Татар теленә яңа һөҗүм: мәктәпләрдә телне кыскартмагайлары

Татар теленә яңа һөҗүм: мәктәпләрдә телне кыскартмагайлары

Татар мәктәпләре кими бара, дип чаң суккан булабыз без. Бу – кичәге көн проблемасы инде. Бүгенгенеке күпкә җитдирәк. Мәктәпләрдә азмы-күпме сакланып калган татар телен бөтенләй юкка чыгару юнәлешендә эш алып барыла башлады.

Июль аенда Йошкар-Олага милләтара мөнәсәбәтләр буенча Совет утырышына килгәч, Русия Президенты Владимир Путин: «Кешегә туган теле булмаган телне мәҗбүри рәвештә укыту, мәктәпләрдә урыс теле сәгатьләрен һәм укыту дәрәҗәсен киметү кебек үк, башка сыймаслык хәл», – дип белдергән иде. Бу сүзләрне әллә аңлап бетермәдек шунда, әллә кабул итәргә теләмәдек – артык шаулашмый гына уздырып җибәрдек. Озак та тормый Башкортстан мәктәпләрендә башкорт теленең мәҗбүри укытылу-укытылмавын тикшерә башлауларына да әллә ни игътибар бирмәдек. Өстәвенә, Бөтендөнья татар конгрессы корылтаенда Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев тә: «Сез президентның сүзләрен дөрес аңламадыгыз. Ул Русия халыкларының телләрен киметү турында әйтмәде», – дип тынычландырган булды бит. Тик 28нче август көнне Кремльнең рәсми сайтына Президентның Йошкар-Олада узган конференция нәтиҗәләре буенча чыгарылган карарлары эленде. Илбашы генпрокуратурага һәм Рособрнадзорга күрсәтмә биргән: Русия төбәкләрен тикшереп, аларда туган телләрнең (татар, башкорт, чуваш, мари, коми һ.б.) мәҗбүри нигездә укытыламы, әллә ихтыяримы икәнлеген ачыкларга. Аңлашыла ки, мәҗбүри укытылса, тел программадан алынырга тиеш була. Президентның төбәк башлыкларына да күрсәтмәсе бар: җирле мәктәпләрдә урыс теле дәресләре сәгатен Русия Мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдим иткән санга җиткерергә, туган телне өйрәнүне ихтыяри нигездә көйләргә.

Бүген Татарстанда татар теле бөтен мәктәпләрдә дә мәҗбүри рәвештә укытыла. Инглиз теле кебек үк. Хәер, дөрес әйтмәдек: инглиз теле чит тел бит ул, ә татар теле – Татарстанда, урыс теле кебек үк, дәүләт теле. Шуңа күрә аның мәҗбүри укытылуы аңлашылырга да тиеш ләбаса. Ә Владимир Путин карары буенча татар телен мәҗбүри укыту булмаска тиеш булып чыга. Белгечләр әйтүенчә, Татарстан җитәкчелеге дә, җирле Мәгариф һәм фән министрлыгы да бу карарга каршы чыкмаячак. Әлегә министрлыкта да, республика мәктәпләрендә дә бу тема буенча бер шәрехләмә дә бирмиләр. Шулай да: «Республика мәктәпләрен җитди тикшерү көтә», – дигән сүзләр тарала башлады инде. Президент күрсәтмәсе тормышка ашырылса, мәктәпләрдә татар теле факультатив булып кына калырга мөмкин. Факультатив –дәрестән соң үтә торган түгәрәк дигән сүз инде ул. Йөрсәң ярый-йөрмәсәң ярый, дигән сүз…

«Мәҗбүри укытуга юл куелырга тиеш түгел», – диде Президент. Соң, алай булгач, мәктәпләрдә математика, физика, химияләрне дә, «кирәк булмаган» башка фәннәрне дә бетерик әйдә. Кичә генә балалар бакчасында ду китереп уйнап йөргән бала, бүген парта артына утырып саннар язарга, мисал-мәсьәләләр чишәргә әллә бик атлыгып торамы? Физиканың ф хәрефен дә аңламаган бала әллә бу фәнне үзе теләп укыймы? Юк бит. Барысы да укыту программасы нигезендә МӘҖБҮРИ укытыла. Беренче мәлләрдә коточкыч авыр тоелган инглиз телен дә балалар елый-елый өйрәнә. География, тарих, әдәбиятка да бөтен баланың да теше үтми. Рәсем ясау түгел, туры итеп сызык та сыза белмәгән бала да рәсем дәресен көтеп алмый. Ә барысы да өйрәтелә. Мәҗбүри. Чөнки тормышта барлык фәннәрнең дә кирәге чыгуы ихтимал. Ә ни өчен әле үзең яшәгән төбәкнең теле дә ипи-тозлык дәрәҗәдә генә булса да мәҗбүри рәвештә өйрәтелмәскә тиеш ди?..

Чит илләрдә

Туган телдә уку кайда мәҗбүри, кайда ихтыяри?

Дөньяда ике яисә аннан да күбрәк дәүләт теле булган илләр, ил эчендәге аерым төбәкләр байтак. Аларда туган телне өйрәнү мәсъәләсе ничек куелган соң – мәҗбүриме, әллә ихтыяримы? Барлык дәүләт телләренең дә үтәлешен тикшереп тора торган хакимият органы бармы? «Азатлык» радиосы белән бергәләп әзерләгән әлеге материалда шул сорауларга җавап бирергә тырыштык.

КАТАЛОНИЯ (ИСПАНИЯ)

Тел сәясәте ягыннан иң катлаулы очракларның берсен Испаниядә күзәтеп була. Испан теленнән тыш биредә рәсми статуска 6 тел ия, шул исәптән каталон һәм баск телләре дә. Илдә бердәм тел кануннары юк, һәр төбәк үзгә тел сәясәте алып бара.

Үз туган телләрен саклау максатыннан иң кырыс юлга Каталония баскан. Төбәкнең урта һәм югары мәктәпләрендә укучылар испан телен атнага 2 сәгать кенә өйрәнә. Милләтчеләр кулында булган җирле идарә вәкиле Ирене Ридау: «Без каталон телен укытуның соңгы 30 ел дәвамында барлыкка китергән моделеннән баш тартырга җыенмыйбыз. Максатыбыз – милләтебезнең бер телдә сөйләшүе», – дип белдерә.

Каталониягә укырга килгән чит ил студентлары да каталон телен өйрәнергә тиеш. Мондый сәясәткә Испаниянең башка төбәкләрендә еш кына каршылык та күрсәтәләр. Каталон теленең хакимлегенә каршы протест чаралары оештырыла, аерым эшләр мәхкәмәдә дә карала.

Испаниянең төньягын биләүче басклар илендә исә вазгыять башкачарак. Биредә икетеллелеккә игътибар бирелә. Ата-аналар балаларын үзләренең теләге буенча баск яки испан мәктәпләренә бирә ала. Баск мәктәпләрендә укытуның 20 проценты испан телен өйрәнүгә һәм берничә фәннең испан телендә укытылуына аерыла. Нәкъ шулай ук испан мәктәпләрендә уку программасының 20 проценты баск теле һәм баск телендә берничә фәнгә бирелә.

Мәгариф, медицина, хокук өлкәсендә, дәүләт структурасында эшләргә теләүчеләр испан телен дә, баск телен дә белергә тиеш – бер генә телне белгән очракта эшкә алмаячаклар.

УЭЛЬС (БӨЕКБРИТАНИЯ)

Берничә гасыр дәвамында инглиз теле тарафыннан көчле басым кичергән уэльс теле (күпчелек чыганакларда валлий теле дип тә бирелә) бары тик XX гасыр азагында гына үсеш ала башлый. Төбәк тарихы белгече Кирилл Кобрин сүзләренчә, XX гасыр азагына уэльс телендә төбәк халкының 19 проценты гына сөйләшә алган. Яңарыш кичерүдән соң бу сан әкренләп булса да үсә бара. Тел сакланышы һәм үсеше өчен киң вәкаләтле берничә дәүләт оешмасы җавап тота. 2012нче елга кадәр төбәктә Тел советы эшләсә, хәзер уэльс теленең кулланылышын тәэмин итү эше Уэльс хакимиятенә тапшырылган, валлий теле буенча комиссар дигән вазифа булдырылган.

Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында уэльс телен өйрәнү ихтыяри булып тора. 1990нчы елдан уэльс теле 14 яшькә кадәр һәр мәктәп укучысы өчен мәҗбүри булса, 1999нчы елда аны 16 яшькә кадәр мәҗбүри итеп куйганнар. Мәктәпләрдә уэльс телен ана теле яки икенче тел буларак сайларга мөмкинлек бар, ләкин аны нинди күләмдә булса да уку – мәҗбүри.

Мәктәптән соң уэльс телендә белем алу мөмкинлеге әлегә чикле. Шулай да белгечләр уэльс телендә һөнәри белем бирү артуны әйтә.

ИРЛАНДИЯ

Ирландиядә исә вазгыять башкачарак. Шулай ук инглиз теленең зур басымын сизгән ирланд теле, уэльсларга караганда тагын да зуррак һөҗүмнәргә дучар булган. XIX гасыр азагына ирланд телен белүчеләр бөтенләй диярлек беткән, аны бары тик берничә өлкәдә генә белгәннәр. XX гасыр ирланд милли хәрәкәте дә үз туган телен белмәгән.

Ирландия бәйсезлеге игълан ителгәннән бирле (1949нчы ел) ирланд телен өйрәнү – мәҗбүри. Шуңа карамастан тел әлегә үсеш кичерә алмый, киресенчә, ирландча сөйләшүчеләр саны кими бара. Ирланд телен кулланучылар саны халыкның нибары 3 процентын гына тәшкил итә. Гомумән, бу телдә сөйләшүчеләр 1,6 млн тирәсе исәпләнә, ләкин белгечләр, бу санның күпчелеге – ирланд телен иркен аралашырлык дәрәҗәдә белмәүчеләр, дип саный.

КВЕБЕК ПРОВИНЦИЯСЕ (КАНАДА)

Канаданың Квебек төбәгендә рәсми булып француз теле санала. Француз теле биредәге халыкның 80 проценты өчен – туган тел. 2002нче елда Квебекта тормышның барлык өлкәләрендә француз телен куллану, яклау, саклау һәм алга таба үстерүне тәэмин итеп торган махсус идарә булдырыла.

Квебекның мәгариф системасында инглиз һәм француз телләре «укыту теле»енә (Language of instruction) һәм «икенче тел»гә (Second language) бүленә. Әйтик, төбәк документлары нигезләмәсендә әйтелгәнчә, урта мәктәптә төп тел булып француз теле сайланса, ул семестрга 400 сәгать укытыла, икенче тел булган инглиз теленә 200 сәгать аерыла. Ә киресенчә сайланган очракта, төп тел булган инглиз теле 300 сәгать кенә укытылачак, француз теленә шул ук күләмдә 300 сәгать аерып бирәләр.

Гаиләсе белән Канадага күченгән һәм балаларын Квебек мәктәбенә укырга биргән Алимә Сәләхетдинова сүзләренчә, инглиз телендә укуны сайлау мөмкинлеге бары тик ике очракта гына бирелә: әти-әнисе инде күптән Канадада яшәгән инглиз телле кешеләр булса яки телләр үзләштерүне кыенлаштырган авырулары булган балаларга. «Безнең кебек Квебекка күченгән мигрантлар балаларын француз мәктәпләренә бирергә мәҗбүр. Инглиз телле мәктәпләргә эләгү мөмкин түгел. Әлбәттә, хосусый мәктәпләр дә бар, алар халыкара программа нигезендә укыта, анда инглизчә дә, итальянча да уку мөмкин. Ләкин андый мәктәпләрдә уку бик кыйбат», – дип сөйләгән Алимә ханым «Азатлык»ка.

Аның сүзләренчә, баштарак мондый сәясәт белән риза булмаучыларның төбәктән китү, бизнесларын Торонтога күчерү очраклары күп булган. «Тик соңрак җирле хакимият төбәктә өстәмә «бонуслар» кертә башлаган, кешеләрне бирегә җәлеп итеп, аларның француз телен өйрәнүен тәэмин иткән. Моның нәтиҗәсендә Квебекта француз теле зур үсеш кичергән. Монда күченгән генә вакытта безгә бик авыр булды. Мәктәп мөдиренә безнең әле генә күчкәнебезне аңлаттык, документ-белдерүләрне инглизчә бирүләрен үтендек. Тик барлык рәсми кәгазь-белдерүләр безгә французча килә, баламны укыткан укытучы французча җавап бирә, хәтта җирле мәгариф идарәсенә дә французча гына мөрәҗәгать иткәндә җавап килә. Бу Татарстан өчен бик сәер күренер иде, ләкин биредә бу гадәти хәл санала», – ди Алимә Сәләхетдинова.

Статистика

Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматы буенча, республиканың Əтнә районында балалар 100 процент татарча белем ала. Актанышта бу күрсәткеч – 95,81; Мөслимдә – 84,23; Сарманда – 76,35; Кайбычта – 75,2; Яңа Чишмәдә – 72,43; Арчада – 69,01; Тукай районында – 68,88; Теләчедә – 68,64; Кукмарада – 66,30; Чирмешәндә – 66,29 процент. Казанның Идел буе районында татар телендә белем алучылар – 20,59 процент, Чистайда – 23,13; Азнакайда – 25,07; Казанның Вахитов районында – 25,34; Казанның Яңа Савин районында – 30,46; Алабугада – 31,41; Түбән Камада 31,71 процентны тәшкил итә. Туган телендә иң аз белем алучы татар балалары Югары Ослан районында дип күрсәтелә. Биредә укучыларның нибары 3,66 проценты гына татарча белем ала.

Яңа тема – яңа бәйге! Хәзер сездән «Ай-һай хәлләр: татар теле» темасын ачып бирә торган шигъри дүртьюллыклар көтәбез. Шигырьләр 25нче сентябрьгә кадәр кабул ителә (кәгазь хат белән җибәргән очракта, почта штампына карыйбыз). Конверт тышына яки электрон хатның башына «Ай-һай хәлләр» бәйгесенә» дип язарга онытмагыз! Теманы күрсәтми генә башка язмалар белән бергә юллаган очракта, шигырьләрегезне вакытында күрми калуыбыз ихтимал. Кесә телефоны номерыгызны һәм аның нинди операторга (МТС, Мегафон, Билайн һ.б.) каравын да күрсәтүегез сорала – анысы җиңүче була калсагыз кирәк. Җиңүчеләрнең телефонына 100әр сум акча салыначак. Язмагызны үзегез төшергән фото белән бизәсәгез, бәя яхшырак булачак. Хәерле сәгатьтә!

«Ай-һай хәлләр» сәхифәсендә тагын нинди темаларның яктыртылуын теләр идегез? Сездән тәкъдимнәр көтеп калабыз!

Фәнзилә МОСТАФИНА әзерләде

Комментарии