- 09.12.2023
- Автор: Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
- Выпуск: 2023, №48 (6 декабрь)
- Рубрика: Ай-һай хәлләр...
Татарстан гына түгел, бөтен Русия шаулый. Сәбәбе дә гади – «Слово пацана» («Егет сүзе» 18+) сериалының популярлыгы. Фильм премьерасыннан соң, киң җәмәгатьчелекнең телендә шул фильм гына. 80-90нчы елларда Казан яшьләре криминаль төркемнәргә туплану тарихын тасвирлаган кино кемгә комачау иткән? Шул хакта фикер йөрттек.
«Слово пацана» («Егет сүзе») сериалы 9нчы ноябрьдә Интернет киңлегендә онлайн-кинотеатрда күрсәтелә башлады. Һәр пәнҗешәмбе – яңа серия чыга. Барлыгы 8 сериядән торган әлеге фильмның режиссеры – Жора Крыжовников. Сериалда танылган актерлар, мәсәлән, Сергей Бурунов, Иван Янковский, Анастасия Красовская һәм башкалар уйный. Төп рольләрнең берсен татар егете – Рүзил Миңнекаев башкара. Ул тумышы белән Норлат районыннан. Сериалда шулай ук татар дөньясы өчен таныш булган Илдус Габдрахманов та уйный (Г.Камал театрының күренекле артисты. – Р.Н.).
Фильмның сценарий нигезе итеп музыкант, язучы Роберт Гәрәевның «Слово пацана. Криминальный Татарстан 1970–2010-х» китабы алынган. Шуңа да андагы вакыйгалар Казанда бара. Моңа да карамастан, «бу – Казан» дип, анык әйтелми, тик тамашачы хәлләрнең нәкъ Татарстан башкаласында барганын яхшы аңлый. Төп каһарманнарның исемнәре дә татар, телгә алынган «группировка»лар да Казандагы урам исемнәре, тукталышларына бәйле. Сүз уңаеннан, Роберт Гәрәев үзе дә Казан группировкасында булган кеше. 14 яше тулгач, Казанның Мәскәү районында тупланган «Низы» төркеменә эләгә ул. Бу – 80нче еллар азагы. Үзе зыялы гаиләдән, әнисе – галимә, әтисе – адвокат. Әмма бу криминаль төркем карамагына эләкмәүне гарантияләми. Йә син алар белән, йә син алар тарафыннан даими кыйналган, даими акча түләп торган кешегә әйләнәсең, дип аңлата Гәрәев үзенең «Слово пацана...» китабында.
– Кеше кайда яши, шул җирлектә үзенең төркеме барлыкка килә. Бөтен яшүсмер Казанның кайсы районны, кайсы җирлекне нинди төркем контроль иткәнен төгәл белә иде. Ул беркая да язылмаган, әмма чикләр куелган, чикне узасың икән – бетте, – дип сөйли язучы китапның «Әсәр ничек язылды» дигән бүлегендә. – Йә син төркемгә кушыласың, йә аларның күзенә күренми яшисең (ә бу мөмкин түгел) яки син «чушпан» (фильмда төркемгә кушылмаган егетләр шулай дип атала. – Р.Н.) буларак даими ясак түлисең, кыйналып яшисең. Группировкага эләккән кеше татармы, урысмы, башка милләттәнме – монысы мөһим түгел. Егетләр җирлек нигезендә туплана иде. Бу гына түгел, группировка эчендә милләткә карап мыскыл итү юк, бу кануннарга каршы саналды. Бу хәлләр кинәт кенә барлыкка килмәгән. 70нче елларда ук мондый хәлләр күзәтелгән, әмма күз йомылган, чөнки Советлар Союзында берничек тә криминал була алмый, барысы да ал да гөл. Җинаятьләргә күз йому – зур ялгышлык.
Фильмның тагын бер төп герое – 14 яшьлек Андрей. Ул тәртипле гади малай, урам законнары турында берни белми. Ләкин чынбарлык яшь егетне начар юлга басарга күндерә. Аннары сугышырга, көч кулланырга, алдарга мәҗбүр итә. Шунысын да билгеләп үтү мөһим: фильм тирәсендә шау-шу күптән купты. Күп кенә Татарстан түрәләре әлеге чорларны популярлаштырырга кирәкми, дип белдерә. Нәкъ шуңа да кайчандыр Казанда булган хәлләр Казанның үзендә түгел, ә Пермьдә, Мәскәү өлкәсендә һәм Ярославльдә төшерелгән.
– Мин – ул чор баласы түгел. Тик 2000нче елларда Норлатта «группировка» кыйпылчыклары яши иде әле. Минем ул чорга бернинди дә ачык катнашым юк. Минем якыннарыма да талаулар, янаулар кагылмады. Махсус рәвештә бу хакта сөйләп йөрүче дә булмады. Әнием 90нчы елларда Казанда университетта укыган чорларын искә ала һәм шәһәрдә комендант сәгате кертелүен, урамга чыгуның куркыныч булуын, көн яктысында да сугышулары хакында сөйли иде, – дип искәртә фильм герое Рүзил Миңнекаев «Бизнес Онлайн»га биргән интервьюсында. – Тик мин бу чорның ул кадәр үк куркыныч икәнен күз алдына да китерә алмадым. Фильмда телгә алынган һәм күрсәтелгән «Жилка» һәм «Һади Такташ» төркемнәре турындагы өзектә барысын да үзем кичергәндәй булдым. Шундый ук исем астындагы фильмнарны да карадым. Бу хәлләр мине бик нык гаҗәпләндерде.
ФИЛЬМ ГЫНА ТҮГЕЛ...
«Слово пацана» сериалы иң беренчеләрдән булып Татарстан малайларының игътибарын җәлеп итте. Яшүсмерләр хәзер «ОПГ Жилка», «ОПГ Һади Такташ» дип аталган «Телеграм-канал»лар төзи, фильмдагыча ишегалды карталарын ясап, «асфальтны» бүлә һәм 1980нче еллардагы яшьтәшләре кебек бер-берсен сугышырга чакыра башлады. Узган атнада Интернет киңлегенә бер видео да чыкты. Анда 40-50 яшүсмер егетнең ике төркемгә бүленеп, бер-берсенә каршы сугышырга әзерләнүе күренә. Соңрак билгеле булганча, видеода – Сарман егетләре.
– Безнең хезмәткәрләр урынга кузгалды. Видеодагы бәрелештә катнашучыларның барысын да билгеләделәр, алар – 13-15 яшьлек яшүсмерләр, – дип сөйләде ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Матбугат хезмәте башлыгы урынбасары Ленар Дәүләтшин. – Аларны әти-әниләре белән полиция бүлегенә чакырдылар һәм профилактик әңгәмә үткәрделәр. Бу вакыйгадан соң берәү дә зыян күрмәгән.
Русиянең башка төбәкләре дә Татарстан яшьләреннән артта калмый булса кирәк. «SHOT Телеграм-каналы» хәбәренчә, 3нче декабрь көнне Иркутск шәһәрендә төнге сәгать 11дә 15 яшьлек малайны үтергәннәр. Яшүсмер егет дуслары белән тукталышта басып тора. Алар янына 16-20 яшьлек 10 егет төркеме килә һәм малайдан: «Син кайсы районнан, чушпан?» дип сорый. Әлеге сорау ике төркем арасында бәхәс тудыра һәм бер егет малайның муенына пычак кадый. Егет шунда ук үлә.« SHOT» мәгълүматлары буенча, җинаятьчене тоткарлаганнар. Ул – 16 яшьлек малай. Аның өендә канлы пычак та табылган. Быел август аенда балигъ булмаган әлеге егет «Урлау» маддәсе буенча хөкем ителгән дә инде. Хәзер «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Әлегә шикләнелүчегә 15 елга кадәр колония яный. Әгәр дә эш башка маддә буенча каралса, җинаять кылган төркемдәге һәр катнашучы 20 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителәчәк. Әлеге вакыйганы «Слово пацана» фильмына бәйләмәкче булсалар да, вакыйганың шаһиты сүзләренчә, алар әлеге сериал турында беренче тапкыр ишетә.
Әмма Татарстанның балалар омбудсмены Ирина Волынец фикеренчә, тагын да күбрәк кан коелу очракларын көтәргә мөмкин. Искәртик: нәкъ менә Ирина Волынец – фильмны Казанда төшертмәүгә ирешкән кешеләрнең берсе. Ә хәзер балалар хокукларын яклаучы Роскомнадзорга, прокуратурага һәм Дәүләт Думасына сериалны Русия Федерациясе Президентының «Традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне яклау буенча дәүләт сәясәтен формалаштыру турында»гы Указына туры килү-килмәвен тикшерүне таләп итеп мөрәҗәгать итүче дә.
– Яңа гына чыккан сериалларны мин һәрдаим карыйм. Бу – мөһим эш, – дип аңлатты Ирина Волынец «Республика Татарстан» хәбәрчесенә. – Сериалда яхшылык юк. Анда бары тик мәрхәмәтсезлек һәм көч куллану гына. Беренче сериядәге агрессия һәм тискәре эмоцияләр ахырга таба көчәя генә. Балалар акылына мондый продуктлар бик һәлакәтле тәэсир итә, чөнки балалар барысын да губка кебек үзләштерә һәм эш итү өчен кулланма итеп кабул итәләр. Нәтиҗәдә, без балаларның бу сериалдагы вакыйгаларны имитацияләүләрен күрәбез. Бу фильм 18+ билгесе белән билгеләнгән булса да, яшүсмерләр аны барыбер карый, чөнки аларның интернетта булу хокукын чикләү мөмкин түгел. Аннары без бу балаларның имгәнгән психикасы белән эш итәргә тиеш. Шуңа күрә бу сериалны тыярга кирәк, дип саныйм.
Казан феномены турындагы китап авторы Роберт Гәрәевның омбудсменга үз җавабы бар:
– Тискәре эффект турында нәтиҗә – бу шау-шулы проектта үз-үзен рекламалау белән шөгыльләнүче тәгаен бер кешенең нәтиҗәсе. Мин, һичшиксез, әлеге вакыйгаларны һәм геройларны акламыйм, ә аның ни өчен барлыкка килүен аңларга һәм аңлатырга тырышам. Казан төркемнәренең нәрсә икәнлеге турында җәмгыять белән сөйләшүне кирәк дип саныйм. Кешеләр бүгенгебезне аңласын өчен элек нәрсә булганын белергә тиеш.
«Имин интернет лигасы» башлыгы Екатерина Мизулина да сериалны игътибарсыз калдырмады, аның турында үзенең «Телеграм-канал»ында башка кешене кыйнау гадәти күренешкә әйләнмәсме, дигән сораулар белән мөрәҗәгать итәләр, дип язды ул.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та «Слово пацана» турында хөкүмәт җыелышында сүз катты. Сериал Татарстан тарихында булган хәлләрне романтизацияли һәм без шулай буласын көткән идек, дип Сарман районында егетләрнең кыйнашуын искә алды. «Мондый кинолар без алып барган сәясәткә туры килми», дип Татарстанның парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга аерым гозер тапшырылды, диде. Нинди гозер, нәрсә турында ул – монысы билгесез. Әмма шунысы мәгълүм: Казанның кайбер мәктәпләрендә әлеге темага фикер алышулар һәм класс сәгатьләре үткәрелә башлаган да инде. Ә кайбер мәктәпләрдә 5-11нче класс укучыларының телефоннарын тикшереп, аларның нинди төркемнәрдә торуларын, нинди программалардан файдалануларын күзәтеп торалар икән.
БАШКА ФИКЕРЛӘР ДӘ БАР
Татарстан прокуроры Альберт Суяргулов, Ирина Волынецтан аермалы буларак, әлегә сериалны карамаган, шуңа күрә аны хөкем итәргә ашыкмый.
– Сериалның үзен түгел, ә аны ничек тәкъдим итүләрен һәм иң мөһиме, аерым көчләрнең аны үз мәнфәгатьләрендә ничек кулланырга тырышуларын аңларга кирәк, – дип белдерде ул журналистларның шау-шулы кинопроект турында соравына җавап биреп «РТ»га. – Акыллы кешеләр һәрвакыт ниндидер нәтиҗә ясарга ашыгачак, ә уйларга иренгәннәр: «Сериал начар, тыярга кирәк!» дип кычкырырга ашыгачак. Ата-аналарга балалары белән аралашу мөһим һәм бу мисалда балаларга шул чорның афәтен күрсәтергә кирәк. Ул вакытта менә шулай иде, ә хәзер карагыз, урамнарда йөрибез, беркем дә безнең башыбызны тишми, дияргә кирәк.
– Мин фильмны карыйм һәм анда бернинди начарлык та күрмим, – дип үз фикерен белдерә Казанның танылган адвокаты Руслан Нәгыев. – «Слово пацана» – 80-90нчы елларда булган вакыйгалар турында тарихи фильм. Минемчә, бу яшьләр өчен гыйбрәтле хикәя, шулай ук фаҗига да. Аңа аваздаш «Брат», «Сестры», «Бумер» фильмнары, «Бригада» сериалы бар. Аларны да тыяргамы? Мин үзем дә шул вакыйгаларның шаһиты булдым. 1986нчы елда Казанга мәктәпкә бардым, барысын да үз күзләрем белән күрдем. Әтием ул вакытта эчке эшләр министрлыгында эшли, шул исәптән «Тяп-ляп» бандасын тар-мар итүдә катнаша иде. Мин төгәл әйтә алам: хәзер үткәнгә кайту һәм бу вакыйгаларның кабатлануы булмаячак. Хәзер чоры башка, ул вакытта булган шартлар юк. Ул вакытта шәхси милек, хәрәкәт иреге булмаган, кешеләр үз йортларына, ишегалларына бәйләнгән булган һәм яшьләр белән шөгыльләнүче оешмалар, белгечләр юк иде. Хәзер һәркем үзе өчен яши, беркем дә үз мәнфәгатьләрен төркем өчен корбан итмәячәк.
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
Комментарии