«Коену тыела!» дигән язу да, акула да туктатмый

«Коену тыела!» дигән язу да, акула да туктатмый

Календарьда гына түгел, урамда да җәй җитте. Коенырга ярыймы, суы чистамы – анысына карап тормый, эссе көндә халык сулыкларга агыла. Һәм бу чорда батып үлүчеләр дә арта.

Татарстанда быел коену сезоны иртәрәк – 1нче июньдә үк ачылды (узган ел – 1нче июльдә генә). Кайчан башлануын, һава торышына карап, һәр төбәк үзе билгели. Ләкин июнь салкынча килде, су җитәрлек дәрәҗәдә җылынып җитмәде. Шуның белән бәйлеме икән, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы алып барган хисаптан күренгәнчә, июнь аенда Казан сулыкларында бер фаҗига дә булмаган диярлек. Кешеләр бөтенләй суга керми тормаган түгел, әлбәттә. Мәсәлән, «Вечерняя Казань» газетасы узган атнада Казансу буендагы Түбән Елга аръягы комлыгында бата башлаган ике егетне коткару очрагы турында язды. Мисырдан килеп укучы өч студент егет, узарга ярамый дип билгеләп куйган чикне узып йөзгән, икесе төпкә китә башлагач, өченчесе кычкырып, кулларын болгап ярдәмгә чакырган. Коткаручы Дмитрий Кузягин матбугат чарасына сөйләвенчә, башта егетләрне шаярышып уйный дип уйлаганнар, тик алай түгеллеген тиз аңлап алганнар һәм көймәдә ярдәмгә кузгалганнар, икенче коткаручы шул арада «Ашыгыч ярдәм» чакырткан. Егетләрне коткарганнар, беренче медицина ярдәме күрсәткәннәр, берсе су йотарга өлгергән, аны больницага алып киткәннәр. Бу хәл коткаручылар өчен репетиция шикелле булган инде, хәзер эссе көннәр торганда аларның эше бермә-бер артачак.

Июньдә Казан сулыкларында чагыштырмача тыныч булса да, Татарстан сулыкларында алай булмады. Әйтик, Питрәч, Югары Ослан, Алабуга һәм башка районнардан батып үлүчеләр турында хәбәрләр алынды. Казан статистикасы да чиста калмады. Июньнең соңгы көнендә Дәрвишләр бистәсендәге Комсомол күленә сикергән 30 яшьлек ир исән чыкмады, аның гәүдәсен 7 метр тирәнлектә табып алдылар.

Статистика йөзә белмәүчеләр һәм суга салмыш килеш кергәннәр еш бата дисә дә, йөзә белүчеләр дә төпкә китә. 1нче июльдә күрше Чувашия Республикасы прокуроры Андрей Фоминның батып үлүе мәгълүм булды. Ул башка кешеләр белән бергә Идел елгасында 2,2 км дистанциягә йөзүдә ярышкан, беренче тапкыр гына катнашуы булмаган. 57 яшьлек Фоминның ярга 150 метр кала хәле начарайган, төпкә киткән, коткаручылар чыгарганда соң булган инде.

Комлыкларда коткаручылар булуы судан исән чыгу ихтималлыгын бермә-бер арттыра, билгеле. «Вечерняя Казань» газетасы язуынча, Түбән Елга аръягы комлыгында өч коткаручы кизү тора: берсе – көймәдә, икенчесе – ярда, өченчесе – биек каланчада. Мәсәлән, узган ел республиканың җиһазландырылган комлыкларында 13 кешене коткарганнар, 87 кешегә беренче медицина ярдәме күрсәткәннәр. Ә коткаручылар бөтенләй булмаган җирдә коенучыларга нишләргә? Коенмаска – иң дөрес җавап шушы, ләкин аны санга сугучы гына юк. Халык махсус җиһазландырылган комлыклар белән генә чикләнми, ярамаган җирдә дә су керә. Чикләнер дә иде, бәлки, тик ул комлыклар бик аз, бөтен кешегә дә җитми. Мәсәлән, июнь башында, коену сезоны ачылуга республикада 56 комлыкның декларациягә кертелгәне, шулардан 26сының ачылганы хәбәр ителде. Рөстәм Миңнеханов район башлыкларына коену урыннарын җиһазлауны дәвам итәргә кушты. Исемлектән күренгәнчә, бөтен район халкына да суда коену бәхете тәтеми. Июнь башына кайларда комлыклар рөхсәт ителгән иде: Казан (елдагыча дүрт комлык), Чаллы (икәү), Түбән Кама (икәү), Зәй, Кукмара (икәү), Чистай, Әлмәт Лениногорск, Бөгелмә (икәү), Нурлат, Ютазы, Лаеш, Балык Бистәсе, Тәтеш. Бөтен Казан арты Кукмараның ике комлыгына яки Казанга барып коенырга тиеш, күрәсең. Әле бу исемлек тагын да кыскарды. Роспотребнадзор даими рәвештә су үрнәкләрен алып, тикшереп тора. 29нчы июньгә булган мәгълүмат буенча, Лаештагы «Кама диңгезе»ндә коену да тыелган, сулык санитар-гигиена таләпләренә туры килми, ди. Казанлылар да бик яратып ул «диңгез»гә йөри иде, хәзер барысына да Казандагы дүрт комлык кына кала.

Комлыклар җитмәү проблемасы бер Татарстанда гына түгел. «ФедералПресс» басмасы язуынча, быел Краснодар шәһәрендә бер рәсми комлык та юк. Җирле хакимият Кубань елгасында коенуны тыя, ләкин халык аңа карап туктап калмый, билгеле. Батып үлүчеләр дә кимеми. Июнь башында Краснодарда коену рөхсәт ителмәгән урында 4 һәм 13 яшьлек ике бала батып үлгән. Димәк, хакимиятнең «комлык булмаса – коенмаслар һәм батмаслар», дигән принцибы дөрес түгел.

Дондагы Ростовта да коену рөхсәт ителгән бер комлык та юк. Заманында шәһәрдә биш пляж эшләгән, быел сезон башланганчы икене ачарга вәгъдә ителгән, ләкин чынлыкта берәү дә юк. Сулыкта коенырга рөхсәт бирелсен өчен аның иң беренче чиратта экологик нормаларга туры килүе шарт. Шул ук электрон матбага язуынча, Волгоградта да бер комлык та әзерләмәгәннәр. Күпләр коену өчен Максимов буасына йөри икән, ә анда су керү тыелган, ярамый дигән билгеләр дә куелган, тик рөхсәт ителгәне булмагач, нишләсен инде халык. Кешене пычрак су да, 1000-1500 сум штраф та, хәтта бату куркынычы да туктатып калмый: коенасы килә икән, ул барыбер җаен таба. Чиста сулыклар, алар янында җәмәгать ял итү урыннары булдырырга күптән вакыт җиткән дә бит югыйсә. Дөрес, аның чыгымнары зуррак. Әлегә бездә «Коенырга ярамый!» дигән язу кадап куеп, соңыннан шунда баткан кешенең үзен гаепләү практикасы киң җәелгән.

 

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе мәгълүматына караганда, җәйнең беренче көненнән республика сулыкларында 44 мобиль патруль эшли. Алар иминлекне тикшерә, аңлату эшләре алып бара, тиешсез җирдә су керүчеләргә штрафлар яза. ТР Административ хокук бозулар кодексының 3.10нчы маддәсе нигезендә, җиһазландырылмаган сулыкларда коенган өчен, аерым гражданнарга – 1500, вазифаи затларга – 5000, юридик затларга 50 000 сумга кадәр штраф каралган. Әгәр балалар шундый сулыкларда коенганда тотылса, ата-аналары административ җаваплылыкка тартыла.

 

БЕЛЕП ТОРЫЙК!

Роспотребнадзор коену өчен җиһазландырылмаган комлыкларда холера вибрионы бактериясе булу ихтималлыгы турында кисәтә. Ул кискен эчәк инфекциясе китереп чыгара. Шуңа күрә «Коену тыела!» дигән язу торган сулыкларга кермәү хәерлерәк (бигрәк тә балаларга). Гомумән, коену рөхсәт ителгән җирдә дә суны авызга алырга, йотарга ярамый, сулыкта йөзгәннән соң душ керергә кирәк.

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе чит илгә ялга җыенучыларга да киңәшләрен бирә. Туристик юллама буенча барганда, туроператор чит илдә инфекция вазгыяте турында мәгълүмат бирергә тиеш, үзеңә табып уку да комачауламас.

Африканың 32 дәүләтенә һәм Көньяк Американың 12 дәүләтенә сары бизгәктән (желтая лихорадка) прививка ясатмаган килеш керү тыела.

Калган илләргә барганда прививка мәҗбүри түгел, ләкин кайберләрен ясату киңәш ителә. Алар – менингококк инфекциясе, А гепатиты яки корсак тифыннан вакциналар. А гепатитыннан һәм корсак тифыннан прививканы чит илгә барырга ике атна кала ясатырга кирәк.

Экзотик илләрдә малярия йоктыру куркынычы зур, шуңа махсус препаратлар алып барырга кирәк. Быел республикада малярия очраклары теркәлгән инде, аларны күбесенчә Таиланд, Руанда, Чад һәм Ганадан ияртеп кайталар. Бер кешедә Денге бизгәге ачыкланган. Малярия кебек үк, анысы да кешегә черкиләрдән йога. Билгеләре ачыклануга табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

А гепатитын һәм төрле эчәк инфекцияләрен Һиндстан, Таҗикстан, Үзбәкстаннан ияртеп кайту ихтималлыгы зур. Бу илләрдә кызамык (корь) та еш очрый. Гомумән, Роспотребнадзор кайсы чит илгә җыенсаң да, кызамыктан прививка ясату артык булмас, ди. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматы буенча, планетаның кызамык теркәлмәгән бер генә почмагы да юк.

«Казан» халыкара аэропортына очып килүче рейсларның 64 проценты – эпидемиологик вазгыять тотрыклы булмаган илләрдән. Ул рейсларның пассажирларын махсус җайланма ярдәмендә тикшереп кертәләр. Бу елның беренче биш аенда 12 шикле кеше ачыкланган, аларның барысында да авыру билгеләре булган.

Русия эчендә сәяхәт иткәндә талпаннардан сакланырга кирәк. Тау елгаларына, урманнарга сәяхәт кылырга ике атна кала энцефалиттан прививка ясату хәерле, кайткач алты айдан соң вакцинаны кабат ясатасы. Тагын бер куркыныч инфекция – тычкан бизгәге. Анысыннан саклану өчен кимерүчеләр йөрү ихтималлыгы булган җирдә азык-төлек калдырмаска, перчатка киеп эшләргә, соңыннан кулларны яхшылап юарга кирәк.

 

ШУШЫ ТЕМАГА

Кешеләр суда батып кына үлми, ерткыч корбаны да була ала. Дөрес, монысы Татарстан сулыкларында коенучыларга кагылмый. 8нче июньдә Мисырның туристлар арасында аеруча популяр Хургада шәһәрендә Кызыл диңгездә акуланың 24 яшьлек егетне өзгәләп ташлаганы билгеле булды. Акулалар гадәттә тирәндә йөзә, ә монда җиһазландырылган коену урынына, ягъни кешеләр өчен имин зона саналган җиргә кадәр килеп җиткән. Шаһитлар сөйләвенчә, ерткыч судагы егеткә мизгел эчендә һөҗүм иткән, коткаручылар да, шул тирәдә булган җирле халык та аңышырга да өлгермәгән. Бер минут та үтмәгән – суда канлы эз генә калган.

Корбан – Русия гражданины Владимир Попов. Баштарак аны турист булган дип яздылар, ләкин ул Русиядәге хәлләрдән качып, әтисе белән вакытлыча яшәү өчен Мисырга күченеп килгән булып чыкты. Аның янында бер кыз да йөзгән, ул ерткыч балыктан пирс ныгытмасы астына кереп кача алган.

Әйләнә-тирә мохит министрлыгы җибәргән махсус бригада әлеге акуланы тоткан, кыйнап үтергән. Корбан булган егетнең ярты гәүдәсе ерткычның эченнән чыккан, ә икенче яртысын җирле балыкчылар диңгездән табып алган.

Мисырда узган ел да акула һөҗүменнән ике турист хатын-кыз һәлак булган иде. Аңа карап кына комлыклар да ябылмады, диңгезгә баручылар да кимемәде. Быел булган хәлдән соң да Хургада комлыгын өч кенә көнгә ябып тордылар, аннан соң кабат ачтылар. Русия туроператорлар берлеге мәгълүматы буенча, юллама сатып алучылар кимемәгән.

Туроператорлар берлеге үз сайтында Мисырда һәм аерым алганда Хургадада иминлек чаралары күрелә, дип яза. Кайбер биш йолдызлы кунакханәләрнең коену урыны ерткыч балыклардан саклый торган челтәр белән уратып алынган. Фаҗига булган Хургада комлыгы андый челтәр белән җиһазландырылмаса да, имин саналган. Кызыл диңгез губернаторы, генерал-майор Амр Ханафи барлык пляж зоналарын шундый челтәр белән уратып алырга тәкъдим иткән. Ләкин, нәтиҗәле түгел дип, бу тәкъдимгә каршы чыкканнар. Челтәргә суүсемнәр эләгеп калачак, аларны ашарга балыклар җыелачак, ә балыкларны ашарга акулалар киләчәк, челтәр тишеләчәк, дигәннәр экспертлар.

Кызыл диңгездә 44 төрдәге акула яшәве билгеле, шуларның 28е – Мисыр тирәсендә яши, 8 төре бик куркыныч санала. Кай тирәдә йөзгәнен, ярга якынлашмыймы икәнен күзәтү өчен, Мисырның әйләнә-тирә мохит министрлыгы аларга датчиклар урнаштырырга җыена. Бездә йорт-җирсез хайваннарга чип таккан кебек. Әлегә датчикларны сатып ала гына башлаганнар, һәм бюджеттан бүленгән акча 50 датчик алырга гына җитәчәк, ди.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии