Ковид бетте дип сөенәсе түгел, алтынчы дулкынга әзерләнәсе

Ковид бетте дип сөенәсе түгел, алтынчы дулкынга әзерләнәсе

«Коронавирус кая китте?» – узган атнада бер укучыбыз шундый сорау белән шалтыратты. «Вирус та, санкцияләргә кушылып, Русияне ташлап киттеме икән әллә?» – дип, халык арасында әйләнештә йөргән мәзәк сүзне дә кыстырды. Дөрестән дә, әле кайчан гына көн кадагындагы төп мәсьәлә булган ковид хәзер онытыла төште. Ияккә эленгән (ул инде күптән борынга кадәр күтәрелми) битлекләр ара-тирә күзгә ташланмаса, искә дә алмас идек, мөгаен. Мәскәүдә битлекләрнең дә кирәге калмады, чикләүләр йомшартылды. Оператив штаб нинди хәбәрләр җиткерер, дип түгел, Генераль штаб (Русиянең кораллы көчләре белән оператив идарә итә торган төп орган) нәрсә әйтер, дип көтеп торабыз бүген. Ләкин биологлар, вирусологлар, табиблар беравыздан «ковид беркая да китмәде» дип кисәтә.

Русия Премьер-министры Михаил Мишустин март ахырында: «Ковидның чираттагы дулкынының иң биек ноктасы февраль урталарына туры килде, хәзер чирләүчеләр кими башлады», – дип белдерде. «Омикрон» штаммын күпләр җиңелчә генә уздырды, табиблар да аны гади салкын тию белән бутап була, диде. Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова: «Омикрон» 97 процент очракта күзгә күренми торган билгеләрсез яки ОРВИ кебек үтә», – дигән иде. Төчкереп, йөткереп йөрүчеләрнең күбесе тест ясатып мәшәкатьләнмәде дә. Шуңа күрә халыкта «коронавирус бетә, ахрысы» дигән фикер формалашты да. Икенчедән, ковидның дулкыннары Русиягә Европага караганда соңрак килеп җитә. Пандемиянең башыннан бирле шулай булды. Вирус Кытайдан Европага килде, берничә атнадан гына Русиядә дә ачыкланды. Бу очракта да шулай булыр, мөгаен.

Хәзер Европада «дельтакрон» белән чирләүчеләр арта башлады. Аны беренче тапкыр Кипр галимнәре ачыклады, ә күпмедер вакыттан Франция галимнәре «яңа вирус туды» дип чаң сукты. Ике штаммның – «дельта» белән «омикрон»ның кушылмасы икән ул (шуңа күрә рәсми атамасы – «дельта-омикрон»), һәм мондый мутантның әле беренче тапкыр ачыклануы. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы яңа штаммны «күзәтү астында» дип тамгалады, ягъни аның ни дәрәҗәдә куркыныч икәнен әйтү өчен, күбрәк кешене тикшерергә кирәк. Элегрәк уздырылган тикшеренүләр буенча, «омикрон» – йогышлырак, әмма йомшаграк, ә «дельта» куркынычрак дип билгеләнгән иде. Яңа мутант кайсының үзлекләрен күбрәк алгандыр, моны ачыклау өчен берникадәр вакыт кирәк булачак. Сүз уңаеннан, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы коронавирусның биш штаммын «борчылу тудыра торган төрләр» (VOC) категориясенә керткән иде. 1нче апрельдә билгеле булганча, элегрәк булган «альфа», «бета» һәм «гамма» штаммнары хәзер сирәгрәк очрый башлаган. Шуңа күрә VOC категориясен ике төркемгә аерып карый башлаганнар: «элек әйләнештә булганнар» (санап кителгән өч штамм керә) һәм «хәзер әйләнештә булганнар» («дельта» белән «омикрон»).

Ә Кытайда икенче бер штамм – фәндә «омикрон BA.2», ә халык телендә «стелс-омикрон» дип йөртелгәне котыра. Олимпиада барышында «нуль ковид» стратегиясе игълан иткән, Уеннарга ике атна кала ил белән карантинда утырган, аннары барлык катнашучыларга катгый саклану таләпләре куеп, аларны «ябык куык» эчендә яшәткән Кытай коронавирусның бу штаммына биреште. Шанхайда катгый локдаун кертелгән, дип хәбәр иткән идек инде. Локдаун булгач, азык-төлек кибетләреннән, аптекалардан кала бер оешма да диярлек эшләми, кирәкмәгәнгә урамга чыгарга ярамый дигән сүз. «Московский комсомолец» язуынча, бөтен илдән медиклар Шанхайга ярдәмгә килә башлаган, чөнки җирле табиблар үзләре генә җитешми икән. Билгеле булганча, пандемиянең башлангыч чорында Кытай санаулы көннәр эчендә кыр уртасында ковид-госпитальләр сафка бастыруы белән үрнәк күрсәткән иде инде. Әлеге осталыкның тагын кирәге чыккан. Гомумән, Кытай, күпчелек илләрдән аермалы буларак, ковидка каршы катгый алымнар ярдәмендә көрәшә. Коронавирусның «оригиналы»н да, аннары «дельта» штаммын да үз эченә бикләнеп, каты карантин игълан итеп, чагыштырмача тиз арада җиңгән иде ул. 3нче апрельдә билгеле булды: Шанхай хакимияте шәһәр халкына – ә анда, ачык чыганаклардан күренгәнчә, 26 миллионлап кеше яши – антитәнчекләргә анализ һәм ковидка тест тапшырырга боерган. Берәүдә симптомсыз үткән чир икенче кешене аяктан егарга мөмкин бит. Шуңа күрә хакимият кемдә вирус барын ачыклап, шуның буенча катгый чаралар кертергә ниятли, дип хәбәр итте «Интерфакс», җирле матбугат чараларына сылтама ясап.

Дөньяда шундый хәлләр булганда, Русиядә дә «ковид юкка чыкты» дип сөенергә иртәрәк әле. Ничәнче дулкын икәнендә дә буталып беткән идек инде. Бишенчесен уздырганбыз һәм, Сәламәтлек саклау министрлыгы кисәтүенчә, алтынчысын каршы алырга әзер торырга кирәк. Бу хакта инфекцияле чирләр буенча Бөтенрусия конгрессында министрлыкның баш штаттан тыш белгече, профессор Владимир Чуланов белдерде. Вирусолог, профессор Александр Чепурнов узган атна ахырында гына URA.RU басмасына әңгәмәсендә: «Стелс-омикрон» берәр айдан, ягъни майда Русиягә килеп җитәр дип уйлыйм. Ул шул кадәр актив, аны хәтта супердисциплинага ия, суперчаралары булган Кытай да җиңә алмый. Безгә дә качыш юк. Күпчелек илләр белән чикләрнең ябык булуы, бәлки, яңа дулкынның килүен әзрәк кичектерер. Ләкин һава юллары бөтенләй ябылмады, димәк, яңа штамм Истанбул аша булмаса, Дубай аша булса да керәчәк», – дип сөйләгән иде. «Стелс-омикрон» очраклары теркәлә башлады инде. Роспотребнадзорның эпидемиология үзәк институты мәгълүматына караганда, хәзер ковид белән чирләүчеләрнең 20 процентында – шул яңа төр. Вирусолог Чепурновның «майда килеп җитәчәк» дигәне дулкынның иң биек ноктасы булыр, ахрысы. Икенче яктан «дельта-омикрон»ның да килеп җитүе бар.

Мәскәүдә, аның үрнәгендә тагын берничә төбәктә битлек киюне гамәлдән чыгарсалар да (Татарстан моңа кушылмады), чикләүләрне йомшарта төшсәләр дә, Русиядә ковидка каршы көрәш дәвам итә. Мәсәлән, Сәламәтлек саклау министрлыгы әле яңарак кына борынга тамыза торган вакцинаны теркәве турында игълан итте. Бу – коронавирустан дөньяда беренче шундый препарат. Шул ук «Гам-КОВИД-Вак» («Спутник V») инде ул, шуңа күрә аерым вакцина буларак каралмый, формасы гына яңа. Монысы да ике компоненттан тора, икесенең арасы өч атна булырга тиеш. Әлегә борынга тамыза торган бу препарат балигъ булганнарга гына рөхсәт ителгән һәм аны кабат вакцинацияләнү (ревакцинация) өчен кулланырга уйлыйлар. Борынга тамызгач, ул шундагы лайлалы тышчада, шулай ук канда антитәнчекләр титрын арттыра, шулай ук күзәнәкләрдә иммунитет барлыкка китерә, ди.

Хәтерләсәгез, Русиядә уйлап табылган «Спутник V» да дөньяда уйлап табылган һәм теркәлгән беренче вакцина булган иде. Моны хәзер бик искә төшерүче дә юк, чөнки «Спутник V» тәки Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының хуплавын ала алмады. Дөрес, аны дөньяның 71 иле куллана. Ләкин БМО системасындагы халыкара оешма тарафыннан танылу бөтенләй башка төрле булыр иде. Хәзерге вакытта оешма тарафыннан биш вакцина гына танылган: Pfizer/BioNtech, Moderna, AstraZeneca, Johnson & Johnson һәм Nuvaxovid. «Спутник V» бер елдан артык экспертиза уза инде. Башта безнекеләр тоткарлады, вакцинаның составы турында документларны тапшырып бетерә алмадылар, ә хәзер санкцияләр комачаулый.

 

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматы буенча, шушы вакыт эчендә бөтен дөньяда 494 181 391 кеше коронавирус йоктырган, 6 170 432 кеше үлгән (мәгълүмат 24 сәгать саен яңартылып тора). Рәсми статистикага ПЦР-тесты уңай булганнар гына керүен онытмаска кирәк. Коронавирус белән больницага эләгеп тә, аннан чыкканнан соң күпмедер вакыттан өзлегеп вафат булучылар да статистикага кертелми. Авыручылар саны буенча беренче урында – АКШ, аннан соң Һиндстан, Бразилия, Франция, Германия, Бөекбритания, Русия, Төркия, Италия, Көньяк Корея. Планета халкының 65,2 проценты – бер компонент, 58,6 проценты ике компонент белән дә вакцинацияләнгән, диелә. Прививка ясатучылар саны буенча беренче урында – Кытай, аннан соң Һиндстан, АКШ, Бразилия, Индонезия, Япония, Бангладеш, Пакыстан, Вьетнам, Мексика. Русия 12нче урында бара.

 

БЕЛЕШМӘ

COVID-19 инфекциясе 2019нчы елның декабрь ахырында Кытайның Ухань шәһәрендә ачыкланды һәм тиз арада бөтен дөньяга тарала башлады. 2020нче елның 11нче мартында Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы пандемия башлануы турында игълан итте. Русиядә 2020нче елның 24нче гыйнварында ук коронавирусны ачыклый торган беренче тест-системалар җитештерүгә куелды, 27се көнне COVID-19 инфекциясенә каршы көрәш белән шөгыльләнү өчен оператив штаб булдырылды, вице-премьер Татьяна Голикова аның җитәкчесе итеп билгеләнде. Ә инде 31нче гыйнварда Русиядә беренче ковид очраклары ачыкланды, чир табылган ике кеше дә Кытайдан килгән иде.

Оператив штаб мәгълүматлары буенча, 2020нче елның 12нче мартына Русиядә ковид белән чирләүче 34 кеше теркәлгән булган, ә инде 27нче мартка авыручылар меңнән артып киткән. Әлеге беренче дулкынның иң биек ноктасы 11нче майга туры килгән, ул көнне бөтен ил буенча 11656 кешедә ковид ачыкланган, 94 кеше үлгән. Җәй көне күрсәткечләр аска төште, ә көзен яңадан күтәрелде, ковид шулай дулкын-дулкын булып китереп бәрде.

 

ЧИТ ИЛЛӘРДӘ

Шушы көннәрдә интернетта бер кызыклы хәбәр таралды: Германия составындагы федераль Саксония җирендә яшәүче 60 яшьлек ир-ат берничә ай эчендә коронавирустан 87 тапкыр (!) вакцина ясаткан. Моның белән генә тукталып калмаган да булыр иде әле, ләкин Айленбург шәһәрендәге медицина пунктында полициягә тотылган, дип яза федераль матбугат чаралары, халыкара «Associated Press» агентлыгы хәбәренә сылтама ясап. Ир-ат прививка кадатырга теләмәүчеләргә шул рәвешле «ярдәм» иткән: кешенең документын – прививка картасын медицина пунктына алып барган һәм шул кеше булып, үзенә вакцина ясаткан, аннары сертификатны саткан. Төрле шәһәрләрдәге медицина пунктларына йөргән. Бер үк пунктка ике көн рәттән килүе генә харап иткән аны, шикле хәл турында полициягә җиткергәннәр. Иргә карата җинаять эше кузгатылган, хәзер тикшерү бара, аның шәхесе кем икәне әлегә әйтелми. Кыска вакыт эчендә шуның хәтле дозада вакцина ясату организмга ничек тәэсир итәр – анысын да тикшерергә җыеналар.

Вакцина ясатырга теләмәүчеләрнең төрлечә хәйләләү, ялган сертификатлар сатып алу очраклары турында ишетеп торабыз. Элегрәк, 2021нче елның декабрендә, Италиянең Биелла шәһәрендә берәүнең медицина пунктына кулына силикон протез киеп баруы билгеле булган иде. Бу хакта җирле «La Repubblica» газетасы язды. Бу кеше үзе дә медик – 57 яшьлек теш табибы. Прививка ясатмаган өчен, эшеннән читләштерелгән булган һәм шушылай хәйләләп сертификатлы булырга уйлаган. Ялганы ачыкланган, әлбәттә. Шәфкать туташы «кул»ның салкын һәм резинга охшаш булуына игътибар иткән, өстәвенә «тире» дә гадәттән тыш ак тоелган. Прививка ясалмаган, ялганчы теш табибына карата тикшерү башлатылган.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии