Журналистны ике яклап «яңаклыйлар»

Журналистны ике яклап «яңаклыйлар»

Бу арада коллегаларыбызны яшьлек бабай «Родина» газетасы хезмәткәрләренә пычак белән һөҗүм иткән…

Түрәләрнең кыланмышларына артык гаҗәпләнмибез инде хәзер. Өстәвенә, Хакасиядәге вакыйгада журнал– журналистларны еш «обижать» итәләр әле. Хакасиядә район башлыгы үзеннән интервью алырга кергән «Россия 24» телеканалы хәбәрчесен сугып очырган иде, Ставропольдә 73 ист үзе «гаепле» дә икән әле. Имеш, хәбәрче Шириин районы башлыгының бүлмәсенә бәреп кергән (гаҗәп!), документын да күрсәтеп тормаган, бусагадан ук башлыкны «коррупционер» дип атаган, моңа район башлыгының ачуы килгән һәм төшерү командасына чыгып китәргә кушкан. «Әкрен генә этеп чыгара башладым, журналист махсус рәвештә егылган, кычкырган булды» – район башлыгы Сергей Зайцев әнә шулай дип аңлата. Дөрес, интернетта таралган видеода хәлләр бераз башкачарак бара: журналист микрофонын район башлыгына сузып тора, анысы утырган җиреннән кисәк сикереп тора да, іорреспондентка суга, аны этеп ега, камерага ташланмакчы була. «Мин коррупционер түгел, сез бутагансыз, чыгып китегез әле, егетләр», – дип әйтми инде һәрхәлдә. «Минем турыда ялган мәгълүмат таратканыгыз өчен хәзер мин сезне судка бирәм!» – дип тә әйтми, тизрәк сугыша башлый.

Тикшерү комитеты Җинаять кодексының 144нче маддәсе, 3нче бүлеге буенча (көч кулланып, журналистның эшчәнлегенә комачаулау) эш кузгаткан. Андый комачаулау очраклары адым саен булып торса да, бик сирәк кулланыла торган маддә бу. Аның каравы әле күптән түгел генә кабул ителгән «хакимият вәкилләрен мыскыл иткән өчен» маддәсе тулы көченә эшли дә башлады инде. Аны журналистларны яклау өчен дә куллана башларга кирәк, без дә «хакимият» бит – «дүртенче хакимият»! Әлегә бу маддәнең журналистларга каршы кулланылганы гына ишетелә…

Хакасиядәге бу түрәгә әллә ни исебез китмәгән иде, менә Ставропольдәге бабай уйландырды әле. Ул җирле «Родина» газетасына Сталин турында хат алып килгән булган. КПРФ фиркасе газетасы бу. Бастыра алмыйбыз, дигәч, кесәсеннән ау пычагы чыгарып, баш мөхәррирнең муенын, сул як битен яралаган. Аңа ярдәмгә килгән өч хезмәттәшенә дә эләккән. Ике хезмәткәр больницада, икесе өйләренә кайткан, диелә хәбәрләрдә.

«Безнең гәҗит» – укучылары белән тыгыз элемтәдә эшләп, читтән язып торучы авторлар белән бик теләп хезмәттәшлек итә торган газета. Һәр хатны теркәп барабыз, берсен дә ташламыйбыз. Авторлар күп булгач, кайвакыт чират та җыела, хатларны чират буенча һәм темага туры китереп бирергә тырышабыз. Бик сирәк хатлар, әйтик, аноним гаепләүләр, шәхесне мыскыл итүләр генә басылмый кала, андый авторларга (мәгълүм булсалар) барысын да аңлатабыз, йә үзгәртеп язарга кушабыз. Иясез хатлар архивка китә. Нигә куркырга?! Редакция авторларның исемнәрен сер итеп саклый, әгәр алар шуны теләсә.

Авторларыбыз телефон номерын күрсәтсә бик рәхәт – аралашып торабыз, сораулар булса, ачыклык кертәбез. Безне аңлап, хатларының басылганын тыныч кына көтеп торучы укучыларыбызга рәхмәт!

Аңламаучылар да бар. «Бер атна элек үк җибәрдем бит инде, ник бастырмыйсыз?» дип хатларын таптыручылар, «ник башкаларныкы басыла да, минеке басылмый?» дип үпкә белдерүчеләр, «хатларымны бастырган өчен генә языла идем сезгә, бастырмасагыз – бүтән язылмыйм» дип «янаучылар» да бар. Әле бер авторыбыз, редакциягә шалтыратып, «басылмый яткан хатларымны кире үземә җибәрегез!» дип боерган (атна саен том-том хат алабыз аннан, хаты артыннан ук «кайчан бастырасыз?» дип шалтырата башлый). Гәрчә газетабызда «Авторлар белән хат язышырга мөмкинлек юк, кулъязмалар кире кайтарылмый» дип язып куелган. Бик рәхәтләнеп хат язышып утырыр идек, тик аңа, чыннан да, вакыт юк. Журналист язмаларын да язасы, укучыларыбызга мәгълүмат җиткерәсе, газетаны әзерлисе бар бит. Бүген бер генә матбугат чарасы да укучылар белән хат алышып утырмый, утыра алмый. Шуны аңлаткач, әлеге автор: «Конвертка акча жәлләсәгез, конвертын үзем җибәрермен, язмаларымны кире җибәрегез!» – дигән. Андыйлар тагын бар әле. Шуңа күрә редакциягә һөҗүм иткән бабай вакыйгасы уйландырды да инде. Аллаһ сакласын, әлбәттә, ләкин бездә дә мондый хәл кабатланмас, дип ышанып әйтә алмыйбыз.

Бүген журналистны ике яклап «яңаклыйлар» булып чыга. Бер яктан – законнарны кырыслатып торган хакимият, икенче яктан –хатын бастырмаган өчен дә пычак белән һөҗүм итәргә күп сорап тормаган бабай, ягъни халык… Кыйный – димәк, ярата, дип үзебезне тынычландырсак кына инде…

Гомумрусия халык фронты төзегән «журналистларның хокукларын бозу картасы»нда Идел буе төбәкләре – Татарстан, Башкортстан, Оренбург, Самара, Удмуртия, Чувашия, Ульяновск кишер сары төс белән билгеләнгән. «Кишер сары» төс – әлеге төбәкләрдә журналистларга шактый югары дәрәҗәдә басым ясала, янау һәм куркытулар күзәтелә дигәнне аңлата. Иң куркыныч төс – кызыл – журналистларны кыйнау һәм үтерү очраклары бар дигән сүз. Картада бу төс белән Мәскәү, Ростов, Чиләбе, Омск һәм Свердловск өлкәләре, Ставрополь һәм Краснодар крайлары, Бурятия Республикасы билгеләнгән.

«Чикләрсез репортерлар» («Репортеры без границ») халыкара оешмасы мәгълүматына караганда, 2018нче елда дөньяда 56 журналист үтерелгән. Шуның 29ы – сугыш хәрәкәтләре барган урыннарда.

ФИКЕР

«Журналистикада фанатлар гына калды»

Русиядә, шул исәптән Татарстанда да журналистларга эшләү көннән-көн кыенлаша. Әллә безгә генә шулай тоеламы? Алай булса, киресен исбатлый аласызмы? Республикада танылган журналистларга шундый сорау белән мөрәҗәгать иттек.

«ЗАКОННАР ТАГЫН ДА КЫРЫСЛАНАЧАК»

ТНВ журналисты (исемен күрсәтмәүне сорады, сүзе булыр тагын, диде):

– Журналистка үз эшчәнлеген алып бару, дөрестән дә, кыенлаша. Бүген җәмгыять авыру – диагнозы бар. Моңа халык кына гаепле дип әйтмәс идем, моңа дәүләт үзе үк гаепле. Чөнки дәүләтнең журналистик пропагандасы халыкның ачуын китерерлек дәрәҗәдә эшли. Ачыктан-ачык ялган мәгълүмат җиткерәләр. Халыкның актив өлеше моның ялган икәнлеген барыбер аңлый. Шуңа күрә төп дәүләт каналларын карамый да. «Телевизор минем өчен түгел, ник мин ул тартманы карыйм?» – урта хәлле, фикерле кешеләр сүзе бу. Аңлашыла ки, мондый ялган мәгълүмат агрессив кешеләрнең ачуын чыгара. Шулай булгач, матбугат вәкилләренә пычак белән һөҗүм итүләренә бер дә аптырамыйм мин. Безнең республикада да шундый хәл булырга мөмкин.

Халыкның тискәре карашын үзебезнең эштә дә сизгән бар. Берәр проблемалы сюжет өчен интервью алырга теләгәндә, «сез моны күрсәтмисез бит инде», «сез бит моны барыбер үзегезчә күрсәтәсез, бары кисәсез, интервью бирмим мин сезгә» диючеләр бар. Халыкта журналистка карата ышаныч кими дигән сүз бу. Ниндидер аерым журналистларга карата гына ышаныч бар, ә гомумән журналистикага ышаныч юк. Аның дәрәҗәсе төште. Бүген чиновниклар берсе дә журналистның соравыннан курыкмый, чөнки алар белә: бу – система, сине анда барыбер начар итеп күрсәтмәячәкләр. Шуңа журналистларны кешегә дә санамыйлар.

Законнар да кырысланды, тагын да кырысланачак әле. Сүз иреге буенча халыкара рейтингларда Русия – түбәндә. Хәзер урыс журналистикасы әкренләп интернетка, YouTube каналларга күчә бара. Ләкин анда да сүз иреге кысыла. Көннәрдән бер көнне YouTube-ны бөтенләй ябып куйсалар да исем китмәячәк, чөнки бөтен нәрсә шуңа таба бара. Суверен интернет бөтен нәрсәне чикләячәк. Алда безне бернинди үсеш булмый торган совет иле диктатурасы көтә.

«ТЕЛӘГӘН ОЧРАКТА, ДӘРӘҖӘНЕ КҮТӘРЕП БУЛА»

Рәмис ЛАТЫЙПОВ, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе баш мөхәррире:

– Ә кайчан җиңел иде журналистка? Һәр чорның үзенең авырлыгы бар. Дөрес, әгәр журналист ниндидер проблемалы материал язмый, журналист тикшеренүе үткәрми, хәбәрләр генә язып тора икән, аның өчен артык авырлыгы беркайчан да булмагандыр. 90нчы еллар азагында журналистларга иркенлек иде. Әмма ул вакытның да үз авырлыгы булды: журналист материалына бернинди реакция дә юк иде. НЛОлар, кар кешеләре, тагын әллә нәрсәләр турында яза башлаган чор бит бу. Һәм синең тәнкыйтең шулар арасында күмелеп кала иде. Кешене ачыктан-ачык «карак» дип язалар – халыкка да, хакимияткә дә барыбер. Язган кешегә дә бернәрсә дә булмый иде.

Ә хәзерге заманның авырлыгы шунда: журналистиканың, ММЧның, сүзнең бәясе, дәрәҗәсе бөтен яклап төшеп бетеп бара. Илдәге сәясәт шундый чөнки. Бер мисал: Русиядә федераль дәрәҗәдә бәйсез телеканал юк. Интернетта «Дождь» бар да, радиолардан «Эхо Москвы» радиосы бар – бетте шуның белән.

Законнар алга таба тагын да кырысланачак әле. Берәр бәйрәм вакытында котлаганда, кызык булсын өчен, журналистиканы дүртенче хакимият дип әйткән булалар булуын, ләкин саный башласаң, арттан дүртенчедер ул. Журналистиканың позициясе хәлсез, гомуми торышы түбән. Бу өлкәгә яшьләр килмәүнең дә бер сәбәбе шул. Журналист тикшеренүләре эшләргә теләүче дә юк. Мәсәлән, чагыштыру өчен әйтәм, шуңа охшаш өлкә – эчке эшләр өлкәсенең дәрәҗәсе бик югары бит. Анда килергә теләгән яшьләр иге-чиге юк, юридик уку йортларында бюджет урыннары күпме, аларда укучылар күпме. Ә татар журналистикасы бүлегендә бер бюджет урыны да калмады. Һәм әлеге һөнәрне сайларга теләүчеләр аның престижлы булмавын күреп, белеп тора. Бүген журналистикага килүчеләр һәм анда калучылар – чын фанатлар гына.

Шул ук вакытта журналистлар булган кадәрле мөмкинлекләрдән дә тулысынча файдаланмыйлар дип уйлыйм мин. Бүген бер кешедә дә «материалымны кайда чыгарыйм икән?» дигән уй булырга тиеш түгел. Социаль челтәрләр бар, һәм алар бик көчле корал. Ләкин ул да кысыла бара. Тегене язарга ярамый, моны язарга ярамый. Журналистка боларның барысын да белеп торырга кирәк. Киләчәктә тагын да кысылачак әле ул өлкә дә.

Теләгән очракта журналистиканың дәрәҗәсен күтәреп була. «Әйдәгез, журналистларны хөрмәт итик» дигән указ чыгару турында сүз бармый, алай итеп хөрмәтне арттырып булмый. Журналистикага, сүз ирегенә карата сәясәтне, дәүләтнең мөнәсәбәтен үзгәртергә кирәк. Үзгәртеп була икәнен соңгы еллардагы үзгәрешләрдән үзебез күреп торабыз: бүген журналист хакимиятнең ялчысы итеп кабул ителә.

90нчы елларда укытучының дәрәҗәсе бөтенләй төшеп беткән иде, аны күтәрергә теләделәр һәм күтәрделәр дә. Дөрес, совет заманы укытучысы дәрәҗәсенә үк җитмәде. Укытучының хезмәт хакын арттырдылар, авылга китеп эшләүчеләргә ярдәм, социаль ипотекалар бирә башладылар. Бу өлкәгә яшьләр дә килә башлады. Журналистның дәрәҗәсен күтәрү өчен бәйсез ММЧга мөмкинлекләр тудырырга кирәк. Безнең законнарга карасаң, рәсми цензура да юк, бәйсез ММЧ ачарга мөмкинлек тә бар, әмма илдәге гомуми вәзгыять шундый – бәйсезлекнең кадерен бәйсез газета ачкан һәм аны чын мәгънәсендә «өстерәп барган» кешеләр үзләре генә белә.

СӨЙЛӘШЕП БУЛМАДЫ

«Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррире, Татарстан Журналистлар берлеге рәисе урынбасары Гөлнара Сабирова белән дә элемтәгә кергән идек. Аңа берлек җитәкчесе урынбасары буларак та соравыбыз бар иде. Тик ул: «Минем бу турыда сөйләшәсем килми», – дию белән генә чикләнде. Татарстан Журналистлар берлегеннән шәрехләмә алып булмады.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии