Азрак белсәң – тынычрак йоклыйсың, ди депутатлар

Азрак белсәң – тынычрак йоклыйсың, ди депутатлар

«Акча җитми» дип зарланган халыкны берникадәр тынычландыру әмәлен тапканнар. Юк, акчаны арттырырга җыенмыйлар. Бәяләрне дә төшермиләр. Аның урынына депутатларның акчасын киметергә, Русия буенча уртача хезмәт хакы күләмендә генә калдырырга тәкъдим итәләр.

Шундый закон проектын «Гадел Русия – Дөреслек өчен» партиясе керткән. Партия лидеры Сергей Миронов «Комсомольская правда» газетасына болай дип аңлаткан: «Без керткән закон проекты социаль гаделлек булдыру һәм җәмгыятьтә барлыкка килгән киеренкелекне йомшарту өчен кирәк. Халык үз вәкилләренең барлык проблемаларны аңлавын һәм уртаклашуын күрергә, тоярга тиеш. Ләкин хезмәт хакларында хәзерге кебек зур аерма булганда, кайбер депутатлар гади русиялеләрнең көнкүрешен аңлый алмый әле». Миронов һәм аның командасының изге нияте буенча, халык, ичмасам, «безгә дә юк, аларга да» дип сөенергә тиеш буладыр инде. Кем әйтмешли, мир белән булганда, авырлыгы да җиңелрәк күтәрелә бит аның. Ә хәзерге вакытта зур хезмәт хакы алып, җылы урында утырган депутатлар, дөрестән дә, күпләрнең ачуын гына китерә.

Русия буенча уртача хезмәт хакы 65 мең сум, ди рәсми чыганаклар. Ә депутатлар күпме ала? «Комсомольская правда» президент указындагы «2023нче елда Дәүләт Думасы депутатының хезмәт хакы – 81 513 сум» дигән юлларны китерә. Бу, әлбәттә, актык сумма түгел, аңа премияләр, тагын ниндидер өстәмәләр кушыла, шулай итеп сумма шактый арта. Депутат Виталий Милоновның бервакыт матбугатка: «Хезмәт хакыбыз 360 мең сум тирәсе», – дип әйткәне бар. Ләкин декларацияләрне яхшылап карасаң, 2022нче елда Дәүләт Думасы депутатларының аена 450 мең сум тирәсе хезмәт хакы алуын күрергә була. Моңа өстәп, хезмәт итү вакытында яшәп торырга фатир, йөрергә яхшы машина, санаторийларга юллама бирелә, самолет билетлары, юл чыгымнары каплана... Шушы тема күтәрелә башласа, депутатлар: «Сез уйлаганча зур сумма түгел ул, чыгымнарыбыз күп, эшебез авыр», – дип кабатларга ярата. Шулай да Сергей Миронов әйткән «гади русиялеләр» күзлегеннән караганда бик зур акча бу. Анысы гына түгел, хәтта «Русия буенча уртача хезмәт хакы – 65 мең сум» дигәне дә коточкыч зур әле. Күпчелек халыкның хезмәт хакы аннан күпкә бәләкәйрәк. Шулай булгач, закон кабул ителеп, депутатларның хезмәт хакын уртача күләмгә кадәр киметсәләр дә, социаль тигезсезлек барыбер калачак. Дөрес, мондый законның кабул ителүе генә икеле. Депутатлар үзләре утырган ботакны кисәргә теләрме икән? Сергей Миронов бу проект белән үзенә пиар гына ясады.

Хәзер депутатларның һәм аларның хәләл җефетләренең күпме керем алганын белә дә алмаячакбыз инде. Шул «былтыр хезмәт хаклары 450 мең сум иде» дип сөйләшүгә һәм фаразлауга гына калачакбыз. 1нче марттан Русиядә депутатларга керем турында декларацияләрен гомумиләштерелгән тәртиптә, ягъни шәхесен күрсәтми генә чыгару рөхсәт ителде. Бөтенләй халыкка чыгармау хокукы да бар. Үзләре теләсәләр генә күпме акча эшләгәннәрен әйтәчәкләр. Дәүләт Думасының керем турында мәгълүматның дөреслеген контрольдә тоту мәсьәләсе буенча комиссиясе рәисе Отари Аршба, 1нче апрельгә бар депутатлар да декларациясен тапшырып бетерде, дип белдерде. Хәтта ниндидер төгәлсезлек, керемне яшереп калу фактлары ачыкланган очракта да, аны шул комиссия эчендә генә хәл итәчәкләр, фаш итү булмаячак. Шул рәвешле депутатларга тагын бер өстенлек бирелде.

Элек апрель урталарына ул декларацияләр ачык чыганакларга эленә иде. Быел санаулылар гына үз социаль челтәрләрендә хисап тотты. Мәсәлән, ДәүДума рәисе Вячеслав Володин, халыктан яшерер нәрсәм юк, дип, беренчеләрдән булып кереме турында язып чыкты: 2022нче елда 80 млн 928 мең сум акча эшләгән, моңа хезмәт хакы һәм банктагы кертемнән процентлар керә, диде.

Александр Хинштейн (Самара өлкәсеннән сайланган депутат) да Володин үрнәгендә декларациясен халыкка чыгарды. Ул узган ел 7 млн 680 мең 962 сум керем алган. Бу – 2021нче ел белән чагыштырганда 1 млн 112 мең сумга күбрәк. Кереме хезмәт хакыннан, банктагы акчасыннан процентлардан һәм китаплары өчен түләнгән гонорардан формалашкан. Ул – профессиональ журналист. Гадәттә, депутатларның хатыннары үзләреннән бермә-бер баерак була торган иде, Хинштейнныкы алай түгел икән, хатыны узган ел 384 мең сум гына эшләгән (2021нче елда 198 мең сум булган). Аның каравы Infiniti QX60 машинасы бар. Интернеттан эзләп карадык: өр-яңа машинаның бәясе 5 млн 200 мең сумнан башлана, тотылганын 2 млн сумга да табарга була.

Татарстаннан сайланган депутатлардан әлегә бер Олег Морозов кына кереме турында мәгълүмат бирде. «20 ел дәвамында керемем турында декларациям белән ачыктан-ачык уртаклашам, моннан соң да яшереп калдырырга сәбәп күрмим», – дип язды ул үзенең «ВКонтакте» сәхифәсендә. Депутат узган ел 12,1 млн сум акча эшләгәнен күрсәткән. Бу – 2021нче ел белән чагыштырганда ике тапкырга диярлек күбрәк. Кереме төп эш урыныннан хезмәт хакы (Морозов – Думада контроль буенча комитет рәисе), шулай ук Плеханов исемендәге Русия икътисад университетында профессорлык өчен түләнгән акча, банктагы кертемнән һәм кыйммәтле кәгазьләрдән процентлар, иминият пенсиясеннән формалаша икән. Шуңа өстәп, депутат былтыр Ford Explorer автомобилен дә саткан, күпмегә икәнен генә әйтмәгән. «Ике миллион сум тирәсе хәйриягә тоттым: хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә күчердем, ике вузда студентларга үз исемемдәге стипендия бирдем, ветераннарны район һәм шәһәр газеталарына яздырдым, мәктәп һәм балалар бакчалары өчен җиһазлар сатып алдым», – дип мактанырга да онытмаган Морозов. Элекке еллардагы кебек үк, депутатның 2000 квадрат метр җир участогы, йорты (347,7 кв. м) һәм фатиры (128,6 кв. м) бар. Хатынының керемен һәм милкен күрсәтмәгән.

Төбәкләргә килгәндә, Татарстан Дәүләт Советы депутатларның кереме турында гомумиләштерелгән мәгълүмат бирүне дә кирәк дип тапмады, ә Санкт-Петербург Закон чыгару Җыены халык белән башваткыч уены уйнап алырга булган. Гомумиләштерелгән декларациядә «1нче депутат», «2нче депутат» дип кенә санап киткәннәр. Мәсәлән, «12нче депутат» узган ел 3 млн сум акча эшләгән, ә «5нче депутат»ның хатыны (яки ире – белеп булмый) 16 млн сум керем алган. Иң бае – «27нче депутат», ул бер елга 106 млн сум акча эшләгән. Бу депутатлар кемнәр, шуның хәтле керем аларга каян килгән – белеп кара менә хәзер. Азрак беләләр – тынычрак йоклыйлар, дип, әлеге законны да «халыкны кайгырту эшләре» исемлегенә кертеп куйсалар була...

САН

VIII чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларының (2021нче елның 19нчы сентябрендә сайланган иде) ничек эшләве мәгълүм булды. Ничек дигәндә сыйфат түгел, сан гына исәпкә алынган. Түбән палата депутатларының, күпме закон проекты кертүенә карап, активлык рейтингы төзелгән. Анда законнарга төзәтмәләр, үзгәрешләр тәкъдим итүчеләр кертелмәгән, тулаем закон проектлары авторлары гына саналган.

Татарстанның «Шалтай-Бабай» телеграм-каналы 100дән күбрәк закон проекты керткән депутатларны барлаган. Беренче урында – язма башында ук исеме телгә алынган Сергей Миронов, ул 197 закон проекты әзерләгән.

Шулай ук әлеге исемлектә:

– Ярослав Нилов (ЛДПР) – 189;

– Олег Нилов («Гадел Русия – Дөреслек өчен») – 167;

– Алексей Диденко (ЛДПР) – 146;

– Сергей Леонов (ЛДПР) – 132;

– Валерий Гартунг («Гадел Русия – Дөреслек өчен») – 128;

– Дмитрий Свищев (ЛДПР) – 121;

– Анатолий Аксаков («Гадел Русия – Дөреслек өчен») – 117;

– Борис Пайкин (ЛДПР) – 111;

– Яна Лантратова («Гадел Русия – Дөреслек өчен») – 109;

– Николай Коломейцев (КПРФ) – 107;

– Антон Гетта («Бердәм Русия») – 106;

– Игорь Ананских («Гадел Русия – Дөреслек өчен») – 100;

– Александр Ремезков («Гадел Русия – Дөреслек өчен») – 100.

Рейтингта Татарстаннан сайланган бер депутат та юк, чөнки безнекеләр бу чакырылышта сүлпән әле. Аерым закон проектлары тәкъдим итү турында әйткән дә юк, трибунага чыгып сүз сөйләүчеләр дә юк диярлек. Безнең республиканы Думада 15 депутат тәкъдим итә. Телеграм-канал санап чыгарганча, Татарстаннан сайланган депутатлар 21 закон проектын әзерләүдә генә катнашкан.

Татарстаннан Думага сайланган депутатларның берсе – Айдар Метшин – әле күптән түгел генә «Бизнес Онлайн» электрон газетасына интервью биргән иде. «Шушы ел ярым вакыт эчендә мин 11 закон проектын әзерләүдә автордаш буларак катнаштым, аларның 8е кабул ителде инде, калганнары каралу этабында. Шул исәптән мин «Махсус хәрби операциядә үзе теләп катнашучыларга ветеран статусы бирү», «Хәрбиләрнең гаиләләренә өстәмә ярдәм күрсәтү турында»гы законнарның автордашы булдым. VIII чакырылыш Дума бик күп эшли – моны статистика да күрсәтә, узган чакырылышларда эшләгән депутатларның сүзләре дә раслый. 2022нче елда 653 закон кабул ителгән, шуларның 222се – социаль юнәлештә. Бу – Русия Федерациясе парламенты эшчәнлеге тарихында иң күп кабул ителгән закон. VIII чакырылыш элеккеләреннән кискен аерылып тора, бу дөньяда барган вакыйгаларга бәйле», – дип сөйләгән ул.

Думада эше иң тыгыз булган комитет – дәүләт төзелеше буенча комитет. Шушы көннәрдә аның башлыгы Павел Крашенинников хисап тотты, ул китергән мәгълүматны «Ведомости» бастырды: 2023нче елның мартында гына да Дума әлеге комитет әзерләп керткән 81 закон проектын караган. Бу – түбән палата шушы вакыт эчендә караган барлык закон проектларының 31 проценты дигән сүз. Думада җәмгысы 32 комитет эшли.

 

СҮЗ УҢАЕННАН

Эшләгән эшләр турында сүз киткәч, Татарстан Дәүләт Советының өр-яңа закон проекты турында да әйтик. ДәүСовет депутатлары югары белемне бюджет хисабына алган, ягъни бушлай укыган чыгарылыш студентларын диплом алганнан соң өч елга белгечлеге буенча эшкә җибәрергә кирәк, ди. Шул хактагы закон проектын Дәүләт Думасына керткәннәр.

Укып бетергәч, юллама буенча эшкә җибәрелеп, тиешле вакыт узганчы шунда хезмәт кую системасы өлкән һәм урта буынга яхшы таныш. Менә хәзер Татарстан депутатлары шуны торгызырга тәкъдим итә. Өстән кушылган җиргә эшкә урнашудан баш тартканда, чыгарылыш студенты уку бәясен тулысынча капларга тиеш була, ди закон проектын кертүчеләр.

«Дәүләт белем бирү йортларын финанс яктан тәэмин итү өчен күп акчалар бүлеп бирә, әмма моңа карамастан, район үзәкләрендә һәм муниципаль берәмлекләрдә белгечләр җитми. Шул ук вакытта яшь белгечләр еш кына эш таба алмый. ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматы буенча, республикада 40 мең эш урыны вакантлы, шуларның 67,3 проценты – эшче һөнәрләр. 2022нче ел азагыннан оборона-сәнәгать комплексы оешмаларында кадрларга ихтыяҗ зур – бүгенгә якынча 5500 кеше кирәк», – диелгән закон проектына аңлатма язуында.

«Бизнес Онлайн» язуынча, закон кабул ителгән очракта, уку йортларында махсус комиссияләр формалашып, алар һәр елның 1нче февраленнән дә соңга калмый кайсы чыгарылыш студентын кая җибәрәсен хәл итә торган булачак. План төзегәндә дәүләт һәм муниципаль органнарның тәкъдиме исәпкә алыначак. Үзе яшәгән җирдә эшкә урнашу мөмкинлеге беренче һәм икенче төркем инвалидларга, шул төркемдәге әти-әнисен яки ирен (хатынын) караучыларга, йөкле һәм 3 яшькә кадәр баласы булган студенткаларга гына биреләчәк.

 

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии