Фатирларын көтеп ала алмаган казанлылар чатырда яшәргә мәҗбүр

Фатирларын көтеп ала алмаган казанлылар чатырда яшәргә мәҗбүр

Көзнең беренче салкыннарын һәркем үз торагында каршы алды: кемдер – күп катлы йорттагы фатирында, кемдер – иркен шәхси йортында, ә менә «Салават күпере» торак комплексында фатирларын ала алмый тилмерүчеләр – чатырларда.

«Салават күпере» торак комплексы Казан халкына гына түгел, бөтен республикага яхшы таныш. Бик мәшәкатьле комплекс булды ул. 2015нче елда ук төзелеп бетәргә тиешле берничә йорты һаман төзелеп бетмәгән. Төзелеш эшләрен ПСО «Казан» оешмасы башлаган иде (аның директоры шактый җәнҗаллы вакыйгаларга тарган абруйлы кеше. Шуларның берсе турында язылган мәкалә «Безнең гәҗит»тә 2015нче елда ук 26нчы санда дөнья күрде: «Дәүләт Советы депутаты кешеләрнең күлмәген ерта»).

Бездә, гомумән, зур корылмаларны ПСОга ышанып тапшыралар. «Самара-Арена»ны төзүне дә шуңа ышанганнар иде, мәсәлән. Төзүен төзеде ПСО, чемпионатка өлгертте, ләкин бурычлары бик күп җыела барган. Август азагында стадионда электрны өзделәр – төзелеш оешмасы ел башыннан бирле электр өчен түләмәгән икән. «Салават күпере»ндә өч йортның төзелеп бетмәвен дә акча юклыкка сылтадылар.

Ә кешеләр, өлешләп төзү системасы (долевое строение) буенча, 2011нче елда ук бу йортлардан фатир ала башлаган булган инде. Өлешләп төзү нәрсә дигәнне аңлата: сиңа «менә монда фәлән катлы йорт була, ә тегесе – синең фатирың» дип һавага төртеп күрсәтәләр һәм син шул «һавадагы» фатирны сатып алып куясың. Әйбәт кенә төзелеп бетәр дә рәхәтләнеп яши башлармын, дигән өмет белән сатып аласың. Ә йорт төзелми дә төзелми. «Һавадагы» йорт тәки шулай һавада гына кала бирә. Син шул булмаган фатир өчен миллионнарыңны түләвеңне дәвам итәсең…

АПТЫРАГАЧ ЧАТЫРГА КҮЧЕНДЕК…

«Салават күпере»ндә фатир ала алмый тилмерүчеләр инде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка да мөрәҗәгать итеп карадылар, Русия Президенты Владимир Путинга да хатлар яздылар, төрледән-төрле каршылык чаралары да уздырып торалар. Менә август ахырында 150ләп алданган өлешче үзләренең йортлары (төзелеп бетмәгән йорт) янында чатырлар корып, ике атнага якын шунда яшәде. 3нче сентябрь көнне 11-1нче йортта, ниһаять, төзү эшләре башланганын күргәч кенә, чатырларын җыеп ала башладылар.

ПСО «Казан» оешмасы төзү эшләрен башкара алмый башлагач, бу елның 15нче августында аны «Салават күпере»ндәге ике йортны төзүдән читләштергән иделәр. Аның эшен «Строитель+» һәм «Народный дом» төзелеш оешмаларына бүлеп бирделәр. Ләкин яңа оешмалар шул ук көнне төзү эшенә керешергә ашыкмады. «Безне тагын алдадылар, ахрысы» дип уйлаган халык шуңа күрә каршылык чарасына чыкты да инде: чатырлар корып, шунда яши башладылар. Кызык ясау өчен түгел, җитәкчелекнең игътибарын җәлеп итү өчен шулай эшлиләр. Узган ел да бер ай тирәсе шулай яшәп алганнар иде. Чатырлар коруның файдасы бөтенләй үк булмаган түгелдер, «Строитель+» төзү эшләрен башлап җибәргән бит әнә.

«Азатлык» радиосы чатыр корып яшәргә мәҗбүр булган алданган өлешчеләр белән сөйләшкән. Ике бала атасы Ирек Нуруллин фатирын дүрт ел көтә икән инде. Хәзер гаиләсе белән фатир арендалап яши икән. «Бу йортны көтүче күпчелек халыкның башка җирдә яшәргә урыны юк. Чатырларда яшәүчеләрнең саны 150гә җитә. Гел алышынып торабыз. Төнгә ирләр кала. Хатын-кызлар, балалар өйләренә кайта. Кемдер моннан гына эшкә китә», – дип сөйләгән икенче бер өлешче – Альбина Гәрәева. Ул чатырда ире һәм улы белән яшәгән. Фатирларын инде 2013нче елдан бирле көтәләр икән. Шул вакыттан бирле ай саен фатир өчен түләп торалар. Уллары «Салават күпере»ндә яңа ачылган мәктәпкә беренче класска барган, шуңа күрә гаилә хәзер якын-тирәдә фатир яллап торырга мәҗбүр булачак. Үзләренең фатиры кайчан өлгерер бит. «Безнең мәгълүматлар буенча, «ПСО»га акчалар 100 процент күчерелгән булган, ләкин төзелеш һаман тик тора. Яңа елдан бирле безнең өйдә төзелеш бер процентка гына кузгалды. Түрәләргә ышанычыбыз юк. Чөнки алар, 2015нче елның декабрендә йорт тапшырыла, дип вәгъдә биргәннәр иде. Декабрьдән кичектерделәр мартка, марттан – июньгә, июньнән – сентябрьгә, сентябрьдән – декабрьгә, һәм ел саен шулай кичектереп килделәр. «ПСО» бу объектта эшен туктатса да, никтер вагоннары һаман тора», – дип сөйләгән Альбина Гәрәева «Азатлык»ка.

Чатырда яшәргә күчүнең төп максаты – түрәләрнең игътибарын җәлеп итү иде бит. Килгәннәр түрәләр. Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды җитәкчесе Тәлгать Абдуллин белән төзелеш министры урынбасары Илшат Гыймаев килеп киткән. «Сез башлаган каршылыкның мәгънәсе юк, сез соң чыккансыз, сезнең проблема хәл ителгән инде», – дип әйткәннәр. Ләкин ул вакытта йортны төзү эше торгызылмаган булган әле.

«Без үз кануннарыбызны беләбез. Ахырга кадәр барачакбыз, чигенмәячәкбез. Өч ел эчендә фатир белән тәэмин итәргә тиешләр безне. Без Чистай урамында, Горки микрорайонында, Киров һәм Авиатөзелеш районнарында Дәүләт торак фондының йортларында уйнатылмаган буш фатирлар булуын, анда беркем дә яшәмәвен беләбез. Алар безгә шул фондтан фатир бирергә тиешләр. Гаиләләр торак яллап интекмәскә тиеш», – дип сөйләгән Марина Власова «Азатлык»ка. Марина ханым фатирын 2011нче елда ук алган булган, шул заманнан бирле ай саен акчасын түләп бара, ә фатиры һаман әзер түгел.

БЕР «САЛАВАТ КҮПЕРЕ» ГЕНӘ ТҮГЕЛ

Яңа төзелеш оешмалары эш башлаган, аларның эше күз буяу өчен генә булмасын иде инде, дип курка алданган өлешчеләр. Һәм якын арада үз фатирларын алырга өметләнә. 2015нче елдан бирле өметләнә инде алар…

Татарстанда төзелеп бетмәгән йорт бер «Салават күпере» комплексында гына түгел. 2018нче елның мартына булган мәгълүматка караганда, республикада проблемалы 33 йорт бар. Проблемалы дигәндә, төзелеп бетмәве, кулланылышка тапшырылмавы күздә тотыла инде. Ләкин Премьер-министр Алексей Песошин, бу 33 йортны 2021нче елга кулланылышка тапшырып бетерәчәкбез, дип ышандыра. Гомумән, 2021нче елга Татарстанда бер генә проблемалы торак та каласы түгел икән. Премьер-министр моны ел башында депутатлар алдында чыгыш ясаганда әйткән иде. «Өлешләп төзү объектлары проблемасын хәл итү буенча эш бара. 2017нче елда шундый 6 торак йорт сафка бастырылды. Тагын 33 проблемалы йорт калып бара, аларда барлыгы 4,2 мең өлешче фатир сатып алган. Әлеге мәсьәлә безнең контрольдә. Быел тагын 21 объектта эшне бетерергә уйлыйбыз, 2019нчы елда – биш, 2020нче елда җиде объект кулланылышка тапшырылырга, шулай итеп, 2021нче елга республикада бер генә төзелеп бетмәгән торак йорт та калмаска тиеш», – дип, Песошинның ул вакытта әйткән сүзләрен китерә «РИА-Новости».

Премьер-министрның болай төгәл вакытын әйтеп сөйләшүе күңелгә өмет өсти, әлбәттә. Тик алай дисәң, төгәл вакыты әйтелеп тә, үтәлмәгән вәгъдәләр дә бихисап. Әнә яңа метро станциясе дә былтыр ук ачылырга тиеш иде. Нәтиҗәдә, ачылу көне биш тапкыр кичектерелде (былтыр ачыласы станция, ниһаять, быел 30нчы августта ачылды)! 2018нче ел инде азагына якынлашып килә, ә кулланылышка тапшырылган 21 йорт турында сүз юк әле. Ничә йорт төзелеп беткәндер – анысы да билгесез. «Салават күпере»ндә фатирларын ала алмый тилмерүчеләр кайчанга кадәр кеше фатирында яшәргә мәҗбүр булыр – анысын да кистереп кенә әйтеп булмый. Ышандыруын ышандыралар ла ул, ләкин инде фәлән тапкыр алдангач, бик ышанасы килми икән шул…

2017нче ел азагына булган мәгълүматка караганда, Русиянең 72 субъектында төзелеп бетмәгән 800дән артык күп катлы йорт бар, аларда өлешләп түләү системасы буенча 130 меңнән күбрәк гаилә фатир сатып алган. Алданган өлешчеләр, гомумән алганда, 370 млрд сумга якын акча югалткан

БУ – МӨҺИМ

Март башында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төзелеш оешмаларыннан зыян күргән затларга ярдәм фонды булдыру турындагы Указны имзалаган иде. 20нче июньдә Фонд Федераль салым хезмәтендә теркәлгән. Ведомство сайтында күрсәтелгәнчә, Фондның адресы: Казан шәһәре, Вишневский урамы, 26нчы йорт, 204а офисы. Башкарма директоры – Иван Новиков. Ул алданган кертемчеләр фондында эшләгән иде инде.

Фондның кураторы – беренче вице-премьер Рөстәм Нигъмәтуллин. Фонд карамагына 255 гектар җир тапшырылачак. Бу җирләр Казан, Чаллы, Яшел Үзән, Биектау һәм Питрәчтә. Анда төзелеп бетмәгән тораклар урнашкан. Фонд шул җирләрдә урнашкан проблемалы йортларны инвесторларга тәкъдим итәргә, алары, килешү төзеп, төзү эшләрен башкарып бетерергә тиеш булачак. «Ак Таш», «Бриз», «ПрофитГруп», «Евростиль», Ижауның «Комос-строй» төзелеш оешмалары белән килешүләр төзелгән инде, хәзер башка инвесторларны җәлеп итү эше бара.

Моннан тыш Фондка 100 млн сум акча бүлеп бирелгән.

БЕЛЕП ТОРЫЙК!

Гади халык еллар буе бер фатирын көтеп ала алмаганда, чиновниклар фатирларны перчатка урынына алыштыра. Шуңа өстәп, бөтен туган-тумачаларын да фатирлы итә әле. Фатир акчасын үз кесәсеннән түләми чиновниклар. Аларга эш урыннарыннан алып бирәләр. Ул эш урыннары казнасына акчаның каян килгәнен чамалыйсыздыр.

Мәсәлән, соңгы дүрт елда гына да Президент эшләре буенча Идарә (УДП) үз хезмәткәрләренә Мәскәү уртасыннан фатир сатып алуга 5 миллиард сумга якын акча тоткан. Бу елның июлендә генә дә чиновникларга фатир сатып алуга төзелгән дәүләт контрактларының гомуми суммасы 768 миллион сум тәшкил иткән, дип яза «РИА Недвижимось» The Insider басмасына сылтама белән.

Басма язуынча, күптән түгел генә Идарә йөзгә якын фатир сатып алган. Барысы да – «чиратта торучы» федераль чиновниклар өчен. Мәскәүдә бер квадрат метрның Төзелеш министрлыгы билгеләгән бәясе 91,6 мең сум булса, Идарә бер квадрат метрны 161 мең сумнан сатып алган. Аукционда бер генә катнашучы булган һәм, менә гаҗәп, шул оешма җиңеп тә чыккан – «Управление гражданского строительства». Бу – Мәскәүдәге иң эре төзелеш оешмаларының берсе, җитәкчесе – Мәскәү мэры урынбасары Марат Хөснуллинның күптәнге танышы Дамир Газизов. Җиңгән оешманың җитәкчесе «үземезнең татарымыз» булуына сөенсәк кенә инде…

Закон буенча, фатир мәйданы гаиләдәге бер кешегә 15 квадрат метрдан да кимрәк туры килгән яисә бөтенләй фатиры булмаган чиновниклар торак шартларын яхшыртырга хокуклы. Ләкин чынлыкта законга карап тормыйлар, чиновниклар фатир өстенә фатир ала. Мәсәлән, Президент эшләре буенча Идарәнең Кырым территориаль бүлеге җитәкчесе Олег Подолько узган ел торак шартларын яхшыртуга 11 миллион сум субсидия алган. Юкса аның үзенең – бер, ә хатынының ике фатиры булуы мәгълүм. Идарә җитәкчесе ярдәмчесе Александр Ромейков 2016нчы елда 15 миллион сум субсидия алган (шулай ук үз фатиры була торып), ә тагын бер урынбасар Дмитрий Вербовой, ике фатиры була торып, тагын бер фатир алган.

Чыганак: «РИА-Недвижимость»

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии