Кемдер акчасын пирамидага, кемдер бизнеска сала

Кемдер акчасын пирамидага, кемдер бизнеска сала

Казанда әзер бизнес сатучылар бер ел эчендә 35 процентка арткан, дип хәбәр итә «Реальное время». Бөтен Русия буенча тәкъдимнәрне карасаң да, якынча шундый сан килеп чыга.

Бу статистиканы үзеңә дә исәпләп карарга була. Бушлай игълан бирә торган сайтларда әзер бизнес сату турында белдерүләрне генә карап чыгарга кирәк. Мәсәлән, танылган бер сайтта хәзер Казан буенча гына шундый 737 тәкъдим бар (бу сан көн саен үзгәреп тора, яңа игъланнар өстәлә), ә узган елның шушы вакытына 520 бизнес сатуга куелган булган. Узган елгы кебек үк, быел да күбесенчә җәмәгать туклануы белән бәйле бизнесларны күпләп саталар. Кафе-рестораннарның бер өлеше 2020нче елның язын исән чыга алмаган иде инде. Пандемия шартларында эшләргә җайлашкан, ризыкны өйгә китереп бирү системасына күчә алганнар тезләнгән җирдән торып басты кебек. Хәтта яңа туклану урыннары да ачылды. Шулай да 77 эшмәкәр (2нче августка шундый сан иде) бизнесын сатуга чыгарырга булган. Бу, бер ел элекке белән чагыштырганда, якынча 25 процентка күбрәк икән. Әлеге категориядә иң кыйммәтле белдерү – 39 млн сумга 800 квадрат метрлы ресторан сатылу турында. 2016нчы елда гына тулысынча төзекләндерелгән, яңа җиһазлар, савыт-саба алынган, диелгән. Кремльдән 200 метрда гына урнашкан бу ресторанны хуҗасы ни өчен сатарга булгандыр – анысы язылмаган.

Шаурма әзерләү урыннары күп сатыла. 150 мең сумга да табып була аларны. Шуңа өстәп, урын арендалаган өчен аена кимендә 17 мең сум түләп торасы. «Бизнес табышлы. Янәшәдә генә метро, техникум, ике мәктәп. Кеше күп йөри», – дип язган белдерүне куйган Камил исемле кеше. Күченәбез, шуңа күрә тиз арада сатарга кирәк, дигән.

Узган ел кальян тарту урыннары шактый сатыла иде, быел андый бер игъланга да юлыкмадык. Хәер, коронавирус йоктыру куркынычы зур дип, Роспотребнадзор төтенли торган кафе-рестораннарга эшләүне тыйган иде. Шуңа күрә аларның бер өлеше ябылды, икенче өлеше «төтен»не алып ташлап, ашау-эчү урыны гына булып калды. Өченчесе дә бар: алары «идән астында» яшерен рәвештә эшли башлады. Андый урыннар үз кешеләре өчен генә ишекләрен ача. Аңлашыла инде, алар турында кычкырып сөйләшмиләр. Сатарга уйласалар да, «кычкырмый гына» саталардыр.

Ә менә кунакханәләр, узган елгы белән чагыштырганда, азрак сатыла башлаган. «Әзер бизнес» бүлегендә шундый җиде генә тәкъдим бар. «Узган ел күпләр ковидка каршы чикләүләрдән һәм кризистан соң тернәкләнеп китә алмады. Федераль үзәктән генә ниндидер ярдәм булды, җирле хакимият берничек тә булышмады, салымнарны гамәлдән чыгарып тормады. Җәй урталарында кунакханәләрнең 20-30 проценты гына тулы иде. Моннан табыш алу мөмкин түгел диярлек. Шуңа күрә күпләр бизнесын сатуга куйды. Быел 2019нчы елгы күрсәткечләргә кайтып барабыз: хәзер кунакханәләрнең якынча 60 проценты тулы. Шулай да проблема хәл ителде дип әйтеп булмый әле. Ковидның «дулкын»нары булып тора. Ә бездә вирусның таралу урыны дип аэропорт, метро һәм башка җәмәгать транспортын түгел, никтер ресторан һәм кунакханәләрне атыйлар», – дип аңлаткан кунакханәләр берлеге президенты Гөлнара Сафина «Реальное время» электрон газетасына. Дөрес, сату турында игъланнарның барысы да шушы бер ел эчендә генә куелган дигән сүз түгел. Еллар буе эленеп тора торган белдерүләр дә бар.

Хезмәт күрсәтү белән бәйле бизнесларга килгәндә, иң күп игъланнар – матурлык салоннары, белем бирү үзәкләре, балалар күңел ачуын оештыру бизнесын сату турында.

Тәкъдим генә түгел, сорау да арткан. Монысы – шулай ук танылган сайт «Авито» тикшеренүе нәтиҗәсе. Казанда әзер бизнес белән кызыксынучылар ел башыннан бирле 11 процентка күбәйгән, дип исәпләп чыгарганнар. Интернет-кибет сатып алырга теләүчеләр, мәсәлән, 60 процентка арткан. Тагын төзелеш, сәүдә компанияләре белән кызыксыналар, ди. Димәк, булган акчаларын «Антарес», «Финико» ише финанс пирамидаларына кертеп, күктән байлык төшкәнен көтеп утырмыйча, бизнес иясе булып, эшләп табыш алырга теләүчеләр дә юк түгел.

Эшләү дигәннән, 2020нче ел нәтиҗәләре буенча, Русия эшсезлек күрсәткече рейтингында 18нче урында урнашкан иде. «РИА Новости» төзегән ул рейтингта безнең илдә эшсезлек 1,5 тапкырга арткан һәм 6,1 процентка җиткән, диелә. Эшсезләр саны илдәге хезмәт яшендәге барлык кеше башыннан исәпләп чыгарыла. Пандемиягә кадәр, рәсмиләр әйтүенчә, әлеге күрсәткеч 4-5 процент тирәсе иде. Шулай булгач, рәсми статистиканы гына карасак та, арткан булып чыга. Европа илләрендә эшсезлек буенча пособиенең күләме бик зур, хәтта кайбер эштә түләнә торган хезмәт хакларыннан да күбрәк. Шуңа күрә хәйләкәр кешеләр, эшкә урнашмыйча, рәхәтләнеп шул пособиегә яшәп ята. Эшсезләр статистикасын шундыйлар арттыра. Узган ел бездә дә Путин юмартланып китте. Эшсезлек буенча түләнә торган пособиенең максималь күләмен минималь хезмәт хакына тигезләп, ягъни 12130 сумга җиткереп куйды. Биржага басканнарның бер өлеше шул суммага кызыккан, дип фаразларга мөмкин. Дөрес, бездә ул акчаны күп дигәндә өч ай гына алырга була. Кайбер Европа илләрендәге кебек еллар буе түләп ятмыйлар.

Эшсезлек чагыштырмача түбән булган илләр арасында Белоруссия дә бар. Анда эшсезлек 4 процент тирәсендә тирбәлә. Һәм әлеге күрсәткечкә ирешүдә илдә кабул ителгән «әрәмтамакларга салым»ның өлеше дә аз түгелдер. 2015нче елда президент Александр Лукашенко фәрманы буенча, рәсми рәвештә эшкә урнашмаганнардан казнага салым җыя башладылар. Ел дәвамында 183 көн һәм аннан күбрәк эшсез утырган кеше әрәмтамаклар исемлегенә кертелде. Андыйлар елына 20 база үлчәме күләмендә салым түләп барырга тиеш иде. Хәзерге көндә бер база үлчәме 27 белорус рубленә тигез, ягъни елына 540 белорус рубле – безнең акчага күчерсәк, якынча 15600 сум килеп чыга. Вакытында түләмәсәң, штрафлар да өстәлә иде. 7 яшькә кадәрге баласы булган ата яки ана, иҗат һәм кул эше белән шөгыльләнүче эшмәкәрләр, адвокатлар, нотариуслар, студентлар, пенсионерлар, инвалидлар һәм 18 яше тулмаганнар гына әлеге салымнан азат ителде. Тагын бер категориягә – мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә эшсез булып теркәлгәннәргә – «әрәмтамаклар салымы»н түлисе түгел иде. Әлбәттә инде, кешеләр биржага басуны сайлый башлады. Рәсми мәгълүматларга ышансаң, әлеге салымны 54 мең кеше генә түләгән, бу – Белоруссиядәге әрәмтамакларның 11,5 проценты гына. Ризасызлык арта башлагач, салымны бетерделәр, түләнгән штрафларны да кире кайтара башлаганнар иде. Шулай да әрәмтамаклар исемлеге Белоруссиядә һаман да бар. Алар дәүләт субсидияләреннән мәхрүм ителә. Мәсәлән, җылы су, газ һәм җылылык өчен түләүләрдә субсидияләр каралган, әмма әрәмтамакларга ул юк – 100 процент күләмендә түләргә тиешләр. Салым итеп чыгарып бирмәсәләр дә, түләүләр белән бергә шул ук сумма чыга торгандыр.

Белоруссиягә кызыгып, безнең ил чиновниклары да «әрәмтамакларга салым» турында закон проектын кертеп караган иде. Эшсез утыручыларга салым билгеләү генә түгел, административ һәм җинаять җаваплылыгы кертү тәкъдиме белән чыгучылар да булды. Әлегә бу мәсьәлә һавада эленеп калды, тавыш-тыны ишетелми. Сайлаулар узганчы ишетелмәс тә. Ә аннан соң чыга башласа, аптырамыйк – бездә салым салырга яраталар бит.

 

– Татарстанда да, Русиянең башка төбәкләрендәге кебек үк, җитештерү, сәүдә, транспорт, төзелеш һәм автомобиль бизнесы тармакларында эшләүчеләргә ихтыяҗ зур. Югары разрядлы яки тәҗрибәсе зур булган, шулай ук катлаулы системалар белән эшли белә торган осталарны эзлиләр. Курьер, кассир һәм складта заказларны төреп торучыларны эшкә чакырган белдерүләр бик күп. Бу – тормышның бер өлеше онлайнга күчүе белән бәйле. Коронавирусның өченче дулкыны башлангач, табибларга, урта һәм кече медицина персоналына ихтыяҗ кабат артты. Фармацевтлар да кирәк. Торак-коммуналь хуҗалык һәм төзелеш тармакларында күбесенчә мигрантлар эшли иде. Пандемия башлангач, мигрантлар туган якларына кайтып китте һәм бу тармакларда эшләргә кеше калмады.

Хезмәт хаклары үсте, ләкин әллә ни күпкә түгел. Мәсәлән, курьерларга ихтыяҗ зур дидек, шунлыктан аларга тәкъдим ителә торган хезмәт хакы да сизелерлек артты. Эш тәкъдим итүчеләр югары разрядлы белгечләргә дә акча жәлләми, ләкин ул урынга теләсә кем бара алмый, осталар җитешми. Тагын медицина өлкәсендә хезмәт хаклары үсте. Дөрес, база өлеше әллә ни үзгәрмәде, акча өстәмә түләүләр хисабына артты.

Эш тәкъдим итүчеләрнең белдерүләрендә «өйдән торып эшләү мөмкинлеге дә бар» дигән сүз торган саен ешрак очрый. Пандемиягә кадәр бездә күп оешмалар хезмәткәрнең офиска килмичә, читтән торып эшләү вариантын күз алдына да китерә алмый иде. Узган язда үзизоляция режимы игълан ителгәч, күп компанияләр читтән торып эшләүгә карашларын үзгәртергә, системага җайлашырга мәҗбүр булды. Мәсәлән, инженерлар, смета төзүчеләр һәм башка кайбер белгечләр офиска килми генә дә эшли ала икәнен аңладылар. Бу формат эш бирүчеләр өчен дә файдага булды. Әлбәттә, касса яки станок артында торган хезмәткәрне өйдән эшләүгә күчереп булмый, бу физик яктан мөмкин түгел. Ә мөмкин булган очракта, нишләп әле кулланмаска ди?! Өйдән торып эшләүгә хәтта чит төбәкләрдән кандидатларны да алырга була.

«Avito Эш» һәм «Avito Хезмәт күрсәтүләр» порталларының идарә итүче директоры Артем КУМПЕЛЬ

(Чыганак: «Бизнес Онлайн»)

 

БУ МӨҺИМ!

Русиядә эшсез булып теркәлүнең гадиләштерелгән тәртибе 2021нче елның 31нче декабренә кадәр озайтылды. Ул узган ел пандемия чорында гамәлгә кергән иде. Хезмәт биржасына басу өчен мәшгульлек үзәгенә барырга да, бер кочак документ җыярга да кирәкми. «Работа в России» сайтында яки дәүләт хезмәт күрсәтүләре порталында (Госуслуги) шәхси кабинетта да исәпкә басарга була. Профильле ведомстволар кирәкле мәгълүматны автомат рәвештә алачак. Һәм, кеше эшсез дип табылган көннән башлап, аңа пособие түләнә башлаячак.

2021нче елда эшсезлек буенча пособиенең максималь күләме – 12130, ә минималь күләме – 1500 сум. Максималь күләмдәге пособиене алу өчен, кеше бер ел эчендә кимендә 26 атна (якынча 6 ай) эшләгән булырга тиеш. Ул бер ел мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать иткән яки сайт аша теркәлгән көннән башлап исәпләнә. Әгәр бу шарт үтәлсә, эшсез дип табылган кешегә кеременең 75 проценты күләмендә пособие түләнә, ләкин ул 12130 сумнан да артмый. Хезмәт хакы миллион сум булса да, 12130 сумнан күбрәк пособие билгеләнми. Хезмәт хакы 10 мең сум булган кеше исә 12130 сумга өметләнә алмый: пособие керемнең 75 проценты күләмендә бирелә. Һәм бу – беренче өч айда гына. Ә 4-6нчы айларда пособие хезмәт хакының 60 проценты күләмендә түләнә, ләкин ул 5000 сумнан да артмый. Әгәр кеше бер елдан артык эшләмәгән яки бер елда эшләгән атналары 26га тулмый икән, аңа өч ай буе 1500 сум гына пособие түләнәчәк.

Эшсезлек буенча пособие ул – социаль түләү түгел. Шуңа күрә эшләмичә дә акча алып ятачакмын дип уйларга кирәкми. Кеше гариза язганнан соң, мәшгульлек үзәге 11 көн эчендә яраклы эш тәкъдим итәргә тиеш. Әгәр кеше үзенә туры килә торган 2 вакансиядән баш тарта икән, пособие билгеләнми, ул эшсез дип саналмый.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии