Җәмәгать транспорты кагыйдәсе: кулыңда да, кесәңдә дә, букчаңда да акча булсын!

Җәмәгать транспорты кагыйдәсе: кулыңда да, кесәңдә дә, букчаңда да акча булсын!

Акчаң булмаса, дөньяда яшим димә. Адым атлаган саен кулны кесәгә тыгып, кыштыр-кыштыр акча эзли торган җәмгыятьтә яшибез. Менә хикмәт: туганнан алып кабергә кергәнчегә кадәр кирәк шул «акча» дигәне. Балалар бакчасына йөрисеңме, башлангыч классларда гына белем аласыңмы – мөһим түгел! Кулыңда булырга тиеш! Булмаса арт ягыңа тибәргә дә күп сорамаслар. Узган атнада Казанда 11 яшьлек малайны автобустан куып төшергәннәр менә.
АЛАР ДА ПЛАН ҮТИ
Җәмәгать транспортына утырган 16 яшькә кадәрле балаларның түләргә акчасы булмаса да, тукталышта төшереп калдырырга ярамый. 2021нче елда Русия Дәүләт Думасында шундый закон проектын 3нче укылышта кабул иткәннәр иде. Бу беренче чиратта, балалар гомеренә һәм сәламәтлегенә зыян килмәсен өчен эшләнелде. Кагыйдәләрне бозар өчен уйлап чыгаралар, диләр. Илебездә дә балаларны җәмәгать транспортыннан төшереп калдыру очраклары даими рәвештә арта бара. Әйтик, закон кабул ителгәннән соң, 2022нче елның гыйнварында Казанда 16 яшьлек кызны автобустан куып чыгардылар. Ни өчен, диген? Картасында акча була торып та, кесә акчасы булмаган өчен. 2021нче елның ноябрендә башкалабызның 60нчы маршрут автобусыннан 11 яшьлек инвалид баланы төшереп калдырдылар. Баксаң, аның транспорт картасында 27 сум гына акчасы калган була. Законы бар, ә аның үтәлмәгәнлеге турында ешрак ишетергә туры килә. 
Менә узган атнада Казанда 37нче маршрутлы автобустан 11 яшьлек малайны төшереп калдырганнар. Шул автобуста барган шаһитләр сүзләренчә, кондукторның валидаторы (түләү кабул итү җайланмасы. – Р.Н.) ватылган, шуңа күрә ул яшүсмердән карта белән түләүне кабул итә алмаган, ә аның үзе белән кесә акчасы булмаган. Нәтиҗәдә, кондуктор баланы киләсе тукталышта ук төшергән. Биредә автобус йөртүчене дә аклап булмый, чөнки ул баланы яклап бер сүз дә әйтмәгән. Татарстан прокуратурасы мәсьәләне тикшерүгә алган. Автотранспорт предприятиеләре ассоциациясе рәисе Сергей Темляков хәбәр иткәнчә, 37нче маршруттагы автобус экипажы эштән азат ителгән һәм маршруттан алынган.
Бу вакыйга Русия Дәүләт Думасына кадәр барып ишетелде. ДәүДуманың гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре буенча комитеты рәисенең беренче урынбасары Татьяна Буцкая Татарстан Транспорт министрлыгын һәм Казан хакимиятенең транспорт комитетын тикшерүне сорап, Русия генераль прокуроры Игорь Красновка мөрәҗәгать иткән.
– Транспорт министрлыгына сорау: кайчанга кадәр балаларның гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч тудырылачак икән? Ни өчен ватык терминаллар белән маршрутка чыгаралар? Салым хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк, – дигән Татьяна Буцкая. 
«Автомобиль транспорты һәм шәһәр җир өсте электр транспорты уставы» Федераль Законына кергән үзгәрешләр буенча, 16 яшькә кадәрге балаларны җәмәгать транспортыннан куып чыгару тыелган. Кагыйдәләрне бозган транспорт йөртүчесен – 5000, ә оешманы 20 000 сум күләмендә штраф көтә. 
Татарстан АТП ассоциациясе рәисе Сергей Темляков машина йөртүчеләр һәм кондукторлар балаларны төшереп калдырырга ярамый икәнен белә, чөнки алар белән ел саен комиссия эшли, дип белдерә. Тик бу очракта без киресен күрәбез. 
– Барлык автотранспорт предприятиеләре дә беренче чиратта табыш алу өчен эшли. Аларга хезмәт итәр өчен акча кирәк һәм мондый күңелсез вакыйгалар башлыча шуның аркасында килеп туа да инде. Барысына да план гаепле. Ә кондукторлар план җыя алмый, чөнки күпләр ташламалы транспорт картасы буенча түли, – дип аңлаткан юрист Роберт Фазлеев «Вечерняя Казань» газетасына.
Булачак шофер һәм кондукторларга пассажирга хезмәт күрсәтү культурасы, маршрут хәрәкәте графигын һәм схемасын үтәү, пассажирны утырту һәм төшерү кагыйдәләре турында сөйлиләр. Һәр хезмәткәр дә беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча инструктажлар уза. Хокук бозылган очракта хезмәткәрләр дисциплинар комиссиягә чакырыла, анда аларга кисәтү ясала, шелтә белдерелә, премияләре киселә. Иң аяныч вакыйга хезмәткәрнең эштән куылуы белән тәмамлана. Закон шулай сөйли. Тик Казан җәмәгать транспорты өлкәсендә кадрлар кытлыгы, дигән мәгълүматны исәпкә алганда, хезмәткәрне эштән азат итү оешма өчен отышлы түгел. Теге яки бу кондуктор яки автобус йөртүчесен ул кайчан таба алыр?.. Бу елның июнь башында Казан җәмәгать транспортына 770 шофер һәм 843 кондуктор җитми, дип белдергән иде шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров.
ЗАКОН КӨЙЛИ
Шәһәр транспортында пассажирларны йөртү кагыйдәләре федераль һәм төбәк законнары белән көйләнелә. Шул ук вакытта транспорт экипажы өчен – автомобиль транспорты һәм шәһәр җир өсте электр транспорты Уставы, ә пассажирларга – «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы закон гамәлдә.
Пассажир транспортка утыра икән, ул автомат рәвештә «килешү» төзи. Ягъни ул юл өчен түли һәм тиешле тукталышка кадәр барып җитә. Казанда барлык кагыйдәләр шәһәрнең транспорт сайтында күрсәтелгән һәм Казгордума карары белән расланган.
16 яшькә кадәрге пассажирларны йөртү мәсьәләсенә килгәндә, бу һәр яшүсмер дә бушка йөри ала дигән сүз түгел. Шәһәрдә мондый очраклар да еш булып тора: алар аңлы рәвештә түләми яки түләүдән баш тарта. Картада акча җитмәү, кесә акчасы булмау – яшүсмерләрне транспорттан төшерү өчен сәбәп була алмый, тик моңа сылтанып, акчаң була торып та түләмәү – закон бозу дигән сүз. Законны дөрес куллану өчен Санкт-Петербург практикасын кулланырга кирәк, ди белгечләр. Анда, әгәр яшь пассажир, аңлы рәвештә түләүдән баш тартса, аны соңгы тукталышка кадәр алып баралар, ә анда полиция һәм баланың ата-анасын чакырталар.
Әгәр түләү кондуктор гаебе белән яки терминал эшләмәү сәбәпле үтми икән, ул чакта, һичшиксез, балигъ булмаган пассажир законлы рәвештә бушлай йөри ала.
– Шундый очраклар булса, моны фотога яки видеога төшерергә кирәк. Мөмкин булса, вакыт, урын һәм автобусның номерларын теркәп куярга, ә тукталышта төшкәч, 112 номеры буенча шалтыратырга мөмкин, – дип искәртә юрист. Беренче чиратта хокук саклау органнарына, аннан соң Транспорт комитетына, Роспотребнадзорга һәм прокуратурага шалтыратырга кирәк.
Өлкәнрәк пассажирлар да охшаш хәлләргә еш очрый. Алар белән «куышлы» уйнау уңайлырак, чөнки күп очракта аларны җәмәгать транспортыннан төшереп калдыру закон тарафыннан хупланыла. Тик берничә искәрмә бар. Әйтик, транспорт оешмасының узган елгы кереме 20 миллион сумнан күбрәк икән, димәк, автобус банк картасы белән түләүне кабул итә ала. Әгәр валидатор яки Интернет эшләмәсә, кондукторның пассажирдан акча түләүнең башка ысулын таләп итәргә хокукы юк.
Әгәр пассажирларны ташучы оешманың кереме 20 миллионнан түбән булса, аның карта белән түләүне кабул итү бурычы юк һәм пассажир юл өчен башка ысул белән түләргә тиеш булачак. Һәм бу очракта, әгәр терминал эшләмәсә һәм өлкән пассажирның акчасы булмаса, аны төшереп калдырырга мөмкиннәр. Моннан тыш, балигъ булмаган бала өлкән яшьтәге туганы белән бергә булса, алар икесе өчен дә түләргә тиеш булалар. Түләүдән баш тарталар икән, закон аны төшереп калдыру яклы. 
Транспорт картасы белән хәл бераз башкачарак, чөнки ул, асылда, инде түләнгән «сәяхәт» булып тора һәм кондукторлар бары тик сәяхәтләрне генә исәпкә ала. Эшләмәгән валидатор өчен пассажир гаепле була алмый.
Казанның транспорт сайтында Транспорт комитеты рәисе урынбасары Марат Хисаметдинов терминал эшләмәсә, ничек эш итәргә кирәклеген болай дип аңлата:
– Пассажирларның юл йөрү өчен акчалата, банк һәм транспорт картасы белән түләү хокукы бар. Әгәр дә түләүнең ниндидер ысулын куллану мөмкин булмаса, пассажир юл йөрү өчен башка ысул белән түләргә тиеш. Банк картасы белән түләү – мәҗбүри функция түгел, ә өстәмә хезмәт. Әгәр валидатор төзек булмау сәбәпле, пассажир юл йөрү өчен транспорт картасы белән түли алмаса, мондый очракта пассажир бушлай йөри ала.
Әгәр терминал техник сәбәпләр аркасында чек бирмәсә, пассажир шулай ук бушлай йөрү хокукына ия. Әгәр терминал түләүне банк картасы белән генә кабул итми, ә акчалата һәм транспорт картасы буенча чек чыгара икән, терминал төзек дип санала, ул чакта пассажирны автобустан төшереп калдырырга мөмкиннәр.
Казанның Транспорт комитетында хәбәр итүләренчә, хокук бозуларны ачыклау өчен «Метроэлектротранс» МУП контроль-ревизия хезмәте даими тикшерүләр үткәрә. Шул ук вакытта күптән түгел Казанда булган очрак аркасында Русия Транспорт министрлыгының яңа тәкъдимнәре барлыкка килгән.
Ведомствода юл йөрү өчен түләүне тикшерү өчен аерым оешма булдырырга, шәһәр җир транспортын видеокүзәтү белән җиһазландырырга һәм акчасыз түләү терминалын урнаштырырга киңәш итәләр. Шулай ук министрлык транспорт оешмаларын хокук саклау органнары һәм милли гвардия белән хезмәттәшлек итәргә чакыра. 
Мәктәп укучыларына да тәкъдимнәр бар: шәхесне билгеләү картасы булдырырга кирәк. Анда баланың исем фамилиясе, ата-анасының телефон номерлары күрсәтелгән булырга тиеш. Әлеге тәкъдимнәр Русия төбәкләренә таратылган да инде. Кайчан исәпкә алыныр һәм кайчан чынга ашырылыр – монысы билгесез. Шуңа күрә җәмәгать транспортына утыргач, тиешле урынга барып, кирәкле урынга тәгаен кайтып җитим дисәң, кулыңда – банк картасы, кесәңдә – акча, букчаңда – транспорт картасы, яныңда синең өчен дә түли алырлык кеше дә булсын!
БЕЗДӘ ГЕНӘ ТҮГЕЛ
Транспорт оешмаларының, җәмәгать транспорты яки кондукторларның закон бозу очраклары бер Татарстанда гына теркәлми. Күршеләребездә дә ачык мисаллар күп. Әйтик, быел Башкортстанда шәһәрара маршруты автобусы йөртүчесе төн уртасында 12 яшьлек баланы чит шәһәрдә төшереп калдырган. Бу хакта малайның әнисе «Честно говоря» журналистларына сөйләгән. 
Әнисе улын Уфа – Ишембай – Салават рейсы белән утыртып җибәргән. Шоферга Салаватта баланы төшерергә кирәклеген, дәү әнисе каршы алачагын кисәтеп куйган һәм билет хакын түләгән.
Аңлашылмаган сәбәпләр аркасында, шофер маршрутны үзгәрткән һәм соңгы тукталышны Салаватта түгел, ә Ишембайда ясаган. Шул ук вакытта баланы маршрут үзгәрүе турында кисәтмәгән. Ишембайга килеп җиткәч, ул барлык пассажирларны төшергән. Ә баланың Салаватта чыкмавын белгәч, аңа автобустан чыгарга кушкан.
«Мин шоферның һәм диспетчерның битарафлагын аңламыйм. Ничек инде баланы төнлә чит шәһәрдә «Бу соңгы тукталыш, чык!» – дип калдырып китәргә була?!» – дип шакката үсмернең әнисе.
Телефон аша сөйләшкәндә, эшкуар бу очракта шоферның бернинди дә җаваплылыгы булмавын һәм гаеп тулысынча яшь пассажирның үзендә булуын әйткән.
Эксперт сүзе
«Шәһри Казан»: Сәрия Сабурская, Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил:
– Бу башка сыймаслык хәл. Балигъ яшькә җитмәгән балаларны җәмәгать транспортыннан төшереп калдырырга ярамаганлыгы турында норматив актларда әйтелгән. Бу закон бозу гына түгел, ә кешелексезлек мисалы. Кадетмы ул яки гап-гади баламы аларны төшереп калдырырга ярамый. Бер баладан түләү алып, хәтәр баерлар иде инде. Баланы төшереп калдырган экипажга катгый чара күрелергә тиеш. Автопредприятие җитәкчеләре үзләренең хезмәткәрләренә законнарны җиткерсен. Кабатлап әйтәм, балаларга карата мондый кешелексезлек булырга тиеш түгел.
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии