Кемнең гомере кыйммәтрәк: этнекеме, кешенекеме?

Тиешле эш эшләнсен өчен, кемнең дә булса үлүе кирәк, дигән язылмаган кагыйдә кабат үз кодрәтен күрсәтә. Моңа кадәр хуҗасыз этләр авыл халкын куркытып тота, кош-кортының башына җитә иде – чарасы күрелмәде. Хәзер хайваннар кешеләргә, кечкенә балаларга ташланырлык булып азынды. Соңгы чиккә җиттек.

21нче апрельдә Башкортстанда 4 яшьлек сабыйны этләр талап үтерүе хакында язган идек («Сукбай этләр йөри өер-өер…», №15). Узган атнада Татарстанның Яшел Үзән районы, Усаклык (Осиново) бистәсендә дә шуңа охшаш хәл булды. 11 яшьлек балага этләр ташланган. Бәхеткә, бала исән калды. Шактый авыр хәлдә ДРКБга китерелгән, табиблар вакытында операция ясап, гомерен саклап кала алганнар. Ә менә ул кичергән шок психологик тайпылышларга, мәңгелек куркуга сәбәп булмаса ярый. Бу хәбәрне укыганда ук чәчләр үрә тора, ә этләр һөҗүменә дучар булган ул балага нишләргә кирәк…

«Бизнес Онлайн» зыян күргән бала республика тәртип саклау органнарында югары урында эшләүче кешенең улы булган, дип язды. Дөрестерме-юктырмы, әмма мондый мәгълүматка игътибар итми калмыйсың. Вакыйга буенча җинаять эше ачылды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та проблеманы хәл итәргә боерык бирде, «мондый оят хәл булмасын өчен, үз акчасын тотарга әзер» булуын да белдерде.

Яшел Үзән районы ОСВВ – сукбай этләрне тоту, стерильләштерү, вакцина ясау һәм алган урынга кире илтеп кую программасын гамәлгә ашыру өчен «Кот и пес» дигән шәхси оешма белән килешү төзегән булган. Аның җитәкчесе, үз чиратында, Усаклыкта хуҗасыз этләрдән зарланып мөрәҗәгатьләр килмәде, килсә, шундук урынга чыгып китәбез, дип белдергән.

Моңа кадәр Русиядә хуҗасыз хайваннарны үтерәләр иде, ул программа нәтиҗәсез булды, сукбай этләр кимемәде. Хәзер менә ОСВВ программасы. Анысын хайваннарны яклаучылар хуплый инде. Алар бик матур сөйли. Дөрес тә сөйлиләр: цивилизацияле заман дибез икән, хайваннарга карата кешелекле мөнәсәбәт булырга тиеш. Европада шулай әнә. Ләкин үз халкының да күпчелеге (сүз уены килеп чыга инде) эт хәлендә яшәгән илдә бу сүзләр әллә ничек сәер яңгырый, сәер кабул ителә. Әлеге язманы әзерләгәндә интернетта хайваннарны яклау төркемнәрендә утыручылар белән аралаштык. Барысы да шундый күп белә, төрле илләрдән мисаллар китереп сөйләшә, син үзеңне кызыксындырган сорауларга җавап эзләп утырам дип уйлыйсың, ә алар тоталар да сине хайваннарны яратмауда гаепләп калдыра. Бер сорауга гына җавап бирә алмыйлар: кеше гомере кадерлерәкме соң, әллә хайванныкымы? Мәсьәләне бу рәвешле кую дөрес тә түгелдер, һәр җан иясенең үз урыны. Ләкин хәзер нәкъ менә шул сорау алдында торабыз бит, этләр балаларыбызны ашый башлады.

Арттыру булмасын, кайвакыт бездә этләрне яклый торган законнар кешеләрне яклый торган законнарга караганда яхшырак эшли бугай, дип уйлап куясың. Менә соңгы вакытта булган вакыйгалар. Яшел Үзәннең Васильево бистәсендә арбалеттан атылган уктан яраланган эт табылган иде. Хайванның видеосы социаль челтәрдә таралганның икенче көнендә үк район прокуратурасы РФ Җинаять Кодексының 245нче маддәсе, 1нче кисәге буенча (хайваннарга карата явызларча кылану) җинаять эше кузгатуны сорап, Эчке эшләр министрлыгының дознание бүлегенә мөрәҗәгать итте. Этне кем яралаганы ачыкланмаган иде. Чаллыда утлы коралдан яраланган этләр табылып, шулай ук җинаять эше ачылды. 2020нче елда шундый бер гариза полициягә кергәч, җинаять составы юк дип, эш кузгатудан баш тарткан булганнар. Прокуратура моны законсыз дип табып, эшне кабат тикшерергә кушкан, нәтиҗәдә җинаять эше ачылган. Монысы да – билгесез затка карата. Ә менә Кукмарада шәхесе ачыкланган кешегә карата җинаять эше кузгаттырырга телиләр. Лубян урман-техник көллияте студенты Алсу Гарифуллина, ветеринар Шамил Галиев, җирле халык зарланганнан соң, 11 сукбай этне «йоклаткан», дигән гариза белән полициягә мөрәҗәгать иткән. Полициядә җинаять эше кузгатудан баш тартканнар, ветеринар этләрне пневматик винтовкадан агулы ук атып «йоклаткан», ә бу чара авыртусыз һәм гуманлы ысул санала, дип аңлатканнар. Хайваннарны яклаучыларны бу җавап канәгатьләндермәгән. Казан активистлары да Кукмара этләрен яклауга кушылып китте. Ни булып беткәндер, Кукмара районы прокуратурасы белән элемтәгә чыгып булмады.

Бу хәбәрләрне укыгач, этләргә «повезло» дип уйлап куясың. Юк, хайваннарны якларга кирәкми дигән сүз, аларның хокукын яклый торган шушы бер законны да күпсенү түгел бу. Бары тик бизмәннең икенче ягына да күз төшә. Анда – кешеләрне яклый торган законнар. Мәсәлән, безнең илдә гаиләдә көч куллану проблемасын һаман да танырга теләмиләр, аның өчен җәза бирә торган законны кабул итмиләр. Ә шул ук гаиләдә йорт хайванын җәберләү – җинаять. Кеше хокукларын яклаучы рәсми вәкилләргә караганда, хайван хокукларын яклаучы волонтерлар активрак эшли, димәк.

Этләр проблемасында этләр гаепле түгел, билгеле. Сукбай этләр һавадан төшми. Аларны урамга кеше чыгарып ташлый. Проблеманы тулысынча хәл итү өчен, шушы буыннан ук башларга кирәктер. Бездә әле ул бөтенләй игътибардан читтә кала. Европада, әйтик, Германиядә эт хуҗалары (сукбай эт кенә түгел, йорт этләре дә куркыныч тудыра) аерым контрольдә тотыла, дәүләткә салым түләргә, хайванны мәҗбүри иминиятләштерергә кирәк. Анда, туеп, этне урамга куып чыгару турында сүз дә була алмый: тиешле органнар күзәтеп кенә тора, җинаять эше ачарга, утыртып куярга да күп сорамыйлар. Этне асрый алмый башласа, хуҗасы, акча түләп, шәхси приютка урнаштыра. Кемнеңдер эте сиңа катырак өреп ташласа да, хуҗасын мәхкәмәгә биреп, ота, штраф түләттерә аласың. Бездәге кебек өзгәләп ташлаганын көтәсе түгел. Шуңа күрә анда эт алганчы йөз кат уйлыйлар.

ОСВВ турында закон кабул итү бер хәл, аны үтәүне дә контрольдә тотарга кирәк бит әле. Татарстанда берничә районда әлегә хәтле сукбай этләрне тотучы оешма белән килешү төзелмәгән булган икән. Республика прокуратурасы сайтыннан алынган мәгълүмат: Биектау, Чистай, Ютазы районнары башкарма комитетларына, урам этләрен тотуны җайга салуны кушып, күрсәтмә кертелгән. Сүз уңаеннан, күптән түгел Биектау районының Шигали авылында бер ир-атка этләр өере ташланып, аяк-кулларын җәрәхәтләгән иде. Урыннан репортаж үткәрергә барган «Эфир» телеканалы хәбәрчесенә авыл халкы урамга этләрне куркыта торган «бомбочкалар»сыз чыга алмавыннан зарланды. Шушы хәлдән соң гына прокуратура тикшерү үткәргән һәм җитешсезлек барын ачыклаган.

Әле тиешле оешма белән килешү төзелгән районнарда да эш җиренә җиткереп үтәлә микән, бюджеттан бүленгән акчалар җилгә очмыймы – моны да дәүләт үз контроленә алмаса, волонтерлар белән генә булып чыга торган эш түгел бу.

ОСВВ программасының әлегә нәтиҗәсен күрмибез, урамда этләр дә, аларның кешегә ташлану очраклары да кимеми. Бу законны тәкъдим итүчеләр, хайваннарны яклаучылар нәтиҗә булсын өчен, 5-6 ел узуы кирәк, диләр. Шул вакыт эчендә, янәсе, агрессив этләрдән котылачакбыз, колаклары сары бирка белән бизәлгән «ак һәм йомшак» этләр генә калачак. Ә ул 5-6 ел буе кешеләргә нишләргә? Хайваннарның кешеләргә ташланганын карап торыргамы, урамга чыкмый яшәргәме? Дәүләт бу уңайдан сүздә генә түгел, гамәлдә дә нәрсәдер эшли башласын өчен, тагын ничә үлем кирәк икән?..

2019нчы елда Татарстанда хуҗасыз этләрне тотуга, аларны күпмедер вакыт приютта асрауга, дәвалау-профилактика чаралары үткәрүгә 27,5 млн сум бүленгән булган. 2020нче елның 1нче гыйнварыннан яңа кагыйдә гамәлгә кергәч, бу сумма ике тапкырга артты. 2020-2022нче елларда, ягъни һәр ел саен республика казнасыннан хуҗасыз этләргә 56,6 млн сум бүленәчәк. Әлеге акчага тендер килешүендә күрсәтелгән эшләр генә башкарылырга тиеш. Ә анда: мөрәҗәгать килгәннән соң урынга барып, хуҗасыз этне тоту, аңа вакцина ясау, стерильләштерү (кастрацияләү), 20 көн приютта асрау һәм аннары каян алган булсалар, кабат шул урынга кайтарып кую керә. Акча шәһәр һәм районнарга нормативка карап бүленә. Норматив – бер мең кешегә 2 баш эт. Әйтик, сезнең йортта бер мең кеше яши икән, димәк, ишегалдында 2 агрессив булмаган эт чабып йөрүе норма санала. Казан, Чаллы, Түбән Кама шәһәре һәм районы гына искәрмә булып тора. Анда бер мең кешегә 2,8 хуҗасыз эт туры килә ала. Чынлыкта, аның хәтле генә түгел, бермә-бер күбрәк, әлбәттә.

Татарстанның Министрлар Кабинеты ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин узган җәй Дәүләт Советында утырышта сукбай этләргә приютлар төзү өчен 833 млн сумнан күбрәк акча кирәк, дип исәпләп чыгарган иде.

Роспотребнадзор мәгълүматына караганда, 2020нче елда хайваннар тешләвеннән яки тырмавыннан зарланып, 9900дән күбрәк мөрәҗәгать кергән. «Халык контроле»нең «Хуҗасыз хайваннар» бүлегендә 1400 хат калдырганнар. Ә 2021нче елның беренче кварталында мондый мөрәҗәгатьләр саны 15 процентка арткан. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 1нче май көнне киңәшмәдә «Халык контроле»нә әлеге темага килгән хатлар 30 процентка арткан, дигән санны китерде. «Бу елның өч аенда гына да хуҗасыз хайваннар салган зыяннан зарланып, 1196 кеше медицина учреждениеләренә мөрәҗәгать иткән», – диде ул.

БЕЛЕП ТОРЫЙК!

Сукбай этне асрау бәясе

Татарстанда сукбай этләргә елына 57 млн сумга якын акча бүленә, дибез икән, аның нәрсәгә тотылуын да аңлатырга кирәк. Казанда һәм кайбер районнарда хуҗасыз хайваннарны тоту белән шөгыльләнә торган «Зооцентр» мисалында аңлатабыз. Иң кыйбаты – хайванны приютта асрау. Бер тәүлеге 108 сумга чыга икән (приютта 20 тәүлек тоту каралган). Моның азмы яки күпме икәнен болай гына әйтеп булмый. Чагыштыру өчен, берничә мисал китерик. 2019нчы елда Санау палатасы Русиядә күпчелек пенсионер тәүлегенә 200 сумга яшәргә мәҗбүр, дип хисап биргән иде. Бөтен түләүләрне түләгәч, даими ала торган даруларны алгач, яшәргә шуның хәтле кала икән. Икенче мисал: 2018нче елда Русия колонияләрендә тоткыннарның тәүлеклек рационы 72 сумлык булган, дип, ФСИН директоры урынбасары Валерий Максименконың сүзләрен искә төшерә «Бизнес Онлайн».

Ана этләрне стерильләштерү – 1000, ата этләрне кастрацияләү 769 сумга төшә, диелгән. Бу иң минималь бәя. Шуңа күрә тендер игълан ителгәндә, гадәттә, сәламәт көндәшлек булмый, бер оешма (иң арзан бәя тәкъдим итүче) дәгъва кыла һәм шул ук ота да. Ә көндәшлек булмагач, эшнең сыйфаты турында да кайгыртып торырга кирәк калмый. Шәхси клиникаларны карый башласаң, җиренә җиткереп стерильләштерү, этнең авырлыгына карап, 2 меңнән 7500 сумга кадәр җитәргә мөмкин. Алар шундый бәя куеп, тендерда катнашучы оешма шул ук эшне 1000 сумга башкарам дип ышандырганда, бөтен шартларын туры китереп эшли микән соң, дигән сорау тумый калмый, әлбәттә.

Урамда йөргән сукбай этне тоту – 350, аны вакытлыча асрау пунктына илтү – 387, бер хайванга вакцина ясау – 538, кирәк булса (эт бик каты авыру булса) – «йоклату» һәм мәетен утильләштерү 773 сумга төшә икән. Бер сукбай эт өчен подрядчы (заказны үтәүче оешма) 4500 сумга якын акча ала булып чыга.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии