- 05.11.2021
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2021, №43 (3 ноябрь)
- Рубрика: Ай-һай хәлләр...
Узган атнада Самараның бер мәктәбендә, кораллы һөҗүмнәрне булдырмый калу өчен, «NtechLab» дип аталган технология куллана башларга җыенулары хакында хәбәр иткән идек. Казан гимназиясендә, аннары Пермь университетында атыш оештырган затларның көн саен фанатлары барлыкка килеп торганда, моның ише технологияләр ни дәрәҗәдә нәтиҗәле булыр?
КОРАЛНЫ «КҮРӘ» ТОРГАН КАМЕРА
Иң элек «NtechLab» технологиясенең нәрсәдән гыйбарәт икәнен аңлатып китик: мәктәп тирәсенә видеокамералар куелачак, алар кораллы кешеләрне «күрүгә», каравылчы постында утыручыга хәбәр җибәрәчәк. Каравылчы игътибарсыз калдырса, уку йортының ишекләре автомат рәвештә бикләнәчәк, мәктәп эчендә хәвеф хәбәре биреләчәк, шулай ук полициягә дә хәбәр китәчәк. «Коммерсантъ» язуынча, бу технология белән Самара мәктәбе генә түгел, тагын берничә эре заказчы да кызыксынган. «NtechLab» системасы Русиядә яңалык түгел. Иң элек аны Мәскәүдә митингларга чыккан кешеләрне аулау өчен куллана башладылар. 2019нчы елда Әлмәттә сынап карадылар. 2020нче елда Татарстан җитәкчелеге шушы ук «NtechLab» технологиясен үзизоляция режимын бозучыларны «тоту» өчен кулланырга уйлаган иде, аңа ук барып җитмәделәр.
Сүздә бик әйбәт яңгырый, әлбәттә. Ләкин бу технологиянең минусларын күрү өчен белгеч булырга кирәкми. Беренчедән, бүген Русиядә 41 меңнән күбрәк мәктәп бар. Аларның барысын да бер генә түгел, берничә яхшы камера белән җиһазлау өчен, әллә никадәр акча кирәк. Русиядә «акча юк», димәк, проектны бөтен ил буенча гамәлгә кертеп бетерү озын-озак елларга сузылачак. Авыл мәктәпләре һәрвакыттагыча читтә калачак, беренче булып «блатлы» уку йортларына бәхет елмаячак. Аннан соң, Пермь вакыйгасы күрсәткәнчә, мәктәпләр генә түгел, урта һөнәри белем бирү йортлары һәм вузлар да куркыныч астында. Бөтенесен исәпли башласаң, камералар белән тәэмин итеп бетерү чынга ашмаслык булып тоела. Икенчедән, технологияне ясаган кешеләр үзләре үк әйтүенчә, ул коралны «күрә» торган итеп программалаштырылган. Әгәр кеше сумкасына тыгып яки куенына яшереп алып барса, камера аны «тотмый» дигән сүз. Аннан соң бу технология халык бик күп булган җирдә кораллы кешене «таный» алырмы, караңгы вакытта ничек эшләр – болары да сорау тудыра. Сүз дә юк, камераларның файдасы булыр. Мәсәлән, Казанда да, Пермьдә дә атыш оештыручылар коралны яшермичә, ачык рәвештә тотып барган бит. Кешеләр аларга йә игътибар итмәгән, йә күреп тә дәшми калган, ә ясалма интеллектның күзеннән качмас иде. Ләкин шулай да чыгымлы проектка тотынганчы, хәзер үк, бүген үк эшләп була торган адымнардан башларга иде: әйтик, барлык уку йортларын йөздән танып кертә торган система белән җиһазларга, пуля үткәрми торган тәрәзәләр, куркыныч янаганда автомат рәвештә бикләнә торган ишекләр куярга. Булган җиһазларның төзеклеген тәэмин итәргә. Аннары инде ясалма интеллект турында уйларга.
КУРКЫНЫЧНЫ ТАВЫШЫННАН «ТАНЫЙ»
Екатеринбургның ике мәктәбендә тавыш буенча куркынычны таный һәм сигнал бирә торган махсус җиһаз куярга ниятлиләр. «Российская газета» язуынча, бу яңа технология мәктәпләрдә укучыларның бер-берсенә каныгуын булдырмый калу өчен ясалган, әмма ул гадәттән тыш хәлләр була калса да ярдәм итәр дип саныйлар. Программага махсус сүзләр (әйтик, «бомба», «үтерәм», «атам» һ.б.) һәм тавышлар (мәсәлән, пыяла ватылган яки винтовка затворы тавышы) кертелә. Һәм коридорларга куелган система шушы сүзләрнең яки тавышларның берәрсен ишетеп калса, шундук видео төшерә башлый, шулай ук каравылчыга һәм завучка хәбәр җибәрә. Алар, үз чиратында, видеоны карап, укучыларга куркыныч яныймы-юкмы икәнен бәяләргә һәм тиешле чаралар күрергә тиеш була. Проектны шәһәр бюджеты хисабына бу ел ахырына кадәр гамәлгә ашырырга тиешләр, дип яза «Российская газета». Хәзер куркыныч сүзләр һәм тавышлар базасын булдыру дәвам итә икән. Технологияне ясаган IT-компаниягә нигез салучы Леонид Стариков белдергәнчә, моңарчы бу җиһазны домофоннан кешеләрне алдап, акча каерырга яратучы мошенникларны аулау өчен кулланганнар. Анда операторларга шикле дип табылган тавышлар гына китә торган булган, ә мәктәптә видео да төшереләчәк.
Җәй көне шушыңа охшаш системаны Мәскәү янындагы бер мәктәпкә куярга җыенулары турында хәбәр чыккан иде. Аермасы шунда гына: ул аудио түгел, баштан ук видеога яздырып барачак. Камера укучыларның үз-үзен тотышында гадәттән тыш һәм шикле нәрсәләр күрсә, шулай ук тиешле җиргә хәбәр җибәрәчәк.
Бу технологиянең кимчелекләре тагын да күбрәк кебек. Беренчедән, ясалма интеллект җибәреп барган мәгълүматны кем оператив рәвештә тикшереп, карап утырачак (тагын укытучы җилкәсенә өярләрме?). Система бик нык алга киткән булып, йөзләгән баланың чыр-чуы арасында куркыныч сүзләрне тотып ала алса да, уйнап әйтелгәнме, чынлапмы икәнен ачыкларга туры киләчәк. Таныш әкияттәге кебек булмагае: бер малай ике тапкыр «бүре бар» дип шаяртканнан соң, өченче тапкырында чынлап та бүре килгәч тә аңа ышанмаганнар, янына барып та тормаганнар бит. Аннан соң тавыш һәм сурәт яздыру җиһазына ата-аналар да бик атлыгып риза булмаганнар әле: Екатеринбург форумнарын укысаң шул аңлашыла. Яздырылган мәгълүмат мәктәптән читкә чыкмаячак, дип ышандырсалар да, интернетка әллә нинди мәгълүматлар чыгуын күрдек инде. Ата-аналарны да шул борчый булса кирәк.
МӘКТӘПЛӘР КҮЗӘТҮ АСТЫНДА
Сурәт, тавыш яздыра торган җиһазларның тагын бер минусы бар – бала психикасына зыян китерү. Бүген мәктәпләр болай да телевизордан бөтен кеше күзәтеп утыра торган ток-шоуны хәтерләтә: бөтен җирдә видеокамералар (коралны яки куркыныч берәр хәрәкәтне «күреп алып», шундук полициягә хәбәр итә торган акыллылары булмаса да, болары да бөтен нәрсәне төшереп торалар бит). БДИ бирү пунктында бөтенләй авыр җинаятьчеләргә булган кебек мөнәсәбәт: эчке киемнәреңә хәтле капшап, металл эзләгечләр аша тикшереп кертәләр, бүлмәдә дә бер якта – укытучы, икенче якта камера карап тора, башыңны кашып алган өчен дә куып чыгарулары бар, өстәвенә, синең ничек итеп азапланып биремнәр чишкәнеңне онлайн да карап баралар. Моны үз җилкәсендә татыган күпме баланың психикасы какшады икән, кызганыч, аны өйрәнмиләр. Шушыңа өстәп, мәктәптә һәр хәрәкәтеңне, һәр сүзеңне яздырып бара башласалар, психикасы сәламәт бала калырмы? Аннары «бу бала үзе дә шушында укыган булган икән, ничек корал тотып килергә җөрьәт иткәндер?» дип аптырыйбыз...
Чамасын һәм урынын белеп камералар да булсын ул, үзеннән-үзе блокка куела торган ишекләр, һәр ишек төбендә сакчылар да. Шулай да кораллы кеше ишек төбенә килеп җиткәч аны ничек туктату турында гына түгел, ул коралга үрелергә уйлаганда ук аны ачыклау, туктату, фаҗигане булдырмый калу турында кайгыртырга иде. Бүген бездә бала психикасы турында уйлау кайбер китапларны, фильмнарны, хәтта күпләребез карап үскән мультфильмнарны да 18+ дип тамгалауга гына кайтып кала түгелме? Тамгаладык, аңа карап кына дөньяда начарлык кимемәде, ул «ярамаган» мультфильмнарны карап үскән бөтен кеше дә үтерүче дә булмады.
Президент Владимир Путин 2025нче елга кадәр мәгариф системасында психология хезмәте үсеше Концепциясен яңартырга, шулай ук балаларга һәм ата-аналарга психологик ярдәм күрсәтү өчен цифрлы платформа булдыруны уйларга кушты. Бу уйлау эшенә чиновниклар гына түгел, балалар белән эшләп караган психологлар, тәҗрибәле педагоглар җәлеп ителсә, ниндидер файда буласына өмет бар. Хәзерге вакытта мәктәпләрдә психологлар җитми. Булганнары да кәгазь эше эшләп вакыт уздыра. Президент фәрманын менә шушы мәсьәләне җайга салуда бер адым итеп күрәсе килә. Заманча сүз белән аталуга карап, һаман да шул план үтәү, хисап биреп утыруга калмасын иде инде.
Казан шәһәрендәге бер гимназиядә өч ел педагог-психолог булып эшләгән, бүген Мәскәү фирмасының Казандагы филиалында психолог-консультант Лилия (үзе соравы буенча исеме үзгәртеп бирелә) темага карата фикерен белдерде:
– Гимназиядә өч ел эшләү дәверендә бөтен нервыларым какшап бетте, бу чор тоташ стресс иде дип әйтә алам. Моңа балалар түгел, аларның әти-әниләре, җәмгыять, система гаепле. Балаларның төрлесе була – тәртипсезләре, «икеле» капчыклары, авыр холыклылары, имин булмаган гаиләдә үсүчеләре, һәм без башта ук моңа әзер булабыз, соңгы курсларда хәтта җинаять кылган балалар белән эшләп, практика да узабыз, кыскасы, мәктәпкә балалар психологиясе белән эшләргә өйрәнеп киләбез. Әмма алданабыз. Мәктәп психологының төп эше балалар психикасы белән эшләү түгел икән, еш кына моңа вакыт та калмый. Беренчедән, папка-папка хисап тутырасы, мәҗбүри конкурсларда, мәктәп эшләрендә катнашасы. Икенчедән, мөнәсәбәт. Укытучылар коллективы миңа, кычкырып әйтмәсәләр дә, «син нәрсә генә эшлисең соң инде?» дигән күз белән карый иде. Әти-әниләр турында әйтәсе дә юк. Берсендә ике бала арасында зур гына низаг чыкты. Гади төрткәләшү, биш минуттан кабат дуслашу түгел иде ул. Шуңа күрә мин бу мәсьәлә белән шөгыльләнә башладым. Балаларны да, әти-әниләрен дә чакырып сөйләштем. Директор бүлмәсенә чакырылсаң – шелтә ишетәсең, кисәтү аласың, шуның белән шул (директор шулай эшләргә тәкъдим иткән иде дә). Ә психолог проблеманың нәрсәдән килеп чыгуын ачыкларга, ярдәм итәргә, юл күрсәтергә тырыша. Ләкин бу укучыларның әти-әниләре «минем балам псих түгел» дип өстемә ябырылдылар, «вакыйганы күпертүдә» мин гаепле булып калдым. Шундый мөнәсәбәт булганда, әлбәттә, эшең нәтиҗә бирми. Ә нәтиҗәсен күрмәгәч, эшлисе дә килми.
Әгәр чынлап торып нәтиҗәсен күрәсең килсә, безнеке кебек гимназиягә бер түгел, биш психолог кирәк. Башлангычларга – аерым, урта классларга – аерым, тугызларга – аерым, чыгарылыш класска – аерым. Һәм бишенчесе – укытучылар коллективы белән эшләргә. Ләкин мәктәпләргә аның хәтле штат бирелми, әлбәттә.
Бер дустым икенче бер мәктәптә педагог-психолог булып эшли, шул ук вакытта аспирантурада укый. Мин мәктәптә диссертация язу өчен генә эшлим, план буенча тиешле тестлар биреп тик утырам, кирәкмәгәнгә кысылмыйм, дип ачыктан-ачык әйтә. Фәнни эшне язып бетерәм дә берәр коммерцияле оешмага китәм, ди. Һәм менә бу мәктәптә кәгазьдә психолог бар булып санала. Чынлыкта берәр балага файдасы тидеме икән?!
Шушы көннәрдә Ростов өлкәсенең бер югары уку йортында беренче курс студентын лекция вакытында ФСБ тоткарлаган, дип хәбәр итә «Baza» телеграм-каналы. Үзен Казанда атыш оештырган Галәвиевның «дусты» дип атаган 18 яшьлек егет социаль челтәрдә «студентларны һәм укытучыларны күпләп атарга кирәк» дигән өндәмәләр таратып яткан. Җинаятьчене кумир урынына куйган ничәнче шундый очрак инде бу! Мондый белдерүләре белән студент вузда һөҗүм оештырырга җыенуын әйтергә тели, дип уйлаганнар һәм куәт структураларына хәбәр иткәннәр. ФСБ килеп тоткарлагач, егет бары тик шаяртканын әйткән, бернинди һөҗүм дә планламадым дигән. Соңрак ул видео төшереп тә гафу үтенде. Аңа «эш» ачмаганнар, профилактик әңгәмә генә үткәргәннәр, диелә. Тик бу шаяруы кыйммәткә төшкән: студентны университеттан чыгарганнар.
Фәнзилә МОСТАФИНА
Комментарии