Кемдер суга батыра, кемдер кире торгыза

Кемдер суга батыра, кемдер кире торгыза

Мәскәүдә һәйкәл аркасында чүттән генә сугышмый калдылар. Бәхеткә, башкала мэры Сергей Собянин бик вакытлы катышып китеп, бәхәсне сүндереп куйды. Хәер, пыскып яткан учакка утынны да Мәскәү хакимияте үзе өстәгән иде.

Лубянка мәйданына һәйкәл куярга уйладылар. Имеш, Путин фикере булган. Мәскәү хакимиятенең «Актив гражданин» платформасында электрон тавыш бирү башланып китте. Ике генә кандидат ярышты. Берсе – 1991нче елның августында шушы мәйдандагы урыныннан алынган Феликс Дзержинский, «тимер Феликс». Икенчесе – Новгород кенәзе Александр Невский. Беренчесе – каршылыклы фигура, берәүләр фикеренчә – революциянең тугрылыклы каһарманы, бөек дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, икенчеләр әйтүенчә – кешелекне күралмаган канечкеч җәллад, ВЧК (контрреволюция һәм саботажга каршы көрәш буенча Русиякүләм гадәттән тыш комиссия) башлыгы. Икенчесе – соңгы вакытта бигрәк тә урыс милли каһарманы дип күрсәтелүче, 1240нчы елда Нева елгасында шведларны, тагын ике елдан Боз өсте сугышында Тевтон ордены гаскәрләрен җиңгән, шул рәвешле урыс халкын берләштерүдә зур адым ясаган кенәз. Аз гына аерма белән булса да, Невский тавыш бирүдә җиңеп бара иде. Ләкин «тимер Феликс»ны үз урынына кайтаруны хуплаучылар да чигенергә уйламады. Нәтиҗәдә, ике көн үттеме икән, Собянин тавыш бирүне туктатты. Әлегә мәйдан буш торып торачак икән, бәхәсләшергә урын юк, таралышабыз…

Бу сәяси уен (үзләре утын ташлап, дөрләп киткән учакны үзләре үк сүндерүне ничек атыйсың тагын?) кайсы проблемадан игътибарны читкә юнәлтеп тору өчен кирәк булгандыр? Үз эшен эшләде: берничә көнгә булса да төп темага әйләнеп торды, халык арасында да, матбугатта да шау-шу чыгарды. Без дә язабыз менә.

Чит илләрдә һәйкәлләргә каршы көрәшәләр. Узган 2020нче елда, расизмга каршы дулкын күтәрелгәч, АКШның Виргиния штатындагы Ричмонд шәһәрендә Христофор Колумб сынын күлгә атканнар иде. Дәреслекләрдә «Американы ачучы» булып барган Колумбны чынлыкта «бөтен бәлаләрнең башы» дип саныйлар, шуңа күл төбенә озатканнар. Бельгиянең Антверпен шәһәрендә «расизмга каршы көрәш кысаларында» патша Леопольд II һәйкәлен урыныннан алганнар. Аның идарәсе чорында Бельгия Конго елгасы бассейнын колония итеп биләп алган булган, шуннан соң җирле халыкка карата репрессия чаралары күрелгән. Бөекбританиядә дә колбиләүче һәм колонизатор булган затларга куелган 60 һәйкәлне «ашыгыч рәвештә алып ташларга» дигән исемлеккә керткәннәр, дип яза матбугат чаралары.

Ә Русиядә киресенчә тоталитар режим юлбашчыларына һәйкәлләрне торгызу модасы кереп китте. Менә Дзержинскийны да искә төшерделәр. Явыз Иванга, Сталинга таш сыннар куялар. Җиңү бәйрәме җитә башласа, «сталинчы»лар хәрәкәте тагын активлашачак. Хәтерләсәгез, берничә ел элек Татарстанның Яшел Үзән шәһәрендә дә Сталинга бюст куярга теләк белдереп карадылар. Казан да исемлектә вакыт-вакыт күренеп ала. Сталин чорында 27 (!) ГУЛАГ лагеры булган Кольский ярымутравында (Мурманск өлкәсе) «халыклар атасы»на инде соңгы өч ел эчендә өченче тапкыр һәйкәл куярга маташалар. Беренче ике очракта идеядән ары узмаган иде, бу юлы барысы да җитди, ди: сын инде әзер, КПРФ килештерү өчен документларны мэриягә юллаган.

Мондый каршылыклы затларга һәйкәл куючылар: «Нинди генә булсалар да, алар – безнең тарих, ә тарихтан качарга ярамый», – дип аңлатырга ярата. Әйе, һәйкәлләрне суга атып, утта ягып та тарихтан качып булмый. Ләкин тарихны истә тоту өчен, халыкны аһ-зар елатып, таш сын кую да мәҗбүри түгел. Фәнни хезмәтләр, дәреслекләр, документаль фильмнар бар – юллары җитәрлек. Һәйкәлне элек-электән горурлану, каһарманнарны данлау билгесе дип беләбез. Таш сын – ул тарих түгел, ә чорга бәя. Сталиннарны торгызып, нинди бәя бирәбез булып чыга соң инде?..

ШУШЫ ТЕМАГА

Мәскәүдә COVID-19га каршы көрәшүче, шул исәптән шушы юлда хезмәт иткәндә вафат булган табиблар истәлегенә һәйкәл куярга ниятлиләр, дип яза «ТАСС». Сеченов университеты ректоры, Русия Фәннәр академиясе әгъзасы Петр Глыбочко белдергәнчә, хәзерге вакытта һәйкәлгә акча җыю бара. Аны медицина хезмәткәрләре көненә – 20нче июньгә өлгертергә телиләр.

Ә Дагыстанда узган ел ахырында ук коронавирус белән көрәштә вафат булган табибларга һәйкәл куелган иде. Дагыстан дәүләт медицина университеты янында куелган композиция ике гранит стелла һәм чүгәләп, башларын тезләренә салып утырган, саклаучы костюм кигән, арган медицина хезмәткәре сыныннан гыйбарәт.

Русиянең башка шәһәрләрендә дә коронавирустан үлгән табибларның исемнәре язылган «хәтер диварлары», төрле сыннар куела башлады.

САН

«Яндекс» халык картасы ярдәмендә исәпләп чыгарган: Русиядә куелган һәйкәлләрнең 60,2 проценты – сугыш истәлеге, 16,9 проценты – Ленин һәм аның иптәшләре, 12,3 проценты – Павлов, Тимирязев һәм башка танылган галимнәр, шулай ук танклар һәм тракторлар, 7,6 проценты – әдипләр, изгеләштерелгән кешеләр. Бу сыннарны халык картада үзе билгеләгән. Кешеләрдән кала, мәрмәр пьедесталга бастырылган хайван сыннарына да бай Русия. Беренче өчлектә – аю, болан һәм поши сыннары. Шулай ук арыслан, бөркет, күгәрчен, фил, ләкләк, хәтта динозаврга куелган бронза сыннар да бар икән. Техникага һәйкәлләр арасында иң күп очрый торганнар –танк, самолет һәм туп.

Ленин һәйкәлләрен өйрәнә торган аерым сайт та бар: leninstatues.ru. Анда китерелгән мәгълүматка караганда, 1991нче елга Русиядә Ленин һәйкәлләре һәм бюстлары саны 7000 булса, 2019нчы елга 6000 калган, 15 процентка гына кимегән. Ленин хәтере иң яхшы сакланган шәһәрләр: Мәскәү, Санкт-Петербург, Краснодар, Казан, Саратов, Сочи, Түбән Новгород. Ә менә Украинада куелган 5500 һәйкәлнең бүген 350се генә урынында тора, ди. Кавказ аръягы һәм Урта Азиядә юлбашчының 200, ерак чит илләрдә 25, Балтыйк буенда 0 (ноль) һәйкәле калган.

Исемлектә икенче урында – әдип Пушкин (Русиядә 300ләп һәйкәле бар), өченче урында – партиянең Ленинград обкомы беренче секретаре Сергей Киров.

«Настоящее время» газетасы язуынча, бүген бөтен Русия буенча Сталин һәйкәлләре һәм бюстлары саны йөздән артып китә. Күбесе 2005нче елдан соң куелган. «Википедия» мәгълүматларына караганда, безнең илдә Сталинга иң күп һәйкәл Төньяк Осетиядә –36га җитә. Хәзер 9нчы майга туры китереп Сталин сынын урнаштыру модага кереп китте.

БЕЛЕП ТОРЫЙК!

Таш сыннар кешене, вакыйганы, гомумән, хәтерне мәңгеләштереп кенә калмый, низаг та чыгара. Русиядә дә җитәрлек андыйлар. Халыкта ризасызлык уяткан, шау-шу тудырган берничә һәйкәлне барладык.

Изображение удалено.КУРКЫНЫЧ АЛЕНКА

2020нче ел азагында Воронеж өлкәсендәге Яңа Аленовка бистәсенең һәм Нововоронеж шәһәренең исемнәре бөтен илгә танылды. Һәйкәл танытты аларны. Дөрес, танылу алып килгән таш сынның гомере бик кыска булды – мәйданда нибары өч көн генә торып калды ул. Риваять буенча, моннан 250 ел элек Аленушка исемле кыз җәяүләп бу якларга килеп чыккан. Инеш янында матур бер җир сайлап алган да башка кешеләрне дә үзе янына яшәргә чакырган. Шулай итеп, Яңа Аленовка бистәсенә нигез салынган. Хәзер бу урында Нововоронеж шәһәре калкып утыра. Юбилей хөрмәтенә шәһәрдә Аленкага һәйкәл куярга булалар. Бер миллион сум күләмендә грант бирелә, рәссам Александр Шилин эскизын ясый. Һәм 2020нче елның 18нче декабрендә шәһәр паркында һәйкәлне ачу тантанасына җыелалар. Сынны каплап куйган япманы ачуга, халык аһ итә. Күзләре гадәттән тыш ямьсез итеп акайган Аленка берәүләрне көлдерсә, икенчеләрне куркыта, өченчеләр моны шәһәрне мыскыллау дип бәяли. Яңа гына табадан төшкән сынны Аленкага түгел, «COVID-19 корбаннарына», «ахырзаманга», «Рус Үлеменә һәйкәл» дип атыйлар. Куркыныч сын шәһәр мәйданында өч көн тора, бу вакытта бөтен шәһәр гүли, интернетта да тавыш чыга. Хатасын аңлап, хакимият 200 килограммлы «чибәркәй»не мәйданнан алдыра. Аны аукционда сатачаклар, ә сатудан кергән акчага шәһәргә нигез салуга багышланган яңа истәлек билгесе куячаклар, диелгән иде. Соңгы мәгълүматларга караганда, Аленканы сатып алырга теләк белдергән 50ләп гариза кергән. Алар арасында «Ласковый май» төркеме продюсеры Андрей Разин да бар. Ул сынны куркыныч 2020нче ел хатирәсе итеп сакларга теләвен белдергән.

«ШӘРӘ» УКУЧЫ КЫЗ

2017нче елның 22нче июнендә, совет гаскәрләренең Мәскәү янында контрһөҗүмгә күчүенә 75 ел тулуга багышлап, Мәскәү өлкәсенең Сергиев Посад шәһәре бульварында тантаналы рәвештә таш сын ачыла. Әмма чыгарылыш класс укучыларының вальс биегән мәле сурәтләнгән бу «Ә иртәгә сугыш иде» дигән композиция халыкта соклану түгел, ризасызлык уята. Аны әхлаксызлык үрнәге дип атыйлар. Ник дигәндә, биюче кызның өске ягында бер кием дә юк кебек. Өстәвенә, әлеге шәрә сынны ясаган сынчы Евгений Антонов шул ук вакытта православ рухание да бит әле! Ул үзе әсәрен болай аңлата: «Кызның күкрәкләрен махсус рәвештә шулай ачык беленә торган итеп ясадым. Чөнки ул – яшьлек һәм сафлык символы. Тәнендә дәрт, яшәү теләге ташып тора. Аның өстендә киеме бар, хатын-кыз гәүдәсе детальләре беленеп кенә тора. Ә биюче егетне махсус рәвештә моңсу һәм киеренке халәттә ясадым, чөнки ул, бәлки, иртәгә үк сугышка китәр һәм шунда ятып та калыр…» Шулай да халык сүзен тыңлап, «яшәү теләге ташып торучы» кызны барыбер киендерергә, күлмәк якасы ясарга, күкрәкләрен «яшерергә» туры килә.

КЫСКА АЯКЛЫ МАРШАЛ ЖУКОВ

Мәскәүнең Манеж мәйданында маршал Г.К.Жуковның атка атланган сыны 1995нче елдан бирле тора, аңа күз ияләнеп бетте инде. Ләкин куелган гына чорда сынчы Вячеслав Клыковның бу әсәре шактый бәхәс һәм ризасызлык тудырган. Бөтен сәбәп шунда: маршалның аяклары бик кыска итеп ясалган, гәүдә пропорцияләре дөрес түгел. Бу сын бөек маршалның рухын кимсетә генә, дип, Георгий Жуков хәтере Комитеты күп еллар дәвамында аны алуны сорап чыгыш ясаган. Һәйкәлне маршалның туган ягына – Калуга өлкәсенә җибәрергә, ә Манеж мәйданында тарих музее каршысына яңаны ясап куярга, дигән тәкъдим керткәннәр. Шуны да әйтергә кирәк: Калуга җитәкчелеге мондый «бүләк»тән баш тарткан. Шулай итеп, сынны алыштыру идеясе һавада эленеп калган.

Ә узган елның мартында әлеге һәйкәл тагын бер тапкыр җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итеп алды. Март аенда 25 ел торган сынны алыштырдылар: кыска аяклы Жуков урынына шулай ук атка атланган, ләкин бер кулы белән «честь» биреп тора торган (элеккесендә бер кулы аска төшерелгән) «игезәге» пәйда булды. Дөрес, «игезәк» ремонт вакытында гына куелып торылган булып чыкты. Бер айдан төзекләндерелгән иске Жуков үз урынына кайтты.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии