитәнчекләр булу турында белешмә алып килеп бирсәң, вакцина ясатасы түгел. Путинның үзенә ясатуы турындагы хәбәр дә илһамландырмады (чөнки ул шыпырт эшләнде, ясалгандырмы… караңгы): кемдер прививкадан шикләнә, кемдер башка сәбәпләр аркасында кадатырга теләми. Бушлай прививка ясатканчы, акча түләп антитәнчеккә анализ тапшыралар. «Бик күп киләләр. Күбесе нинди антитәнчекләргә анализ тапшырасын да белми, килгәч үзебез әйтәбез. «Эштә вакцина турында белешмә таләп итәләр, минем ясатасым килми», – дип ачыктан-ачык әйтәләр. Нинди генә сораулар белән мөрәҗәгать итмиләр! Бер хатын-кыз: «Әгәр анализымда антитәнчекләр юк дип килсә, миндә вакцинага аллергия дигән белешмә бирә аласызмы?» – дип сораган иде. Андый белешмә бирмибез, дидем. Өстәмә акча түләсәм дә эшләп булмыймы, ди. Беркайда да бирмиләр аны, чөнки вакцинаның тулы составын да белмибез бит», – дип сөйләде түләүле клиникада эшләүче исемен язмауны сораган бер танышым. Аларның клиникасында антитәнчекләрнең күләмен беләсең килсә – 1300, сыйфаты кирәк булса – 1000 сум түлисе. Монысы клиниканың үзенчә акча эшләргә тырышуы, маркетинг алымы инде. Югыйсә, күләмен белгәч, аның сыйфаты кирәк тә түгел, анда барыбер «уңай/тискәре» (бар яки юк дигәнне аңлата) дип кенә языла. Шулай да кемгә антитәнчекләрнең күләме кирәкми, алар арзанрак анализны сайлый икән.

Вакцина ясату турында сертификатны… сатып алучылар да бар. Сорау булган җирдә, тәкъдим дә туып кына тора. Роскомнадзор ялган белешмәләр белән сату итүче мондый сайтларны томалап барса да, икенче көнгә үк яңалары барлыкка килә. «Пәрәвез»дә бөтенесен аулап бетерү мөмкин түгел. Күбесе Мәскәүдән торып эшли икән. Хәтта «купить сертификат в Казани» дип эзләсәк тә, бер-ике сайтның баш битендә «Казан» дип язылган булса да, ахыр чиктә белешмәне Мәскәүдә әзерләп җибәрәләр булып чыкты. Шундый бер сайтның администраторы белән «сатып алучы» сыйфатында язышып алдым. Тиз җавап бирделәр. Прививканың ике компонентын да Мәскәү больницасында ясаткан дигән белешмә 3000 сум ди. Казан поликлиникасы мөһере кирәк булса, тагын 3000 сум өстәп түлисе. Вакцина ясатыр өчен Мәскәүгә барып йөрмәм инде, Казанныкы кирәк, дим. «Чын поликлиника мөһере торачак, берәү дә шикләнмәячәк. Электрон сертификатны бер тәүлек эчендә ясап, почтага йә «ватсап»ка җибәрәбез», – ди. Кем прививканың ике компонентын да ясаткан – электрон сертификат «Госуслуги» порталында шәхси кабинетында барлыкка килә, бердәм системада (ЕСИА) теркәлгән поликлиникалар гына кертә ала ул мәгълүматны. Болар сата торган сертификат «Госуслуги»га кертелмәячәк, әлбәттә. «Анысы мәҗбүри түгел аның, тикшереп тормыйлар бит. Сораган кешегә электрон сертификатны гына күрсәтәсез. Гел шулай эшлиләр, проблема булганы юк», – дип тынычландырды администратор. Уйлыйм әле, дидем. Үгетләмәде, миннән башка да сатып алучылары җитәрлектер, күрәсең. Моның өчен җинаять җаваплылыгы янау да куркытмый, ахрысы.

Шундый ук сертификат 2000 сум дип күрсәтелгән икенче бер сайтка да язып карадым, әле анысыннан җавап килмәде. Чират бик зур булып, эшләре күптерме, әллә Роскомнадзор «томалагандырмы». «ТНВ» телеканалы ялган белешмәләр 1200 сумнан башлана, дип хәбәр иткән иде. Без андый арзанлыны тапмадык. Табышлы бизнес, дип, бәлки бәясен арттырып та куйганнардыр…

Вакцина ясатуга да язылып карадым. Узган җомгада ук «Госуслуги» порталында заявка калдырдым, поликлиникадан үзләре шалтыратырга тиешләр иде. Элемтәгә чыгучы булмагач, дүшәмбе 122 кайнар элемтә номерына шалтыратып язылдым. Тәүлек эчендә элемтәгә керергә тиешләр, дигән иде. Әлеге язма газетага әзерләп тапшырылганда, шалтыратмаганнар иде әле. Ел башында үз чиратын бер айга якын көтүчеләр булган, дип яздылар. Ясатучылар күп түгел, вакцина җитми. Чит илләргә сату әйбәт бара, үзебезнең ил халкы көтеп торса да ярый торгандыр.

Сигез ил арасында Русия үзендә эшләнгән вакциналарга халыкның ышаныч дәрәҗәсе буенча соңгы урынны алган. «Credit Suisse» банкы белгечләре Кытай, Бразилия, Һиндстан, Индонезия, Мексика, Таиланд, Төркия һәм Русиядә барлыгы 14 200 кешене сораштырган, дип яза «РБК». 2020нче елның октябрендә үзебездә эшләнгән вакциналарга 40 процент русияле ышаныч белдергән булса, 2021нче елның гыйнварына бу күрсәткеч 38 процентка калган. Тикшерүдә катнашкан калган илләрдә үзләрендә эшләнгән препаратларга ышаныч дәрәҗәсе уртача 60 процент тәшкил иткән.

БЕЛЕП ТОРЫЙК!

Вакцина турында сорауларга җаваплар

Мәгълүмат никадәр күп булса да, халыкта сораулар тумый калмый. Узган атнада бер укучыбыз үзен борчыган сорау белән «Алло, «Безнең гәҗит»ме?» сәхифәсенә дә шалтыраткан иде (5нче биттә укыгыз). Шуңа күрә иң еш очрый торганнарын бер урынга туплап бирергә булдык.

ВАКЦИНА ЯСАТКАННАН СОҢ ДА КОРОНАВИРУС ЙОКТЫРУ ИХТИМАЛЛЫГЫ БАРМЫ?

Бер генә вакцина да инфекциядән 100 процентка сакламый. Ләкин вирус йоктыра калган очракта да ул җиңелрәк формада узачак, дип аңлата инфекционистлар.

Элегрәк вице-премьер Татьяна Голикова иммунитет вакцина ясатканнан соң 42 көннән формалаша дип белдергән иде, күпчелек табиблар да шушы вакытны әйтә. Бу вакыт аралыгында саклану чараларын күрергә, кеше күп булган урыннарга бармаска тырышырга, барганда да битлек кияргә, гигиена таләпләрен үтәргә кушалар.

ПРИВИВКА ЯСАТКАН КЕШЕ БАШКАЛАРГА ВИРУС ЙОКТЫРЫРГА МӨМКИНМЕ?

Вакцина вирусның организмга эләгүенә киртә куя, әмма билгеле бер урында иммунитет барлыкка китерми. Әйтик, борынның лайлалы тышчасына коронавирус эләксә, ул организмга төшмәсә дә, шунда үрчеп ятарга мөмкин. Һәм бу кеше төчкергәндә, вирусны башкаларга йоктыра. Димәк, вакцина ясаткан кеше үзе авырмаса да, инфекцияне йөртүче була ала, ди экспертлар. Русия Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко прививка ясатканнарга да битлек киеп йөрергә кирәк дип әйткән иде.

ПРИВИВКА ЯСАТКАЧ НӘРСӘ ЭШЛӘРГӘ ЯРАМЫЙ?

Прививкадан соң ниндидер авыру билгеләре күзәтелсә, аларны табибтан яшереп калдырырга ярамый. «Аллергия реакциясе, югары температура, бик каты баш яки мускуллар авырту, тын кысылу, йөткерү, томау, тамак авырту булса, бигрәк тә бу симптомнар 3-5 көннән дә озаккарак барса, үзегезнең табибка күренергә кирәк», – ди вакцинолог Евгений Тимаков. Бу инде прививкага реакция түгел, ә авырып китү билгеләре булырга мөмкин.

Сәламәтлек саклау министрлыгы «Спутник V» кадаткан урынга өч көн су тидермәскә, сауна һәм мунчага бармаска, алкогольдән һәм авыр физик эштән тыелып торырга киңәш итә. Ә Роспотребнадзор вакцина ясатканнан соң туңмаска һәм киресенчә бик эсселәмәскә, стресслардан качарга, аллергия китереп чыгара торган әйберләр ашамый торырга кушкан иде.

ИММУНИТЕТКА НИЧЕК БУЛЫШЫРГА?

Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш диетологы Виктор Тутельян коронавируска каршы вакцина ясаткан кешеләргә витаминнарга, бигрәк тә D витаминына игътибар итәргә, организмга аның җитмәве ачыкланса, куллана башларга киңәш итә. Шулай ук аксымлы ризыклар ашарга куша. «Вакцина организмга үзенчәлекле антитәнчекләр эшләп чыгаруны тизләтү өчен кертелә, ә антитәнчекләр – аксымлы структуралар. Шуңа күрә күбрәк аксымлы ризыклар – ит, балык, йомырка ашарга кирәк», – дип аңлата ул.

КОРОНАВИРУС БЕЛӘН АВЫРЫП ТЕРЕЛГӘННӘРГӘ ВАКЦИНА ЯСАТЫРГАМЫ?

Авырып терелү нәтиҗәсендә организмында антитәнчекләр формалашкан кешегә, бик теләсә дә, вакцина ясамыйлар. Үзеңә дә анализ тапшырып карарга була: әгәр IgG антитәнчекләре күрсәткече 10нан күбрәк булса, иммунитет инде формалашкан, прививка кирәкми, дигән сүз. Дөрес, тора-бара антитәнчекләр кими, алар бөтенләй беткәч, вакцина ясатырга кирәк булачак, дип аңлата белгечләр.

КЕМГӘ ПРИВИВКА ЯСАТЫРГА ЯРАМЫЙ?

Нинди дә булса прививка ясатканнан соң 30 көн узгач кына коронавируска каршы вакцина кадатырга ярый. Соңгы бер елда кискен коронар синдром (ОКС) яки инсульт кичергәннәргә, хроник системалы инфекция, туберкулез, В һәм С гепатиты, сифилис, ВИЧ булганнарга, яман шеш табылганнарга вакцина ясатырга ярамый, диелә. Температураң 37дән югары булса да прививка ясамаячаклар. Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының акушерлык һәм гинекология буенча штаттан тыш баш белгече Ләйлә Адамян сүзләренчә, йөклеләргә, имезүче аналарга, якындагы өч айда балага узарга ниятләгән хатын-кызларга да прививка ясатмый тору хәерлерәк. Ясалма орлыкландыруны (ЭКО) да вакцина ясатканнан соң өч ай узгач кына планлаштырырга мөмкин, ди.

ӨЛКӘН ЯШЬТӘГЕЛӘРГӘ ПРИВИВКА ЯСАТУ КУРКЫНЫЧ ТҮГЕЛМЕ?

Хәзер 65 яшьтән өлкәнрәкләргә дә вакцина кадый башладылар. Мәскәүдә 104 яшьлек бабайга ясадылар әнә. Роспотребнадзор экспертлары әйтүенчә, өлкәннәрдә антитәнчекләр әзрәк була һәм озаграк формалаша. «Әгәр прививка ясатканнан соң да антитәнчекләр күрсәткече 0 икән, димәк нәрсәдер дөрес түгел. Йә ул кешенең прививка ясатканда ук сәламәтлеге белән проблемалар булган, йә анда иммун җитешсезлеге», – дигән «Вектор» үзәге җитәкчесе Татьяна Непомнящих. Әгәр өлкән кешенең кискен хроник авырулары юк, соңгы ике атнада ОРВИ белән авырмаган, 30 көн дәвамында башка прививка кадатмаган икән, коронавируска каршы вакцина куркынычсыз, ди табиблар.

(Чыганак: «Forbes»)

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии