Апрель нәтиҗәләре: җепшетү һәм соңгы чиккә җитү

Апрель нәтиҗәләре: җепшетү һәм соңгы чиккә җитү

2020нче елның апреле тарихка «өйдә утыру» чоры буларак кереп калачак. Әле «өйдә утырыгыз!» дигән шигарьләр киштәгә алып куелмады. Шулай да кайбер нәтиҗәләр ясасаң була инде.

ТАТАРСТАН ДА ЙОМШАРА

Эпидемияне әйткән дә юк – изоляция режимының да кайчан бетәчәге төгәл билгеле түгел, ләкин Русиядә аерым төбәкләр чикләүләрне йомшарта башлады. Беренче май бәйрәме алдыннан Татарстанда да җепшеклек сизелде.

Беренчедән, цифрлы пропуск системасында «12нче максат» барлыкка килде. Хәзер спорт белән шөгыльләнү өчен, махсус смс-рөхсәт алып, урамга чыгарга ярый (аннан алда чәч кистерергә барырга рөхсәт иткәннәр иде. – Авт.). Дөрес, монда да үз чикләүләре бар: бу максатта урамга иртәнге 5тән 7гә хәтле генә чыгарга рөхсәт ителә, анда да бер үзең генә булырга тиешсең. Йөгерергә, велосипедта йөрергә, саф һавада физкультура белән шөгыльләнергә мөмкин. Иң мөһиме – үзең генә булу. Бу максат буенча рөхсәт алуны катлаулырак эшләгәннәр: covid19.tatarstan.ru/ порталына кереп кенә алып була (калган пунктлар буенча рөхсәтне 2590 номерына смс җибәреп тә алырга мөмкин). Цифрлы пропуск системасында 12нче пункт барлыкка килгәнче үк урамда йөгерүчеләр, хәтта паркларда өчәр-дүртәр җыелып футбол уйнаучылар да очрый торган иде. Җитәкчелек тә күрми калмаган инде аларны. Һәм үз нәтиҗәсен дә ясаган. Айдан артык өйдә утырып явызлана башлаган халыкка ниндидер «күчтәнәч» ясарга кирәк иде. Менә, без сезгә спортны «бүләк итәбез» дигәндәй, 12нче пунктны керткәннәр.

Әлегә парклар ачылмый, дисәләр дә, 12нче максат парклардагы җәмәгать туклану урыннарына яшел төс булып күренде. Кайбер туклану урыннары, каһвә сату нокталары эшли башлаулары турында социаль челтәрләрдә хәбәр итте. Билгеле, аларда утырып ашап-эчеп булмый. Ризыкны яки эчемлекне үзең белән генә алып китә аласың. Паркта йөрергә ярамагач, спорт белән шөгыльләнүчеләрне күздә тотып ачылганнардыр дисәң, ул туклану урыннары сәгать 8сез ачылмый. Ә спортчылар 7дә инде өйләрендә булырга тиеш. Хәер, алай булмаячагын барыбыз да беләбез инде…

Җепшетә башлауның икенче билгесе: 65 яшьтән өлкәнрәкләргә дачаларына барып кайтырга рөхсәт ителде. Моңарчы аларга кибеткә чыгарга да киңәш ителми иде бит. Кирәк-яракны өйләренә кадәр китереп бирү өчен волонтер төркемнәре дә булдырдылар. Бу очракта да республика җитәкчелеге вазгыятьне үз файдасына кулланган. Бакчада эш кайный торган чорда өлкәннәр болай да өйдә утырмас иде. Кача-поса булса да дачаларына, бакчаларына барырлар иде. Шуңа күрә республика җитәкчелегенең 65тән өлкәнрәкләргә бакчага баруны законлаштыруы аңлашыла да.

ВӘГЪДӘ БАР, Ә ЯРДӘМ?

Күңелсез нәтиҗәләр дә бар. Республикада эшсезлек 60 процентка арткан, мәсәлән. Бу санны дөрес аңларга кирәк. Хезмәт Кодексында «коронавирус сәбәпле эштән җибәрү» дигән маддә юк, шулай да 1нче марттан соң эшен югалтканнарны шартлы рәвештә нәкъ менә шулай дип атарга була: «коронавирус аркасында эшсез калган». Тик республикада эшсезләр санын арттыручылар алар гына түгел. Бу 60 процентны да коронавируска гына сылтап калдырырга ярамый. Эшсез калганнарга 3 ай дәвамында 12130 сум пособие түләнәсен белгәч, 1нче мартка кадәр үк эшсез калган, тик моңарчы теркәлмәгәннәр дә биржага баса башлады. Югыйсә, безнең илдә «бушлай сыр – капкында гына» дигән гыйбарә мультфильмнардан ук сеңдерелә башлый да бит. Путин вәгъдә иткән бу 12130 сум да бөтен кешегә дә тәтемәячәк: аны алу өчен эштән 1нче марттан соң җибәрелгән, ә аңарчы шушы соңгы елда тоташ 26 атна эшләгән булырга кирәк дигән һәм башка «тиеш»ләре бар аның. «Тиеш»ләргә җавап бирә алмаганнарга 1500 сум гына түләнәчәк.

Икенче яктан, чынлыкта республикада эшсезләр ул 60 процент кына да түгел. Бөтен кеше дә хезмәт биржасына басмый, кайберәүләр үз көчләре белән эш тапмакчы була. Рәсми статистикага кермәсәләр дә, алар да эшсез санала.

Бизнеска ярдәм турында күп сөйләнә. Реаль ярдәм булса, узган атнада республикадагы 47 сәүдә үзәге Рөстәм Миңнехановка ярдәм сорап мөрәҗәгать итмәсләр иде. Бу аларның икенче мөрәҗәгате инде. «47 сәүдә үзәгендә барлыгы 15 меңнән күбрәк кеше эшли. Ләкин хәзер барлык сәүдә урыннары да диярлек буш тора. Бездә урын арендалаучыларга ярдәм итәргә тырышабыз, аренда хакына ташламалар ясыйбыз, кичектереп түләргә рөхсәт итәбез. Тик үзебез салымнар түләргә, буш торган вакыт өчен дә коммуналь хезмәтләргә түләргә мәҗбүрбез. Аренда акчасы да кермәгәч, нинди акча белән түләргә белмибез. Сезнең сүзне тыңлап, без сәүдә урыннарын арендалаучыларга ярдәм кулы суздык. Сез дә безгә сузыгыз – 2020нче елга салымнардан азат итегез», – диелгән әлеге мөрәҗәгатьтә. Сәүдә үзәкләре 28нче марттан бирле ябык тора. Аларда булган азык-төлек кибетләре һәм аптекалар гына эшләвен дәвам итә. Русия идарә итүчеләр һәм девелоперлар гильдиясе исәпләп чыгарганча, әлеге 47 сәүдә үзәге узган ел казнага 332,8 млн сум күләмендә милеккә салым һәм 51,7 млн сум җир салымы түләгән булган. Хәзер сәүдә үзәкләре шушының хәтле суммага салымнан азат итүне сорыйлар.

Татарстан Республикасы Президенты матбугат үзәге җитәкчесе Лилия Галимова журналистларга белдергәнчә, пандемия шартларында бизнеска ярдәмгә республика 25 млрд сум юнәлдерәчәк. Бу акчаның күп өлеше – федераль казнадан. Һәм аңа Татарстанның илкүләм әһәмияткә ия дип табылган 52 эре оешмасы гына дәгъва кыла алачак. Кечерәкләргә, һәрвакыттагыча, котылу юлын үзләренә эзләргә туры киләчәк. Республика казнасыннан бүленгән 1,3 млрд сум да әллә ни күп оешманы коткарырга җитмәс. Ташламалы кредитлар, микрозаймнар ярдәмендә 400 оешмага ярдәм күрсәтергә ниятлиләр.

Бу хәлләрнең чиге күренмәсә дә, эшмәкәрләр арасында соңгы чиккә җитүчеләр күренә башлады. Казандагы «Вьетнам базары»нда хатын-кыз киемнәре белән сату иткән һәм хәзерге вакытта эшсез утырырга мәҗбүр булган шәхси эшмәкәр Юлия Смайылова «Инвестторгбанк» офисы янында үз-үзенә бензин сибеп ут төртәчәген әйтеп, видео яздырган. «Инказан» язуынча, банк хатыннан ипотекасын түләвен таләп итә, фатирын тартып алу белән куркыта икән. Ә эшсез калган эшмәкәрнең түләргә акчасы юк. Президент вәгъдә иткән «ярдәм»нән өлеш чыгачагы да икеле. Хәер, Смайылова анысына өмет тә итми. Менә банк белән килешеп буласына өметләнгән. Анысын да Президент(лар) вәгъдә иткән иде бит.

ФАРАЗ

Изоляция кайчанга хәтле барыр?

Сингапур галимнәре Русиядә коронавирус эпидемиясе 2нче августка бетәчәк, дип фаразлаган. Сингапур технология һәм дизайн университетының инновацияләр лабораториясе галимнәре барлыгы 131 илдәге хәлне өйрәнеп, һәрберсенә аерым математик модель эшләгән. Ул модельләрдә теге яки бу илдә эпидемиянең кайчан бетәчәге әйтелә. Әлбәттә инде, 100 процент төгәллек белән әйтеп булмый. Шуңа күрә Сингапур галимнәре дә үзләре ясаган фаразга саклык белән карарга куша, даталар күчәргә дә мөмкин, дип искәртә. Үзләре үк көн дә диярлек күчерә дә. Элегрәк шушы ук галимнәр Русиядә коронавирус эпидемиясе 19нчы августта бетәчәк дигән иде, аннары – 8нче августта диде, аннары – 4нче август. Газета сезгә барып ирешкәндә, башка бер датаны атаган булулары да ихтимал. Барыбер шул бер тирәдә «бөтереләләр» инде. Ә менә коронавирус таралуда «борылыш моменты»н узганбыз икән инде: Сингапур галимнәре Русиядә ул «борылыш» 24нче апрельдә булды дип саный.

Үзебезнең ил галимнәре эпидемия кайчан бетәр дигәндә якынрак датаны атый. Русиянең әйдәп баручы инфекционисты, Роспотребнадзорның эпидемиология үзәк фәнни-тикшеренү институты директоры киңәшчесе, Русия Фәннәр академиясе академигы Виктор Малеев: «Хәлләр оптимистик сценарий буенча дәвам итсә, Русиядә коронавирус эпидемиясенең июньдә үк тәмамлануы ихтимал», – дигән иде.

Русиядә коронавирус йоктыручылар саны июньдә кими башлаячак – бу фаразны Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эпидемиологы Николай Брико әйтте. Аның сүзләрен Халыкара сәламәтлек саклау оешмасының Русиядәге вәкиле Мелита Вуйнович та куәтләде.

Роспотребнадзорның эпидемиология буенча үзәк фәнни-тикшеренү институтының СПИДка каршы көрәш үзәге җитәкчесе Вадим Покровский «Газета.Ru»га интервьюсында «коронавирус буенча яхшы якка үзгәреш май бәйрәмнәреннән соң ук күзәтеләчәк» дип белдергән. Әмма бу һәр төбәктә нинди чаралар күрелүгә бәйле булачак, ди.

Ә менә вирусолог Виктор Ларичев алай ук оптимист түгел. Шул ук газетага: «Русиядә эпидемиянең чәчәк ату чоры 3-3,5 ай дәвам итәчәк. Кытайда да шуның хәтле барды. Эпидемия үзе берничә ел барачак. Аерым зарарлану очраклары булып торачак», – дип сөйләгән ул.

Илдә үзизоляция режимының кайчан тәмамланасын да беләсе килә бит. Әлегә билгеле булганча – 12нче майда. Путин соңгы тапкыр чыгыш ясаганда «каникуллар»ны 12нче майга кадәр озайткан иде. Шулай ук һәр төбәккә үзенең изоляциядән чыгу планын әзерләргә дә кушты. Газетаны типографиягә тапшырганда гына билгеле булды: Президент халыкка чираттагы мөрәҗәгатен 6нчы майда ясаячак икән. Бу көнне яңа даталар игълан ителер, мөгаен.

Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова Русиядә чикләү чараларының июньгә кадәр дәвам итәчәген фаразлады.

АЙ-ҺАЙ ХӘЛЛӘР: КОРОНАВИРУС

«Шул таҗлывирустан куркып, бикләнде өйләр, илләр…»

Өч ай буе качып яттык

Корона дигән вирустан.

Ә ул үзе курка икән

Татар белән урыстан.

Татар ялвара, сорый Аллаһтан

Үзе һәм урыс өчен.

Шуңа күрә безнең җирдә

Югалта вирус көчен!

Әхтәм МӨХӘММӘТҖАНОВ,

Казан шәһәре

Әйдә, урамга чыгыйк, ди

Оныгым Амалия.

Юк, ярамый, утыр өйдә,

Йогар, дим, пандемия.

Рәмзия ХӘСӘНОВА,

Сарман районы

Изоляция – вакытлыча ул,

Гомер буе карантин тормас.

Әмма халык сабыр, түзә инде,

Тыныч яшәү генә тиз булмас.

Нияз БИШБАЛТА,

Казан шәһәре

Бөтен дөньяга таратты

Таҗлывирус үз чирен.

Миллиардлаган сумнар кирәк

Аны бит җиңәр өчен!

Бар халык та куркып калып,

Өйдә утырып калды.

Оешмалар да ябылып,

Ил бөлгенлеккә тарыды.

Фатих ФӘТХРАХМАНОВ,

Саба районы, Байлар Сабасы бистәсе

Хәзер ул таҗлы вирусны

Бигрәкләр усал диләр.

Шул кара вирустан куркып,

Бикләнде өйләр, илләр.

Таҗлы вирус бик зурайды –

Микроскопсыз күренә.

Ул вирусны күтәрделәр

Сәясәтнең түренә.

Гриппныкын, ОРВИныкын

Күп күрдек вирусларын.

Таҗлы вирус та куркытмый

Без – авыл мужикларын.

Яхъя ЮСУПОВ,

Башкортстан Республикасы,

Бүздәк районы, Картаман авылы

Бөтен халык көтеп алды быел

75 еллыгын Бөек Җиңүнең.

Аяк чалды ләкин коронавирус,

Уза алмый парад үз көнен.

Кешелекне сынар өчен генә

Туган кебек булды бу афәт.

Татарстаныбызның 100 еллыгын

Каршыларга бирсен бу зәхмәт.

Роза ГАЛИӘХМӘТОВА,

Азнакай районы, Урманай авылы

Аллаһ булышмаса, беркемнең дә

Көче җитми таҗлывируска,

Имин булмый аннан беребез дә:

Мари, чуаш, татар, урыс та.

Бөек Аллаһ кына чикли ала

Таҗлывирус дигән зәхмәтне.

Исән-имин калганыбыз өчен

Раббыбызга булыйк рәхмәтле.

Рәшит ФӘЙЗРАХМАН,

Мамадыш районы, Ишки авылы

Ай- һай хәлләр: коронавирус,

Өйгә кудың һәркемне.

Бу дөньяда мәрхәмәтлек

Азайганга килдеңме?!

Юк, син, вирус, югалырсың

Аллаһ тудырган җирдән.

Тик яшәргә кеше булып,

Безгә вакытлар җиткән!

Ризидә СИТДЫЙКОВА,

Казан шәһәре

Бу темага шигырьләр бик күп килде, әле һаман да килә тора. Калган шигырьләрне газетабызның киләсе санында укырсыз. Бәйгегә нәтиҗәне дә киләсе санда ясыйбыз.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии