Иң кыйммәте дә, иң арзаны да Татарстанда: кайсы югары уку йортын сайларга?

Иң кыйммәте дә, иң арзаны да Татарстанда: кайсы югары уку йортын сайларга?

Илдә эшче һөнәрләрнең дәрәҗәсен күпме генә күтәрергә тырышсалар да, вуз дипломы алырга теләүчеләр бер дә кимеми. Белем – икенче мәсьәлә, беренче чиратта «катыргы» кирәк. Әти-әниләрнең дә газиз балаларын һөнәри училищега җибәрәсе килеп тормый, укый аламы-юкмы – анысын уйлап тормыйлар, ничек тә вузга кертергә тырышалар. Хәзер аларның да, югары уку йортларының да урак өсте: быелгы кабул итү кампаниясе башланып китте.

Коры сүз белән генә калмас өчен, менә сезгә саннар. «ВКонтакте»дагы төркемебездә «Балагызның югары белем алуын телисезме?» дигән сораштыру урнаштырган идек. 29 кеше баласының вузда укуын тели. Тагын 8 кеше «Бюджетка эләксә – укысын, түләп укытырга акча юк» дигән, ягъни бюджетка эләксә – кайда укуы, кем булып чыгуы әллә ни мөһим түгел. Нибары 7 кеше генә «Югары белемнең кирәге юк, иң мөһиме – һөнәргә өйрәнсен» дигән җавапны сайлаган. Бу сораштыру бик аз кешене генә колачлады һәм аның ярдәмендә төгәл картинаны тудырып булмый, әлбәттә. Шулай да бу саннар да илдәге вазгыятьне күзалларга ярдәм итә.

Югары белем алу бәясе елдан-ел арта. «Баланы югары уку йортына кертү өчен ничә үгез үстерәсе?» дигән мәзәк һаман да актуаль. Хәзер үгезләр генә дә җитми инде, кайбер ата-аналар кредит та алырга мәҗбүр. Менә тагын саннар: биш ел элек КФУның «Стоматология» (инглиз телендә белем бирелә торганы) юнәлешендә уку 170 мең сум булган, узган ел– 468 мең, ә быел – 488100 сум. Бер семестрга түләү бәясе бу! Коммерция бүлегендә укучыларга стипендия түләнми, димәк, бу суммага тагын яшәү, юл йөрү, ашау һәм күңел ачу өчен дә акча кушарга кирәк була. Менә шуннан үзегез исәпләп карагыз.

Дөрес, бөтен кеше дә инглиз телендә белем бирелә торган «Стоматология» юнәлешенә бармас анысы. Тик гадәти «Стоматология» юнәлеше дә арзан түгел: КФУда елына – 190080 мең, Казан дәүләт медицина университетында – 187686 мең сум. Гомумән, медицина буенча белем алырга теләүчеләр елына кимендә 120 мең сум түләргә әзер булып торсын – анысы да популяр булмаган социаль хезмәткәр белгечлегенә.

Медицина гомер-гомергә кыйммәт йөрде, ләкин башка белгечлекләргә түләп уку да 100 мең сумнан да ким түгел. Филология юнәлеше – 127 мең сумнан башлана, журналистика – 141 мең сум. Дүрт ел уку (бу юнәлеш буенча хәзер бакалаврларны гына әзерлиләр, алар 4 ел укый һәм «тәмамланмаган югары белем» дигән диплом алып чыга. – Авт.) 567840 сумга төшә дигән сүз. Укып бетереп, эшкә урнаша алса, 15-20 мең сум хезмәт хакы белән журналист бу сумманы кайчан каплап бетерә ала? Анысын да үзегезгә исәпләргә калдырабыз.

Түләп уку бәясен һәр вуз үзе билгели. Бәя федераль нормативтан ким булмаска тиеш, актык сумманы уку йорты үзе хәл итә. Түләгән бәя үзен акласа, ягъни белем бирү өчен иң яхшы белгечләр җәлеп ителсә, чит илләрдән дә укытучылар чакырылса, аудиторияләр заманча техника белән җиһазландырылган булса, кыскасы, сыйфатлы белем алу өчен бөтен шартлар да тудырылса, бу акчаларны күпсенмәс тә идең. Яхшы белем беркайчан да әрәм булмый, аңа акча да жәл түгел бит. Тик еш кына менә шул шартлар дигәне юк та инде аның. Булачак журналистлар – яңа заман журналистлары – әле һаман да кәгазь китаптан, тактага акбур белән язып белем ала. Интернет белән эшләргә өйрәтү, дәрестә мобиль әсбаплар куллану турында сүз дә юк. Һәм шушындый шартларда белем биргән өчен 141 мең сум сорыйлар. Кемгә ничектер, мин бу сумманы чыгарып салырга жәлләр идем…

Тагын шунысы да бар: югары уку йортларында түләп уку бәясе гел үзгәреп тора. Әйтик, беренче курста 141 мең сум түләп укучылар, икенче курста 150 итеп түләргә мөмкин. Кайбер факультетларда киресенчә: иң зур сумманы беренче курста түлисең, югарырак курска барган саен суммасы да кими. Ләкин күпчелек очракта бәя арта. Гомумән, көзгә югары уку йортларында уку бәясе 20 процентка артырга мөмкин ди әле – Росстат шундый нәтиҗә ясаган. Болай дәвам итсә, бер биш елдан бушлай югары белемне сагынып сөйләргә генә калыр, ахрысы.

Бөтен кеше дә түләп укымый, билгеле. Кемгәдер бәхет елмаячак һәм бюджетка эләгәчәк. Быел Русия вузларында бакалавриат программасы буенча – 238900, белгеч программасы буенча 66700 бюджет урыны бар, дип язылган Русия Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында. Ләкин нәкъ менә син теләгән белгечлеккә бюджет урыны булмаска яки, булса да, аңа эләгергә БДИ балларың җитеп бетмәскә мөмкин. Андый очракта йә акчаңны жәлләмичә түләп укыйсың, йә, «катыргы» өчен генә дип, үзең эләгә алган теләсә кайсы белгечлеккә барып керәсең инде. Барып керүчеләр җитәрлек. «Катыргы» өчен генә дип укыган «белгечләр»гә йөрибез аннары…

Русиянең иң кыйммәтле вузы да, иң арзанлысы да Татарстанда икән. «Россия сегодня» халыкара мәгълүмат агентлыгының «Социаль навигатор» проекты кысаларында үткәрелгән тикшерү күрсәткәнчә, иң кыйммәтлесе – Иннополис Университеты. Анда «Информатика һәм исәпләү техникасы» юнәлеше буенча белем алу елына 1,2 млн сумга төшәчәк. Ләкин университетта аңлатуларынча, студентлар бу акчаны үзләре түләми – уку бәясен грантлар ярдәмендә каплыйлар. Ә илдәге иң арзан белгечлек – Русия ислам институтындагы «Лингвистика» юнәлеше. Анда бер ел уку 12 мең сумнан башлана.

ВУЗ ЯҢАЛЫКЛАРЫ

  1. Татарстанның дүрт югары уку йорты Forbes журналы төзегән «Русиянең иң яхшы 100 университеты» исемлегенә кергән. Исемлектә иң югарыда – 23нче урында – Казан (Идел буе) федераль университеты. Ул рейтингта 43,88 балл җыйган. Казан дәүләт медицина университеты 55нче урында урнашкан – 39,99 балл җыйган. А.Н.Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты (КАИ), 39,49 балл җыеп, 63нче урынны алган. Ә 38,77 балл белән 75нче урында – Казан илкүләм тикшеренү технология университеты (КХТИ). Рейтингны төзегәндә белем бирү сыйфаты, укып бетергәннәрне эшкә урнаштыру, аларга булган ихтыяҗ, алар арасында эшмәкәрләр саны турында статистик мәгълүматлар исәпкә алынган, дип хәбәр итә «Татар-информ» агентлыгы.
  2. КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов журналистлар белән очрашуда ике телдә белем бирүче педагогик кадрлар әзерләүгә дәүләт заказы артуын әйтте. Былтыр әлеге заказ буенча 125 абитуриент кабул ителгән. Быел читтән торып уку бүлегенә былтыргы кебек 50, ә көндезге уку бүлегенә 100 абитуриент кабул итәләр. Дәүләт заказы буенча укырга кергән студентларны укыту чыгымнарын дәүләт үзе каплый.
  3. 2021нче елдан Русия югары уку йортлары электрон дипломнар тапшыра башларга ниятли. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә. «2019нчы елда электрон дипломнар бирү илнең биш югары уку йортында сыналачак. Киләсе елда программага тагын 15 югары уку йорты кушылачак», – диелә министрлык хәбәрендә. Электрон документта диплом алучының үтелгән практикасы, квалификация күтәрү курслары, спорт һәм фәнни казанышлары турында мәгълүмат тупланачак.
  4. Русия вузларына барлык студентларга практика узуны мәҗбүри оештырырга тәкъдим итәләр. Дәүләт Думасының Мәгариф һәм фән буенча комитеты шундый закон проектын карый башлаган. «Вуз үз студентын практикага яки махсус курс узарга башка уку йортына, хәтта башка төбәккә җибәрү хокукына ия булачак. Студент махсус курс уза, анда тиешле белем һәм билге ала. Бу дипломда да исәпкә алыначак», – диелә министрлык хәбәрендә.
  5. 2021нче елдан башлап, русиялеләрнең вузларга онлайн керү мөмкинлеге барлыкка килүе ихтимал. Моны комплекслы автоматик дәүләт хезмәте — суперсервис ярдәмендә эшләргә мөмкин. Аерым очракларда югары уку йортына керү имтиханнарын да дистанцион рәвештә тапшырырга мөмкин булачак. Суперсервисның бер өлешен 2021нче елгы кабул итү кампаниясендә кулланып караячаклар, ә сынау проектын 2022нче елда башлап җибәрәчәкләр.

(Төрле чыганаклардан алынды)

БЕЛЕП ТОРЫЙК!

2016нчы елда White Square Journal эшлекле интернет журналы Русиянең коррупция чәчәк аткан 99 югары уку йорты исемлеген төзегән иде. Рәсми статистика булмаса да, шактый кызыклы исемлек килеп чыккан. Рейтингны төзегәндә һәр вуздан 10 студентны, шушы вузны тәмамлаган 10 кешене, мәгариф өлкәсенә якын булган экспертларны сораштырганнар, шулай ук уку йортының исеме телгә алынган җинаять һәм административ эшләрне барлаганнар, кешеләрнең форумнарда нәрсә язышуларын күзәткәннәр. Нәтиҗәдә коррупция чәчәк аткан вузлар исемлегендә беренче урынны Русия Президенты каршындагы Русия халык хуҗалыгы һәм административ хезмәт академиясе (Мәскәү) алган. Исемлектә Казан уку йортлары да бар. Алар – әлеге дә баягы «иң яхшы уку йортлары» исемлегендәге вузлар. Казан (Идел буе) федераль университеты – 23нче, Казан дәүләт медицина университеты – 29нчы, Казан дәүләт технология университеты (КХТИ) – 84нче урында (коррупция дәрәҗәсе кими бару тәртибендә бирелә). Хәер, болар – өч ел элек булган саннар инде. Рейтингны яңартып төзесәң, бәлки, башка картина туар иде: соңгы елларда Казан вузларында коррупция очраклары күп ачыкланды бит.

БГ СОРАШТЫРУЫ

«ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркемебездә (vk.com/beznen) «Балагызның югары белем алуын телисезме?» дигән сораштыру уздырган идек. Менә шундый нәтиҗәләр килеп чыкты:

«Әлбәттә! Хәзерге заманда югары белемсез булмый!» – сораштыруда катнашканнарның 34 проценты (17 кеше) шулай дип җавап биргән.

«Әгәр үзе укырга тели икән – укысын, каршы түгел» – 24 процент (12 кеше).

«Бюджетка эләгә алса – укысын. Түләп укытырга акча юк» – 16 процент (8 кеше).

«Башта техникум/училищеда укыса да ярар, аннары, теләсә, вузга керер» – 12 процент (6 кеше).

«Югары белемнең кирәге юк, иң мөһиме – һөнәргә өйрәнсен» – 14 процент (7 кеше).

ЯҢА ТЕМА – ЯҢА БӘЙГЕ!

«Ай-һай хәлләр: югары белем» – бу айның бәйге темасын шулай дип куярга булдык. Сездән шушы теманы ачып бирә торган шигъри дүртьюллыклар көтәбез. Аларны кәгазь хат итеп тә, электрон почтабызга да юлларга мөмкин. Шигырьләр 29нчы июльгә кадәр кабул ителә (кәгазь хат белән җибәргән очракта, почта штампына карыйбыз). Һәр айның соңгы атнасында бәйгегә нәтиҗә ясыйбыз. Конверт тышына яки электрон хатның башына «Ай-һай хәлләр» бәйгесенә» дип язарга онытмагыз! Теманы күрсәтми генә башка язмалар белән бергә юллаган очракта, шигырьләрегезне вакытында күрми калуыбыз ихтимал. Кесә телефоны номерыгызны һәм аның нинди операторга (МТС, Мегафон, Билайн һ.б.) каравын да күрсәтүегез сорала – анысы җиңүче була калсагыз кирәк. Җиңүчеләрнең телефонына 100әр сум акча салыначак. Хәерле сәгатьтә!

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии