Суга батучыны коткару – батучының үз эше… генәме?

Суга батучыны коткару – батучының үз эше… генәме?

Җәй җитүгә, МЧС сайтына керү куркыта башлый. Ник дигәндә, сайтта һәр атна азагында суда батып үлүчеләр турында мәгълүмат басыла. Татарстан сулыкларында көн саен диярлек кеше бата…

Суга батучылар кыш көне дә булып тора анысы. Яз җитеп, сулыкларда боз китүгә, аларның саны тагын да арта. Ә МЧС сайтында беренче рәсми саннар җәй башында күренә башлый. Менә быел да коену сезоны ачылганчы ук республикада 11 кеше батып үлгән иде инде.

ИСЕРЕКЛӘР ДӘ БАТА, АЕКЛАР ДА…

28нче июль көнне гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов алдында хисап тотты.

Менә мондый саннар җиткерде ул:

– ел башыннан бирле Татарстанда 63 кеше батып үлгән. Узган ел бу вакытка, ягъни июль азагына, 36 кеше батып үлгән булган (былтыр җәй башы салкынрак килде шул, шуңа әллә ни коенасы килмәде, ә быел эссе көннәр күп булды);

– узган атнада, ягъни 23нче июльдән 28енә кадәр, республикада 8 кеше батып үлгән;

– шуның 5есе 27нче июль көнне баткан: Әлмәттә, Чаллыда, Питрәчтә һәм ике кеше Бөгелмә районындагы буада. Барысы да ир-атлар. Һәм барысы да суга кергәндә салмыш булганнар.

Министр әйтүенчә, суда батып үлүчеләрнең күпчелеге исерек хәлдә була. Ләкин бөтенләй эчми торган кешеләр дә бата. Әле менә узган якшәмбедә, ягъни министр хисап тотканның икенче көнендә генә булган хәл: 29нчы июль көнне Казан-суда 9 яшьлек малай батып үлгән. Ул «Казан» гаилә үзәге белән Ленин дамбасы арасындагы суда коенган, янында ике иптәше дә булган. Бу урында коену рөхсәт ителми. Дамбаның уң ягында – комлык бар, анда коеналар да, кызыналар да, коткаручылар да бар. Ә сул як – коену зонасы түгел. Футбол буенча Дөнья чемпионаты вакытында ул җирне әйләндереп алганнар иде, коену өчен түгел, аякны чылату өчен дә кереп булмады. Чемпионат узды – ярамаган җирләрне уратып алынган коймалар да алынды, юллар да ачылды, тәртип сакчылары да юкка чыкты. Һәм менә нәтиҗәсе…

Малай бата башлагач, иптәшләре тизрәк олылардан ярдәм сорарга йөгергән. Олылар дигәне – үтеп баручылар, чөнки малайлар су янында үзләре генә булган. Олылар коткаручыларны чакырткан да бит, ләкин малайны коткара алмаганнар. Водолазлар аның гәүдәсен ярдан ун метр ераклыкта табып алган.

Министр «63 кеше батып үлгән» дип сөйләгәндә, бу бала батмаган иде әле. Димәк, министр әйткән статистика хәзер бик үк актуаль түгел. Кимендә 64 кеше батып үлгән булып чыга. Кимендә дибез, чөнки статистика көн саен яңарып тора. Саннар көн саен диярлек арта бара.

63 КЕШЕ – УЛ БИК КҮП…

Бүгенгә Татарстанда су коену рөхсәт ителгән 33 комлык бар. Шуның дүртесе – Казанда. Халыкара чаралар уздыра торган, Русиянең өченче башкаласы булып саналган Казан өчен дүрт комлык кына бик аз, әлбәттә. Ә бит кайбер районнарда рәсми рәвештә коену рөхсәт ителгән комлыклар бөтенләй юк. Министр Рафис Хәбибуллин сүзләренчә, республикада тагын 59 комлык ясау нияте бар. Ләкин ул ниятнең кайчан тормышка ашачагы гына әйтелмәде.

Мәсәлән, Ык буенда утырган Мөслимдә бөтен уңайлыклары булган санкцияләнгән бер генә коену урыны да юк. Бу хакта район газетасы да яза. Ыкка терәлеп утыр да (әле аңа коя торган эреле-ваклы елгалары да шактый), бер тапкыр булса да суга кермә, имеш. Керәләр, әлбәттә. «Елгада коену тыела» дигән язулар да туктатмый халыкны. Штраф та туктатмый. Рөхсәт ителмәгән урыннарда су коенган өчен шәхси затларга – 1-1,5 мең, рәсми затларга – 4-5 мең, юридик затларга 40-50 мең сум штраф каралган. Ләкин инспекторлар авыл саен йөреп, кеше тыелган сулыкта коенамы-юкмы дип тикшереп тормый шул. Моның өчен инспекторлар да җитми, системасы да уйланылмаган. Мәсәлән, әгәр сулык янында «Коенырга ярамый!» дигән язу булмаса, инспекторлар су коенучыга штраф суга алмый. Ә андый язуны кайсы авыл инеше янында күргәнегез бар?

Андый язу булса да карап тормый халык. Сүз уңаеннан, кешеләр «Су керергә ярамый» дигән белдерүләргә игътибар итмәгәнгә, быелдан башлап, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы плакат астына тулырак аңлатма да яза башлады. Әйтик, «Бу җирдә су коенырга ярамый, чөнки су төбе чүпле». Ләкин су коенырга ниятләгән кеше кечкенә генә хәрефләр белән язылган ул сүзләрне укып торамы инде…

Комлыклар гына түгел, коткаручылар да аз республикада. Эше авыр, акчасы әз чөнки. kazan.trud.com сайты биргән мәгълүматка ышансаң, Татарстанда коткаручылар уртача 12 мең сум хезмәт хакы ала. Ә хәзер коткаручының эшен күз алдына китереп карагыз. Кинода гына ул кеше бата башлаганын сизә дә «коткарыгы-ыз, бата-ам» дип кычкырырга тотына, шуны гына күзәтеп торган коткаручы тизрәк суга атыла һәм бата башлаган кешене тизрәк ярга алып чыга, ясалма сулыш алдыра, йөрәгенә массаж ясап ала, кеше күзләрен ача һәм торып утыра, коткаручыга рәхмәтләр яудыра. Барысы да бәхетле кала, кыскасы. Кайсыгызның тормышта шундый күренешкә тап булганы бар? Гадәттә, бата башлаган кеше, гомумән, «батам» дип кычкырмый. Күп очракта су төбенә тавыш-тынсыз гына төшеп китә. Аны күреп алуы да кыен. Коткаручы судан күзен алмый күзәтеп утырырга тиеш. Ә 12 мең сумга берөзлексез суга карап тору ай-һай кыендыр ул…

Дөрес, МЧС профилактик чараларны еш үткәрә үзе. Мәктәпләрдә ачык дәресләр дә уздыралар, җәйге лагерьларда ял итүче балалар белән дә очрашалар, балыкчылар белән дә профилактик әңгәмәләр оештыралар. Быел Татарстан сулыкларында 58 коткару посты булдырылган. Ләкин батып үлүчеләрнең яртысы гына ярамаган җирдә су коенганда баткан. Димәк, уйланырга җирлек бар. Суга батучыны коткару – батучының үз эше, диләр. Тик үз эше генәме икән соң…

Рөстәм Миңнехановка Рафис Хәбибуллинның хисабы ошамады. Дөресрәге, анда китерелгән саннар ошамады президентка. Саклык чараларын тагын да арттырырга кушты. «Әйе, кемдер салмыш килеш суга кергәндер, кемдер йөзә белмәгәндер. Тик 63 батып үлгән кеше – бу бик күп», – дип белдерде ул. Бәлки, мәктәп укучыларын йөзәргә өйрәтә башларгадыр, дигән фикерне дә әйтте. Аның «бәлки» дип әйткән сүзен кайбер район башлыклары күрсәтмә дип колакларына киртләп куйды инде. Димәк, бик тиздән физик культура дәресләрендә укучыларны бассейнга йөртә башлаулары да ихтимал.

Начар булмас иде. Әле тагын һәр районда санкцияләнгән (коткару посты булган, тиешле уңайлыклар тудырылган) комлык булса да начар булмас иде (парклар ясыйлар бит, нишләп әле су буйларын да рәткә китермәскә?!). Коткаручылар арттырылса һәм аларга тиешенчә хезмәт хакы түләнсә дә… Шушы чаралар күрелеп, киләсе елларда батып үлүчеләр кимесә, ничек әйбәт буласы.

Кыен хәлгә калганда тиз генә искә төшмәсәләр дә, берничә телефон номерын хәтердә калдырырга кирәк:

101 – янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар бердәм номеры;

102 – полиция;

103 – ашыгыч ярдәм;

112 – ашыгыч чакырулар хезмәте.

Болар – кесә телефоныннан шалтырата торган номерлар. Телефоныгыз тотмаса, хәтта сим-картагыз булмаса да, әлеге номерларга шалтыратып була.

Киноларда суга баткан кешене коткаралар да, ярга чыгаруга, аңа ясалма сулыш алдыра һәм күкрәк читлегенә массаж ясый башлыйлар. Бу дөрес түгел. Иң башта кешенең авыз эчен тикшерергә кирәк. Сулыш юлларына чирәм, ләм, чүп кермәгәнме. Соңыннан үпкәләреннән суны чыгарасың. Моның өчен аны, йөзтүбән каратып, үз тезеңә яткырырга кирәк. Аннан пульсын тикшерәсең. Йөрәк тибеше булмаганда гына күкрәк читлегенә басарга ярый. Кирәксә-кирәкмәсә массаж ясау йөрәк ритмын боза. Бу очракта кеше үләргә дә мөмкин. Бу эшләрне бик тиз башкарырга кирәк. Кешенең баш мие бары 7 минут кына кислородсыз тора ала. Аннан соң үлә

Казан комлыкларында 12 ел коткаручы булып эшләүче Максим Игнатов

БЕЛЕП ТОРЫЙК!

Суга бату берничә стадиядән тора:

  1. Бата башлаганын аңлаган кеше, суламаска тырышып, авыз-борынын томалый;
  2. Үпкәдәге һавасы беткәч, ул тирән итеп сулыш ала һәм су йота, нәтиҗәдә, тавыш ярыгы (голосовая щель) кыскара;
  3. Кеше аңын югалта;
  4. Спазмнар бетә;
  5. Су үпкәгә тула.

Дүртенче пунктка җиткәч, клиник үлем халәте башлана. Аның билгеләре: кешенең гәүдәсе суына һәм зәңгәрләнә, авызыннан күбек килә, сулыш алмый, йокы артерияләрендә пульс сизелми, күз алмалары хәрәкәтләнми, зурайган була. Бу стадиядә кешене коткарып калу мөмкин түгел диярлек.

Клиник үлемнең ничә минут дәвам итүе кешенең ничек итеп батуына һәм суның температурасына карый. Ләкин гадәттә 4-6 минуттан да артмый. Шуннан соң кеше чынлап торып үлә.

Үпкәгә кергән су бер килограмм гәүдә авырлыгына 22 мл күләмендә туры килсә, кешенең гомерен саклап калып булмый диярлек. Шуның хәтле су керсә, кешенең үзәк нерв системасы, ашказаны-эчәклек тракты, йөрәк-кан тамыры системасы, үпкәсенә зыян килә, кан составы үзгәрә, гемоглабины оксидлаша, бөер каналлары эштән чыга. Параллель рәвештә көзән җыера, йөрәк туктый. Ә берничә минуттан баш миендә үзгәрешләр башлана.

Кеше суга батканнан соң 5-10 минуттан үлә. Батканның беренче минутында 90 процент очракта кешенең гомерен саклап калып була. Ә 5 минут узганнан соң нибары 1-3 процент очракта гына коткарып калу мөмкин.

СТАТИСТИКА

Рәсми статистика буенча, суда батып үлү бөтен дөньядагы үлемнәр арасында өченче урынны алып тора. Дөнья буенча караганда, ел саен 400 меңгә якын кеше су корбаны була икән. Ә һәр көнне уртача 40 кеше батып үлә. Шуларның 7 проценты – балалар.

Батып үлүчеләр бөтен илдә булса да, аеруча күп очраклар Азия илләрендә теркәлгән. Шулай ук Африка илләрендә дә батып үлүчеләр бик күп икән. Германия яки Ирландия белән чагыштырганда, Африкада суда 10-15 тапкырга күбрәк кешенең гомере өзелә.

Соңгы 5 ел эчендә Русиядә 60 мең кеше батып үлгән, шуның 14 меңе – балалар. Ләкин бу рәсми саннар гына. Әлеге саннар Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хисабында китерелә. Бәйсез экспертлар бу рәсми саннарга бик ышанып бетмәскә куша. Чынлыкта, батып үлүчеләр бермә-бер күбрәк, ди алар. Чөнки МЧС статистикасына зур сулыкларда батып үлгән кешеләр генә кертелә, кечкенә күлдә, буада яки ишегалдындагы бассейнда батып үлгәннәр бу исемлектә булмаска да мөмкин. Ә бит андый очраклар да җитәрлек…

Чыганак: http://vawilon.ru

САННАР

  • Ел саен дөньяда 370-400 мең кеше батып үлә;
  • Батып үлүчеләрнең күпчелеге – 25 яшькә кадәргеләр;
  • Ир-атлар хатын-кызларга караганда ике тапкыр ешрак бата;
  • Батып үлүче балалар саны туберкулез яки кызамыктан үлүче балалар саныннан күбрәк;
  • 2017нче елда Русия сулыкларында 1,5 меңнән күбрәк фаҗига теркәлгән. 1,34 меңнән күбрәк кеше батып үлгән;
  • 2018нче елда Русиядә, суга бату очракларын киметү максатында, 7135 МЧС хезмәткәре, 2536 кечкенә сулыклар буенча дәүләт инспекциясе вәкиле, 2372 кораб һәм катер, 119 судно җәлеп ителгән.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии