Армия яки космос турында язган өчен дә «ят агент» булып куюың бар

Армия яки космос турында язган өчен дә «ят агент» булып куюың бар

Һәр заманның – үз ярлыгы. Кайчандыр «кулак», «халык дошманы» дигәнне таккан булсалар, бүген – «ят агент» дигәнне. Син бу сүзнең нәрсә аңлатканын да белмичә тыныч кына яшәп ятарга, ә шул вакытта сиңа «чит ил агенты» исемен биреп куярга мөмкиннәр.

«Ят агент» турында закон кертелгәннән бирле, журналистларның эше көннән-көн катлаулана. Хәзер менә армиядәге «бабайлык», коррупция, хәрби кораллану, хәтта космос хәлләре турында язган өчен дә «ят агент» дип тамгалаулары ихтимал. Бу тамга белән яшәргә була – сөргенгә җибәрмиләр, төрмәгә утыртмыйлар, әмма ул тормышны шактый катлауландыра.

Русия Президенты Владимир Путин 2020нче ел азагында ук «Кеше ирегенең нигезләрен, РФ гражданнарының хокукларын һәм иреген бозуга катнашы булган затларга йогынты ясау чаралары турында»гы законга үзгәрешләр керткән иде. Аны халык телендә «Дима Яковлев законы» дип йөртәләр. Кертелгән үзгәрешләрдә физик затларны «ят агент» итеп тану шартлары язылды. «Русия Федерациясенең хәрби, хәрби-техник эшчәнлеге турында максатчан рәвештә һәм, әгәр ул чит ил чыганагы кулына килеп эләгә калса, Русия Федерациясе куркынычсызлыгына каршы кулланыла ала торган мәгълүмат җыйган» өчен дә «ят агент» исемлегенә кертү мөмкин, диелде.

30нчы сентябрь көнне Федераль куркынычсызлык хезмәте (ФСБ) әлеге законга төгәллек кертеп, «Русия куркынычсызлыгына каршы кулланыла ала торган мәгълүматлар» исемлеген чыгарды. Җәмгысы 60 пункт бар анда. Бу мәгълүматлар дәүләт сере булып саналмый (анысын туплау, халыкка чыгару болай да тыелган, «дәүләткә хыянәт итү» маддәсе буенча утыртып куюлары да бар), әмма чит ил кешесе кулына эләксә, Русиянең иминлегенә зыян салуы бар икән. Исемлектә хәрби-сәяси вазгыять; армиянең, полициянең, хәрби тикшерү органнарының саны һәм кораллануы; дәүләт армиясенең сатып алулары; хәрби көчләрнең әхлакый-психологик халәте; Роскосмосның финанс проблемалары һәм башка мәгълүматлар бар.

Боларны тупларга җыенган кеше үзе Юстиция министрлыгына «мине ят агент дип таныгыз» дигән гариза тапшырырга тиеш. Тапшырмаса – җинаять җаваплылыгы каралган.

Әйе, законда «мәгълүматны туплаган өчен» диелгән, «язган, сөйләгән өчен» димәгән. Анысы рөхсәт ителә, димәк. Тик алдан мәгълүмат тупламый торып мәкалә яки сюжет әзерләп булмый бит. Журналистның иң төп хокукы – мәгълүмат туплауга һәм таратуга хокук, дибез. Дәүләт сере генә искәрмә иде. Әмма болай барса, «Матбугат турында»гы Законга да үзгәрешләр кертергә, «мәгълүмат туплау хокукы чикләнгән» дип язарга туры килмәгәе.

Хәер, яңа кертелгән бу үзгәреш журналистларга гына кагылмый. Мәсәлән, «Армиядә булдыгызмы, кайда хезмәт иттегез?» дигән сораштыру үткәрү өчен дә Юстиция министрлыгына «мине ят агент дип таныгыз» дигән гариза бирү кирәк була түгелме соң хәзер? «Бабайлык»ны фаш итә, аңа каршы көрәшә торган җәмгыятьләр, аерым затлар да «куркыныч мәгълүмат туплый» булып чыгадыр. «Ят агентлар» турындагы закон бик томанлы, аны төрлечә аңларга һәм аңлатырга була. Шуңа күрә бу яңа кертелгән үзгәреш турында да гөманлау рәвешендә генә язабыз. Чынлыкта ничек буласын практика күрсәтер.

Законга кертелгән үзгәрешнең икенче өлеше дә бар бит әле: «әгәр ул чит ил чыганагы кулына килеп эләгә калса, Русия Федерациясе куркынычсызлыгына каршы кулланыла ала торган мәгълүмат» диелгәне. Монысы да томанлы, ди юристлар. Хәзер «дөньякүләм пәрәвез», ягъни интернет заманында яшибез. «ВКонтакте»да сәхифәңә язган бер җөмлә булсынмы ул, газета сайтында чыккан мәкаләме – дөньяның төрле почмагында укый алалар. Димәк, мәгълүмат теге яки бу юл белән барыбер «чит ил чыганагы кулына» барып керә. Шулай булгач, «ВКонтакте»да Русия армиясе яки Роскосмос турында берәр сүз язган өчен дә «ят агент» булып куюың бар – бу Юстиция министрлыгының «кәефе»ннән генә тора.

«Чит ил агенты» ярлыгын теләсә кемгә тагарга мөмкиннәр бүген. Мәсәлән, аерым физик затны шул исемлеккә кертсеннәр, гади тел белән әйткәндә, чит ил шпионы дип танысыннар өчен, беренчедән – аның сәяси эшчәнлек алып баруы, икенчедән – чит илдән финанслануы гына кирәк. Митинг һәм пикетларга чыгу да, түгәрәк өстәлдә катнашу, сайлауда күзәтүче булып утыру, хәзерге хакимияткә ярамаган берәр сүз әйтү яки аны социаль челтәрдә язу да «сәяси эшчәнлек алып бару» була ала. Чит илдән финанслану дигәне дә бик кызык. Күбебезнең чит илгә укырга, эшләргә, яшәргә киткән балалары, туганнары, дус-ишләре бар. Көннәрдән бер көнне шулардан, әйтик, туган көнегез белән котлап, бер доллар килеп төшсә дә, сез инде чит илдән финанс ярдәме аласыз булып чыга. Ә быелдан башлап реестр киңәйде. «Гади ят агент» дигән категория булдырылды. Анда да төп шарт – шул ук тәгаен билгеле булмаган «сәяси эшчәнлек» һәм чит илдән нинди дә булса ярдәм алу. Ярдәм дигәннең бу очракта акча булуы мәҗбүри түгел. Әйтик, чит ил белгеченнән шәрехләмә алу, аны мәкаләңә яки фәнни хезмәтеңә кертеп җибәрү шулай ук «чит илдән ярдәм алу» булып исәпләнә. NASA, ЮНЕСКО, ВОЗ (Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы) – барысы да чит ил чыганаклары. Димәк, алардан шәрехләмә алган өчен дә «ят агент» булып куюың ихтимал.

Әле менә 29нчы сентябрь көнне генә Самарада яшәүче активист пенсионер Людмила Кузьмина «ят агентлар» исемлегенә кертелде. Хәзер бу ханым нәрсә генә язса да – гаризамы, шикаятьме, хатмы яки «ВКонтакте»да комментариймы – башта: «Бу хәбәр (материал) чит ил агенты функциясен башкаручы чит ил массакүләм мәгълүмат чарасы тарафыннан һәм (яисә) чит ил агенты функциясен башкаручы Русия юридик заты тарафыннан булдырылган һәм (яки) таратылган», – дип күрсәтергә тиеш. Һәм аның хакында язганда да һәр җирдә шушы сөлге буе статусын күрсәтергә кирәк була.

Пенсионер ханым күп еллар Самарада сайлауларда күзәтүче булган – «гөнаһы» шул. «Ят агент функциясен башкаручы теркәлмәгән иҗтимагый берләшмәләр» исемлегенә кертелгән «Голос» хәрәкәте вәкиле дә булып торган. «Мин беркайчан да журналист булып эшләмәдем, бу һөнәргә ыргылмадым да. Ипи салдым, башлангыч классларда укыттым, югары вольтлы подстанцияләрдә электромонтер, китапханә системасында директор булдым. Журналист булу турында хыялланмаган да идем – кинәт кенә бөтен бер массакүләм мәгълүмат чарасы – «ят агент» булып куйдым. Ниндидер күпертелгән масштаб. Көчле хакимият минем кебек апалар артыннан йөгереп йөрми ул», – дип сөйләгән ул «Новая газета»га. Хәзер бу апага, сөлге буе статусын күрсәтүдән тыш, ай саен 15 мең сум пенсиясен нәрсәгә тотуы турында тиенен-тиенгә хисап биреп барырга кирәк була. Бу исә Конституциянең 23нче маддәсенә – шәхси тормышның кагылгысызлыгы турындагы маддәгә ачыктан-ачык каршы килә.

 

БЕЛЕП ТОРЫЙК!

Кем ул «ят агент»?

Русиядә коммерциячел булмаган оешмалар – «ят агентлар» турында закон 2012нче елның июлендә кабул ителде. Ул Юстиция министрлыгына коммерциячел булмаган оешманы – әгәр ул чит илдән финанслана һәм «сәяси эшчәнлек» алып бара икән – «ят агент» дип тамгалау хокукы бирде. Моның өчен бернинди суд карары да кирәкми. Законда әйтелгән ул «сәяси эшчәнлек алып бару» дигәнне төрлечә аңларга була. Моңа, мәсәлән, ниндидер митинглар оештыру яки пикетларда катнашу гына түгел, түгәрәк өстәлләр уздыру, сайлауда күзәтүче булу, хәтта социаль челтәрдә хәзерге хакимияткә бәя биргән ниндидер язма урнаштыру да керергә мөмкин. «Чит ил агенты» дип табылган коммерциячел булмаган оешмалар бөтен материалларында үзләренең «ят агент» икәнен күрсәтергә тиеш. Моннан тыш, алардан үз эшчәнлекләре турында хисап биреп бару һәм ярты ел саен хисапны интернетта бастыру таләп ителә. «Ят агент» үтәргә мәҗбүр булган берәр «тиеш» үтәлми калса, миллионлаган штрафлар салына, оешманы гамәлгә куючыга яки аның хезмәткәренә җинаять җаваплылыгы да янавы ихтимал.

2017нче елда законда яңа төшенчә барлыкка килде – «ят агент» функциясен башкаручы массакүләм мәгълүмат чарасы. Беренчеләрдән булып бу реестрга «Голос Америки», «Настоящее время» телеканалы, «Азатлык/Азат Европа» радиосы һәм аның алты медиапроекты кертелде. Хакимият закондагы бу үзгәрешне АКШ Юстиция министрлыгының «RT America» телеканалына (RT – элеккеге Russia Today мәгълүмати челтәренең бер өлеше, Русия финанслый. – Ф.М.) «ят агент» буларак теркәлергә кушуына җавап дип аңлатты.

2019нчы елда законда тагын яңа категория барлыкка килде – ММЧ – «ят агент» функцияләрен башкаручы физик затлар. Хакимият интернетта нәрсә дә булса язган һәм чит илдән күпмедер күләмдә финанслау алган теләсә кемне шулай дип тамгалый ала. Әгәр инде «ят агент» дип табылган нинди дә булса матбугат чарасына язгалыйсың икән, реестрга керү «шанс»ың тагын да арта. 2021нче елда гына да ММЧ – «ят агент» реестрына 11 матбугат чарасы һәм 42 аерым журналист кертелде (1нче октябрьгә булган мәгълүмат. – Ф.М.)

2021нче ел «ят агент» исемлекләренең актив рәвештә тулыландырыла баруы белән генә истә калмаячак. Быел Юстиция министрлыгы тагын ике реестр алып бара башлады. Беренчесе – «ят агент» функцияләрен башкаручы теркәлмәгән иҗтимагый берлекләр, икенчесе – «гади ят агентлар». Теркәлмәгән иҗтимагый берлекләр исемлегенә иң беренче булып сайлаучыларның хокукларын яклый торган «Голос» хәрәкәте кертелде. Ә «гади ят агент», урысча әйткәндә «просто иноагент» исемлегенә кертелү өчен, «сәяси эшчәнлек» алып барырга (моның киң төшенчә булуын әйткән идек инде) һәм чит илдән нинди дә булса ярдәм алырга гына кирәк (ул ярдәм акчалата булмаска да мөмкин). Кеше, минем эшчәнлегем менә шушы реестрга туры килә, мине «гади ят агент» дип таныгыз әле, дип гариза язып, министрлыкка үзе мөрәҗәгать итәргә тиеш. Мөрәҗәгать итмәсә, җинаять җаваплылыгы яный.

2015нче елда Русиядә «теләнмәгән» оешмалар турында закон барлыкка килде. Рәсми мәгълүматка караганда, бу – АКШның «Кырым санкцияләре»нә җавап. Әгәр оешмага «теләнмәгән» дигән статус бирелсә, Русиядә аның эшчәнлеге тулысынча туктатыла. Банклар оешманың бөтен счетларын «туңдыра», шулай ук сайтлары да «томалана». «Теләнмәгән» оешманың сайты гына түгел, аның материалларын үзләренә күчереп бастырган яки аңа сылтама куйган барлык интернет-ресурслар да «блок»ка китәргә мөмкин. «Теләнмәгәннәр» турында карарны да суд түгел, Генпрокуратура белән Тышкы эшләр министрлыгы бергәләп кабул итә, шуннан соң Юстиция министрлыгы аларны тиешле реестрга кертә. Анда кертелгәннән соң да оешма эшчәнлеген дәвам итсә, җинаять җаваплылыгы яный. Беренче булып «теләнмәгәннәр» исемлегенә Американың дүрт фонды (алар Русиядә журналистик һәм хокук яклау проектларын финанслаган) кертелде. Быел, Михаил Ходорковскийның «теләнмәгән» структуралары белән хезмәттәшлек иткән өчен, «МБХ медиа», «Открытые Медиа» һәм «Правозащита Открытки» сайтлары «томаланды». Алар барысы да эшчәнлекләрен туктату турында игълан итте. Русия хакимиятендә югары урыннарны биләүчеләрнең тормышлары турында журналистик тикшеренүләр әзерләп, халыкка чыгаруда махсуслашкан «Проект» электрон басмасы «теләнмәгән» оешма статусы алган беренче медиа-ресурс булды. Ул да эшчәнлеген туктатты.

Бүгенгә санап кителгән әлеге реестрларда барысына бергә 343 исем бар.

Чыганак: «ОВД-Инфо» (2021нче елның 29нчы сентябрендә РФ Юстиция министрлыгы «ят агент функциясен башкаручы теркәлмәгән иҗтимагый берләшмәләр» реестрына кертте)

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии