- 09.10.2017
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2017, №40 (4 октябрь)
- Рубрика: Ай-һай хәлләр...
Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы республикада медицина ярдәмен яхшыртуга җиң сызганып керешмәкче. Бу эшкә 7,5 миллиард сум акча да бүлеп бирелгән. Халыкның ярдәменә дә өмет итәләр.
Дөрес, халыктан акча сораучы юк. Киңәш белән ярдәм итүебезне телиләр. Министрлык сайтында 15 сораудан торган сораштыру урнаштырылды. Анда «Сезнең район поликлиникасында табиблар җитәме?», «Алар вакытында кабул итәме?», «Республикада медицина өлкәсендә нәрсәне үзгәртер идегез?» кебек гади генә сораулар бирелгән. Баш катырып уйлап, тулы итеп җавап биреп утырасы да түгел. Хәзер БДИ заманы бит. Һәм ул тест рәвешендәге «акыллы» имтихан системасы бөтен өлкәләргә дә үтеп керә бара. Менә Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында урнаштырылган сораштыру да шул типта. Берничә вариант арасыннан үзеңә ошаган, үзең дөрес дип санаган җавапны сайлап кына аласы. Бәлки, син әйтергә теләгән фикер бу җаваплар арасында бөтенләй дә юктыр – анысы инде синең проблема. БДИда да үзең уйлаганны язып булмый бит, синең өчен башка кешеләр уйлаганны гына сайлап аласы. Ә медицина өлкәсенә кертергә теләгән үз тәкъдимнәреңне хат итеп язып җибәрергә буладыр, мөгаен. Тик аны караячаклармы-юкмы – министрлык сайтында ул хакта мәгълүмат юк.
Татарстанда медицина ярдәме күрсәтүне камилләштерү программасы 2020нче елга кадәр эшләячәк. Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин әйтүенчә, 2020нче елга республикада медицина ярдәме күрсәтү максималь дәрәҗәдә нәтиҗәле булырга тиеш. Министрның сүзләренә ышансаң, өч ел эчендә шактый эш башкарырга туры киләчәк икән. Чөнки бүген медицина ярдәме мактанырлык түгел. Авылларда медпунктлар юк, булганы да ябык тора – эшләргә фельдшерлар килми, чөнки хезмәт хаклары бик аз. Район больницаларында шулай ук табиблар җитми, биналары да начар хәлдә, инвалид арбасында йөрүчеләр поликлиникага керә алмый тилмерә – пандуслар юк йә бик текә ясалган. Өстәвенә, ришвәтчелек гөрләп чәчәк атып утыра. Белгечләрнең ни дәрәҗәдә белгеч булуы да сорау астында, чөнки табиблар гаебе аркасында гарипләнеп калучылар, хәтта гомере өзелүчеләр байтак. Алар турында газетабызда да даими язып торабыз. Шушы көннәрдә генә Казанда яшәүче 29 яшьлек Вероника Мещерякованың табибларны судка бирүе мәгълүм булды. Дөресрәге, ул үзе түгел, әнисе Светлана биргән судка. Чөнки ике югары белеме булган Вероника бүген бу эшне үзе башкара алмый: табиблар гаебе аркасында инвалид калган ул, коляска ярдәмендә генә хәрәкәтләнә, акылында да тайпылышлар бар. «Вечерняя Казань» газетасы язганча, 2015нче елда Вероника, эче авыртуга зарланып, БСМП-2 клиникасына (хәзер КФУның 2нче медицина-санитария часте дип йөртелә) мөрәҗәгать иткән, анда аңа операция ясаганнар. Тернәкләнүгә таба бармагач, күпмедер вакыттан соң, РКБга күчергәннәр. Анда да дәвалаганнар, тик дөрес итеп кенә түгел. Бер елдан соң Мәскәүгә барып тикшерү нәтиҗәсендә генә Вероникада нинди авыру икәнлеге ачыкланган. Ә Казан табиблары аны бөтенләй башка чирдән дәвалап яткан! Шул хәтле шәп дәвалаганнар ки, Вероникага 1нче төркем инвалидлык бирергә туры килгән.
Ә медицина ярдәмен камилләштерү юнәлешендә эшләнгән эшләргә килгәндә, бу елның азагына кадәр Татарстанда 75 медицина учреждениесен капиталь төзекләндерү тәмамланырга тиеш. Киләсе елда республикада 122 больница һәм поликлиниканы ремонтларга җыеналар.
Министр Гадел Вафин әйтүенчә, Татарстан буенча караганда, иң таушалган, иң иске медицина җиһазлары һәм кирәк-яраклары Казан больницаларында икән. Башкалада! Язма башында телгә алынган 7,5 миллиард сумның 800 миллионын заманча медицина җиһазлары алуга тотарга телиләр. «Бу акчага 21 рентген аппараты, 10 флюорограф, 7 маммограф, 6 денситометр, 43 УЗИ аппараты алырга ниятлибез», – дип билгеләп үтте ул журналистлар белән уздырылган очрашуда. Һәм әлеге җиһазларның бушлай медицинада кулланылачагын, ягъни аларда тикшеренү бушлай булачагын да әйтергә онытмады.
Поликлиника биналарын да матурларлар, заманча җиһазлар да кайтартырлар – анысында шик юк. Менә шул камилләштерү программасы кысаларында медицина хезмәткәрләренә дә игътибар ителсен иде. Бигрәк тә – булачак медикларга. Алайса хәзер медицина көллиятләре яныннан узганда, чәчләр үрә тора: студентлар, ягъни без бүген-иртәгә сәламәтлегебезне ышанып тапшырасы кешеләр, уку йортының ишегалдында бертуктаусыз тәмәке тарта, сыра эчеп басып тора, колак шиңәрлек итеп сүгенә, өстәвенә: «Башка җиргә укырга керә алмаганга гына монда кердем бит мин, мине әти фәлән мең тәңкә түләп укыта», – дип мактаныша. Ә практика үтәргә больницага баргач, операция өстәлендә яткан авыр хәлдәге кешенең берәр әгъзасын тотып фотога төшеп уйныйлар һәм шуның белән интернетта шапырыналар. Менә шул ягын да карарга иде ул медицинаның, хөрмәтле министр әфәнде.
Кайда – ничек?
«Табибка язылу өчен акча төртәсе…»
Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы районнарда һәм шәһәрләрдә медицинаның нәтиҗәлелеге хакында сораштыру уздыра. Шуның ярдәмендә республикада медицина ярдәмен камилләштерүгә ирешмәкчеләр. Без дә министрлыкка ярдәм итәргә булдык. Республикабызның төрле почмакларында яшәүчеләргә: «Сездә медицина ни хәлдә?» – дигән сорау белән мөрәҗәгать иттек. Рәсми статистика – бер хәл, тере кешеләрнең сөйләгәненә дә колак салыйк әле. Җавапларны аноним рәвештә тәкъдим итәбез.
АРЧА
– Җәй көне балам авырып китте дә, пневмония түгелме икән, дип беләсе килеп, рентген ясатырга булдык. Барып кердең дә ясаттың түгел бит әле, башта терапевтка күренергә кирәк, ул язып биргән кәгазь белән генә рентгенга барасы. Арча поликлиникасына бардык. Безнең участок терапевты отпускта икән. Шәфкать туташы рентгенга барырга дигән язуны бирми. Безнең терапевтның эшләрен икенче бер табиб алып калган икән, аның янына киттек. Әле бит анда тере чират торасы бар, әбиләр уздырырга ашыгып тормый. Температуралы бала белән ничек кирәк алай чиратыбызны җиткереп, теге терапевт янына кердек. «Мин сезнең терапевтның поликлиника буенча эшләрен генә алып калдым, авыруларын алмадым», – ди бу. Рентгенга язу бирмим, үз табибыгызның ялдан чыкканын көтегез, ди. Ә баланың температурасы 39! Бернишләр хәл юк: барып карыйк әле, дип, язусыз гына рентгенга киттек. Ишегенә үк «Терапевттан язу белән генә кабул итәбез» дип язып куйганнар. Шулай да, ялварып сорый торгач, теләр-теләмәс кенә баламның үпкәсен төшерделәр. Әле аны укытырга табиб таба алмадык. Безнең табиб юк, ә башкалар укып бирми. Авылдагы фельдшерга алып кайтып укытырга туры килде.
КАЗАН
– Балалар поликлиникасына «Госуслуги» сайты аша язылабыз. Бик җайлы нәрсә ул үзе, тик эшләве генә ташка үлчим. Йә язылып булмый анда, йә ачылмый. Табибка язылганчы, ярты нервың бетә.
Ә РКБга ул «Госуслуги» аша язылып булмый икән. Телефон аша языласы. Әтине РКБга алып барырга кирәк иде. Сайтта әллә дүрт телефон номеры күрсәтелгән шунда – барысына да шалтыратып чыктык. Барысында да автоҗавапбиргеч кушылган. Шалтыратабыз да музыка тыңлап утырабыз. Бер көн шулай булды, ике көн – юк, телефонны алучы юк. Өченче көнне әти: «Анда минем танышым шәфкать туташы булып эшли, шуның аша язылырга кирәк», – диде. Шәфкать туташларына акча «төртеп» языласы икән табибка! Шундый бизнес оештырганнар. Җомга көнне әти шул танышына шалтыратты, дүшәмбегә инде талон булды да. Больницага бардык, теге шәфкать туташы безне каршы алды да әтигә талонын бирде, без, үз чиратыбызда, аңа хезмәте өчен түләдек. Шушы рәвешле табибка язылу яз көне 500 сум торган, хәзер 1000 сум булган. Менә сиңа бушлай медицина! Ишектән үк түләтеп каршы алалар! Ә безнең кебек танышлары булмаганнар яки табибка ничек «язылырга» кирәген белмәгән кешеләр сайтта күрсәтелгән номерларга шалтыратып, тилмереп утыра инде.
КАЙБЫЧ
– Район поликлиникасына алай юлым да төшкәне юк минем, шулай да мәктәптә укыганда медосмотрны ел саен районда үтә идек. Берсендә шулай табибка керергә торабыз. Бөтен классташымның медицина картасы бар, минеке юк. Исем-фамилия язылган тышлыгы гына калган. Аны алай итеп кем һәм ни өчен аергандыр? Әнием үзе дә шул поликлиникада эшли, ул да эзләтеп карады – таба алмадылар. Югалтканнар. Югыйсә, бер ел элек бар иде бит, аннан соң поликлиникага килгәнем дә булмады. Димәк, табиблар үзләре каядыр куйган булып чыга инде. Күпмедер вакыт үтеп, онытыла башлагач кына табылды ул медицина картасы.
БГ статистикасы
«Вконтакте» социаль челтәрендәге төркемебездә (https://vk.com/beznen) укучыларыбызга «Сез безнең илдәге медицина хезмәтеннән канәгатьме?» дигән сорау белән мөрәҗәгать иттек. Бу сорауга җавап биргәндә, «ашыгыч ярдәм» хезмәтен дә, поликлиника һәм больницаларда хезмәт күрсәтүне дә, медицина персоналының үз-үзен тотышын да исәпкә алырга куштык. Сораштыруда барлыгы 66 кеше катнашты. Шуның 38е (57,6 процент) медицина ярдәменнән канәгать булмавын белдерде. 7 кеше (10,6 процент) дәүләтнеке булган медицина учреждениеләреннән канәгать түгел, шуңа шәхси клиникаларга йөри. 5 кеше (7,6 процент) сорауга җавап бирергә авырсынган. Нибары 8 кеше (12,1 процент) генә безнең илдә медицина ярдәме күрсәтелүдән канәгать икән. Тагын 8 кеше (12,1 процент) «өлешчә генә канәгать» дигән җавапны сайлаган.
Яңа тема – яңа бәйге! Хәзер сездән «Ай-һай хәлләр: Русиядә сәламәтлек саклау» темасын ачып бирә торган шигъри дүртьюллыклар көтәбез. Шигырьләр 23нче октябрьгә кадәр кабул ителә (кәгазь хат белән җибәргән очракта, почта штампына карыйбыз). Сезнең район һәм авылларыгызда поликлиникалар, медпунктлар ни хәлдә, табибларга эләгеп буламы, алар тиешенчә дәвалыймы, әллә сезне карап та тормыйча, кәгазьгә дару исемнәре генә язып чыгарамы – боларның барысы хакында да языгыз әле безгә. Шигырьләрегез белән бергә теманы ача торган фотолар да җибәрегез. Конверт тышына яки электрон хатның башына «Ай-һай хәлләр» бәйгесенә» дип язарга онытмагыз! Теманы күрсәтми генә башка язмалар белән бергә юллаган очракта, шигырьләрегезне вакытында күрми калуыбыз ихтимал. Кесә телефоны номерыгызны һәм аның нинди операторга (МТС, Мегафон, Билайн һ.б.) каравын да күрсәтүегез сорала – анысы җиңүче була калсагыз кирәк. Җиңүчеләрнең телефонына 100әр сум акча салыначак. Хәерле сәгатьтә!
«Ай-һай хәлләр» сәхифәсендә тагын нинди темаларның яктыртылуын теләр идегез? Сездән тәкъдимнәр көтеп калабыз!
Фәнзилә МОСТАФИНА әзерләде

Комментарии