Беткә үч итеп, тун ягабызмы?

Беткә үч итеп, тун ягабызмы?

Кемерово вакыйгасы күзләрне ачып җибәрде: хәзер бөтен ил белән хаталарны төзәтәбез. Депутатлар да тик ятмый. «Бердәм Русия» депутатлары Евгений Ревенко, Дмитрий Сазонов һәм Юрий Швыткин, кинотеатрларны, уен зоналарын сәүдә үзәкләренең беренче катына күчерергә, дигән закон кертү тәкъдиме белән чыкты. Тик ул «закон» сүздә генә калыр, ахрысы.

ЧЫГЫМЛЫ «ЗАКОН»

Идеаль дөньяда яшәсәк, бу канун бик ярап торыр иде үзе. Тик бездә ул эшләмәячәк. Беренчедән, бу бик чыгымлы закон буласы. Хәзерге вакытта кинотеатрлар, уен зоналары барысы да югары катларда урнашкан. Тиктомалдан гына шулай эшләнгән нәрсә түгел ул, билгеле. Сәүдә үзәкләре Америкада уйлап табылган, сатып алучылардан күбрәк акча сыга торган схемасы да шунда ук уйланган. Ул болай эшли: гаиләсе белән ял итәргә, күңел ачарга теләгән кеше сәүдә үзәгенә килә. Чөнки бөтен кинотеатрлар, боулинг, бильярд, балалар өчен уен зоналары шундый үзәкләрдә урнашкан. Хәйләкәр җитәкче аларны иң югары катка менгереп куя. Шунда атап килгән кеше, бишенче катта булса да, җиденче катта булса да, барыбер менә бит анда. Ә менешли башка катларны да үтә, юл уңаеннан кибетләргә дә кергәләп чыга. Сәүдә үзәгенең беренче катына, халыкны кызыктыру өчен, танылган брендларны куялар. Беренче катта аренда түләве дә иң кыйммәте санала, өскә менгән саен арзаная. Икенче катта – шулай ук танылган брендлар, элемтә салоннары, башка кирәк-ярак. Өченче катта – бик үк танылмаган брендлар. Кинотеатрга дип атап килгән кеше каттан катка менгәндә бөтен кибетләрне дә күреп узсын өчен шулай эшләнелгән нәрсә бу. Ә инде кинотеатрларны беренче катка төшерсәң, өченче-дүртенче каттагы кибетләргә менүчеләр сирәгәячәк. Күңел ачарга дип килгән бит алар, ә күңел ачу чарасы менә монда – беренче катта гына. Аңлашыла ки, кибетләр югары күтәрелергә теләмәячәк, чөнки сатып алучыларын югалтачаклар. Кием-салым кибете бер хәл әле. Бездә күпчелек сәүдә үзәкләренең беренче катларында «Ашан», «Карусель», «Лента» кебек зур азык-төлек кибетләре урнашкан. Аларны югарырак менгергән саен, товарны китертү бәясе дә артачак. Шулай булгач, ул кибетләргә өскә үрмәләүгә караганда «башка чыгу», ягъни бер катлы башка бер бинаны арендалау отышлырак булачак. Сәүдә үзәкләре тагын ашатучысыз калачак.

Хәзер күпчелек сәүдә үзәкләрен ике катлы итеп салырга тырышалар. Дөрес, Мәскәү кебек зур шәһәрдә бу кагыйдә эшләми, чөнки анда җир әз, үзе кыйммәт, шуңа күрә катларны өяләр дә өяләр. Ә элегрәк салынган сәүдә үзәкләре өч каттан да ким түгел, 4-5 катлылары да бар. Аларда беренче катлар тәбәнәгрәк, ягъни кинотеатр өчен яраклаштырылмаган. Аларны салганда теге Америка схемасы күздә тотылган чөнки: кибетләр – аста, күңел ачу чаралары – өстә. Хәзер кинотеатрларны күчерә башласаң, түшәмнәрне ватарга, катларны җимерергә, тагын әллә нәрсәләр эшләргә кирәк була дигән сүз. Беренчедән, чиста чыгым булса, икенчедән, ремонт барган вакытка шактый клиентларын да югалтачак әле сәүдә үзәкләре. Боларны уйласаң, алай күчереп йөртүгә караганда яңа сәүдә үзәге салу җиңелрәк тә, арзанрак та була, ахрысы, дигән фикер туа.

Шунысы да бар: күпчелек сәүдә үзәкләренең җитәкчеләре – зур кешеләр. Төбәк башлыклары, шәһәр мэрлары, министрлар исемнәрен генераль директорлар, идарәчеләр исемнәре артына яшерә, тик төп хуҗа булып үзләре кала. Ә аларга бу закон ошамаячагы көн кебек ачык. Күпме акчаны югалтачаклар бит. Әлеге закон проектын тәкъдим иткән депутат иптәшләр сәүдә үзәкләренә хуҗа булмый калган, ахрысы. Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин да коллегаларының тәкъдимен «тормышка аша торган нәрсә түгел» дип атады инде.

Менә шуңа күрә бу проект депутатларның мәгънәсез законнар исемлеген генә тулыландырыр сыман. Ә менә сәүдә үзәкләрен, гомумән, җәмәгать урыннарын, хәзерге кебек дүрт елга бер тапкыр яисә фаҗига булганнан соң гына түгел, өч айга бер тапкыр тикшереп тора торган закон кертсәләр, файдасы булыр иде ичмасам.

КАТЛАРНЫ АЛЫШТЫРУ БЕЛӘН ГЕНӘМЕНИ…

Ул арада сәүдә үзәкләрен тикшерә дә башладылар инде. Татарстанда барлыгы 260 объект тикшереләчәк икән. Һәр тикшерү турында матбугатка хисап биреп баралар. Әлегә тикшерелгән үзәкләрдә тайпылышлар юк диярлек. Булса да эвакуация ишекләре капланган булу гына. Анысы төзәтеп була торган хата, диләр прокуратура хезмәткәрләре.

Сәүдә үзәге җитәкчеләре прокуратура хезмәткәрләрен: «Сез тикшерү белән киләсен ике минут элек кенә белдек», – дип каршы алалар. Чынлыкта «Зимняя вишня»да янгын чыккан көнне үк бөтен сәүдә үзәкләренең җитәкчеләре стартка баскан иде инде. Бездә тәртибе шундый чөнки: башта нидер яна, бата, җимерелә, аннан соң шул өлкәгә тикшерү килә. Юләр түгел бит сәүдә үзәге җитәкчеләре дә, бу схеманы гына беләләр. Булмаган янгын сүндерү җайланмаларын алырга, вак-төяк хилафлыкларны төзәтергә 3 көн вакытлары бар иде. Беренче тикшерүләр 28нче март көнне генә башланды.

Ә менә прокуратура тикшерүе башланганчы халык үз тикшерүен башлаган иде инде. Әле ул вакытта «тишекләр» ямалып бетмәгән, ничек бар – шулай иде. Мәсәлән, Чаллыдагы «Омега» сәүдә үзәген видеога төшереп керттеләр. Запас ишекләре ачкыч белән бикләп куелган, ә бер чыгу юлындагы ишекне каплаган пәрдәне күтәреп карагач, анда күчермәләр ясау цехы икәнлеге күренә. Прокуратура кешеләре бу үзәккә килгәндерме, килсәләр нинди хилафлыклар тапкандыр (һәм, гомумән, тапканмы?!) – анысы турында мәгълүмат булмады әле.

Әллә нинди закон проектлары кертергә, аларны закон итеп кабул да итәргә, хәтта сәүдә үзәкләре җитәкчеләрен елата-елата кинотеатрларны – беренче, кибетләрне югары катка күчерергә дә була. Тик эвакуация ишекләре чыга алмаслык итеп томаланган булса, янгын сигнализациясе эшләмәсә, катларны алыштыру гына ярдәм итмәячәк. Беренче каттан котылып була, ә югары каттан – булмый, дигән кагыйдә юк бит. Теләсә кайсы каттан да котылып булырга тиеш.

Ә куркынычсызлык чаралары белән, чыннан да, авыр безнең. Әле менә якшәмбе көнне генә Рената Дорофеева исемле модельер Казандагы ФАН24 күңел ачу үзәгендә зыян күргән. Уенчык машинада йөргәндә, машина ватылган, очкыннар чыга башлаган, хәтта кызның сумкасының тимер чылбыры эреп төшкән. Куркып калган кыз сикереп торган, битен бәргән һәм иренен ярган. Тик аның «аттракционны туктатыгыз» дигән сүзен үзәк хезмәткәрләре колагына да элмәгән. Ватык машинаны гына читкә этеп куйганнар да, калган машиналар эшләвен дәвам иткән. Кыз администраторны чакырткан, анысы «эшем бар» дип, килүдән баш тарткан. Шуннан соң Рената Дорофеева полиция һәм янгын куркынычсызлыгы хезмәтен чакырткан, аның гаризасын кабул итеп алганнар. Сүз уңаеннан, бу үзәк янгын куркынычсызлыгына тикшерү үткән булган инде.

Бездә күпчелек торак йортларның беренче катында кибетләр, пекарнялар урнашкан. Һәм күбесе законсыз эшли, санитария таләпләренә төкереп карый. Аерым кешеләр ул кибетләрне яптыру артыннан йөреп-йөреп карый да, йөрүләре таш диварга борчак атуга тиң булуын аңлагач, куллары салына. Мондый кибет, пекарняларны тикшерә һәм яптыра башлау өчен аларда кеше гомере өзелү кирәктер, күрәсең. Бездә сигнал шундый – кеше гомере өзелгәч кенә «кычкыра».

Үз башыннан үткәч – «Адмирал» янып, анда 19 кешенең гомере өзелгәч, Татарстан Думага куркынычсызлык таләпләрен катгыйлату буенча үз тәкъдимнәрен кертеп караган иде. Республика җитәкчелеге сәүдә үзәген янгын куркынычсызлыгына тикшерү барышында кеше тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч тудыра торган хилафлыклар ачыкланса, бу үзәкне 90 көнгә ябып торырга дигән тәкъдим кертте. Шулай ук кеше күпләп йөри торган урыннарны «аерым статустагы объектлар» дип атау һәм аларны елына кимендә бер мәртәбә тикшерү тәкъдиме дә кертелде. Өченче тәкъдим – Госпожнадзорга 2007нче елда тартып алынган функцияләрен кайтару (2007нче елдан башлап, бу орган кулланылышка тапшырылыр алдыннан биналарны тикшерми, соңгы сүзне төзелеш надзоры әйтә). Дәүләт Думасы 2016нчы елның гыйнварында бу тәкъдимнәрнең барысын да кире какты. Шуннан соң Дәүләт Советының законлылык һәм тәртип саклау комитеты рәисе урынбасары Рафил Ногуманов «Татарстан әйткән тәкъдимнәрне кабул итсеннәр өчен, тагын биш «Адмирал» кирәк», – дигән иде.

БЕЛЕП ТОРЫЙК!

Сәүдә үзәгендә янгын чыкканда ничек исән калырга?

Татар халкында: «Кергәнче чыгарыңны уйла», – дигән әйтем бар. Хәзерге заманда бу сүзләрне девиз итеп ала торган. Белеп тору зыян итмәс: сәүдә үзәкләрендә янгын чыккан очракта үзеңне тоту кагыйдәләрен сезнең белән дә уртаклашырга булдык.

– бинага кергәндә эвакуация планын карап, чыгу юлларының кайда икәнен истә калдырырга тырышыгыз;

– аз гына төтен булган очракта да лифтка утырмагыз, югары катларга күтәрелмәгез;

– әгәр төтенләнгән коридор аша узарга кирәк икән, теләсә нинди чүпрәкне чылатып, шуның аша суларга кирәк. Үзегез белән бала булса, башта чүпрәк белән үзегезнең битне, аннан соң гына баланыкын каплагыз. Өлкән кешенең үз аңында калуы кирәк. Сез баланы алып чыга аласыз, бала сезне алып чыга алмый;

– эвакуация булган очракта юлыгызны планлаштырырга тырышыгыз: пыяла витриналарны, чыгып торган стеналарны, баганаларны урап узыгыз – халык ташкыны стенага кысып куярга мөмкин;

– төркем эчендә барганда кулларны терсәктән бөгеп, йодрыклар ярдәмендә күкрәкне сакларга тырышырга. Алга иелергә ярамый, гәүдәне артка авыштырырга кирәк. Шулай иткәндә күкрәк кысылмый һәм суларга мөмкинлек булачак. Балалар үзегезнең алдыгызда булсын, артка калдырмагыз;

– егылган очракта гәүдәне саклап, бөгәрләнеп ятарга тырышырга кирәкми. Ничек итеп булса да басарга тырышыгыз;

– киемегезгә ут капса, йөгерергә ярамый, киемне салырга яки идәнгә (җиргә) ятып аунарга, шул рәвешле утны сүндерергә тырышырга кирәк.

Чыганак: Интертат

УЛ АРАДА

Казанда да янгын

Кемерово вакыйгасыннан алган тетрәнү басылып та җитмәде, узган шимбәдә Казанда да зур гына янгын чыкты. Хөсәен Ямашев проспектындагы «Старый Амбар» кафесының түбәсе янды. Ут төнге 11 тулганда чыккан. Шимбә көнне бу вакытта кафеларда кеше күп була әле. «Старый Амбар»да да 80 кеше булган, бәхеткә, алар да, 31 хезмәткәр дә исән килеш чыга алган. Зыян күрүчеләр юк. Шунысын да әйтергә кирәк: өч катлы кафеның өченче катында балалар кафесы һәм уен зонасы урнашкан. Һәм ул төнге 10га хәтле эшли, ягъни янгын башланырга санаулы минутлар кала гына ябылган булган.

Янгынны төнге 1 тулганда гына сүндереп бетергәннәр. Кафеның түбәсе янган, өченче катка шактый зыян килгән. Утның нидән чыгуы әлегә билгеле түгел. Кафе хуҗасы, безнең барысы да тәртиптә иде, дип хисап тотты инде. Калганын тикшерү ачыклаячак. Ә Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев: «Старый Амбар»да чыккан янгын прокуратура тикшерүләрен кафе һәм рестораннарга күчермәячәк, элекке план буенча сәүдә үзәкләрен тикшерүне дәвам итәчәкбез», – дип «тынычландырды» инде. Туклану урыннарына әлегә тими торырлар шул. Үзегез беләсез нәрсә булганчы…

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии