Татарның төп «сугыш планы» билгеле булды

Татарның төп «сугыш планы» билгеле булды

Татарстан Республикасы суверенитетының 30 еллыгын, шул көнгә туры китереп ТАССРның 100 еллыгын да билгеләп үткән бу көннәрдә милләт турында сөйләшүләр күп булды.

ҮТКӘННӘР САГЫНДЫРА

Татар иҗтимагый үзәге 27нче август көнне Казанда «Суверенитет турында декларациягә 30 ел. Татар дәүләтчелегенең киләчәге турында» дип аталган конференция оештырды. Чараның атамасында киләчәк турында телгә алынса да, катнашучылар күбрәк үткәннәр турында сөйләште. Суверенитет турында үткән заманда сөйләшергә мәҗбүр шул без бүген. Мәсәлән, Татарстан парламентының һәм Русия Думасының элекке депутаты, суверенитет турында декларацияне парламент мөнбәреннән укыган Фәндәс Сафиуллин 90нчы елларны искә алды. «Татарстан парламентының 1990нчы елның мартында сайланган 12нче чакырылышы безнең тарихыбыздагы иң югары, чын парламент булды. Суверенитет декларациясен 30нчы августта Татарстан Югары Советы кабул итмәде, аны бөтен татар халкы кабул итте. Депутатлар буларак без залда тавыш кына биреп утырдык», – дип сөйләде ул.

«Үткәне булмаганның киләчәге юк», – дип кабатларга, 90нчы елларны сагынып искә алырга яратсак та, нәкъ менә бүген милләт темасын кузгатканда киләчәккә күз саласы килә. Шуңа күрә шушы урында ТИҮ конференциясеннән Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы оештырган «Милләт җыены»на күчәбез. Анда сүз татарның киләчәге турында барды.

КИЛӘЧӘКТӘ ЭШ ИТҮ ПЛАНЫ

28-30нчы август көннәрендә узган «Милләт җыены»н матбугат чаралары «беренче тапкыр оештырыла» дип зурлап язды. Бөтендөнья татар конгрессы да шулай дип тәкъдим итте. Исеме генә яңа, аңа карап милләт моңарчы да җыелмый тормый иде үзе. Татар эшмәкәрләрен аерым җыялар, хатын-кызларны – аерым, дин әһелләрен – аерым, яшьләрне – аерым. Кыскасы, конгресс җыеннарны мулдан уздыра. Биш елга бер тапкыр Бөтендөнья татар конгрессы съезды үтә (2018нче елда чираттан тыш съезд булган, анда устав кына кабул ителгән иде. – Авт.). Бу да шул съездның бәйрәмгә туры китереп оештырылганы дип аңладык. Пандемия сәбәпле, чит илләрдә яшәүче милләттәшләр килә алмаган – алар пленар утырышка интернет элемтә аша гына кушылды. Ә Казанга «Милләт җыены»на Русиянең 68 төбәгеннән «лаеклы 500 вәкил» килде, дип хәбәр ителде.

ТНВның Татарстан турында урысча репортажы белән башланып киткән төп утырышта тагын бер яңалык булды. Татарларның гамәл стратегиясе тәкъдим ителде. Урысчасы «Татары: стратегия действия» дип аталган проектны ни өчендер «хәрәкәт итү стратегиясе» дип түгел, әнә шулай «Татарлар: гамәл стратегиясе» дип тәрҗемә иткәннәр. Хәер, брошюраны укып чыккач, анда хәрәкәт чыннан да юк икәнен аңлыйсың.

Нәрсә соң ул «Татарлар: гамәл стратегиясе»? Хәтерләсәгез, Милли Шура 2018нче елда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча әзерли башлап, 2019нчы елның 30нчы августында проект буларак тәкъдим ителергә тиешле, ләкин тавыш-тынсыз гына «тозлап» куелган бер «үсеш стратегиясе» бар иде инде. Бу яңа стратегия шул туып җитә алмаганына алмашка килгән булырга тиеш. Шул ук бер стратегия дип әйтеп булмый. Мәсәлән, 2018нче елгы «үсеш стратегиясе»н әзерләүдә катнашкан галим Искәндәр Измайлов «Бизнес Онлайн»га: «Фәннәр академиясенең һәм 2018нче елгы стратегияне әзерләгән безнең төркемнең бу яңа вариантка бер катышы да юк, монысын кем язганын да белмим», – дип белдергән. Гомумән, бу «Татарлар: гамәл стратегиясе» турында «Милли җыен»да гына билгеле булды. Хәтта анда катнашучылар да проект белән шул көнне генә танышып чыккан, дип аңладык. Шулай да бу стратегия ниндидер көтелмәгән хәл дә түгел. Быел республика өчен зур бәйрәм – ТАССРның 100 еллыгы (суверенитетның 30 еллыгы да түгәрәк дата, тик «Милли җыен»да ул турыда сүз булмады. – Авт.). Җитмәсә алда тагын бер этап – Президент сайлавы тора. Хәзер кабул ителмичә, тагын кайчан кабул ителсен соң инде ул стратегия?!

ТЕЛНЕ ШУЛАЙ САКЛЫЙСЫ

Проектны «бертавыштан» дип кабул да итеп куйдылар. Грек теленнән «стратегия» «сугыш фәне» дип тәрҗемә ителә. Киңрәк аңлатмасы сүзлектә болай күрсәтелгән: «стратегия – гомуми, детальләштерелмәгән, озак вакытка исәпләнелгән план, катлаулы максатка ирешү ысулы». Ә A5 форматындагы кечкенә брошюрага сыеп беткән «Татарлар: гамәл стратегиясе» татар милләтен мактаудан гыйбарәт булып чыкты. Стратегия дип түгел, өндәмә дип атасаң, бәлки, дөресрәк булыр иде. «Татар халкының киләчәге безнең һәрберебездән, эчке максатларыбыздан, омтылышларыбыздан һәм гамәлләребездән тора. Гамәл стратегиясенең вазифасы – татар халкының үткәне, хәзергесе һәм киләчәге арасына күперләр салу», – диелгән анда. Ул күперне ничек саласы гына аңлатылмаган.

Делегатларга таратылган папкада тагын бер проект бар иде. Анысы «Гамәл стратегиясен тормышка ашыру буенча эшчәнлекнең төп юнәлешләре» дип атала. Тәгаен адымнар һәм эшләр монысында күрсәтелгәндер дип, анысы белән дә танышып чыктык.

Менә, мәсәлән, татар телен саклау һәм үстерү буенча нинди эшләр планлаштырыла – сүзен-сүзгә сезгә дә тәкъдим итәбез:

– татар мәгариф оешмалары (балалар бакчалары яки аларда татар төркемнәре, мәктәпләр, якшәмбе мәктәпләре һ.б.) ачу (эшчәнлеген җайга салу) өчен максатчан рәвештә ата-аналар белән эшләү, татар теле һәм әдәбияты укытучыларын, өстәмә белем бирү мөгаллимнәрен сайлап алуда ярдәм итү;

– төбәкләрдә урнашкан татар телен өйрәнүче һәм татар телендә белем бирүче гомуми белем бирү оешмаларын татар теле һәм әдәбияты дәреслекләре, уку әсбаплары белән тәэмин итүдә ярдәм күрсәтү;

– татар теле һәм әдәбияты укытучыларын әзерләү өчен сәләтле яшьләрне сайлап алу һәм ТР урнашкан югары уку йортларында белем алырга юнәлеш бирү;

– Бөтенрусия татар теле укытучылары җыены өчен делегатлар сайлап алуда һәм юллауда катнашу;

– ел саен үткәрелеп килүче «Татарча диктант» акциясендә татарларның катнашуын оештыру;

– үсеп килүче буын һәм яшьләр арасында «Татар иле» электрон мәктәп энциклопедиясе» мәгариф басмасының электрон ресурсын популярлаштыру;

– татар халкы күпләп яшәгән урыннарда җирле чаралар үткәрү вакытында татар телен куллану даирәсен киңәйтү;

– җирле мөселман дини оешмаларына татар телендә вәгазьләр әзерләү эшендә ярдәм күрсәтү;

– «Ана теле» татар телен дистанцион өйрәнү онлайн-мәктәбен куллану һәм аның кулланылыш даирәсен киңәйтү;

– татар телендә радио һәм телевидение эшчәнлеген популярлаштыру, татарлар күпләп яши торган урыннарда халыкның яшәешен чагылдырган сюжетлар әзерләү.

Шушы эшләр татар телен сакларга һәм үстерергә булышачак икән. Татар милләте киләчәктә хәрәкәт итәргә тиешле, милләтне үстерүне максат итеп куйган төп план, документ, стратегия менә шушы икән. Калган пунктлары белән конгресс сайтында танышып була.

Шунысын да әйтик: 25нче августта Татарстан Хөкүмәте «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау (2020-2023)» дип аталган дәүләт программасын яңадан кабул итте. Стратегия шуның кысаларында тормышка ашырылачак. Бу программа хакында киләсе санда тулырак язачакбыз әле.

ЯШЬЛӘРДӘ ДӘ ИДЕЯЛӘР БАР!

«Милләт җыены» утырышыннан соң, Кабан күле буенда барган «Печән базары»на киттем. Программада бик кызыклы лекцияләр күрсәтелгән иде. Дөрес, аларның күбесе ни сәбәпледер булмый калды. Шуларга дип атап килгән кешеләр дә планнарын үзгәртергә мәҗбүр булды. Шулай да мин кызыгып килгәне – «Татар телен комадан чыгару буенча 70 идея» дип аталганы булды. Алга китеп булса да әйтик, монда яңгыраган идеяләр «гамәл стратегиясе»ндә телгә алынган планнардан кызыклырак һәм яңарак иде.

«Татар телен комадан чыгару буенча 70 идея»нең форматы – ачык һавада ми давылы, ягъни «мозговой штурм». Башка килгән бөтен идеяне дә уртага салып сөйләшү дигән сүз инде бу. Идеянең бик акыллысы да, юләре дә булырга мөмкин. Уртага салып сөйләшә торгач, акыллылары, эшли торганнары туплана. «Печән базары»нда җыелганнары Марат Әхмәтов җитәкчелегендәге тел комиссиясенә юлланачак, диелде.

Бу фикер алышуга 1 сәгать вакыт бирелгән иде. Бер сәгать эчендә 70 идеяне уйлап табып бетерергә, хәтта алар алдан әзер булса да барысын да әйтеп чыгарга вакыт җитмәсе аңлашыла иде. Мин 29 идея санадым. Шунысы ошады: беренчедән, идеяләре белән уртаклашырга яшьләр килгән иде. Милләт турында сөйләшүләрдә олы яшьтәгеләрне генә күрергә күнеккән бит без. Ә монда яшьләр! Татар телен комадан чыгару буенча идеяләрен тәкъдим итәргә телиләр! Икенчедән, «безгә телне сакларга, милләтне үстерергә кирәк» дигән гомуми сүзләр белән генә чикләнмәделәр. Төгәл идеяләр әйттеләр. Аларның күбесе интернет белән бәйле. Гаҗәп тә түгел, яшьләр хәзер күбесенчә интернетта бит. Милләтне дә интернетта тупларга кирәк, дигән фикер берничә тапкыр әйтелде. Татар шәхесләре турында мәгълүмат, аларның фотоларын табып булмый – шуларны җыеп, фотосессия оештырырга. Булган татарча матбугатны, китапларны интернетка кертергә. Татар телендә аналитик мәгълүмат чыганагы булдырырга. Интеллектуаль уеннарны татарчага тәрҗемә итәргә, IT технологияләрдә татар телен күбрәк кулланырга. Балалар өчен гади генә татарча сөйләшә торган интернет дус булдырырга…

Сыйфатлы яхшы сериаллар төшерергә кирәк, дигән фикер дә булды. Хәзер күпләр егылып-китеп төрек сериалларын карый бит. Карамаслык та түгел: төрекләр төшерә белә. Һәм шуларны карау өчен дип күпләр төрек телен өйрәнә башлый. Ә нишләп әле татар теле белән дә шулай эшләмәскә?!

Айзат Минһаҗев: «Тотарга да, берәр нәрсә эшләргә кирәк. Татар белән генә чикләнмичә. Ләкин һәр эшкә татарлыкны өстәп җибәрә алабыз», – диде. Ул үзе сеңлесе белән бергә татар милли орнаменты сурәтләнгән киемнәр эшли. Татарстан байрагы төсендәге толстовкадан килгәннәр иде.

Казанда туып үссә дә, Мәскәү, Санкт-Петербург, Лондонда яшәп кайткан Миләүшә Шәмсимөхәммәтова: «Читтә яшәп, минем татар телем комага керә башлаган иде инде. Казанга кайткач, татарча спектакль уйныйсым килүен аңладым. Эзли башладым. Татар телендә эшли торган бер генә театр түгәрәге булган, анысы да ябылган икән. Нишләп шуны кабат оештырмаска? Теләктәшләр эзлим! Аннан соң Төркиядә «Türk Dil Kurumu» дигән берлек бар. Алар сыйфатлы сүзлекләр җитештерә, төрекчә яңа сүзләр уйлап чыгару белән шөгыльләнә. Татарга да шундый оешма кирәк!» – дип фикерен белдерде.

Моннан алда булган дискуссиягә дә «эләкте» яшьләрдән. Калган чыгыш ясаучылары – галимнәр Дамир Исхаков, Илнар Гарифуллин, политолог Руслан Айсин татарча белсәләр дә, журналист Эдуард Хәйруллин татарча белмәү сәбәпле, «100 һәм 30: ТАССР һәм суверенитет биргән сабак» дигән фикер алышу урысча барган иде. «Татарча белми торган бер кеше булса, урыс теленә күчеп сөйли башларга түгел. Ул кеше янына тәрҗемәче утыртырга – без татарча сөйләшкәнне аңа тәрҗемә итсен. Татар турында сөйләшүләр татарча булырга тиеш инде», – диде блогер Ләйлә Лерон. «Татар теле дәресләре кыскартылгач, күпме татар теле укытучысы эшсез калгач, димәк күпмедер акча да артып калды. Ул акчаны татарча сөйләшә торган гаиләләргә бүлеп бирергә кирәк», – дигән идея дә булды.

Эх, боларның берсе дә стратегиягә кермәде бит инде, дигән үкенеч калды. Хәер, стратегия «проект» булып бара бит. Димәк, тулыланырга да мөмкин. Кабан буенда фикер алышып утырган яшьләрне дә, ниһаять, күрсеннәр, ишетсеннәр иде. «Озак вакытка исәпләнгән план» булгач, ул стратегияне тормышка ашыру шул яшьләр кулында бит.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии