- 08.09.2023
- Автор: Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
- Выпуск: 2023, №35 (6 сентябрь)
- Рубрика: Ай-һай хәлләр...
Тулысынча хәләл җәмгыятьтә яшәячәкбез, җәмәгать! Узган атнада Русиядә хәләл акча кулланышка керде. 1нче сентябрьдән илнең дүрт төбәгендә: Дагыстан, Чечня, Башкортстан һәм Татарстанда ислам финансларын гамәлгә кертүгә бәйле тәҗрибә башланды. «Хәләл» тәҗрибә ике ел дәвам итәчәк. Ул үзен аклармы, юкмы?.. Ике елдан бу сорауга төгәл җавап бирә алырбыз, ә әлегә күзгә күренмәгән әлеге «хәләл банк» турында сөйләшү белән генә чикләнербез.
НӘРСӘ СОҢ УЛ?
Русиядә Ислам банкингын эшләтеп җибәрү буенча Закон 2023нче елның 19нчы июлендә үк кабул ителде. Һәм менә 1нче сентябрьдән үз көченә керде дә. Хәзер закон нигезендә «партнерлык финанславы» дип аталган килешүләр үткәрергә рөхсәт ителә. Ике елдан соң, илнең башка төбәкләрендә әлеге проектны җәелдерергә кирәкме-юкмы икәнен хәл итү дә күздә тотыла.
Ислам банкингы шәригать принциплары буенча эшли. Эшләргә тиеш, дип алыйк. Аның төп максаты – бизнеста, банк системасында «хәләл» атмосфера оештыру. Әйе, әлеге Закон проектын хуплаучыларның фикере әнә шундый. Ислам банкингы финанс системасында моңарчы булмаган гаделлекне урнаштырырга ярдәм итәр, дип ышана алар.
Ислам банкингы нигезендә теләсә нинди килешүләрдән өстәмә процент алу тыела. Хәләл банкның бусагасын атлап кергән кешегә дуңгыз ите яки дуңгыз продукциясе белән сәүдә итүче оешмаларның акцияләрен сатып алу да тыела. Шулай ук банкларга хәрәм өлкәгә инвестицияләр кертү дә рөхсәт ителми. Исемлектә азартлы уеннарны хуплаучы, алкоголь һәм тәмәке җитештерүче оешмалар бар.
– Канун нигезендә, тәҗрибә барышын күзәтүче һәм көйләүче орган буларак Русия банкы билгеләнгән. Әлеге эштә теләсә кайсы оешма катнаша ала. Бер шарт – алар тәҗрибә узучы төбәктә теркәлгән булырга тиеш. Әлеге төр хезмәтләрдән файдаланырга теләүчеләргә исә бернинди чикләү дә юк. Ислам финанслары системасын сынап карарга теләүче оешмаларны Русия банкының махсус реестрына кертәчәкләр. Биредә үк Ислам банкингы системасында катнашучыларга бирелә торган хокуклар, тәкъдимнәр һәм дәүләт ярдәме чаралары белән дә танышырга мөмкин булачак. Мәсәлән, алга таба шәригать кануннары буенча ипотека рәсмиләштерүчеләр ана капиталыннан файдалана алачак, – дип аңлатты Премьер-министр урынбасары Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта.
Шуны да әйтү мөһим: дөньяда Ислам банкингы белән кызыксыну 2008-2009нчы елгы кризистан соң артты. Шул таләпләргә буйсынып эшләүче финанс оешмалары ул вакытта күп кенә кредит учреждениеләренә караганда зуррак тотрыклылык саклый алды. Ислам банкингын бүтәнчә «партнерлык финанславы» дип тә атыйлар. Бу очракта клиент банк сатып алган бизнеска акча кертә. Шул рәвешле, банк өлеше рәсмиләштерелә, ә бизнестан алынган табыш банк һәм клиент арасында бүленә. Бүтән очрак та күзәтелергә мөмкин: банк акчасына сатып алынган милек клиентка өстәмә бәя белән тапшырыла (шулай итеп кредит аналогы рәсмиләштерелә). Гади тел белән әйткәндә, клиент банктан акчаны кредитка түгел, ә кичектереп түләү шарты белән, ягъни «рассрочкага» ала. Дөрес, тегеләй дә, болай да, аңа алган суммадан күбрәк түләргә туры киләчәк, ләкин бу суммага процентлар салынмый. Мондый операция хәләл телдә «мурабаха» дип атала. Мисал өчен, банк клиентка дип телевизор сатып ала, үз хезмәтләре өчен түләү өсти һәм клиентка тапшыра. Ә клиент, үз чиратында, билгеләнгән сумманы айларга бүлеп түли.
– Хәзерге вакытта Ислам банкингы мөселманнар аеруча күпләп урнашкан төбәкләрдә кискен үсеш алды, – дип сөйләде икътисадчы Константин Селянин «Известия»гә биргән шәрехләмәсендә. –Русиядә Ислам банкингына килгәндә, ул очраклы рәвештә барлыкка килмәде. Чыннан да, мөселманнар өчен тыелган финанс продуктларын хәзер курыкмыйча закон һәм шәригать нигезендә кулланырга мөмкин. Ислам банкингы – сәламәт банкинг. Традицион банклар акча алучыга түгел, ә ул кредитны түли алмаган очракта нәрсә белән каплаячагына күбрәк игътибар бирә. Ипотека түли алмыйсың икән – фатирың безгә кала. Русиялеләр алган кредит күләме – 35 триллион сумнан артык. Ә Ислам банкингында клиентның мөмкинлекләре тирәнрәк өйрәнеләчәк. Ул бары тик акчаны вакытында кайтара алучыларга гына биреләчәк, дип уйлыйм.
КЕМГӘ ОТЫШЛЫ?
Ислам банкингының ике адресаты бар. Эчке базарда банк хезмәтләренә мөселман аудиториясен җәлеп итәргә өметләнәләр. Статистик мәгълүматлар буенча, Русиядә 25 миллионга якын кеше Ислам динендә. Ләкин дәүләт моның белән генә чикләнергә уйламый. Киләчәктә хакимият Ислам банкингы үсеше аша мөселман илләреннән инвесторлар җәлеп итәргә тели, ә алар өчен, билгеле ки, шәригать кысаларында эш алып бару мөһим.
– Бу дөрес эксперимент. Ул Үзәк банк тарафыннан законнарга һәм норматив алымнарга үзгәрешләр кертүне таләп итәчәк. Гадәти банк нормативлары мөселманнарга туры килми. Бу кызыклы һәм Русия өчен кирәкле тәҗрибә, чөнки анда мөселманнар күпләп яши. Моннан тыш Согуд Гарәбстаны, Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән инвесторлар җәлеп ителәчәк, ә моңарчы аларның Русиягә инвестицияләр кертү мөмкинлеге юк иде. Бу, мөгаен, тиз генә тормышка ашырылмас, – дип саный икътисадчы Константин Селянин.
«МК» мәгълүматлары буенча, Ислам кагыйдәләрен төптән өйрәнүче эшкуарлар әлеге экспериментның уңышлы булачагыннан шикләнәләр. Дагыстан эшкуары Мурад Алискеров – шундыйларның берсе.
Аның фикеренчә, Ислам банкингы турындагы законда финанс институтларының бер өлеше Үзәк банкка, ә бер өлеше Финанс министрлыгына буйсыначак. Бер тагаракка ике тәкә башы сыймый, дигәндәй һәрберсе үзенә таба аударырга тырышачак, бу исә өстәмә законнар таләп итәчәк. Икенчедән, Ислам банкингы тышкы шәригать контролен күздә тота. Чит оешмалар килергә һәм банк процедуралары һәм шартларының нормаларга туры килүен тикшерергә тиеш, ләкин законда андый катгый таләп билгеләнмәгән.
– Законда Ислам банкингы өчен мөһим булган процентлар мәсьәләсенең ничек хәл ителүе дә проблема булырга мөмкин. Закон проектын эшләүчеләр шәригатьнең төп тыюларының берсен бик туры мәгънәдә кабул иттеләр һәм экспериментта катнашучыларга килешү төзегәндә нинди дә булса процент өстәмәсен билгеләүне тыйдылар, – дип фикер йөртә Мурад Алискеров. – Әмма Исламда хезмәтләр өчен процент ставкасын билгеләү рөхсәт ителә. Исламда процент ул – берәр нәрсәдән өлешне билгеләүче гадәти математик күрсәткеч. Димәк, ул үзе генә рөхсәт ителә яки тыела алмый. Әйтик, Исламда бер килограмм рөхсәт ителәме? Бу сорауга җавап биреп булмый. Тик әгәр дә бу килограммны берәр нәрсәгә бәйләп карасак, фикер йөртергә була. Әйтик, без бер килограмм дуңгыз ите турында сөйлибез икән – тыелган, ә Ислам нормалары буенча әзерләнгән бер килограмм сыер ите турында сөйлибез икән – рөхсәт ителә. Процент белән дә шул ук хәл. Бирелгән кредит өчен процентлар турында сүз барганда, ул барлык формаларда да тыела, ә хезмәтләр өчен комиссия түләүләре турында сүз барганда рөхсәт ителә.
Әмма эксперт яңа форматның файдасын да күрә. Мәсәлән, Кавказ халкы ана капиталы белән дөрес идарә итә алыр иде, дигән фикердә ул.
– Кавказдагы барлык Ислам финанс компанияләре арасында бүген күчемсез милек белән шөгыльләнүче бер генә компания дә юк. Мондый хәл Кавказ халкының һәм башка төбәкләрдән килгән мөселманнарның ипотека рәсмиләштерү мөмкинлеге булмавына китерә. Ә бу – зур проблема булып тора. Шул исәптән бу төбәкләрдәге социаль-сәяси тотрыклылыкны да какшата. Ислам банкингын гамәлгә кертү проекты моны төзәтергә тиеш, – дип нәтиҗә ясый эксперт.
Сүз уңаеннан, банкның шәригать буенча хезмәтләреннән мөселманнар гына файдалану – катгый таләп түгел. Теләге булган һәркем, «хәләл» акча белән эш итә алачак. Бу исә дөньяви законнар һәм принциплар буенча яшәүче ил өчен тагын да зуррак аңлашылмаучанлык өсти.
БЕЛЕП ТОР!
Русиядә Ислам банкингының уңышын шик астына куя торган тагын бер сәбәп – халыкның мәгълүматлылык дәрәҗәсе түбән булу. Язганыбызча, мондый хезмәтләрдән мөселманнар гына түгел, ә башка дин тотучылар да файдалана ала. Әмма русиялеләрнең бик азы гына Ислам банкингының асылын аңлый, шуңа күрә моның белән кызыксынмый. Моннан тыш, Русиядә кешеләр «Ислам» сүзе белән бәйле булган һәр яңалыкка да тискәре карашта. Моңа да карамастан, илебездә, безнең республикада да шәригать кануннарына буйсынган «акчалар әйләнеше» күптәннән бара. Шуларның берсе – хәләл ипотека. Аны «Ак Барс» банкы тәкъдим итә. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе, Казан казые Булат Мөбарәков фикеренчә, банк тәкъдим итә торган «мурабаха» – клиент заявкасы нигезендә банк тарафыннан сатып алынган товарны сату буенча гамәл. Товарны клиентка сату бәясе сатып алу бәясе һәм өстәлгән бәя суммасы буларак билгеләнә. Бу вакытта клиентка товарның бәясе дә, банк өстәгән бәя дә мәгълүм була һәм үзгәрешсез кала.
«Ак Барс» Ислам банкингы юнәлеше җитәкчесе Марат Садриев сүзләренчә, продуктның асылы шунда ки, «Ипотека партнеры» фатир сатып ала, билгеле бер өстәмә бәя куя һәм аны «рассрочка»га сата.
– Бу классик ипотека түгел, чөнки банк ипотека биргәндә күчемсез милек залогына акча бирә. Монда без күчемсез милек сатучы буларак чыгыш ясыйбыз, күчемсез милек сатуда милек хокуклары белән бәйле «риск»ка барабыз. Сатыла торган фатирга бәя фиксацияләнгән, соңрак түләгән өчен штрафлар юк, – ди белгеч.
ФИКЕР
«Интертат»: «Без Татарстанның шәригать кануннары буенча эшләүче барлык компанияләре белән хезмәттәшлек итәбез. Алар арасында «Амаль» финанс йорты, «Ак Барс» банк бар. Банкта ислам финанслары буенча программаларны гамәлгә ашыра торган тулы бер бүлекчә эшли. Алар шәхси секторны гына түгел, ә юридик затлар өчен дә ислам финанслары буенча төрле продуктлар тәкъдим итә. Кызганыч, әлегә бу системалы эш түгел. Монда аларның гаебе юк. Нигездә, моның сәбәбе Русия законнарының һәм агентларның шәригать кануннары буенча эшләргә әзер булмавы белән бәйле.
Ислам финанслары буенча дөньяның иң эре үзәкләренең берсе – Лондон. Бөекбританиянең Ислам финанслары буенча әйләнеше Ислам дөньясы илләренә караганда күбрәк. Монда илнең географиясе мөһим роль уйнамый. Шәригать кануннары буенча яшәргә һәм бизнес алып барырга теләгән кешеләрнең күп булуы мөһим. Бөекбританиядә башка илләргә караганда ислам финансларына ихтыяҗ зуррак», – ди Казан федераль университетының Идарә, икътисад һәм финанслар институты профессоры Айдар Әюпов.
«Кызыл Таң»: «Хәләл темасы – туклану продуктлары гына түгел, яшәү рәвеше дә. Әлеге бизнесның үсеше кулланучыларның ышанычына бәйле, шуңа күрә ул рухи-әхлакый кыйммәтләрне исәпкә алып барылырга тиеш», – дип билгеләде Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, Русиянең Баш мөфтие Тәлгать хәзрәт Таҗетдин.
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
Комментарии