Татарстанда җиде проблема бар

Татарстанда җиде проблема бар

Татарстан Хөкүмәте республика халкын нәрсә борчуын өйрәнгән һәм башкарма хакимият органнарына шул мәсьәләләр буенча актив эшләү бурычын куйган. Урысчасы «публичные приоритеты» дип аталган исемлек узган атнада игълан ителде. Аның буенча, республикада җиде (нибары!) проблема бар һәм хәзер Хөкүмәт шуларны хәл итү буенча нәрсә дә булса эшләргә тиеш була.

Әллә ни яңалык юк үзе. Премьер-министр Алексей Песошин имзалаган «проблемалар исемлеге»нә менә нәрсәләр кергән:

– бәяләрне һәм тарифларны «тезгенләп» тору, ә товар һәм хезмәтләрнең сыйфатын яхшырту;

– халыкның керемен арттыру;

– ришвәтчелек һәм коррупциягә каршы көрәш;

– наркомания һәм эчкечелекне киметү;

– эшсезлекнең тамырына балта чабу;

– кешеләрне торак белән тәэмин итү;

– әйләнә-тирә мохитны саклау.

Кызык өчен генә тарихка күз салып караган идек: 2016нчы елда да, 2017дә дә шушы ук «приоритет»лар булган. «Приоритет» исемлегенә кергәч, димәк, алар буенча ниндидер эшләр дә эшләнгән инде. Нәтиҗәсе генә сизелерлек булмаган, күрәсең, югыйсә, халык быел да шушы ук проблемаларны атамас иде. Дөресрәге, быел узган елгы исемлеккә тагын ике проблема өстәлгән: экология һәм халыкны торак белән тәэмин итү. Узган елгы сораштыру вакытында халык аларын проблема дип атамаган булган. Быел менә проблемага әйләнгәннәр.

Хөкүмәт «приоритет» дигән заманча сүз белән билгеләгән проблемаларны берәм-берәм сүтеп карарга булдык. Сүткән йомгакка үзебез үк чорналып бетмәсәк…

БӘЯЛӘРНЕ ТЕЗГЕНЛӘҮ, СЫЙФАТНЫ ЯХШЫРТУ

Сораштырылган халыкның 60,5 проценты иң зур проблема дип бәяләрнең үсүен, ә сыйфатның, киресенчә, төшә баруын атаган.

Бәяләрне тезгенләргә тырышалар анысы. Бер мисал. Узган ел бер бүлмәле фатирны җылыткан өчен 1000-1500 сум түли идек (ике ел элек кулланылышка тапшырылган йортта бу). Хәзерге йортларда «индивидуаль счетчик» дигән нәрсәләр бар бит: шуңа карап, һәр фатирның күпме якканын аерым исәплиләр. Суд юлларында йөри-йөри, митинглар оештыра-оештыра (безнең илдә ансыз гына булмый инде), быел, ниһаять, шул счетчикларны эшләтеп җибәрүгә ирештек. Һәм менә бәхет: җылылык өчен 150-200 сум түли башладык! Тик түләү кәгазендә ОДН дигән графа барлыкка килде. Җылылык өчен – 150, ОДН 750 сум килә башлады. Сатылмаган фатирларны җылыткан өчен дә без түлибез булып чыкты. Җылылык өчен түләү бермә-бер кимеде дә кебек. Теге ОДН дигәненә күзне йомсаң. Күзне ачсаң, бары шул былтыр түләгән сумма килеп чыга инде. Шуңа күрә күзне йомган килеш, бәяләрне «тезгенләгән» кешеләргә рәхмәт укып йөреш.

Әле җәмәгать транспортына билет бәясен дә 49 сум итеп куймакчылар иде, хөкүмәт тизрәк тезгеннәрне кысты. Транспорт комитеты: «Артса да, бер-ике сумга гына арттырабыз», – дип тынычландырды. Шулай булгач, бу юнәлештә (тезгенләү юнәлешендә) эшләмиләр түгел, эшлиләр бит.

ХАЛЫКНЫҢ КЕРЕМЕН АРТТЫРУ

Әле узган саныбызда гына укучыларыбыздан: «Бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы арта», – дип сөенче алган идек («Байыйсылар алда әле…», №17, 25 апрель, 2018). 1нче май көнне артырга тиеш иде, арткандыр инде, шәт. Хезмәт хаклары 11 мең сумга җиткерелгәч, «керемне арттырыгыз» дип йөрүчеләр дә кимегәндер. Хакимият вәкилләре фикеренчә, шул 11 меңгә рәхәтләнеп тормыш алып барып булырга тиеш бит бездә.

«ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркемебездә «Күпме хезмәт хакы аласыз?» дигән сораштыру уздырган идек (дөрес, ул сораштыру хезмәт хаклары артканчы ук уздырылды). Анда катнашкан 661 кешенең 93е 10 мең сумнан да азрак хезмәт хакы алуын таныган, күпчелек – 212 кеше – 10-15 мең сум хезмәт хакы ала икән. Шулай булгач, бу юнәлештә эшләргә дә эшләргә әле.

Хезмәт хакыннан кала икенче керем – пенсия. Татарстанда пенсия 8848 сумнан да ким булырга тиеш түгел. Тик бездә әле 7700 сум пенсия алучылар да бар. Моны Пенсия Фондына әйтсәң, «не может быть!» диләр һәм үз сүзләрен раслап та күрсәтәләр: ничәдер йөз тәңкә юл акчасы, тагын башка өстәмәләр дә өстәлә, нәтиҗәдә, пенсия күрсәтелгән минимумны куып җитә. Үзләре үк «пенсиягә өстәмә» дип әйтеп торалар, үзләре үк шуны төп пенсиягә кушып саныйлар.

РИШВӘТЧЕЛЕККӘ КАРШЫ КӨРӘШ

Сиздегезме икән: соңгы вакытта «ришвәт алган», «ришвәт алуда тотылган» ише яңалыклар артты. Димәк, бу мәсьәләдә дә алга китеш бар дигән сүз бит инде бу.

Бездә иң зур коррупционерлар – укытучылар, табиблар һәм авыл җирлеге башлыклары. Эчке эшләр министрлыгы әле күптән түгел генә хисап тотты: 2017нче елда Татарстанда 25 авыл җирлеге башлыгы һәм 16 мәгариф учреждениесе хезмәткәре ришвәт алганда тотылган, барысы да җинаять җаваплылыгына тартылган. Ришвәтнең уртача күләме 36 мең сум икән бездә. Шунысы кызык: күбрәк алсаң… тизрәк котыласың. Әнә Югары Осланның элеккеге башлыгы Александр Тимофеев 5 миллион сум ришвәт алганда тотылган, гаепле дип тә табылган иде. Тик аны колониядән вакытыннан алда азат иттеләр. Хәзер аның турында оныттык та инде, сөйләргә ришвәтче авыл җирлеге башлыклары бар бит.

НАРКОМАНИЯ ҺӘМ ЭЧКЕЧЕЛЕК

Республикада наркомания колачын киңрәк җәя бара. Республиканың наркология диспансерында 2017нче елда 9368 кеше исәптә торган. 2016нчы ел белән чагыштырганда 1,3 процентка күбрәк бу. Әле исәпкә басмаганнары күпмедер. Наркотик матдәне сатып алу кинода күрсәтелгәнчә катлаулы түгел бит хәзер: яшерен подвалларда йөзләрен битлек белән каплаган кешеләр сату итми наркотик белән, ачыктан-ачык интернетта сатып яталар.

Татарстан, Казан Русиядә берничә исемлектә беренче урыннарда тора. Спорт башкаласы да без, студентлар шәһәре дә, туристларны җәлеп итүдә дә беренче. Менә исерткеч эчемлекләр куллану буенча да алдынгы урынны билибез икән. 2017нче елда сатып алынган каты исерткеч эчемлекләр күләме буенча, Татарстан дүртенче урында булган (Мәскәү, Мәскәү өлкәсе һәм Санкт-Петербургтан гына калышып). Узган ел татарстанлылар 3,4 млн декалитр (бер декалитр 10 литрга тигез) алкоголь сатып алган. Дөрес, сатып алу ул әле үзең эчү дигән сүз түгел, бәлки, бу кадәр алкогольне Татарстан халкы үзе генә эчеп бетермәгәндер, дип үз-үзебезне юатсак кына инде.

ЭШСЕЗЛЕК

Эшсезлек белән көрәш тә бара Татарстанда. Ай саен диярлек вакансияләр ярминкәсе уздырып торалар. Аларда эш эзләүче белән эш тәкъдим итүче күзгә-күз очраша. Бөтен сорауларны да урында хәл итеп бетереп, шунда ук эшкә урнашып кайтырга да мөмкин. Җайлы бит! Ул ярминкәләргә һәм аларда тәкъдим ителә торган вакансияләргә карасаң, республикада, гомумән, эшсезлек проблемасы булуы мөмкин дә түгел кебек.

Тик эшсезлек бар. Рәсми статистика 2017нче елда Татарстанда 13113 кеше эшсез булган дип күрсәтә. Эшсез дип исәпкә басканнар тагын да азрак – 11816 кеше генә. Ә менә Халыкара хезмәт оешмасы Татарстанда эшсезләр саны биш тапкырга күбрәк дип бара, ягъни 70,8 мең кеше икән! Эш урыннары, бәлки, җитәрлектер дә, тик аларда хезмәт хакы аз булгач, кешеләрнең урнашасы килми.

ТОРАК БЕЛӘН ТӘЭМИН ИТҮ

Бүген Казанда бер бүлмәле фатир якынча 3 миллион сум тора. Аның хәтле акчаны ничек җыеп бетерәсең?! Ул фатирга күз атып йөрүчеләр өстә телгә алган 11 мең сум хезмәт хакы алып эшләүчеләр булса – бигрәк тә. Шуңа күрә кеше ипотека ала. Өлешкә кереп алучылар да бар («дольщик»). Фатир өчен ай саен акчасын түләп баралар, тик фатирын гына ала алмыйлар, йорт төзелеп бетми чөнки, төзелеш ярты юлда тукталып кала.

Соңгы вакытта Казанда бер-бер артлы «өлешчеләр» митингы узып тора. Әле 1нче май көнне генә дә «Миллениум сити», МЧС торак комплексларыннан фатир ала алмаучылар плакатлар күтәреп чыкты. «Салават күпере» торак комплексыннан берничә ел буе фатир ала алмаучылар бар. Алданган «өлешчеләр»гә ярдәм фонды да булдырып карадылар, тик аның әллә ни ярдәме генә күренмәде.

ӘЙЛӘНӘ-ТИРӘ МОХИТНЕ САКЛАУ

2017нче ел Татарстанда Экология елы дип игълан ителгән иде. Ә 2018нче елда Казанга терәлеп үк торган Усаклык (Осиново) бистәсендә чүп яндыру заводы төзергә җыеналар. Халык каршы (мөгаен, әйләнә-тирә мохитне саклау дигән проблеманы да шул заводка каршы кешеләр әйткәндер). Түрәләрнең төзетәсе килә. Бу хакта газетабызда тәфсилле язма биргән идек инде («Чүп яндыру заводына каршы көрәш ничек бара?», №16, 18 апрель, 2018). План буенча, завод 2022нче елда инде кулланылышка тапшырылырга тиеш. Халык әлегә каршы торып карый да бит, нәрсә булып бетәр…

Премьер-министр Алексей Песошин имзалаган карарда: «Ел азагында Татарстанның башкарма хакимият вәкилләре шушы исемлектәге мәсьәләләр буенча эшләнгән эшләренә хисап тотарга тиеш» диелгән. Ялгыш аңлый күрмик: шушы проблемаларны хәл итәргә, димәгән, «эшләнгән эшләр турында хисап тотарга» гына дигән. Шуңа күрә әллә нәрсәләргә өметләнмик, җәмәгать…

КАЙДА – НИЧЕК?

Бездә проблема, ә аларда?

Татарстан исемлегендәге проблемаларның башка илләрдә ни дәрәҗәдә булуын ачыкларга булдык. Бездәге проблемалар аларда да бармы икән…

РИШВӘТЧЕЛЕК. Хөкүмәтнеке булмаган «Transparency International» халыкара оешмасы ел саен ришвәтчелек индексы рейтингын тәкъдим итә. 2017нче елгы саннарга күз салсак, Дания, Яңа Зеландия, Финляндия, Швеция, Швейцария, Норвегия, Сингапур, Нидерланд, Канада һәм Бөекбританиядә ришвәтчелек юк дәрәҗәсендә. Исемлек азагында – Сомали, Көньяк Судан, Төньяк Корея, Сүрия һәм Йәмән. Аларда ришвәтчелек гөрләп чәчәк атып утыра икән. Исемлеккә кергән 193 ил арасында Русия 131нче урында.

НАРКОМАНИЯ. БМО докладыннан күренгәнчә, дөньяда һәр егерменче кеше наркотик куллана. Европа илләре, Кытай, Һиндстан, Пакыстан, Көньяк һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия һәм Африка илләрендә наркомания проблема булып санала һәм аңа каршы төрле ысуллар ярдәмендә көрәш алып барыла. Наркотикларны контрольдә тоту федераль хезмәте мәгълүматына караганда, Русиядә 8 миллион кеше даими рәвештә наркотик куллана, наркотикка бәйлеләр исемлегенә ел саен 90 меңләп кеше өстәлә бара.

ЭШСЕЗЛЕК. 2017нче ел нәтиҗәләре буенча Халыкара хезмәт оешмасы, эшсезлек иң киң таралган илләр дип, Фәләстыйн, Көньяк Африка Республикасы (КАР) һәм Лесотоны атады. Бу илләрдә халыкның өчтән бере эш таба алмый тилмерә икән. Менә Камбоджа, Катар, Нигер һәм Белоруссиядә эшсезлек проблемасы юк диярлек: барлык халыкның 0,5 проценты гына эш таба алмый. Русия бу исемлектә уртада: оешма статистикасына ышансаң, бездә узган ел халыкның 5,2 проценты гына эшсез булган.

ЭКОЛОГИЯ. Швейцариядә «әйләнә-тирә мохитның чисталыгын саклау» дигән проблема юк, чөнки бу илнең экологиясе дөньяда иң чиста санала. Шулай ук Латвия, Норвегия, Люксембург, Коста-Рика, Франция, Австрия, Италия, Бөекбритания һәм Төньяк Ирландия, Швециядә дә экологияне ничек яхшыртырга икән дип баш ватмыйлар – алар да иң чиста илләр унлыгына керә. Иң пычрак ил – Гыйрак. Рейтингка кертелгән 132 ил арасында Русия 106нчы урында бара.

ЯҢА ТЕМА – ЯҢА БӘЙГЕ!

Сезнеңчә, безнең илдә, республикада яисә сез яшәгән шәһәр яки авылда иң зур проблема нәрсә? Бәйгебезнең чираттагы темасын «Ай-һай хәлләр: мине борчый» дип куярга булдык. Шигырьләр 28нче майга кадәр кабул ителә (кәгазь хат белән җибәргән очракта, почта штампына карыйбыз). Конверт тышына яки электрон хатның башына «Ай-һай хәлләр» бәйгесенә» дип язарга онытмагыз! Теманы күрсәтми генә башка язмалар белән бергә юллаган очракта, шигырьләрегезне вакытында күрми калуыбыз ихтимал. Кесә телефоны номерыгызны һәм аның нинди операторга (МТС, Мегафон, Билайн һ.б.) каравын да күрсәтүегез сорала – анысы җиңүче була калсагыз кирәк. Җиңүчеләрнең телефонына 100әр сум акча салыначак.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии