- 09.08.2019
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2019, №31 (7 август)
- Рубрика: Ай-һай хәлләр...
Казанда алданган өлешчеләр янә чатырларда яши башлады. Шундый чатырлы «лагерь»ның берсен Питрәч районына караган Көек авылындагы «Яшьлек» торак комплексы янында кордылар. Икенче «лагерь» шәһәр үзәгендә – Достоевский урамы, 57нче йорт янында.
Йортларын төзеп бетерүне таләп итеп, шулай чатырларга күченеп яшәүчеләр турында былтыр да язган идек инде. Анысы «Салават күпере» торак комплексы янында иде. Менә хәзер калган йортларны көтүчеләр дә активлашты. Ул Достоевский урамындагы йортны «Свей» компаниясе 2002нче елда ук төзи башлаган булган инде! Кемдер 17 ел буе фатир акчасын түләп бара, дигән сүз. Ә йорт әле һаман төзелеп бетмәгән. Төзелми дә ул, ничә еллар инде башланган да ташланган хәлдә тора. Сатып алучыларның акчалары «һава»га китеп бара…
«Яшьлек»не «Стройком» төзи башлаган булган. Ул оешма банкротлыкка чыккач, төзелеш эшләре тукталган. 2017нче елда кулланылышка тапшырыласы йорт һаман төзелеп бетмәгән. Хәзер бу комплексны төзүгә «Бриз» компаниясе алынды. Октябрьгә йортларны тапшырырга вәгъдә итәләр. Ләкин кешеләр, йортта эшләр башланмыйча, чатырларын җыеп алырга теләми. Газета типографиягә тапшырылганда, 6нчы августта, интернетта «без һаман чатырларда яшибез» дип язганнар иде. Салкынга да, җил-яңгырга да түзәргә әзер алар, фатирларын гына тапшырсыннар…
Озак еллар Русия хакимияте алданган өлешчеләрне проблема дип танырга теләмәде. Һәм менә нәтиҗәсе: бүген алданган өлешчеләр реестрында 200 меңнән күбрәк гаилә исәптә тора. Илнең 74 төбәгендә төзелә башлап та азагына җиткерелмәгән йортлар бар. 2019нчы елның беренче яртысында гына да аферист-төзүчеләргә карата 400дән күбрәк җинаять эше ачылган. Проблеманы танымый калу мөмкин түгел.
Русия Президенты Владимир Путин шушы берничә ел эчендә «алданган өлешчеләр дигән оят сүзтезмәдән котылырга» фәрман бирде. Кайбер депутатлар «алданган өлешчеләр проблемасы 5 ел эчендә тулысынча хәл ителеп бетәчәк» дип вәгъдә итеп тә ташлады.
Коры сүзләр генә түгел, проблеманы хәл итүдә эш башланды. 1нче июльдән өлешләп түләү буенча фатир алу турындагы законга үзгәреш кертелде бит. Моңарчы фатирны төзелеш стадиясендә үк (долевое строение) сатып алырга теләгән кеше акчаны төзүче компаниягә күчерә иде. Ул 400 җинаять эше юкка гына ачылмаган: йорт төзисе урынга, халык акчасына чит илдә ял итеп яткан төзелеш компаниясе җитәкчеләре турында ишетеп беләбез. Ә 1нче июльдән гамәлгә кергән үзгәреш буенча, сатып алучының акчасы төзүчегә түгел, банктагы махсус эскроу-счетка күчә. Һәм йорт төзелеп беткәнче шунда саклана. Төзелеш компаниясе йортны кулланылышка тапшырганнан соң гына бу акчаны кулына ала, ә төзү эшләрен йә үз акчасына, йә банктан алынган кредит хисабына башкарып тора.
Законны кертүчеләр (ул чит илләр үрнәгендә эшләнгән) болай дип аңлата: акча турыдан-туры төзүчегә күчмәгәч, өлешләп фатир алуның куркынычы бермә-бер кими. Карале, чынлап та шулай бит, акчалар банк счетында сак астында ятачак, аларга югалу куркынычы янамаячак… дип тынычланыр идек, әгәр банкларның да банкротлыкка чыгу мисалларын белмәсәк. Дөрес, эскроу-счетлардагы акчалар да иминиятләштерелә, ягъни банк ябыла калса, ул акчалар кире кайтарылачак. Ләкин бер кешегә 10 млн сумы гына. Счеттагы акчаң күбрәк булса, суд аша кайтарасы була.
Алданган өлешчеләр проблемасын хәл итәргә тиешле эскроу-счетлар системасыннан хәзердән үк минуслар эзлисе килми, әлбәттә. Чит илдә уңышлы гына эшләп килә бит, нишләп әле бездә дә эшләмәскә тиеш, ди! Тик яңа нәрсә булгач, уйландыра, шикләндерә. Күзгә күренгәнне әйтми булмый: бу законнан файда күрүчеләр өлешчеләр дә, төзүчеләр дә түгел, беренче чиратта – банклар. Беренчедән, сатып алучыларның акчалары күчә. Икенчедән, төзелеш компанияләре кредит алырга мәҗбүр була. Дөрес, эскроу-счетлар кагылгысыз булачак, диләр үзе. Ләкин банкта миллионлаган активның берничә ел буе тик ятачагына ышануы кыенрак…
Аннан соң бу яңа закон яңа өлешчеләргә генә кагыла бит. Ягъни яңа система буенча фатир алучылар «дольщик» булып саналмаячак. Ә инде алданган 200 мең өлешче белән нишләргә? Киләсе 5 ел эчендә аларның йортларын төзеп бетереп, «алданган өлешче» дигән атамадан тулысынча котылып бетеп булырмы икән?..
Бүген Казанда «Фон» һәм «Свей» компанияләре төзеп бетермәгән 14 күпкатлы йорт бар. Узган ел башкалада шундый проблемалы йортларның дүртесе кулланылышка тапшырылган иде (аларда барлыгы 974 фатир). Быел 733 фатирлы тагын 4 йортны тапшыру планлаштырыла.
Казан Мэры Илсур Метшинның рәсми сайтыннан
КАЙДА – НИЧЕК?
Алданган өлешчеләр бер Татарстанда гына түгел, Русиянең башка төбәкләрендә дә очрый. Ләкин проблеманың масштабы төрле җирдә төрлечә.
Әйтик, Алтай краенда реестрга 2 проблемалы йорт кына кертелгән, аларда өлешләп түләү буенча 53 кеше фатир алган булган. Югра, Орел, Киров өлкәләрендә дә алданган өлешчеләр саны 200 кешедән артмый. Чагыштыру өчен: Волгоградта – 48 проблемалы йорт, фатирын ала алмый тилмерүче 2500 кеше. Ләкин РФ Төзелеш министрлыгы реестрында «Волгоградта 27 проблемалы йорт һәм 691 алданган өлешче бар» дигән мәгълүмат язылган. Саннар арасындагы аерманы болай аңларга кирәк: төбәк кануннары буенча, йортны кулланылышка тапшыру вакыты бер айга гына кичектерелсә дә, йорт проблемалы булып санала башлый, ә федераль реестрга 6 айга кичектерелгән йортлар гына кертелә. Татарстанда 4000нән күбрәк алданган өлешче бар, дип яза «Инказан» сайты.
Кайбер төбәкләрдә проблемалы йортларны төзеп бетерү өчен торак-төзелеш кооперативлары булдыралар. Әйтик, Пермь краенда андый кооперативлар 2017нче елдан бирле эшли. Төзелеп бетмәгән йорт кооперативка тапшырыла, төзелешне дәвам итү өчен процентсыз займ бирәләр. Кайбер эшләрне – проектлау, объектны тикшерү, дәүләт экспертизасын кооператив бушка башкара. Төзелеш тәмамланганнан соң, кооперативка максатчан пай кертемен түләү өчен, сатып алучыларга субсидия бирелә. 2019нчы елда моның өчен бюджеттан 60 млн сум бүлеп бирелгән.
Кайбер төбәкләрдә хакимият алданган өлешчеләргә матди ярдәм күрсәтә. 2018нче елда Пенза өлкәсендә алданган өлешчеләргә торак арендалау өчен акча бирү турында закон кабул ителгән. Амур өлкәсендә дә шундый закон бар. 2017нче елда өлкәдә алданган өлешчеләргә вакытлыча торак арендалап тору өчен 370 млн сум акча түләнгән.
ТАСС
ЧИТ ИЛЛӘРДӘ
Өлешләп түләү системасы буенча торак алу чит илләрдә дә бар. Ләкин андагы система бездәгедән шактый аерыла. Анда алданган өлешчеләр дә азрак.
ЧЕХИЯ
Көнбатыш Европаның күпчелек илләрендә яңа торак йә инвестор акчасына, йә банктан алган кредит хисабына төзелә (бездәге кебек сатып алучылар акчасына түгел). Икенче ысул, ягъни банктан кредит алып төзү ешрак очрый. Чөнки бу илләрдә кредит ставкалары түбән, безнең илдәге кебек коточкыч процентлар юк.
Әйтик, Чехиядә өлешләп түләү системасы буенча фатир алу схемасы болай: сатып алучы үзенә кирәкле фатирны сайлый – ул төзелеп бетмәгән йорттан да булырга мөмкин, алай алганда арзангарак та чыга. Һәм шул алырга теләгән фатир бәясенең бер өлешен, мәсәлән, 10-20 процентын түләп куя. Ләкин бу акча төзелеш компаниясенә бирелми, банкта махсус счетка салына. Фатир бәясенең калган өлешен төзелеш тәмамланганнан соң гына да түләргә була. Әгәр төзелеш компаниясе сату-алу килешүендәге берәр пунктны бозган икән, фатир өчен түләп куйган акчаны кире кайтарырга мөмкин. Гадәттә банклар бу акчаны бер ай эчендә кайтара. Ә «алданган өлешчеләр», «төзелеп бетмәгән йортлар» дигән сүзләр Чехиядә, гомумән, юк. Әгәр бер инвестор йортны төзеп бетерә алмый икән, проектны башка инвесторга сата – йортны ул төзеп бетерә.
БӨЕКБРИТАНИЯ
Закон буенча, бу илдә төзелеш компаниясенең дә, фатир сатып алырга теләгән кешенең дә юристы булырга тиеш. Гадәттә килешү төзү болай бара: төзелеш компаниясе, ягъни торакны сатучы як юристы килешү тәкъдим итә, ә сатып алучының юристы андагы бәяләрне базар бәяләре белән чагыштыра һәм сатып алучының хокукларын яклый. Бу процедура күп дигәндә 21 көнгә сузыла. Килешү төзеп, сатып алучы фатир бәясен түләп куйса да, ул акча төзелеш компаниясенә күчми, ә аның юристында махсус клиент счетында саклана. Торак төзелеп бетеп, кулланылышка тапшырылмыйча, төзелеш компаниясе ул акчаны ала алмый. Бик сирәк очракта гына төзүче әлеге счеттан акчаның бер өлешен алырга мөмкин. Ләкин бу очракта сатучы якның юристы сатып алучыны кисәтә. Акча «риск зонасы»на кергән дип санала. Төзелеш компаниясенә ышанып бетмәгән һәм акчасы югалыр дип курыккан сатып алучы килешүне өзә ала. Ниндидер сәбәп аркасында йорт төзелеп бетмәсә дә, сатып алучының акчасы кире кайтарыла.
ГЕРМАНИЯ
Русиядә 1нче июльдән кертелгән үзгәреш (өлешләп түләүченең акчасы төзүче компаниягә түгел, банктагы махсус эскроу-счетка күчерелүе турындагы үзгәреш. – Авт.) чынлыкта Испания, Франция, Бөекбритания, Германия законнарыннан күчереп алынган. Бу илләрдә әлеге закон 2008нче елдан бирле эшли инде.
Германиядә фатирны йорт буласы урында котлован казылуга ук сатып алып куярга мөмкин. Фатир бәясе өлешләп түләнә һәм түләү тәртибе килешүдә күрсәтелә. Мисал өчен, сату-алу килешүе төзегәч, сатып алучы фатир бәясенең 25 процентын түләп куя (бу акча төзүчегә түгел, банктагы счетка күчә). Тагын 30 процентны йортның каркасын күтәргәч түли. Тагын 20 процентны – йорт түбә астына кергәч, су торбалары, җылылык системасы, сантехника, электр җиһазлары урнаштырылгач. Милек хокукын үзенә тапшыргач, сатып алучы тагын 20 процент түли һәм йорт тулысынча әзер булгач, бәянең калган 5 процентын түләп бетерә. Әгәр бер төзелеш компаниясе банкротлыкка чыкса, аның эшен башка компания дәвам итә.
ТАИЛАНД
Беренче эш итеп, сатып алучы үзе алырга теләгән фатир өчен 2-3 мең доллар түләп куя, ягъни әлеге фатирга бронь ала. Әгәр тора-бара бу фатирны сатып алырга теләми башласаң, әлеге сумма кире кайтарылмый. Бронь акчасы түләнгәч һәм килешү төзелгәч, 30-50 көн эчендә беренче кертем ясала – гадәттә ул фатир бәясенең 30 проценты күләмендә була. Аннан соң ничек түләүне һәр сатып алучы белән аерым хәл итәләр: кемдер кичектереп түли (рассрочка), кемдер тулы бәяне фатир ачкычын кулына алгач кына түләп бетерә.
Чыганак: «РИА Недвижимость»
ЯҢА ТЕМА – ЯҢА БӘЙГЕ!
«Ай-һай хәлләр: торак» дигән темага бәйге игълан итәбез. Сездән шушы теманы ачып бирә торган шигъри дүртьюллыклар көтәбез. Аларны кәгазь хат итеп тә, электрон почтабызга да юлларга мөмкин. Шигырьләр 23нче августка кадәр кабул ителә (кәгазь хат белән җибәргән очракта, почта штампына карыйбыз). Һәр айның соңгы атнасында бәйгегә нәтиҗә ясала. Конверт тышына яки электрон хатның башына «Ай-һай хәлләр» бәйгесенә» дип язарга онытмагыз! Теманы күрсәтми генә башка язмалар белән бергә юллаган очракта, шигырьләрегезне вакытында күрми калуыбыз ихтимал. Кесә телефоны номерыгызны һәм аның нинди операторга (МТС, Мегафон, Билайн һ.б.) каравын да күрсәтүегез сорала – анысы җиңүче була калсагыз кирәк.
Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии