Коррупция бетеп куя күрмәсен...

Коррупция бетеп куя күрмәсен...

Русиядә коррупциянең тамырын тулысынча корытырга ярамый, югыйсә системада «шөрепләр» какшаячак, «сбой» башланачак. Бу хакыйкать күптән ачыкланды һәм, сер түгел, зур-зур җитәкчеләр тарафыннан трибуналардан әйтелде инде. Шуңа да бездә коррупцияне бөтенләй бетерүгә омтылып та маташмыйлар, артык азып китмәсен дип, вакыты-вакыты белән тезгеннәрне тарткалап кына торалар.

ХАЛЫКТАН ЯБЫЛУГА ТАБА БЕР АДЫМ

Соңгы вакытта коррупция белән бәйле берничә тәкъдим әйтелде, бер закон кабул ителде. 6нчы февральдә Русия Президенты Владимир Путин депутатларга һәм сенаторларга керемнәре турында декларацияләрен яшерергә рөхсәт бирә торган законны имзалады. Ул 1нче марттан үз көченә керәчәк. Дөрес, керем һәм милек турында декларацияләр тиешле органнарга моннан соң да тапшырылачак. Тик ачык чыганакларга урнаштырылмаячак. Моңарчы кайсы депутат күпме акча эшләгән, үзе һәм гаилә әгъзалары исеменә нинди күчемсез милек һәм транспорт чаралары язылганын теләгән бөтен кеше дә ачып карый алды, коррупциягә каршы көрәшә торган бәйсез оешмалар, матбугат чаралары шулар буенча тикшеренүләр уздырды, аерым затларны фаш итте. Ә хәзер ачык чыганакларда «фәлән хәтле декларация кабул ителде, фәлән хәтле канун бозу очрагы ачыкланды» дигән гомуми мәгълүмат кына булачак. Шул рәвешле «депутатларның шәхси мәгълүматын саклыйлар». Дошманнар белән кайнап торган дөньяда шунсыз булмый, ди.

Бер төркем депутат бу закон проектын 9нчы декабрь – Коррупциягә каршы көрәш көне алдыннан тәкъдим иткән иде. Һәм менә ике ай дигәндә закон кабул ителеп тә куйды. Проектта «депутат буларак акчага түгел, иҗтимагый нигездә генә эшләүчеләрне керем һәм милекләре турында декларация тапшырудан азат итәргә кирәк» дигән өлеше дә бар иде. Авторларның берсе Павел Крашенинников моны: «Хәзерге вакытта милек декларациясе тапшыру мәҗбүрияте булу сәбәпле күп кешеләр, бигрәк тә бизнес вәкилләре депутатлыкка барырга теләми. Бу – икътисади, социаль һәм сәяси киртә, керем турында декларацияләр сайлауларда кандидатларга басым ясау өчен кулланыла. Минемчә, безгә иҗтимагый нигездә эшләргә теләүчеләрнең баш авыртуын киметергә кирәк», – дип аңлатты. Декабрьдә Путин махсус хәрби операциядә катнашкан һәм катнашучы хәрбиләрне, чиновникларны декларация тапшырудан бөтенләй азат итте инде. Ә калганнарга барыбер дә декларация тапшырырга кирәк булачак, ләкин «керем һәм милек турында мәгълүматларын гомумиләштереп һәм шәхесен ачыкламыйча гына». Монысын Крашенинников «Коммерсантъ»ка: «Шәхси мәгълүмат ул – шәхси тормыш, шуңа күрә аны гомуми рәвештә генә бирү зарур», – дип аңлаткан иде.

Аңлашыла, бу яшерү халыкны котыртмау, социаль ризасызлык тудырмау өчен дә эшләнә. Чынлап та, минималь хезмәт хакына эшләп йөргән, очын-очка ялгап яшәгән халыкта «фәлән депутат елына фәлән миллион, миллиард сум керем алган, фәлән илдә йорты, балигъ булмаган балаларының да кыйммәтле милке бар» дигән хәбәрләр сөенеч уятмый. Кеше бәхетенә сөенергә кирәк, дигән очрак түгел чөнки. Ләкин декларацияне яшергәнгә карап кына социаль тигезлек урнашмаячак. Ә менә халыктан ябылуга, яшеренүгә таба зур адым ясала. Совет заманына әйләнеп кайтабыз: җәмәгатьчелек контроле бетерелә, декларацияләрне аерым органнар гына карый торган булачак. ДәүДуманың дәүләт төзелеше буенча комитеты әгъзасы Сардана Авксентьева («Яңа кешеләр» партиясе) «РБК»га: «Декларация тапшыруның максаты нәрсәдә иде? Аңлашылмаган, законсыз баюларны булдырмау һәм мәнфәгатьләр низагын көйләү. Хәзер тикшерүләр булса да, ябык ишекләр артында гына калыр, дигән борчылу бар. Ә бу һәрвакыт начар», – дип шәрехләмә биргән.

Хәер, Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин теләгән депутатлар декларацияләрен ачыктан-ачык социаль челтәрләрдә урнаштыра ала дигән идея әйтте инде. Ул үзе шулай эшләргә җыена икән. «Халыктан яшерер нәрсәм юк», – дигән.

ЗАКОН КЕМГӘ КОМАЧАУЛЫЙ?

Русия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы коррупциягә каршы көрәш чарасы буларак коллективта мәнфәгатьләр низагы булган очракта җитәкчене эшеннән алырга тәкъдим иткән. Бу хакта «РБК» яза. 2021нче елда Владимир Путин законга «мәнфәгатьләр низагы» һәм «якын мөнәсәбәтләр» төшенчәләренең аңлатмасын кертергә кушкан иде инде. Гади генә итеп әйткәндә, мәнфәгатьләр низагы – якын туганнарның бер үк вертикальдә эшләве ул. Әйтик, ире – җитәкче, хатыны аның кул астында эшли, яисә киресенчә. Әти-әни, бертуганнар белән дә шулай ук. Икенче мисал: күзәтчелек органында эшләүче кеше бер оешманы тикшерергә җибәрелә, ә анда аның бертуган энекәше эшли. Менә шушындый очракта үз эшеңне эшләү белән шәхси мәнфәгатьләр каршылыкка керә дә инде. Хезмәт министрлыгы җитәкче шушындый хәлне белә торып күз йома, «кода-кодагыйлык» системасына каршы бер чара да күрми икән, аны «ышанычны югалтты» дигән сәбәп белән эштән алырга тәкъдим итә. Әлеге таләп чиновникларга, куәт структурасында, таможняда, җинаять-башкару системасында, Тикшерү комитетында, Эчке эшләр министрлыгында, Дәүләт янгынга каршы хезмәтендә эшләүчеләргә кагыла.

«Кода-кодагыйлык» дигәннән. Шушы көннәрдә генә Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров үзенең тагын бер туганын – 26 яшьлек Хамзат Кадыйровны вице-премьер, шул ук вакытта милек һәм җир мөнәсәбәтләре министры итеп билгеләде. Башлыкның кызлары югары урыннарда утыра инде: 23 яшьлек Хадижат – мәктәпкәчә белем бирү департаменты җитәкчесе, 24 яшьлек Айшат – мәдәният министры. Менә хәзер тагын бер туганын җитәкче вазифага билгеләү тәнкыйть утына тотылды. Әлбәттә, Рамзан Кадыйров җавапсыз калмады. «Кайбер «политолог» һәм «экспертлар»ны тыңласаң, йөзләгән дәүләт хезмәткәре арасында минем берничә якын туганым булганнан бөтен республика җимереләчәк икән. Көлке бит бу. Минем туганнарга бөтен җирдә дә ун тапкыр күбрәк таләп куела, чөнки аларга вазифаны туганлык буенча түгел, профессионал булганнары өчен алуларын исбатларга кирәк. Кемгә ышанам – шуны билгелим. Миңа ниндидер «Яраксыз хезмәт» артеленнән хәреф корты-политологның нәрсә әйтүе түгел, нәтиҗә һәм бөтен көчне биреп эшләү мөһим», – дип язды ул үзенең телеграм-каналында.

Тагын бер тәкъдим: Федерация Советы рәисе Валентина Манвиенко, махсус хәрби операция барганда дәүләт сатып алулары турындагы 44нче Федераль Законны туктатып торырга, мораторий кертергә кирәк, дип белдерде. Билгеле булганча, әлеге система 2013нче елда гамәлгә кертелгән иде. Барлык дәүләт оешмалары һәм ведомстволары сатып алуларын ачык аукцион һәм конкурс рәвешендә үткәрергә тиеш. Нинди товар яки хезмәт сатып алырга теләвен, күпме түләргә әзер булуын күрсәтә, һәм иң арзан хакка үз хезмәтен тәкъдим итүче тендерны откан дип санала. Коррупцияне булдырмау, сәламәт көндәшлек тудыру өчен шулай эшләнә, янәсе. Тик бу системада да «тишекләр» җитәрлек. Әйтик, оешма өстәл сатып алырга тели, ди. Заказ бирүче «өстәлнең аягы фәлән сантиметр булырга, фәлән төскә буялырга тиеш» дип белдерү чыгарса, заказны үтәячәк оешма белән алдан килешеп куйганнарын аңларга була. Нәкъ менә шул җитештерүче товарының параметрлары күрсәтелә чөнки. Көндәш оешмалар аукционга кереп тә тормый, керсә дә җиңә алмый, чөнки алар җитештергән өстәлнең аягы «фәлән сантиметр» түгел, «төсе дә туры килми». Менә шундый «ачык система».

Тик Валентина Матвиенко законны бу сәбәптән туктатып торуны сорамаган. «Хәзерге хәрби операция шартларында оешмаларга һәм төбәк җитәкчеләренә, өстәмә тикшерүләр белән башларын катырмыйча, федераль үзәктән бирелгән акчаларны тизрәк тота башларга мөмкинлек бирергә кирәк», – дигән сүзләрен китерә ТАСС. Димәк, «өстәлнең аягы фәлән, төсе төгән булсын» дип, нәрсәдер уйлап чыгарып та торасы булмаячак, заказны үтәү үз кешеләргә тапшырылачак. Югары Икътисад мәктәбе белгече Динә Крылова «Говорит Москва» радиосы эфирында: «Санкцияләр үтермәгән иде, ә менә Матвиенко әйткән мораторий икътисадны үтерәчәк», – дип белдерде инде.

 

БЕЛЕП ТОРЫЙК!

«Transparency International» коммерцияле булмаган халыкара оешмасы (Юстиция министрлыгы аның Русиядәге офисын «ят агент» функцияләрен башкаручы оешмалар исемлегенә кертте) төрле илләрнең 2022нче елда коррупцияне тоемлау индексын (инглизчә кыскартылмада – CPI) чыгарды. Русия 26 балл җыеп, исемлектәге 180 ил арасында 137нче урында урнашкан. Мали һәм Парагвай да шуның хәтле үк балл җыйган. 0 балл – максималь коррупцияне, ә 100 балл илдә коррупциянең бөтенләй булмавын аңлата, ягъни баллар күбрәк булган саен яхшырак. Әлеге индексны тәнкыйтьләүчеләр дә җитәрлек, ул экспертларны һәм эшмәкәрләрне сораштыру нәтиҗәсендә генә чыгарыла. Шулай да колак салмый булдыра алмыйбыз, чөнки бу – күпчелек илләр колак сала торган иң популяр күрсәткеч.

Русия соңгы елларда рейтингта шул бер тирә балл җыя. Әмма исемлектәге урыны алмашынып тора. Мәсәлән, 2015нче елда 29 балл җыеп, 119нчы урында урнашкан, ә 2020дә 28 балл белән 129нчы урынга куелган иде. Былтыр 136нчы булдык.

Рейтингта беренче урында – Дания (90 балл). Икенче урынны 88әр балл җыйган Франция белән Яңа Зеландия бүлешә.

Элеккеге СССР дәүләтләреннән Эстония – 14, Литва – 33, Латвия – 39, Грузия – 41нче урында. Әрмәнстан былтыргы белән чагыштырганда берничә урын югалткан – 63нче булган. Белоруссия һәм Молдавия – 91нче урында. Украина бер баскычка югары күтәрелгән – 116нчы (33 балл).

Исемлектә иң ахырда – 13әр балл җыйган Көньяк Судан һәм Сүрия, 12 балл алган Сомали.

 

САН

Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары, ведомствоның социаль-икътисади мониторинг департаменты җитәкчесе Роман Әмирханов узган атнада матбугат конференциясендә халыкны сораштыру нәтиҗәләре белән таныштырды.

– 2022нче елда Татарстанда яшәүче һәр унынчы кеше (9,9 процент) бер тапкыр булса да коррупция белән очрашкан. 2010нчы елда бу күрсәткеч 21,2 процентка тигез булган.

– Коррупция белән очрашканнарның 46,7 проценты коррупцион килешүгә барган. Бу – соңгы 12 елда иң түбән күрсәткеч, ди.

– Сораштырылганнарның күпчелеге (32,3 проценты) коррупцион килешүгә мәҗбүр ителгәнгә күрә баруларын таныган. Аннан башка хәл итеп булмасын аңласалар, кешеләрнең 30,8 проценты ришвәт бирә икән.

– Ә ришвәт бирмәүчеләр моның сәбәпләрен кыйммәт булуы (21,6 процент), уңайсызлануы (17,1 процент) һәм принципларына каршы килә алмавы (14,7 процент) белән бәйләп аңлаткан.

– 2022нче елның декабрендә чыккан статистика буенча, Татарстанда уртача ришвәт күләме – 182 мең сум. Бу – 2021нче ел белән чагыштырганда 100 мең сумга кимрәк.

– Татарстанда коррупция, ришвәтчелек белән бәйле җинаятьләрдән 1 млрд сумнан күбрәк зыян килгән. Әлеге статистикага «Наследие» финанс пирамидасы буенча җинаять эше дә кертелгән. Ул 622 млн сумлык зыян салган дип исәпләнә. Гомуми зыян күләменнән 166 млн сум гына кайтарылган.

– Соңгы вакытта республикада коррупция белән бәйле иң эре эшләр: 2022нче елның июнендә Казанның Мәскәү районы суды Социаль иминиятләштерү фондының (ФСС) элеккеге башлыгы Павел Лохановны 4 млн сум күләмендә ришвәт алуда гаепле дип тапты. Ә сентябрьдә Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Олег Степущенко эшен тикшерү тәмамланды. Ул дәүләт килешүе төзегәндә вәкаләтләрен арттыруда, шул рәвешле казнага 40 млн сум зыян салуда гаепләнә.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии