Шәҗәрә ярдәмендә милләтне ачыклап буламы?

Шәҗәрә ярдәмендә милләтне ачыклап буламы?

Бу елның октябрендә узарга тиешле халык исәбен алу, пандемияне сылтау итеп, киләсе елның апреленә күчерелде. Рәсми җанисәп кичектерелсә дә, җәмгыятьтә халыкны исәпләүнең тынып торганы юк. Хәзерге вакытта, мәсәлән, интернетта кайнар бәхәсләр бара, пропаганда машинасы да тулы куәтенә эшли. Башкорт – башкортны, татар татарны саный.

Татар һәм башкорт темасы пыскып ята торган учак кебек. Көчлерәк җил иссә, кабынып китәргә дә күп сорамый. Бераздан тагын сүнеп китә. Аннары җил чыга йә берәрсе өреп җибәрә – учак тагын дөрләп китә.

Соңгы вакыйгаларны искә алсаң, пыскып яткан учакка музыкант Альберт Исмаил өргән иде. Бер ел тирәсе элек Альберт үзен башкорт дип игълан итте. Милләтен шәҗәрәсе нигезендә ачыклаган («Мин шәҗәрәне эзләгәндә чуваш та булырга әзер идем, мари да. Башкорт булып чыктым», – дип «Интертат»ка интервью да биргән иде). Бу сөенече белән БСТ каналында да, «Фейсбук»та да уртаклашты. Моңарчы татар булып йөргән, Хәтер көннәрендә чыгыш ясаган, «Яшә, татар!» дип җырлар яздырган Исмаилның кисәк башкорт булып куюы берәүләрне гаҗәпләндерде, икенчеләрнең ачуын чыгарды. Хәер, милләтне генә түгел, җенесне дә алмаштырып була торган заманда яшибез. Әле анысын үзгәртергә саллы гына сумма да кирәк, ә милләтне бушка гына һәм кәефкә карап кына да алыштырып була. Шуңа күрә әллә ни аптырыйсы да түгел. Яңа гына табадан төшкән башкорт Альберт үз милләте белән горурланып, тыныч кына яшәп ятса, кешеләрнең ачуы да тиз басылыр иде үзе. Ләкин ул тыныч кына яшәми. Шушы барлы-юклы бер ел эчендә татарларны дошманнар исемлегенә кертте дисәң дә була. «Фейсбук»тагы соңгы язмалары инде «мин башкорт!» дигән патриотик рух белән түгел (анысы элегрәк иде), ачыктан-ачык татарофобия белән сугарылган. Кереп китеп укый башласаң, фикерне чуалтырга менә дигән чыганак! «Татарлар башкортларны көчләп татарлаштырган» дигән фикер дә бар анда, «Татар милләте 100 ел элек кенә барлыкка килгән, ә башкортлар гел булган» дигәне дә очрый. «Ниһәйәт сөйөнөчлө хәбәр килде. Төнйак-көнбайыш диалектыбыз рәсми рәвештә кабул ителде!» дип куанычын да уртаклаша Исмаил. «Без башкортлар!» дигән җырга клибы да чыкты (Альберт аны хатыны белән бергә «Хаят-Исмаил» дигән төркемгә берләшеп башкара. – Авт.). Мин җырны татар телендә дип тыңлаган идем, ә ул башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалектында икән ләбаса! Әле сентябрь уртасында Уфада узган «Сердце Евразии» фестивалендә төркем «Ай, былбылым» җырын башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалектында җырлаган әнә. Барыбызга да таныш «Ай, былбылым» инде ул. Теле дә барыбызга да таныш. Ләкин телнең аталышы гына башка – «башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты» дип атый аны Исмаиллар төркемен сәхнәгә чакырып чыгарган алып баручы.

Башкорт булырга була, чуваш, урыс, хәтта инглиз дә булырга була. Моны Исмаил кебек шәҗәрәне социаль челтәргә элеп исбатларга тырышырга да кирәкми. Уйлау һәм үзең ышану гына да җитә. Ләкин башка милләт булып куйдым дигәч тә, татарларга каршы пропаганда машинасына утырып хәрәкәт итә башлагач, сәясәт дип уйламый хәлең юк.

Төрле белгечләр белән сөйләшеп, Альберт Исмаил һәм аның фикердәшләренең карашларындагы төгәлсезлекләрне барладык.

«ДОКУМЕНТЛАРДА МИЛЛӘТ КҮРСӘТЕЛМӘГӘН»

2013нче елдан бирле шәҗәрәләр өйрәнүче, шушы вакыт эчендә 100дән күбрәк нәсел агачын әзерләгән журналист Дамир Шәйхетдин, шәҗәрә буенча милләтне ачыклау мөмкин түгел, ди.

– Дамир, шәҗәрә нинди документлар нигезендә төзелә?

– Иң беренче документ – муллалар алып барган метрикә кенәгәләре. Һәм Русия империясендә уздырылган халык исәбен алу кәгазьләре – «ревизские сказки» буенча. Өстәмә документ буларак җир актлары яки башка рәсми кәгазьләр кулланылырга мөмкин.

– Табып була торган иң борынгы документлар кайсы чорга карый?

– Документлар буенча Казан ханлыгы чорына барып тоташкан шәҗәрәләр бар. Бөтен нәселнең шәҗәрәсен дә алай төзеп булмый, әлбәттә. Чөнки документларның сакланышы төрлечә. Әйтик, затлырак нәсел булса, аның турында төрле документларда телгә алынган, димәк, андыйларның нәсел-нәсәбе очына чыгу җиңелрәк.

– Ә шәҗәрә нәрсә өчен кирәк соң? Мәсәлән, Альберт Исмаил шәҗәрәсе буенча милләтен ачыклады. Чыннан да шәҗәрәңне өйрәнеп, бу сорауга җавап табып буламы?

– Беренчедән, шәҗәрә төзегәндә нигез итеп алына торган ул документларда милләт күрсәтелмәгән. Халыкның социаль хәле генә күрсәтелгән. «Ясаклы татар» дип язылган, мәсәлән. Җир милке булганнар «сословный башкорт» дип билгеләнгән. Халыкны шулай социаль статусы буенча бүлгәләгәннәр. Бу – идарә итү һәм салым җыю максатыннан эшләнгән нәрсәләр.

Ә шәҗәрә ни өчен кирәк дисәк, нәсел-нәсәбеңне белү – иң беренче чиратта үткәннәр алдында җаваплылык ул. Әби-бабаларның рухларына атап дога кылу өчен, аларның исемнәрен белү кирәк.

– Аның буенча милләтне ачыклап булмый, димәк?

– Милләт бит ул әле кайчан гына – XIX гасыр ахыры-XX гасыр башында гына формалашкан. Аңа кадәр милләт төп фактор булмаган. Кеше үзенең килеп чыгышын белмәгән. Йә мөселман дигән ул үзен, йә «без болгарлардан» дигән.

– Шул ук Альберт һәм аның кебек уйлаучылар «башкорт дигән сүз әллә кайчангы документларда ук телгә алынган, димәк, башкорт милләте әллә кайчаннан булган» дип бара. Милләт белән социаль катламны бутыйлар булып чыга?

– Әлбәттә. Гомумән, Альбертның мантыйгы буенча барсаң (авылыңа кемнәр нигез салган – син шул милләттән, дигән мантыйк), Альберт ул башкорт түгел. Мин, мәсәлән, документлар буенча аңа караганда да башкортрак булып чыгам әле. Ә Альберт чынбарлыкта ясаклы татарлардан. Нәсел тамгалары – безнең Актаныш районында очрый торган тамгаларның берсе. Шуңа күрә монда «ул башкортмы, татармы» дип баш ватарга кирәк түгел. Һәр кешенең үз ихтыяры, үз теләге. Тели икән – ул үзен башкорт дип йөри. Татарлар арасында үзләрен урыс дип йөрүчеләр дә күп бит. Һәр кешенең үз сайлавы.

Ә сословие буларак башкортлар Татарстанның да күп авылларында очрый. Мәсәлән, Бөгелмә, Минзәлә өязләренә караган авылларда. Элекке Уфа губернасына кергән җирләр бит. Җир биләүче социаль катлам башкорт дип язылган. Кайсыдыр авылларда алар күбрәк, кайсындадыр азрак. Аңа карап кына «монда башкорт милләте яшәгән икән» дип әйтеп булмый. Кайберәүләр социаль статус атамасыннан ямьсез итеп файдаланганнар, элеккеге статусны тотканнар да милләт итеп язып куйганнар.

«МИЛЛӘТ БЕЛӘН СОСЛОВИЕНЕ БУТАРГА ЯРАМЫЙ»

Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков белән милләт темасына кыскача ликбез үткәреп алдык. Кызыксынган кешеләргә бу темага хезмәтләр шактый, шулай да һаман да бутаучылар, фикерне чуалтырга теләүчеләр табылып тора әле.

– Дамир абый, милләткә бүленеш тарихи документларда кайчан барлыкка килгән?

– Русия кысаларында этник төркемнәргә бүленү ачык рәвештә XIX йөздә барлыкка килә. XIX гасыр уртасында төрле материаллар нигезендә халыкны исәпкә алуга әзерлек эшләре башлана. Ә беренче җанисәп 1897нче елда булган. Шул халыкны исәпкә алыр алдыннан галимнәр тарафыннан эшләнгән халыклар исемлеге чыгарыла. Ул исемлектә татар дигән категория бар. Шул ук вакытта күренеп тора: әле кайбер башка төркемнәр дә татар булып йөргәннәр. Мәсәлән, исемлек нигезендә әзәрбайҗаннарны, балкарларны татар дип язган урыннар да бар. Аннан соң Себердәге, Алтайдагы кайбер зоналарда яшәүче төркемнәрнең дә татар дип аталуы күренә. Ә инде татар эченә кергән кайбер төркемнәр аерым исем белән бирелгән. Мәсәлән, мещеряк – мишәр дигән төшенчә бар анда. Типтәр дигән төшенчә бар. Керәшеннәр дә аерым бирелгән – «крещенные татары» дип. Шушы ук документта башкортлар да бар.

– Ә аңа кадәр булган документларда, «ревизские сказки»да шул ук башкортлар сословие мәгънәсендә кулланылганмы?

– Әйе. «Ревизская сказка» – ул бит салым җыю өчен эшләнгән кәгазь. Анда беренче чиратта халыкның этник ягы түгел, ә нинди сословиегә керүе белән кызыксынганнар. Шул сословиега карап, салым түләүдә үзенчәлекләр булган. Мәсәлән, дворяннар салым түләмәгән. Ясаклы төркемнәр булган. Башкортлар ясаклы төркемнәр эченә кергән бер сословие буларак йөргән. Шуңа күрә башкорт дигән төшенчә астында шул сословиега караган күп кенә башка милләт вәкилләре дә булган. Татар энциклопедиясен төзегән вакытта, анда ике төшенчә керде дә инде: башкортлар – этник төшенчә буларак һәм «сословные башкиры».

«Сословные башкиры» – вотчина җире булган, ягъни асаба халыклар. Ул төркемгә тора-бара башка халыклар да кереп киткән. Әйтик, татарларда башкортлардан кыз алу яки аларга кыз бирү булган. Мирас буларак, кыз белән бергә җир дә эләккән. Аннан соң кайбер татарлар, моны Башкортстан галимнәре үзләре дә өйрәнделәр, җирне сатып алып, социаль баскычтан шуның хисабына күтәрелгәннәр. Шуңа күрә башкорт кына вотчинник булган дигән сүз дөрес түгел. Катнаш катлам булган ул.

– Кайберәүләр хәзер шәҗәрәләрен өйрәнәләр дә, минем фәләненче буын бабам «ревиские сказки»да башкорт дип язылган булган, димәк мин дә башкорт булам икән, диләр. Бу фикер тамырдан дөрес түгелме?

– Әйе, чөнки бу башка материаллар нигезендә расланмый. Альберт Исмаил хәтта 1917нче елгы авыл хуҗалыгы переписен дә казып чыгарды. Ә нәкъ шушы авыл хуҗалыгы переписе вакытында кешенең милләтеннән тыш сословиесен дә исәпкә алганнар, чөнки анда беренче чиратта җир мәсьәләсе каралган бит. Анда беренче урында милләт түгел, ә сословие. Альберт Исмаилны авылы тарихы буенча тикшереп карагач, ул бабалары ясаклы татарлар рәтеннән чыккан, соңрак типтәр булып йөргән, бәлки арасында чуваш та булган кеше килеп чыкты. Ягъни ялган башкорт була инде.

– Документларда башта «ясаклы чувашлар» дип күрсәтелгән төркем соңрак «ясаклы татарлар»га әйләнеп киткән дигәнне ничек аңларга?

– Анысы борынгырак әйбер. Казан ханлыгы алынгач, татарның бер өлеше – ясак түләүчеләр, урыслар тарафыннан «ясачные чуваши» дип язылганнар. Алар мөселманнар, чын чуаш түгел. Тюрколог мәрхүм Рифкать Әхмәтҗанов исбат итте: чуваш/чаваш дигән сүз Алтын Урдада җир эшкәртүче, крестьян дигән мәгънәдә йөргән. Шуңа күрә ясаклыларга, кара халык, эшче булганнары өчен, хәрби хезмәттә булган татарлар шундый атама биргән, урыслар шулардан алган бу сүзне. Бу төшенчә озак яшәми. XVII гасыр уртасында юкка чыга һәм «ясаклы татарлар» дигән төшенчәгә алмаштырыла.

– Ә типтәрләр кемнәр?

– Типтәр сословиесенең абсолют күпчелеге – Казан артыннан күченеп киткән ясаклы татарлар. Аларны аерым исәпкә алганнар, аерым дәфтәрләргә язганнар. «Типтәр» шул «дәфтәр» дигән сүздән алынган.

– Дамир абый, ачыклык кертик инде: милләтне билгеләгәндә шәҗәрәгә генә ышанып бетәргә ярамыймы?

– Юк. Гомумән, ышанычлы шәҗәрәләр XVIII гасырдан түбән төшә алмыйлар. Хәтта аңа кадәр дә бөтенесе барып җитә алмый әле. Ә аннан борынгырак чорныкылар бик күп миф, уйдырмалар белән тулыландырыла. Шәҗәрәне өйрәнгәндә бик кызыклы әйберләр килеп чыгарга мөмкин ул. Ләкин берсе дә бик ышанычлы түгел.

***

Теманы дәвам итәбез. ДНК анализы нәтиҗәсендә милләтне ачыкларга мөмкинме; без татар теле дип белә торган «башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты» каян килеп чыккан – боларына киләсе язмада тукталырбыз.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Фотода Альберт Исмаил һәм хатыны БСТ каналында

Комментарии