Очты, очты түбәләр очты, машиналар очты…

Очты, очты түбәләр очты, машиналар очты…

«Борын-борын заманнарда» дип башлана торган әкият сюжеты түгел бу – чынбарлык. 30нчы майда Татарстанда булган давылда, чыннан да, түбәләр дә очты, көчле җил агачларны төбе-тамыры белән куптарып ыргытты, йөк машиналарын әйләндереп атты.

МЧС кисәткән иде, ләкин бу кадәр үк булыр дип уйламадык. Рәсми мәгълүматларга караганда, 30ы көнне булган гарасат Татарстанның 50 меңләп кешесен утсыз калдырган, 52 торак йортның түбәсен алып аткан. Казандагы Кәрим Тинчурин исемендәге Драма һәм комедия театрына премьерага барырга әзерләнеп йөри идем. Матбугат үзәгеннән шалтыратып: «Түбәнең бер өлешен алып атты, сәхнәгә су үтә. Спектакль күчерелә, килеп йөри күрмәгез», – дип хәбәр иттеләр. Җил Шамил Тарпищев исемендәге Теннис академиясе түбәсенең дә бер өлешен алып аткан. Әле 26 һәм 27нче май көннәрендә генә анда республикакүләм ифтар узган иде. Шулай түбәсез калган эреле-ваклы биналар байтак әле.

Үзәк стадион каршындагы мәйданда «Ак Барс» хоккей командасының җиңүен бәйрәм итәселәр иде, көйләп куйган сәхнәне, аппаратураны җил аударды, шул сәбәпле хоккей фанатлары яраткан командасын сәламли дә, Мәскәүдән чакырылган җырчыларның чыгышын да күрә алмый калды. Дөрес, фанатларга бәйрәм булмаса да, хоккейчылар үзләре һәм команда вәкилләре «Пирамида» күңел ачу үзәгендә бик шәпләп бәйрәм иттеләр (шул хәтле шәпләп ки, бәйрәм итүдән кайтып барышлый хоккейчы Ярослав Косов руль артында исерек килеш тоткарланды).

Хәтта кеше гомерен дә өзде бу гарасат. Анысы турында тулырак итеп 12нче биттә яздык.

Соңгы елларда җәйне аеруча хәвефләнеп көтеп ала башладык әле. Ник дигәндә, узган ел да 29нчы май, 1нче июнь көннәрендә гарасат булган иде. Быел да нәкъ шул көннәргә туры килде. Очраклылыкмы, климат үзгәрүенә бәйле рәвештә шулай туры киләме – анысына белгечләр дә төгәл генә җавап бирә алмый. Табигать бәла-казасын булдырмый да кала алмыйлар. Кеше акылына һәм көченә генә буйсына торган хәлләр түгел шул бу.

Гарасат Татарстанда башланмады. Үзәк Русиядән, Мәскәүдән килде. Юкса Мәскәү белгечләре дә, үзебезнекеләр дә: «Татарстанга әллә ни зыяны булмас, гарасат ук килмәс, каты яңгыр гына явып үтәр», – дип фаразлаган иде. Яңгыр белән генә чикләнмәде шул. Республикада урыны-урыны белән тизлеге секундына 25 метрга кадәр җиткән җил теркәлгән. Ә Мәскәү өлкәсендә көчле җил аркасында 14 кеше үлде, дип хәбәр итте рәсми чыганаклар. Былтыргы гарасатта Мәскәүдә 16 кеше үлгән иде. Аннан соң Татарстанга да килде, аның иң авыр башы Чирмешән районына эләккән иде. Гарасат узган ел бу районга ике тапкыр кереп чыкты хәтта.

Кеше гомере белән чагыштырганда йорт түбәсе, яньчелгән машина берни түгел, әлбәттә. Тик алары да исәптә шул аның. Алары да маңгай тирен түгеп тапкан мал. Шуңа күрә кызганыч та. 30нчы майда булган гарасат Яшел Үзән, Биектау, Алексеевск, Лаеш, Саба, Кукмара, Арча, Балык Бистәсе, Минзәлә, Аксубай, Актаныш, Апас, Әлки, Әтнә, Теләче, Балтач, Буа, Югары Ослан, Алабуга, Лениногорск, Чистай, Зәй, Чирмешән районнары, Чаллы һәм Казан шәһәрләре аша узган. 30нчы май көнне булган гарасат Татарстанга 28 млн сумлык зыян китергән дип исәпләп чыгардылар. Бу әле якынча саннар гына. Мәскәү өлкәсе һәм Татарстаннан кала, Түбән Новгород, Иваново өлкәләренә, күршедәге Удмуртия, Чувашиягә дә кагылган ул. Түбән Новгород өлкәсендә көчле җил йөк машинасын әйләндереп ташлаган хәтта – аның фотосы интернетта кешедән кешегә күчеп йөри.

Татарстан МЧСы май аенда гына да өч тапкыр кисәтү смс-хәбәре җибәрде («Мегафон» номерына бу, кайсы оператор булуына да карый): 15, 27 һәм 30нчы май көннәрендә. Газетаны типографиягә тапшырган көнне, ягъни 5нче июньдә дә МЧС давыл булу ихтималлыгы турында кисәткән иде. Җилнең тизлеге секундына 20 метрга җитсә, МЧС шулай кисәтә хәзер. Ә 30ы көнне булып узган гарасаттан соң, Татарстан МЧСы көчле җил һәм яшен вакытында үзеңне ничек тотарга кирәклеген аңлаткан белешмәлек чыгарды. МЧСтан кисәтүле хәбәр алган көннәрдә юлга чыкмаска тырышырга, тәрәзә-ишекләрне ныгытып ябарга, капланмаган балкондагы һәм ишегалларындагы әйберләрне (җил очыртып алып китә ала торган әйберләр) эчкә кертеп куярга, диелгән анда. Давыл башланганда урамда калгансыз икән, йорт диварларына ышыкланмаска (түбә материаллары төшүе ихтимал), зур агачлар, автобус тукталышлары, төзелеп бетмәгән йортлар янына качмаска, җиңел машинаны да анда калдырмаска киңәш ителә. Сакланганны саклармын, дигән бит Аллаһы Тәгалә дә. Шуңа күрә игътибарлырак булсак, саклану чаралары турында онытмасак иде.

Изображение удалено.Халыкара метеорология оешмасы гамәлгә керткән Бофорт шкаласы (җилнең тизлеген үлчи торган шкала) буенча, секундына 24,5 метр тизлек белән һәм аннан да көчлерәк искән җил давыл (шторм) булып исәпләнә. Чагыштыру өчен: мондый тизлектәге җил агачларны тамыры белән йолкып алырга, биналарны җимерергә сәләтле. Гарасат (ураган) исә – 30 м/с тизлектән артып китә торган көчле җил

ХРОНОЛОГИЯ

Соңгы елларда Русиядә нинди көчле давыллар теркәлгән – шуларны хронологик тәртиптә барладык.

1998

20нче июньнән 21енә каршы төндә Мәскәүдә көчле гарасат чыга, җилнең тизлеге секундына 31 метрга кадәр җитә. Нәтиҗәдә, Мәскәү өлкәсендә 8 кеше үлә, 157 кеше яралана, 905 йорт утсыз кала, 2157 торак йортка төрле дәрәҗәдә зыян килә. Гарасат китергән матди зыянны 1 млрд сум дип бәялиләр. Шәһәрне җимерекләрдән арындыру эшенә 50 мең кеше, шул исәптән 400 мең хәрби җәлеп ителә.

2001

22нче майда Пермь өлкәсендә булган гарасатта 2 кеше үлә, 14 кеше төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәте ала. 10 километр элемтә линиясенә зыян килә. Электр энергиясе өзелү аркасында Кама һәм Чус суалгычларында су белән тәэмин итүдә тоткарлыклар була.

8нче июльдә Кемерово өлкәсендә гарасат була. Көчле җил электр чыбыкларын өзә, шундый өзелгән чыбыкка эләгеп, бер малайны ток сугып үтерә. Җилнең тизлеге 35 м/с.ка кадәр җиткән.

2003

8нче октябрьдә Русиянең үзәк өлешендә гарасат котыра. Җилнең иң көчлесе Рязань өлкәсенә эләгә – анда өч кеше үлә. Мәскәүдә өсләренә реклама такталары төшеп, берничә кеше яралана. Домодедово аэропорты ябылып тора. Владимир, Липецк, Орел, Тамбов өлкәләрендә меңләгән торак пункт утсыз кала. Тула өлкәсендә көчле давыл юлдан барган автобусны аудара, 4 кеше үлә, 90 кеше төрле дәрәҗәдә җәрәхәт ала.

2004

16нчы июльдә Иркутск өлкәсендә җил котыра. 6 кеше үлә, 58 кеше зыян күрә.

2006

3 һәм 4нче мартта Русиянең көньягында һәм Төньяк Кавказ төбәгендә гарасат була. Җилнең тизлеге секундына 35 метрга кадәр җитә. Кубань, Ставрополь крае, Ростов, Әстерхан, Волгоград өлкәләре, Дагыстан һәм Калмыкия Республикалары җитди зыян күрә. Бу гарасатка «Фион» дигән исем бирәләр.

8нче майда Алтай краенда җилнең тизлеге секундына 40 метрга җитә. Ике кеше үлә, берничә кеше яралана. 140 меңләп кеше утсыз кала.

2007

2нче июньдә Татарстан, Башкортстан, Мордовия, Чиләбе өлкәләрендә гарасат була. Тизлеге секундына 30 метрга җиткән җил электр чыбыкларын өзә, баганаларны аудара, өй түбәләрен алып ата. Өч кеше үлә: берсе – Башкортстанда, икесе – Чиләбе өлкәсендә.

8нче июльдә Татарстанда гарасат кабатланды. 41 торак пункт, 187 торак йорт, 22 агросәнәгать комплексы, 47 социаль әһәмияткә ия объект зыян күрде. Шушы ук елны көчле җил Дәрвишләр бистәсендәге каенлыкны да кырып чыкты.

2015

Татарстанда янә көчле давыл булды. Бу юлы ул 7нче сентябрьгә туры килде һәм башлыча Казанга зыян салды. 20 кеше төрле дәрәҗәдә җәрәхәт алды, 40 яшьлек бер хатын үлемнән калды, 230 машинага зыян килде, 930 төп агач ауды.

Чыганак: «РИА Новости»

ФАРАЗ

Авыл хуҗалыгы Татар фәнни-тикшеренү институты галиме, профессор Олег Шайтанов (сүз уңаеннан, ул авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовның, ә димәк, барлык авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең дә яраткан метеорологы) фаразына караганда, 2018нче ел явым-төшемнәргә бай булмаячак. Һава температурасы исә нормадан бераз югары булачак. «Март салкын булса да, апрельдә температура әкренләп күтәрелде, кояшлы көннәр дә булды. Тик төньяк-көнбатыштан циклон килеп керү аркасында апрельнең икенче яртысы гына салкын торды. Май без фаразлаганча килде. Май салкынрак тоелса да, уртача температурадан 2 градуска җылы булды. Июньдә дә уртача температура нормадан бераз югарырак булачак, явым-төшемнәр азрак көтелә. Гомумән алганда, җәй җылы килер кебек. Шунысын да әйтергә кирәк: соңгы елларда август, сентябрь башка айлар белән чагыштырганда җылырак, коры килә. Быел да шулай булмагае. Киләсе 2019нчы елга килгәндә, ул быелга охшап киләчәк, әмма бераз гына җылы булачак», – ди галим.

Казан (Идел буе) федераль университетының метеорология, климатология һәм экология атмосферасы кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев әйтүенчә (ә ул бу сүзләрен Русия Гидрометеорология үзәге фаразына нигезләнеп җиткерә), июнь аенда температура нормада булачак. Уртача 17 градус җылы булуы көтелә. «Айлык явым-төшемнәр нормадан артып китәчәк, 70 миллиметрга җитәчәк. Июльдә исә 20 градус җылы булуы фаразлана. Ә менә август аенда 17 градус җылылык көтелә. Гомумән алганда, быел җәй явым-төшем аз булмас дип уйлыйбыз. Сентябрьдә исә корылык фаразлана. Бу айда җылылык 11 градус булачак», – дип фаразлый галим.

ЯҢА ТЕМА – ЯҢА БӘЙГЕ! Хәзер сездән «Ай-һай хәлләр: табигать» темасын ачып бирә торган шигъри дүртьюллыклар көтәбез. Үзегезнең җирлектә булган гарасат турында язасызмы, әллә башка табигать бәла-казаларын искә аласызмы – анысы сезнең ихтыярда. Фантазиягә чикләр юк. Шигырьләр 25нче июньгә хәтле кабул ителә (кәгазь хат белән җибәргән очракта, почта штампына карыйбыз). Конверт тышына яки электрон хатның башына «Ай-һай хәлләр» бәйгесенә» дип язарга онытмагыз! Теманы күрсәтми генә башка язмалар белән бергә юллаган очракта, шигырьләрегезне вакытында күрми калуыбыз ихтимал. Кесә телефоны номерыгызны һәм аның нинди операторга (МТС, Мегафон, Билайн һ.б.) каравын да күрсәтүегез сорала – анысы җиңүче була калсагыз кирәк. Җиңүчеләрнең телефонына 100әр сум акча салыначак. Хәерле сәгатьтә!

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии