«Дуңгызлану» кирәкме?

«Дуңгызлану» кирәкме?

Татарстанда ел да «дуңгыз вирусы» кубып ала. Әллә кайдагы Африкадан кергән инфекцияләрне әйтмим әле. Икътисадыбызны «алга җибәрү максатыннан» республика җирләрендә дуңгыз фермасы төзетергә теләү «чире» турында бара сүз.

Узган ел Тукай районы иде, быел Минзәләне «дуңгызлатмакчы» булдылар. Халыкның каршы чыгуы эзсез узмады: узган атнада Минзәлә башлыгы Айдар Сәләхов, район җирлегендә дуңгызчылык комплексын төзү проекты туктатылып тора, дип белдерде. Озакка туктатылганмы, «Камский бекон» ширкәте киләсе елда кайсы район җиренә кулын сузарга теләр – монысы әлегә билгесез. Дуңгыз шаукымы бераз тынып торган арада, без әлеге хайван турында төрле өлкә белгечләре туплаган мәгълүматны укучыларыбыз игътибарына тәкъдим итәргә булдык.

МЕДИЦИНА. Медицина галимнәре дуңгыз итенең кеше сәламәтлегенә никадәр зарарлы икәнлеген күптән исбатлады. Дуңгыз – табигате белән зәгыйфь хайван. Ул 450 чир белән авырырга мөмкин, шуларның 200дән артыгы кешегә йога. Менә аларның кайберләре: ашказанының ризык эшкәртә алмавы, аллергия, атеросклероз, чәч коелу, балага уза алмау, импотенция, ревматизм, астма, май куыкчыкларының киңәюе, Вейль авыруы, паралич, тән тиресе ялкынсынуы, колак арты бизе шешү, дизентерия һ.б. Немец галиме доктор Хайз Хизим Роффигның белдерүе буенча, чучка итендәге үсеш гормоны ялкынсыну процессы кузгалуга һәм тукымалар шешүенә китерә. Еш кына ул кешенең теш казнасы, яңак һәм аяк-кулларының шешүенә, артык симерүгә сәбәпче була, рак күзәнәкләре барлыкка китерә. Дуңгыз итендәге тагын бер зарарлы нәрсә – грипп тудыра торган вирус. Лондон шәһәрендәге вирусларны тикшерү институты профессоры доктор Шуб раславынча, бу вирус җәйне дуңгызның үпкәсендә үткәрә һәм дуңгыз итеннән әзерләнгән колбасаларда күп була. Гомумән, фән тарафыннан дуңгыз маеның, таркалмыйча, кеше организмы тукымаларына сеңеп калуы исбатланган. Шунысын да белү мөһим: галимнәр дуңгыз итендә бик озак кайнатканнан соң да үлми торган паразитлар барлыгын дәлилләде.

ХАЙВАННАР ДӨНЬЯСЫ. Боксер токымлы этләргә дуңгыз ише ашатмыйлар, чөнки ул тире авырулары барлыкка китерергә мөмкин икән. Циркта чыгыш ясый торган арыслан һәм юлбарысларга да дуңгыз ите бирмиләр. Бу хайванның ите артык авырлык җыюга китерә, кан басымын күтәрә, дип табылган. Керкә (форель) балыгын үрчетүчеләр шундый тәҗрибә ясап караган: балыкларга вак итеп туралган дуңгыз ите ашатканнар. Аны ашаганнан соң балыкларның хәрәкәтләре салмаклану күзәтелгән, ә күпмедер вакыттан соң алар бөтенләй үлгән.

ФӘЛСӘФӘ. Кеше нәрсә белән тукланса, үзе дә шуннан тора, диләр. Танылган гарәп фәлсәфәчесе Ибн Халдун, төрле халыкларның нинди хайван ите ашавына бәйләп, аларның холкы турында кызыклы мәгълүмат китерә. Даими рәвештә дуңгыз ите ашаучы ирләр үз хатыннарына тугрылыгын, ә хатын-кызлар оялчанлыкларын һәм пакьлекләрен югалткан, дип яза ул.

Хәзерге гарәп галиме Әл-Хәддәра дуңгызны кыргый хайваннар рәтенә кертә. «Дуңгыз итен куллана торган җәмгыятьтә эчкечелек, гомосексуализм, угрылык, терроризм, аборт, көчләүләр яки бик начар авырулар тарала, шуның аркасында кеше эчтән таркала башлый», – дип яза ул бер хезмәтендә.

ЭКОЛОГИЯ. И. И. Хохлова җитәкчелегендә бер төркем белорус галиме үзләрендәге «Сож» дип аталган дуңгызчылык комплексының әйләнә-тирәгә китергән зыянын тикшергән. 108 мең баш дуңгызга исәпләнгән бу комплексның бер сәгатьтә һавага 56 кг аммиак һәм 15-20 кг тузан бүлеп чыгаруы ачыкланган. Ул гына түгел, комплекс эшләве сәбәпле һавага барлыгы 136 төрдәге зарарлы газ бүленеп чыга икән. Җәйге кызу көннәрдә дуңгыз комплексы тирәсендә һавага чыккан бактерияләрнең 500 метр ераклыкка кадәр таралуы билгеле булган. Экологиягә китергән зыяны ягыннан, 108 мең баш дуңгызга исәпләнгән комплекс 220 мең кеше яши торган шәһәргә тиң дип табылган – икесе дә әйләнә-тирәне бер үк дәрәҗәдә пычраталар икән. Дуңгыз нәҗесенең, туфрак аша, җир асты суларына, елга һәм күлләргә кушылуын да исәпкә алсаң, зыянның тагын да җитдирәк булуын аңларга мөмкин.

Заманча технологияләр ярдәмендә дуңгыз нәҗесен һәм дуңгызчылык комплексы бүлеп чыгара торган газларны зарарлы матдәләрдән чистартырга була, әлбәттә. Мондый җиһазлар Германия, Дания кебек алга киткән илләрдә кулланыла да инде. Тик аларның бәясе бик кыйммәт. Безнең илдә исә андый технологияләрне кулланмый гына эш итүне өстен күрәләр.

ИСЛАМ ДИНЕ. Татарстанның Баш казые Жәлил хәзрәт ФАЗЛЫЕВ болай дип сөйләде: «Аллаһ Раббыбыз «Маидә» сүрәсенең 3нче аятендә болай ди: «Үләксә, кан, дуңгыз ите, Аллаһтан башка затка багышлап чалынган, буылып үлгән, бәреп яки сөзеп үтерелгән, биеклектән егылып үлгән, җанварлар ботарлаган хайван итен ашау сезгә хәрам ителде». Димәк, дуңгыз итенең хәрамлыгы Коръәндә ачык әйтелгән. Хәрамлыгы бәян ителеп тә шуны кулланган кеше юлдан язган зур гөнаһлы бәндә була, әгәр инде кемдер, аять була торып та, дуңгыз итенең хәрам түгеллеген исбатлап маташса, ул кеше кяфер була. Иманлы кешегә дуңгызны асрамас һәм аның итен кулланмас өчен «Маидә» сүрәсендәге дәлил артыгы белән җитә».

Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) бер хәдисендә: «Аллаһ һәм Аның илчеләре кешеләрне хәмер эчүдән, үләксә һәм дуңгыз ите ашаудан тыйды», – ди. Кешеләр аннан сорый: «Әй Аллаһның илчесе! Әйт әле, дуңгызның маен корабльләрне сылап ямарга һәм бизәнү әйберләре ясар өчен кулланырга ярыймы?» Пәйгамбәр (с.г.в.) җавап бирде: «Юк, бу тыелган».

«Маидә» сүрәсенең 60нчы аятендә, тыюларны бозганнары өчен, кешеләр арасыннан булган бер кавемнең Аллаһның нәфрәтенә дучар ителүе, ягъни маймылларга һәм дуңгызларга әверелдерелүләре турында әйтелә. Димәк, дуңгыз ите белән туклану кеше ите ашауга тиң булып чыга.

ПРАВОСЛАВ ДИНЕ. Инҗилнең «Левит» дип аталган 11нче бүлегендә (2нче башлам, 7-8 шигырь): «…и свиньи, потому что копыта у нее раздвоены, но не жует жвачки: нечиста она для вас, не ешьте мяса их, и к трупам их не приближайтесь», – диелә. Үзләрен православие дине вәкилләре дип атаучылар, әллә үзләренә җибәрелгән Китап белән таныш түгел инде, әллә Бөек Заттан куркулары шул дәрәҗәдә генә – рәхәтләнеп дуңгыз итен ашый бирәләр. «Новый Завет» китабында мондый мәгълүмат бар: «Тау битендә дуңгызларның зур көтүе йөри иде. Һәм җеннәрнең барысы да Аннан сорадылар: безне дуңгызларга җибәр, аларга кереп урнашу өчен. Ул шунда ук аларга мөмкинлек бирде. Һәм җеннәр, чыгып, дуңгызларга керделәр» (5нче башлам, 11-13 шигырь).

ЧИТ ИЛДӘ. Израильне алга киткән, чәчәк аткан дәүләт дип беләбез. Яһүдиләр – милли хисләре искиткеч көчле булган милләт. Дөрес булса, дөнья байлыгының шактый зур өлеше дә алар кулында, дип сөйлиләр. Бу халыкның дуңгызга карашы ничек икән соң? Җавап катгый: Израиль җиренә бу хайван аяк басса, җир мәсхәрәләнгән булып санала. Илдә дуңгыз асрау күп еллар элек үк кануни нигездә тыелган булган. Тик аңа карап кына анда бөтенләй дә дуңгыз асрамыйлар түгел. Яшерен рәвештә асраучылар электән булган. 1990нчы елда СССРдан күпләп эмигрантлар күчеп килгәч, илдә дуңгыз тотучылар идән астыннан чыга башлаган. Дуңгызны тиз симерүенә кызыгып тотучылар күп. Алар барысы да диярлек илнең төньяк өлешендә тупланган, бөтен ил буенча чәчелеп урнашмаган. Израильдә дуңгызны җирдән күтәртеп куелган асылмалы абзарларда тоталар, дуңгызның аягын тидереп, изге җирне мәсхәрәләмиләр. Шул рәвешле яһүдиләр диндәге сүзләрне әйләнеп үтү җаен тапкан.

Халык хак әйтә

* Дуңгыз мөгезле булса, һәркемне сөзәр иде.

* Дуңгыз муенына энҗе такмыйлар.

* Дуңгызны өстәл артына утыртсаң, аякларын өстәлгә куяр.

* Дуңгызның тизәк ашамаса күңеле булмый.

Статистика

«АБ-Центр» агробизнес эксперт-аналитика үзәге мәгълүматына караганда, 2016нчы елда Русия төбәкләре арасында дуңгыз ите җитештерү буенча Татарстан 11нче урында булган. Республикада узган ел барлыгы 54,1 мең тонна дуңгыз ите җитештерелгән. Бу – Русиядә җитештерелгән барлык дуңгыз итенең 2,3 проценты дигән сүз. Башкортстан Республикасы исемлектә 14нче урында (45,8 мең тонна, 1,9 процент). Беренче өч урынны исә Белгород (450,7 мең тонна, 19,1 процент), Курск (165,7 мең тонна, 7 процент) һәм Тамбов (110,6 мең тонна, 4,7 процент) өлкәләре алган. Ингушетия, Чечня, Дагыстан, Кабардино-Балкария, Адыгей, Ханты-Манси, Алтай һәм башка күп кенә төбәкләр бу исемлектә бөтенләй юк.

Чагыштыру өчен тагын бер мәгълүмат: Аграр базар конъюнктурасы институты 2005нче елда Русиядә дуңгыз ите җитештерү буенча шушындый ук статистика туплаган булган. Әлеге исемлектә Татарстан, Краснодар краеннан гына калышып, икенче урында. Ул елны Русиядә җитештерелгән барлык дуңгыз итенең 3,9 проценты Татарстанга туры килгән.

Бәйгегә нәтиҗә

«Милләтебезне бизәми Аполлон, Рафаэльләр…»

Бүген «Ай-һай хәлләр: исемнәр» бәйгесенә йомгак ясыйбыз. Шигырьләр бик күп килә, аларның барысын да бирергә газета бите җитмәс иде. Шуңа күрә биредә иң-иң дигәннәрен генә бастырабыз, ә калган дүртьюллыкларны сайтыбызда укырга мөмкин. Гадәттәгечә, бу атнада да ике җиңүчене билгеләдек. Алар – Миңнефәрит Нәгыйми һәм Кукмарадан Галиәхмәт Гатин. Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм телефоннарына 100әр сум акча салабыз.

Исем – кешенең көзгесе,

Дисә, әйдә, дисеннәр,

Ай-һай хәлләр, исемнәрне

Аклый микән җисемнәр?

Тузга язмаган исемнәр

Басып килә дөньяны.

Күпләр исемен генә түгел,

Югалталар кыйбланы…

Гөлчәчәк САДРЕТДИНОВА-ХАҖИЕВА,

Азнакай шәһәре

Ай-һай хәлләр – исемнәр,

Алышына җисемнәр,

Линар диеп кушкан идек,

Хәзер алыштырыйкмы?

Чтапан йә Микулай дип

Исем ябыштырыйкмы?

Әллә Туктар дип кушыйкмы?

Линарны алып атып.

Думалылар исем кушса,

Тыңларбыз тел шартлатып.

Миңнефәрит НӘГЫЙМИ

Исемеңне кемнәр куйды,

Актанышлар түгелме?

Килде-китте исем куеп,

Кимсетәләр күңелне.

Тузга язмас исемнәрдән

Кирәктер котылырга?

Мирас татар исемнәрен

Ярамый онытырга.

Җәүдәт ХАРИСОВ,

Чаллы шәһәре

Ят исемнәр белән мавыкмаска,

Сак булырга өнди муллалар.

Ә татарлар Дамир, Сафир, Эльбрус,

Альфред дип куша торалар.

Бу өлкәдә безнең зыялылар

Башкаларга үрнәк һәркайчан.

Клара, Рево, Вилен, Адрианнар

Күңелләргә ятмас һичкайчан.

Әхтәм МӨХӘММӘТҖАНОВ,

Казан шәһәре

Нинди матур исемнәр бит –

Галиябану һәм Хәлил,

Сәйдәшләр, Муса Җәлил.

Милләтемне бизәмиләр

Аполлон вә Рафаэль.

Камил исеме ул – камиллек,

Гали булса – бөеклек.

Роза, Сиреньнәр кирәкми,

Түгел бит без үсемлек.

Галиәхмәт ГАТИН,

Кукмара районы

Яңа тема – яңа бәйге! Хәзер сездән «Ай-һай хәлләр: дуңгызлар» темасын ачып бирә торган шигъри дүртьюллыклар көтәбез. Шигырьләр бары тик ике атна эчендә генә кабул ителә (кәгазь хат белән җибәргән очракта, почта штампына карыйбыз). Конверт тышына яки электрон хатның башына теманы язарга онытмагыз! Теманы күрсәтми генә, башка язмалар белән бергә юллаган очракта, дүртьюллыкларыгызны вакытында күрми калуыбыз ихтимал. Кесә телефоны номерыгызны һәм аның нинди операторга (МТС, Мегафон, Билайн һ.б.) каравын да күрсәтүегез сорала – анысы җиңүче була калсагыз кирәк. Язмагызны үзегез төшергән фото белән бизәсәгез, бәя яхшырак булачак.

Фәнзилә МОСТАФИНА әзерләде

Комментарии