Акыл белән аңлап булмый торган илнең мәзәк законнары

Акыл белән аңлап булмый торган илнең мәзәк законнары

Элегрәк газеталарда «Чит илләрдәге ахмак законнар» дигән язмалар еш чыга иде. Хәзер дә күренә алар, тик ул хәтле үк күп түгел. Кешедән көлеп туйдык – үзебездән көләбез. Шул көлсәң генә инде…

«Безнең гәҗит» редакциясендә көн саен диярлек халыкның моң-зарын тыңлыйбыз. Чәршәмбе көнне «Алло, «Безнең гәҗит»ме?» сәхифәсенә дә бик күп шалтыраталар – зарланалар, законнарны һәм хакимиятне сүгәләр, «ничек алай соң ул?» дип сорыйлар, «бу илне ничек үзгәртеп була» дигән темага фикерләрен әйтәләр. Атна саен кочак-кочак хат алабыз, шушы ук фикер һәм тәкъдимнәрне анда да язалар. Хәл итә торган мәсьәлә булса, булыша алганда – булышабыз, әлбәттә. Ләкин законнарны, суд карарларын үзгәртергә көчебез дә җитми, хокукыбыз да юк. Гәрчә аларын да үзгәртергә булышуыбызны сорыйлар!

18 ЕЛ ЭЛЕК ҮЛСӘҢ ДӘ, ЧҮП ӨЧЕН ТҮЛӘ!

Үзгәртә алмыйбыз, сезнең кебек үк гаҗәпләнеп тел шартлата һәм шагыйрь сымак «Русияне акыл белән аңлап булмый…» дип кенә куя алабыз. Бу язмада шундый «акыл белән аңлап булмый» торган очракларны барладык. Барысы да – редакциябезгә мөрәҗәгать иткән кешеләрнең зары. Хәл итәргә булышыгыз, дип тә әйтүләре түгел инде. Мәзәк итеп, гыйбрәт итеп язып чыгыгыз әле, диләр.

Мөслим районы, Ташлыяр авылы авылыннан Әсләх САБИТОВ исемле укучыбыз шалтыратты. «18 ел элек үлгән әнигә чүпкә кәгазь килә башлады (чүп чыгарган өчен, җан башыннан алына торган түләүне әйтүе. – Авт.). Каян казып чыгарганнардыр аны?! Хәл итегез, дип әйтүем түгел, мәзәге ни тора бит! Ике ай килде инде ул кәгазь. Кызыксынмадым да, кызыксынасым да килми», – дип сөйләде. Әсләх абый, мәзәген мәзәк, тик сез моны хәл итегез әле. Чүп җыю өчен җаваплы компаниягә хәбәр итеп, яңадан исәпләүләрен таләп итегез. 18 ел элек вафат булган әниегезнең «түләмәгән» акчасы бурыч булып җыелып бармасын.

ДАРУЛАРНЫ АЛЫП БУЛМЫЙ…

Тагын Мөслимнән шалтыраттылар. Монысы – даими авторыбыз Мөҗаһидан МОРТАЗИН. «Беркөнне ТНВ телеканалындагы «Таяну ноктасы» тапшыруында социаль пакет турында сөйләштеләр. Дөрес, ай саен үзеңә тиешле даруларны алып бара алсаң, пенсионерлар өчен бик әйбәт, файдалы булыр иде ул социаль пакет дигәннәре. Тик ул даруларны алып булмый бит. Үз башымнан үткәннәрне әйтәм. Без яши торган Исәнсеф авылы – районнан 35 километр ераклыкта. Аптекадан «шул дару кайттымы?» дип барып сорасаң, «юк әле» ди. Ике-өч көннән «дару кайтты, иртәгә кил» диләр. Машина таба алсаң – барасың. Рецепт яздырырга табибка керәсең, әле дару килмәде, диләр. Сәгать 10 тула, рецепт тотып аптекага барасың – «дару бетте» дип каршы алалар. Икенче айда килерсең, дип, сиңа гел кирәкмәгән дарулар төяп җибәрәләр. Икенче айда тагын шул хәл кабатлана. Аптырагач, социаль пакеттан баш тартып, акчага әйләндердем. 863 сум инде анысы. Ә миңа кирәкле дару 800-840 сум тора. Әби I төркем инвалид, аңа да дару алып булмады. Дару бетте, диләр гел. «Таяну ноктасы»ндагы түрә: «Өч тиенлек акчага кызыгып, социаль пакеттан баш тартасыз, акчаны аласыз», – ди. Алай түгел. Кызыгып түгел, даруны ала алмаганга акчасын сайлыйбыз», – дип әрнеп сөйләде ул.

Бер Мөҗаһидан абыйның гына башыннан үткән хәл түгел инде бу. Ул «дару бетте, икенче айда кил» дигәнне бик күпләр ишетә. Шуңа күрә, барыбер даруны алып булмый дип, акчасын сайлый. Ә урамдагы реклама такталарыннан да, телевизордан да «Социаль пакетны сайла!» дигән игъланнар «кычкырып» тора. Өлкәннәр көне алдыннан бигрәк тә күбәя андый реклама, агитацияләр, чөнки элегрәк акчаны сайлаган булсаң, 1нче октябрьгә кадәр кабат социаль пакет программасына күчеп була.

Проблема гына һаман да хәл ителми. Хәл ителсен өчен, артыннан йөрергә, бик күп ишек шакырга, бик күп җиргә шалтыратып зарланырга, шикаятьләр язарга кирәк шул бездә. 80нән узган пенсионерларның алай итеп йөрергә теләге дә, көче дә юк. Шулай да белеп торсагыз иде. Әгәр социаль пакет буенча сезгә тиешле дару аптекада калмаган булса, рецепт язып биргән табибка хәбәр итәргә кирәк. Аптека хезмәткәрләре ул даруны кайтартырга заказ бирергә һәм ул 10 көн эчендә кайтырга тиеш. Шул вакыт эчендә кайтмый икән, Сәламәтлек саклау министрлыгының «кайнар элемтә» номерына шалтыратыгыз. Татарстан Республикасы буенча бердәм «кайнар элемтә» номеры: 8 (843) 231-20-70.

ПАЙ ҖИРЕ САНАТОРИЙГА БАРЫРГА КОМАЧАУЛЫЙ

Азнакай шәһәрендә яшәүче Фәйрүзә Хәкимова хат язып җибәргән. «Мин 2015нче елның март аенда, 55 яшем тулгач, пенсиягә чыктым. 3 елга бер тапкыр санаторийга юллама бирәләр, дигәч, районның социаль яклау бүлегенә барып, чиратка бастым. 2018нче елда 3 ел булды, 2019ның гыйнварында социаль яклау бүлегенә йөри башладым. Бүлек җитәкчесе Айгөл Нәргизовна башта – февральдә, аннары – мартта, аннары апрельдә була, дип көттерде. Ә май аенда баргач: «Яңа закон чыкты: кемнең 40 кв метрдан зуррак фатиры яисә 20 сутыйдан артык җире бар, шуңа юллама булмый», – димәсенме! Мин чыгарган закон түгел, министрлыкта шулай әйттеләр, депутатлар законга шундый үзгәреш керткән, диде.

Миңа боларны ишетү шулкадәр авыр булды, кычкырып елыйсым, шушы законны чыгарган, шуны риза дип кабул иткән депутатларның күзләренә карыйсым, үземнең рәнҗүле сүзләремне яудырасым килде. Айгөлдән «миңа ни өчен юллама бирелми?» дип сорадым. Ул миңа «Сезнең 1/5 өлеш пай җирегез бар икән» диде. Әйе, чыннан да безнең 9 ел элек үлгән әниебезнең пай җире булган икән. 2018нче елның октябрь-ноябрь айларында нотариустан хат килде, теркәмәсәгез җирегез хөкүмәткә кала, диелгән иде. Шулай итеп, 2018нче елның ноябрендә җирне әнинең 5 баласы үзара тигез итеп бүлешеп теркәдек. Бу пай җире өчен миңа елга бер тапкыр 890 сум акча булачак икән! Әгәр безнең кадерле депутатларыбызның шундый «яхшы» законнар чыгарып утырасын белгән булсам, бу пай җиреннән бөтенләй баш тарткан булыр идем.

Күңел һаман ышанмый. Министрлыкка да шалтыраттым. «Мы законы не издаем, а только исполняем. Все вопросы к депутатам. Если хотите письменный ответ, отправьте ваш вопрос письменно, мы вам этот ответ отправим письменно», – дигән җавап алдым. Шушы җаваптан пенсионерларның беркемгә дә кирәк түгеллеген аңладым. Мин ул юлламаны дүрт ел буе көттем, тискәре җавап алгач, бик авыр булды, кан басымым күтәрелде. Бөтен пенсионерларда да шушы хәлдер инде», – дип язган Фәйрүзә апа.

Законның күчермәсен дә җибәргән ул. «Татарстан Республикасы халкына адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында»гы Закон һәм аңа кертелгән үзгәрешләр турында сүз бара. Әйткәнемчә, законны үзгәртә алмыйбыз. Ләкин белеп бетермәүчеләргә аңлатыйк: әлеге законга кертелгән үзгәрешләр буенча, ялгыз кеше башына – 40 кв метрдан зуррак, гаиләнең бер әгъзасына 23 кв метрдан зуррак торак туры килсә, шулай ук торак булып саналмаган биналарың, 0,2 гектардан (20 сутый) күбрәк җирең, транспортың (бер генә җиңел автомобиль булса – саналмый, икәү булса – санала) булса, син милек белән тәэмин ителгән дип саналасың. Ул милекнең нинди хәлдә булуы мөһим түгел. Бармы – бар. Милкең булса, син җитеш тормышта яшисең дигән сүз. Димәк, санаторийга юлламаны да сатып ала аласың. Закон буенча шулай килеп чыга…

Мондый очраклар бик күп. Бер язма белән генә бетә торган түгел. Шуңа күрә дәвамы булачак әле.

СТАТИСТИКА

Изображение удалено.«The Social Progress Imperative» халыкара тикшеренү оешмасы дөнья илләренең социаль үсеш буенча рейтингын булдырган. 2013нче елдан башлап, аны ел саен яңартып торалар. Әлеге рейтингта илләрнең социаль прогресс индексы күрсәтелә. Индексны исәпләп чыгару өчен, 50дән күбрәк күрсәткечне тикшерәләр. Мәсәлән, кешенең төп ихтыяҗлары (ашау, медицина ярдәме, торак, су, электр энергиясе белән тәэмин ителеш, шәхси куркынычсызлык дәрәҗәсе), җитеш тормыш нигезләре (белем алу, халыкның укымышлылык дәрәҗәсе, мәгълүмат алу һәм мәгълүмат чаралары иреге, сәламәтлек саклау дәрәҗәсе, экологик тотрыклылык), үсеш мөмкинлекләре (шәхси һәм гражданлык иреге дәрәҗәсе, кешенең хокуклары үтәлеше, карарлар кабул итүдә ирек). Илнең икътисады исәпкә алынмый. Боларның ни дәрәҗәдә икәнен ачыклау өчен, халыкны да сораштыралар, шул ил экспертлары белән дә сөйләшәләр, статистик мәгълүматларга да таяналар. Иң зур индекс җыйган илнең социаль ягы тотрыклы, халыкка имин тормыш алып бару өчен бөтен шартлар да тудырылган дигән сүз.

2018нче ел нәтиҗәләре буенча, социаль яктан үсештә булган, ягъни иң зур индекслы 15 илне таблицада күрә аласыз. Бу рейтингта Русия 60нчы урында урнашкан. Безнең илнең социаль прогресс индексы – 70,16, дип исәпләп чыгарган белгечләр. Чагыштыру өчен: рейтингта беренче урында урнашкан Норвегиянең индексы – 90,26; ә ахыргы, ягъни 146нчы урында урнашкан Үзәк Африка Республикасының индексы – 26,01. Гомумән, Африка һәм Азия дәүләтләре иң кечкенә индекслы булып чыккан. Тулы рейтинг белән танышу өчен сылтама: https://gtmarket.ru/research/social-progress-index/info .

Ә Берләшкән милләтләр оешмасы бәхет дәрәҗәсе буенча рейтинг төзегән. Теге яки бу ил халкының ни дәрәҗәдә бәхетле икәнен исәпләү өчен, җан башына туры килгән тулаем эчке продукт (ВВП) күләмен, гомер озынлыгын, гражданлык ирекләрен, иртәгәге көнгә ышаныч булу-булмавын, эш белән тәэмин ителешне, гаиләләрнең тотрыклылыгын, коррупция дәрәҗәсен тикшергәннәр. Шулай ук халыкның холкына да игътибар иткәннәр: юмартлык, киң күңеллелек, ышанучанлык кебек сыйфатлар исәпкә алынган. Быел 156 илне тикшергәннәр. Нәтиҗәдә менә нәрсә килеп чыккан.

Иң бәхетле кешеләр Финляндиядә яши икән. Бу илнең бәхет дәрәҗәсе индексы – 7,769. Дания, Норвегия, Исландия, Нидерланд, Швейцария халкы да бәхетле. Беренче рейтингта беренче 15лектә кайсы илләр булса – монда да күбесенчә шулар. Ләкин шунысы кызык: социаль прогресс индексы буенча исемлектә иң азакта урнашкан илләр бәхет рейтингында шактый өстә урнашкан. Мәсәлән, Гватемала, Катар, Үзбәкстан, Никарагуа, Таиланд, Боливия, Парагвай, Перу, Пакыстан социаль үсеш буенча әллә ни мактана алмасалар да, бәхет дәрәҗәсе буенча мактана алалар. Алар бу рейтингта бездән югарырак урнашкан. Русия 68нче урында (индексы – 5,648). 156 ил арасыннан 68нче урында булу – бик начар күрсәткеч тә түгел. Үз бәхетебез үзебезгә җитәрлек, дип юансак кына инде.

Чыганак: «Гуманитар технологияләр» аналитика порталы

ЯҢА ТЕМА – ЯҢА БӘЙГЕ!

Бу айда сездән «Ай-һай хәлләр: Русия» темасын ачып бирә торган шигъри дүртьюллыклар көтәбез. Шигырьләр 28нче октябрьгә кадәр кабул ителә (кәгазь хат белән җибәргән очракта, почта штампына карыйбыз). Конверт тышына яки электрон хатның башына «Ай-һай хәлләр» бәйгесенә» дип язарга онытмагыз! Теманы күрсәтми генә башка язмалар белән бергә юллаган очракта, шигырьләрегезне вакытында күрми калуыбыз ихтимал. Кесә телефоны номерыгызны һәм аның нинди операторга (МТС, Мегафон, Билайн, Теле2 һ.б.) каравын да күрсәтүегез сорала – анысы җиңүче була калсагыз кирәк. Җиңүчеләрнең телефонына 100әр сум акча салыначак.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии