Бизнесны коткарырга акча юк, Мәскәүдә плитка түшисе бар!

Бизнесны коткарырга акча юк, Мәскәүдә плитка түшисе бар!

Өйдән чыкмый ятсаң, вирусны җиңеп була, дигәннәрен аңладык, моның белән килештек тә кебек (кайберәүләр – үз башы белән уйлап, кайберәүләр – штрафлар белән куркытылганнан соң). Тик менә өйдә утырып «көрәшкәндә» яшәргә акчаны каян аласы – анысын аңлап бетереп булмый әле.

Русиядә халыкның күпчелек өлешенең җыйган акчасы юк. Булса да, бер-ике айга җитә – сораштырулар шуны күрсәтә. Мартта ул җыелган акчаның бер өлешен тоткан булсак, апрель ахырына кадәр икенче өлеше дә бетәчәк дигән сүз. Аннары бармак суырырга калыр, күрәсең. Әле 30нчы апрельдән соң коронавирус чигенә, ил элекке хәленә кайта дигән гарантия юк бит. Халыкның ашарга, көндәлек кирәк-яракка бүгеннән үк акча җиткерә алмый башлавы – таҗлы кризисның күзгә күренеп торган ягы.

Күзгә күренеп бетмәгән ягы да бар. Анысы берничә айдан соң, ә бәлки апрель ахырына ук «калкып чыгачак». Вируска алмашка киләчәк эшсезлек, хәерчелек, талаулар, эчкечелек, ачлык турында сүз. Путинның Русиядә 30нчы апрельгә кадәр «эшсез көннәр» игълан итүен кече һәм урта бизнес вәкилләре «аһ» дип каршы алды. Рәсми карантин йә гадәттән тыш хәл режимы кертелер дип өмет иткән иде алар. Гадәттән тыш хәл режимы кертелсә, түләүләрне кичектереп торып, кайберсен бөтенләй «списать» итеп булыр иде. Дәүләт казнасының «кара көн»гә дип җыйган өлешен чыгарып, кече һәм урта бизнесны, ясалма сулыш алу аппаратына тоташтыргандай, шул акчага «тоташтырып» торып булыр иде. Тик Путин каникул, ягъни ял игълан итте. Бер айга сузылган түләнми торган отпуск дисәң дә була. Эшмәкәрләргә өйдә утырырга, эшләмәскә, ләкин кул астыңдагы хезмәткәрләргә хезмәт хакын, шулай ук бина арендасын, коммуналь хезмәтләрне, кредитларын түләүне дәвам итәргә. Эпидемиягә каршы көрәшәбез дип, икътисадның тамырына балта чабуга тиң булды бу.

Роспотребнадзор хәзерге вакытта эшләвен дәвам итүче оешма җитәкчеләренә киңәшләр бирде: эшкә килгәндә һәм һәр 4 сәгать саен хезмәткәрләрнең температурасын үлчәп торырга, бөтен персоналны битлекләр белән тәэмин итәргә, эш урыннарын кимендә 1,5 метр ара калдырып корырга… Ә менә өйдә утыручы, ләкин хезмәт хакы түләп барырга мәҗбүр булган эш бирүчеләргә нишләргә икәнен ни Роспотребнадзор, ни Путин әйтмәде. Дөрес, Русиядә дә ярдәм чаралары күрелә үзе. Эшсез утыручы оешмаларга салымнарны кичектереп түләргә рөхсәт бирделәр, кредит каникуллары турында закон кабул ителде, аренда хакын да кичектереп түләү мөмкинлеге барлыкка килде. Ләкин мондый ярдәмне кабул иткәнче, дип, хәзердән үк ак әләм күтәрүче эшмәкәрләр дә бар. Чөнки бер түләү дә «списать» ителми, кичектереп кенә торыла. Иртәме-соңмы җыелган (ә ул шактый җыелачак!) барлык бурычларны түләргә туры киләчәк. Ә эшмәкәрләр кайчанга кадәр керемсез утырасыларын да белми бит әле.

Сүзнең дөресе кирәк: хөкүмәт кече һәм урта бизнеска тагын ниндидер ярдәм чаралары кабул итәргә җыена. Тик ул җыенып беткәнче, Русиядә эшмәкәрлек аягын сузмаса ярый.

Федераль салым хезмәте мәгълүматына караганда, Русиядә кече һәм урта бизнес өлкәсендә 15,2 млн кеше эшли (2019нчы ел ахырына Русиядә эшләүче халык саны 76,1 млн). 90 процент эшмәкәр кризистан исән чыга алмас, диләр. Күпме кешенең эшсез каласын чамалап карарга була. Казна да күпмедер салым акчасыннан колак кага дигән сүз.

«Би-би-си»ның урыс телендәге хезмәте Көнбатыштагы ярдәм чаралары турында яза. Барлык дәүләтләр дә диярлек чәчтараш, таксист, дизайнер һәм рестораторларга ярдәмнән башлады. Аларга акчалата грантлар, кече бизнеска, шәхси эшмәкәрләргә һәм үзмәшгульләргә ташламалы кредитлар вәгъдә итәләр.

Эшсезлек буенча пособие күләме артты, ә аны алу күпкә җиңеләйде. Ирландия, мәсәлән, Covid-19 аркасында эшен югалтканнарга атнасына 350 евро күләмендә (безнең акча белән 28825 сум тирәсе) пособие вәгъдә итә.

Эшсез утырырга мәҗбүр булган компанияләргә, хезмәткәрләренә хезмәт хакы түләү өчен, бюджеттан дотацияләр бирәләр. Чехия, Нидерланд, Бөекбритания хакимиятләре, мәсәлән, берничә айга шәхси бизнесның 80-90 процент түләвен үз өстенә алачагын белдерде.

Кыскартуга эләккән кешеләргә компенсация рәвешендә берничә айлык хезмәт хакы күләмендә пособие билгелиләр.

Кайбер илләр, мәсәлән, Швейцария уздырылмый калган конференцияләрнең һәм башка җыеннарның да акчасын компенсацияли.

Бу ярдәм чаралары триллионлаган долларларга төшәчәк, акчаның күпмедер өлеше бурычка алыначак һәм аны киләчәк буыннарга түләргә туры киләчәк инде. Тик бу чараларны хәзер үк кабул итмәсәң, дөньяның кризиста батып калуы һәм киләчәкнең бөтенләй булмавы да ихтимал. Шуңа күрә Көнбатыш илләре бүгенге көн белән генә яшәми, киләчәккә карап эш итә дә инде.

Дөньяның иң бай иле АКШның икътисадны коткаруга күпме акча бүлеп бирүен әйтеп тормасак та була, бездә аның хәтле акча түгел, хыялы да юк. Газы да, нефте дә, башка файдалы казылмалары да булмаган Япония кризиска каршы ярдәм чараларына тулаем эчке продуктының 20 процентын бүлеп бирергә җыена. Бу – якынча 1 триллион доллар. Русиянең бөтен тулаем эчке продукты шул чама. Германия хакимияте кризиска каршы көрәшкә 150 млрд евро бүлеп биргән (тулаем эчке продуктының 4,5 проценты), кирәк була калса, ярдәм чараларына дигән акчаны 800 млрд еврога җиткерергә вәгъдә иткән – икътисадының дүрттән берен шушы максатта тотарга әзер ягъни. Европа илләренең күпчелеге, шулай ук Австралия, Канада тулаем эчке продуктларының 5-10 процентын коронавирус тудырган кризиска каршы көрәшкә юнәлдерергә җыена.

Ә Русиядә… 3нче апрель көнне Мәскәү мэры Сергей Собянин «бөтен кешегә акча өләшә башласаң, бюджет ярылачак» дип белдерде. Шул ук вакытта Мәскәү үзәгендә юлдагы плитканы алыштыруга 5,3 млрд сумлык тендер игълан ителгән, дип яза «База». Мартта шушы ук максатта 12 млн сумлык тендерлар игълан ителгән булган. Ул плитканы алыштыру ел саен уза торган бер ритуалга әйләнде инде, шуңа күрә аннан гына бюджет «ярылмас» дигәннәрдер, күрәсең…

Кеше гомерен саклау белән икътисадны коткару арасында алтын урталыкны сайларга кирәк иде. Русия ул алтын урталыкны тапмады. Башта коронавирусны җиңик, аннары икътисадны торгызырбыз әле дигән юл белән китте. Әгәр безнең илдә медицина яхшы хәлдә булса, хәзер көчне икътисадны коткаруга юнәлдереп булыр иде дә бит. Тик бездә башта медицинадагы ертыкларны ямаштыргаларга кирәк шул әле – акча шуңа һәм… плиткага китә.

– Дәүләт гадәттән тыш чаралар күрмәсә, икътисад бу хәлләргә чыдамаячак. Кешеләрнең хәзердән үк ашарларына юк. Миңа «Ашан» кибетеннән ризык тулы арбалар белән чыгучыларга гастарбайтерларның ташлануы, ризыкларын талап алуы турында сөйлиләр. Мондый күренешләр тагын да артачак. Хәтта Мәскәүдә яшәүчеләр дә «җыйган акчам юк, иртәгә нинди акчага ашарга аласымны белмим» дип язалар.

Нәрсә эшләргә кирәклеге аңлашыла. Монополиянең башбаштаклыгын чикләргә кирәк: бәяләрне арттырмасыннар, продуктларны яшермәсеннәр. Икенчедән, корпорация һәм эре банкларның финанс спекуляцияләрен чикләргә. Эшсез калган һәм бу хакта мәшгульлек үзәгенә хәбәр иткән кешегә тулы яшәү минимумы күләмендә пособие билгеләргә, алайса хәзер пособие ике тапкырга кимрәк. Аннан соң кече һәм урта бизнеска узган елгы сату әйләнешләренең кимендә 20 проценты күләмендә кредит бирә башларга. 6 проценттан да артмаган ставка белән һәм кимендә 1 елга. Документлар җыйдырып, аннары ул документларны сентябрьгә кадәр карап түгел, хәзер үк автомат рәвештә бирергә кирәк кредитны. Тик бу чараларның берсе дә юк.

Михаил ДЕЛЯГИН,

Глобальләшү проблемалары институты директоры

(чыганак: «Бизнес Онлайн»)

ШУШЫ ТЕМАГА

Прогрессив белем бирү институты экспертлары пандемиядән соң юкка чыгу куркынычы янаган һөнәрләрне атаган. Тикшеренү нәтиҗәләрен «Бизнес Онлайн» китерә. Беренче чиратта турагентлар һәм экскурсоводлар зыян күрәчәк. Туризм өлкәсендә күпләп кыскартулар көтелә. Илләр арасында чикләрне ябу кайбер авиакомпанияләрне банкротлыкка чыгарачак. Таҗлы кризис фитнес өлкәсенә дә китереп сугачак, ди белгечләр. Хәтта хәлләр тотрыклыланып, фитнес залларны ачарга рөхсәт бирелгәч тә, клиентларны тиз генә кайтара алмаячаклар. Күп кенә фитнес инструкторларга яңа эш эзләргә туры киләчәк. Бездә болай да автоматлаштыру, тере кешене роботка алыштыру процессы бара иде инде. Пандемия бу эшне тагын да тизләтәчәк. Шуңа күрә профильле бүлекләрнең кече хезмәткәре, кече аналитик, юридик консультант, банк менеджеры, фармацевт, риелтор, event-менеджер, тәрҗемәче, укытучы һәм репетитор һөнәрләренең дә кирәксезгә әйләнүе ихтимал. Пандемиядән соңгы чор мода, визаж, җәмәгать туклануы өлкәсендә эшләүчеләр өчен дә катлаулы булачак, дип кисәтә аналитиклар.

БӘЙГЕГӘ НӘТИҖӘ

«Замана кемнең заманы? Алдакчылар заманы…»

Узган айда игълан ителгән «Ай-һай хәлләр: алдакчылар» дигән бәйгебезгә нәтиҗә ясар чак җитте. Бу темага шигырьләр бик күп килде. Газетада урын чикле булу сәбәпле, һәр авторның шигырен кыскартып бирәбез. Гадәттәгечә, ике җиңүчебез бар. Алар – Чаллыдан Серафимия Сафина һәм Мари Иленнән Гөлфия Мөстакыймова.

Алдакчылар бик күбәйде безнең илдә,

Алдый банкир, депутатлар һәм түрәләр.

Үзе алдакчы хөкүмәт тә чара күрми,

Мошенниклар безне алдап көн итәләр.

Әхтәм МӨХӘММӘТҖАНОВ,

Казан шәһәре

Ай-һай хәлләр, алдакчылар бик күп,

Оялмыйлар – алдый картларны.

Үзләренә шундый шөгыль алган

Бу яшьләргә ышаныч бармы?

Нияз БИШБАЛТА,

Казан шәһәре

Замана кемнең заманы?

Алдакчылар заманы.

Телевизор, матбугаттан

Агыла хәбәрләр ялганы.

Ялган сөйләү – зур гөнаһ,

Кешене никтер куркытмый.

Хак гамәлгә, хак әйтергә

Туры дигәнең дә кыймый.

Серафимия САФИНА,

Чаллы шәһәре

Кайберәүләр, кешеләрне алдап,

Гомер итә гөнаһ шатлык белән.

Хисап көне килгәч, һәрберсен дә

Хөкем итәр Аллаһ хаклык белән.

Рәшит ФӘЙЗРАХМАН,

Мамадыш районы, Ишки авылы

«Алдаусыз дөнья файдасыз» –

Хәзер тормыш девизы.

Хәзер ялганга корылган

Сәясәтнең нигезе.

Яхъя ЮСУПОВ,

Башкортстан Республикасы,

Бүздәк районы, Картамак авылы

Телевизор, радиодан,

Телефоннан алдыйлар.

Алдаучы сорыкортларны

Тотып ала алмыйлар.

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

Шул алдакчыларның барын

Бергә тотасы иде.

Хәшәрәт кандала кебек

Барысын сытасы иде!

Хәния МИҢНУЛЛИНА,

Казан шәһәре

Ай-һай хәлләр, басып алган

Дөньяны алдакчылар.

Эшләми, тир түкми генә

Череп баемакчылар.

Гөлфия МӨСТАКЫЙМОВА,

Мари Иле, Волжск шәһәре

Ай-һай хәлләр, алдаучылык

Тамырлары тирәндә.

Исән калыр, син яңадан

Дөньяга килгәндә дә.

Нәкыйп ГАБДЕЛБӘР,

Казан шәһәре

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии