Русиядә гадел хөкемгә ирешеп буламы?

Русиядә гадел хөкемгә ирешеп буламы?

Без белеп кенә бетермибез: Русиядә көн саен диярлек балалар катнашында юл һәлакәте булып тора. Яки була язып кала. Шөкер, күпчелек очракта бәрелүгә кадәр барып җитми – транспорт, балага бәрелде, дигәндә генә тукталып кала, яисә, бәрдергән очракта да, бала вак-төяк сыдырылулар белән генә котыла. Ә кайбер очраклар баланың үлеме белән тәмамлана. Тик гаепле кешесе генә һәрвакытта да тиешле җәзасын алмый. Судан коры чыгучылар бихисап. Алеша Шимко исемле малай белән булган хәлдән соң, гомумән, безнең илдә гадел хөкем була аламы икән соң, дип уйлана башлыйсың.

Соңгы вакытта Алеша хакында ишетмәгән кеше сирәктер. Без дә язган идек аның турында («Безнең илдә 6 яшьлек малай ярты литр аракы эчә ала», №25, 21 июнь, 2017). Мәскәү янындагы Железнодорожный (Балашиха) шәһәрендәге бер ишегалдында апрель аенда ук Алеша исемле 6 яшьлек малайны бәрдерәләр. Малай кызу тизлектә килгән «Хендай-Солярис» машинасы астында кала, «тимер ат» аны ун метр тирәсе өстерәтеп тә бара әле. Вакыйганы күреп торган барлык шаһитләр дә бер сүзне кабатлый: машинаның тизлеге 70 км/сәг тирәсе булган (балалар уйный торган ишегалдында бу), руль артындагы ханым телефоннан сөйләшеп барган.

Бу хәл, бәлки, киң җәмәгатьчелеккә чыкмаган да булыр иде. Бар да гади кебек бит инде: бар җинаятьче һәм бар корбан. Малайны бәрдергән ханым тиешле җәзасын алыр, улларын югалткан ата-ана исә, күз яшьләрен эчкә йотып, булган хәл белән килешер иде. Тик вакыйга бөтенләй кире төсмер ала. Беренчедән, тикшерү эше ачмый тилмертәләр. Бу үзе үк шик тудыра. Югыйсә, балалар һәлакәте белән бәйле очраклар шактый тиз вакыт эчендә хәл ителә бит. Ә монда сузалар. Ни өчен икәнлеге аңлашылмый әле. Үлгән малайның әтисе Роман Шимко – үзе дә хокук саклау системасында эшләгән кеше, ничек итсә итә, тикшерү эше ачтыруга ирешә. Һәм бер айдан судмедэкспертиза нәтиҗәләре билгеле була. Анысы тагын башка күсәк белән суккандай тәэсир итә: малайның канында 2,7 промилле алкоголь табыла. Бактың исә, «исерек» малай машина астына үзе ташланган икән!

2,7 промилленың күпме-азмы икәнен аңлау өчен, аның ярты литр аракыга тиң булуын әйтергә кирәк. Белгеч булмаганнар да яхшы белә: бу доза аракы олы кешене дә аяктан ега. Ә монда сабый турында сүз бара. Белгечләр, мондый микъдар бала организмына керсә, ул үлә, исән булса да, комага китә, дип шәрехли.

Исерек бала версиясен кемнәр ничекләр итеп уйлап тапканнардыр – анысы билгесез. Тик идея авторының фантазиясе яхшы эшләве бәхәссез. Сүз уңаеннан, малай исерек булган дигән нәтиҗәне чыгарган судмедэксперт Михаил Клейменов чит илгә чыгып киткән инде. «Малайдан алган биоматериалны лабораториягә генә җибәрдем мин», – дигән җавап белән генә котылган ул. Ә матбугатта әлеге «белгеч»нең элек тә сәер бәяләмәләр чыгарганлыгы турында мәгълүмат тарала бара. 2012нче елда шундый бер очрак булган, дип яза «Life». Балашихада яшәүче олы яшьтәге Вера Величко исемле ханым участковый белән әйткәләшә, полиция вәкиле аны дорфа рәвештә этеп җибәрә һәм ханым кулын авырттыра. Ә эш Тикшерү комитетына барып җиткәч, әлеге дә баягы Михаил Клейменов «кул участковый белән эләгешкәнче үк бәрелгән булган инде» дигән нәтиҗә чыгара һәм ханымның үзенә карата «хокук сакчысына карата көч куллану» маддәсе буенча эш ачалар. Икенче бер очрак: чынлыкта полиция кыйнап үтергән бер егеткә судмедэкспертиза бәяләмәсе язганда, Клейменов «егет тик торганда егылган, башын бәрү сәбәпле үлгән» дигән нәтиҗә чыгарган. Болар һәм башка очраклар күбек кебек су өстенә калкып чыга башлады.

Иң аянычы шунда: малайның үлемендә гаепле ханым хәзергәчә иректә йөри бирә. Алай гына да түгел, «исерек малай» турында миф барлыкка килгәннән соң, гаепле ханым бөтенләй арткы планга күчте. Хәзер бөтен кеше, малайның канында ни рәвешле алкоголь барлыкка килгән, дип баш вата, гаепле кеше ни өчен җәзасын алмый дигән сорау – икенче урында. Бу хәлдә «кул уйнатучылар» шуңа ирешергә теләгәндер дә, күрәсең.

Алешаны бәрдергән ханымның 31 яшьлек Ольга Алисова булуы мәгълүм. Малайны бәрдергәч, иң беренче эш итеп, машинасына нинди зыян килгәнен карап чыккан, малайның каны машина утыргычын буяр, дип курыккан, диләр. Ә инде Тикшерү комитетында «малай машина астына үзе ташланды, мин аны күрми дә калдым» дип күрсәтмә биргән. Әлеге ханымның шәхесен өйрәнә торгач, матбугат чаралары аның җирле криминаль авторитетның хатыны булу ихтималын ачыклады. Бу билгеле булгач, күпләр «алай икә-ән» дип тел шартлатып куйгандыр. Ул арада Балашиха башлыгы Евгений Жирков вазифасыннан киткән, ди. Үз теләге белән, имеш. Тик халык бу теләкнең нәкъ менә Алеша вакыйгасы киң таралыш алганнан соң туганлыгына гаҗәпләнә.

Алеша Шимко эше буенча тикшерү эше тәмамланды инде. Тик әлегә аның нәтиҗәләрен киң җәмәгатьчелеккә чыгарырга ашыкмыйлар, дип яза «Газета.ru». Прокуратура да, Эчке эшләр министрлыгының җирле идарәсе дә шәрехләмә бирергә ашыкмый, ди. Матбугат чаралары гына түгел, Алешаның әти-әнисе дә тикшерү эшенең ничек булып беткәнен белми әле. Тик хәзер аларның бер урынына ике баш бәласе бар инде. Улларын үтергән кешене җәзага тарттырудан кала, үз исемнәрен дә аклыйсы бар. Югыйсә, безнең илдә мәгънәсез бәяләмә дип тормаслар, алты яшьлек балага аракы эчерткәннәр, дип, ата-ана хокукыннан да мәхрүм итәргә күп сорамаслар. Менә шунысыннан курка да инде Шимко гаиләсе. Алар баланы кире казып алып экспертизаны кабат үткәрүне сорый. Әмма хокук сакчылары бу сорауга колак салырга теләми.

Сорауларга төпле анык җаваплар ала алмагач, эшкә күрәзәчеләрне дә җәлеп итү очраклары билгеле. Экстрасенс Кажетта Әхмәджанова Dni.Ru интернет басмасына: «Мин бала канында бернинди дә алкоголь күрмим, өстәвенә ул эчми торган әйбәт гаиләдә тәрбияләнгән, димәк, ул эчемлекләрне бутап та эчә алмый. Баланы таптаткан хатын югары инстанциядәге бик кодрәтле кеше белән бәйле. Бу гади дуслык кына түгел», – дигән ул. Шул танышлык хатынны хөкемнән саклый. Ә фаҗигага тарган гаиләнең андый элемтәләре дә, акчасы да юк. Бу эштә принципиальлек күрсәтеп кенә җиңеп чыга алачаклар, ә экспертизаны яңадан уздыру гаделлекне ачыклаячак, дип саный күрәзәче.

Белгеч фикере

«6 яшьлек баланың бер шешә аракы эчеп бетерүе – башка сыймаслык хәл. Шуңа күрә аның организмына спиртның ничек килеп эләгүенең башка сәбәпләрен эзләргә кирәк. Сәбәпләр төрле була ала: пробаларны бутаганнар, баланың анализларын юылмаган пробиркага салганнар. Спиртны баланың бавырына шприц ярдәмендә махсус рәвештә кертүләре дә теоретик яктан бик мөмкин».

Олег СТЕЦЕНКО, нарколог,

«Газета.ru»

Белеп торыйк!

Безнең илдә бер үк вакытта көлке дә, мәгънәсез дә булган карарлар чыгаручылар судмедэкспертлар гына түгел. Полиция вәкилләре арасында да, хәтта хөкемдарлар арасында да бар андыйлар. Коммерцияле булмаган «Институт верховенства права» хокук саклау оешмасы 2008нче елда хәтта үз премиясен дә булдырган иде. Иң сәер суд карарлары чыгаручыларга, тикшерү органы һәм полиция вәкилләренә бирергә тәкъдим иттеләр аны. Җиңүчеләргә «бүләккә» галуш бирү каралган иде. Сәер карарлар исемлегенә, мисал өчен, Кемерово өлкәсе җәмәгать судьясы кертелгән. Аңа бер пенсионер әби: «Коммуналкадагы күршеләрем ваннада бик озак юына», – дип зарланган булган. Хөкемдар «Ваннада юыну 20 минуттан артмаска тиеш» дигән карар чыгарган. Суд приставлары күршеләрнең ничә минут юынуын карап торырга тиеш булгандырмы инде.

Шул ук 2008нче елда Чечняда бер ир-атны полиция вәкилләре туктаткан, паспортын сорап алганнар, аннары үзләре үк әлеге иргә «шәхесен ачыклый торган документы булмады» дип беркетмә тутырганнар. Хәер, монысы хәзер алай ук сәер булып та тоелмый инде – болай кыланучы бер Чечня полициясе генә түгел.

Екатеринбург өлкәсендә Алексей Конев исемле хокук сакчысы православ чиркәвен судка биргән. Үлгән абыйсын җирләгәндә дога кылсыннар дип, ул чиркәүгә 380 сум түләгән булган, тик дога укудан канәгать калмаган. Суд исә, кулланучылар хокукын саклау турындагы закон буенча, хезмәт турыдан-туры күрсәтелгән кеше генә оешманы судка шикаять итә ала дигән карар чыгарган. Ә бу очракта хезмәт күрсәтелгән «кеше» – мәет.

Игътибар! «Ай-һай хәлләр» бәйгесе хәзер атна саен чыга. Укучыларыбызга уңайлы булсын өчен, сәхифәнең бәйге өлешенә бераз үзгәреш кертергә булдык. Шигырь язу өчен теманы һәр айның беренче атнасында игълан итәчәкбез. Ә шигъри куплетларыгыз өч атна дәвамында кабул ителәчәк. Иң уңышлы дип табылган дүртьюллыклар һәр айның өченче һәм дүртенче атналарында газетабызда дөнья күрәчәк. Анда керми калганнарын сайтыбыздан укый алачаксыз. Җиңүчеләрнең телефонына 100әр сум акча салыначак.

Бу айның темасы – «Ай-һай хәлләр: Русиядә гаделлек бармы?» Сездән шушы теманы ачып бирә торган шигъри дүртьюллыклар көтәбез. Шигырьләр 24нче июльгә кадәр кабул ителә (кәгазь хат белән җибәргән очракта, почта штампына карыйбыз). Конверт тышына яки электрон хатның башына теманы язарга онытмагыз! Теманы күрсәтми генә, башка язмалар белән бергә юллаган очракта, шигырьләрегезне вакытында күрми калуыбыз ихтимал. Кесә телефоны номерыгызны һәм аның нинди операторга (МТС, Мегафон, Билайн һ.б.) каравын да күрсәтүегез сорала – анысы җиңүче була калсагыз кирәк. Язмагызны үзегез төшергән фото белән бизәсәгез, бәя яхшырак булачак. Хәерле сәгатьтә!

Фәнзилә МОСТАФИНА әзерләде

Комментарии