Пластиксыз да яшәп була. Тик без моңа әзерме?

Пластиксыз да яшәп була. Тик без моңа әзерме?

Русиядә кабат эшкәртеп булмый һәм авыр җитештерелә торган пластикны закон нигезендә тыярга телиләр. Моңа төсле пластик, сок эчә торган саламнар, колак чистарта торган мамыклы таякчыклар һәм бер тапкыр кулланыла торган савыт-саба керә. Яңа закон проекты әзерләнүе хакында узган атнада IX Нева халыкара экология форумында вице-премьер Виктория Абрамченко белдерде.

Мондый сүзләр элегрәк тә йөри иде. Мәсәлән, Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы ике ел элек шундый проект башлангычы белән чыгып карады. Хәтта 2007нче елда ук полиэтилен пакеттан баш тартып, аның урынына кәгазьне куллана башлау тәкъдиме булган икән инде.

Бүген пластиксыз тормыш турында сөйләшү гаҗәп тоелмый. Дөньяда шактый илләр кабат эшкәртеп булмый торган пластиктан баш тартты, аларны алыштыру җаен тапты инде. Европа Союзы 2021нче елдан бер тапкыр кулланыла торган пластикны җитештерү һәм куллануны туктату турында карар кабул иткән иде. Шул ук илләрдә кечкенәдән үк сабыйларга чүпне сортларга аерырга өйрәтәләр, бу гадәткә кергән. Пластикны, кәгазьне, башка төр чүпләрне аерып җыя торган контейнерлар бездә дә бар ул, ләкин алар киң кулланылышка кереп китә алмый, экологик модага иярү кебек кенә кабул ителә әле. Яңа закон проекты да бездә бертавыштан алкышлап кабул ителмәс. Шул ук вакытта Русия хакимияте экология темасыннан читтә кала алмый. Мәсәлән, Көнбатыш, беренче чиратта АКШ белән дуслашу өчен яхшы мөмкинлек бу: Кушма Штатларның яңа президенты Джо Байден хакимияте «яшел тема»ны өстенлекле программаларының берсе дип игълан итте.

Виктория Абрамченко ТАССка, яңа закон 2030нчы елга илдә калдыкларны ике тапкырга киметергә мөмкинлек бирәчәк, дип белдергән. Пластик материалны киметү киләчәктә сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы калдыкларыннан эшләнгән икенчел чималны әйләнешкә кертеп җибәрү өчен әйбәт булачак, дигән. «Төсле пластик, таякчыклар, бер тапкыр кулланыла торган савыт-саба җитештерү бизнесы белән шөгыльләнүчеләр өчен норматив актларда тиешле ярдәм чаралары каралган булачак, пластикны тыюны гамәлгә ашыру өчен билгеле бер вакыт биреләчәк», – дип чиновникның сүзләрен китерә ТАСС. Вице-премьер шул рәвешле «бу закон кабул ителсә, бәяләр артмасмы соң?» дигән сорауга җавап биргән булып чыга. Закон проектын Думаның көзге сессиясенә кертергә ниятлиләр.

Федерация Советында яңа тыюларны тормышка ашыру өчен күчеш чоры кирәк булачак, ул кимендә бер елга сузылыр, дип белдергәннәр. Эре җитештерүчеләр килешүләрне берничә ел алга төзеп, чималны да күпләп алып куя. Әгәр аларга шартны «иртәгәдән пластик тыела» дип кискен итеп куйсаң, авызларын ачып калачаклар, банкротлыкка чыгарга мәҗбүр булачаклар. Шуңа күрә күчеш чоры бер ел гына түгел, күбрәк тә кирәк булмагае.

«Коммерсантъ» яңа закон полимерларны эшкәртү тармагына сугачак һәм товарларның кыйммәтләнүенә китерәчәк, дип яза. Мәсәлән, полимерлар җитештерү буенча иң эре компанияләрнең берсе – «Казаноргсинтез» белән сөйләшкәннәр. «Хәзерге вакытта тыю – иң нәтиҗәсез чара, чөнки пластикка алмаш җитештерү җайга салынмаган. Шул ук пластик саламчыклар турында әйтсәң, аларга алмашка кибетләрдә әле яңа гына металл һәм кәгазь саламчыклар күренә башлады. Күбесенчә алар чит илдә җитештерелгән һәм бәясе дә пластик төрдәгесеннән бермә-бер кыйммәтрәк. Шул ук вакытта экологик булулары да сорау тудыра: кәгазь һәм металл җитештерү дә әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясый бит», – дип белдергәннәр компаниядә.

Чынлап та, кәгазь яки металл саламчыклар, агачтан ясалган теш щеткалары, колак чистарткычлар, күп тапкыр кулланып була торган чүпрәк букчалар, хатын-кыз гигиена кирәк-яраклары сатуда күренә башлады. Ләкин аларның бәясе кыйммәтрәк. Ә бәлки, исәпләп карасаң, күп тапкыр кулланып булу сәбәпле, үз бәясен чыгара да торгандыр.

Шунысы бәхәссез: пластик чимал буларак арзан, шуңа күрә бизнес аны шулай яратып куллана да инде. Казанда кафе тотучы бер эшмәкәр белән сөйләштек (исемен күрсәтмәүне сорады). «Бизнес пластиктан баш тартуга әзер түгел әле. Бу һичшиксез бәяләр артуга китерәчәк. Мәсәлән, без узган ел пандемия сәбәпле кафены ача алмый утырганда, ризыкны өйгә китереп бирүне җайладык, шуның белән генә исән калдык дисәң дә була. Әлбәттә, ризыклар пластик савытка салына. Закон кабул ителсә, аны алыштырырга альтернатива юк бит. Кайнар ашларны кәгазь пакетка салып булмый. Пыяла – артык чыгымлы. Акча турында уйламыйбыз, беренче урында – табигатьнең чисталыгы, дисәк – ялган булачак. Бер бизнесмен да ихластан алай дип әйтмәячәк. Чөнки акча турында уйламаса, ул бизнесмен түгел, хәйрияче була», – диде ул.

Пластиксыз тормыш рәвеше алып баручы һәм моны популярлаштыручы блогер Ләйлә Лерон бу закон бер көндә генә тормышка аша торган түгел, ди. «Бу унар, егермешәр ел алдан уйланып куела торган нәрсә. Шуңа күрә хәзерге вакытта бөтен бизнесны бергә җыеп, бергәләп ниндидер яңа юллар эзләргә кирәк. Бизнес ризалык биреп, әйе, бер ун елдан бездә пластик кимиячәк, дип, ниндидер документларга кул куярга тиештер, дип уйлыйм. Тагын бер зур проблема: халыкның пластикларны аерырга кирәк икәнен белмәве. Ничә чүп чиләге куйсаң да, монда – пластик, монда – кәгазь, дип язсаң да, кеше теләсә нәрсә тутыра. Шунысына йөрәк әрни: син дөрес итеп җыясың пластикны, юасың, киптерәсең, дөрес контейнерга саласың, ә аннан соң бер кеше килә дә, контейнерга нәрсә салырга икәнен укып тормыйча, мәсәлән, ашап бетермәгән туңдырмасын ташлый да китә. Һәм ул туңдырма эреп, бөтен пластикка, кәгазьгә сыланып бетә. Ә чүпне сортларга аеру өчен ул чиста булырга тиеш. Әйтик, белмәгән кеше пластик җыя торган контейнерга фольга кисәге ташласа, чүпне кабат эшкәртүче аны инде алмый. Йөз тоннада бер генә дөрес булмаган чүп эләксә дә, бөтен партия бозылган дип санала һәм аны, әлбәттә, ташлаячаклар. Чүпне кая ташларга белмисез, бүлә алмыйсыз икән, «башка калдыклар» («прочие отходы») дигәнгә ташларга кирәк. Бөтен кеше бу проблеманы таныгач һәм чүпне дөрес итеп аерырга өйрәнгәч кенә, хәл итеп булачак аны. Халыкны өйрәтергә кирәк. Моның өчен йә мотивация, йә штраф системасы булырга тиеш. Штрафлар кирәк түгел, дип әйтергә теләр идем мин. Ләкин кеше төрле, кемдер штрафсыз аңламый. Кеше үз сәламәтлеге турында кайгыртмаганны, табигать, экология турында уйламый да инде», – дип сөйләде ул.

Аның әйтүенчә, пластиксыз да яшәп була. Моңа әкренләп кереп китәргә кирәк. Ләйлә Лерон, мәсәлән, вакыт-вакыт «пластик уразасы» тота, инстаграмдагы язылучыларын да шуңа өнди. «Бер атна яки бер ай пластиксыз тормыш игълан итәбез. Башта бик авыр булып тоела ул. Кибеткә керәсең – бернәрсә дә алып булмый кебек, чөнки барысы да пластик савытта яки капларда. Ләкин соңыннан альтернативалар табыла башлый. Минемчә, бу бик яхшы практика. Үзегезгә дә пластиксыз яшәргә булыша, планетага да ярдәм итә», – ди Ләйлә.

БЕЛЕП ТОРЫЙК!

Пластик-пластик дип сөйләшәбез, ләкин чынлыкта ул берничә төргә бүленә. Маркировкаларын белсәң, аның нинди төргә караганын, эшкәртеләме-юкмы икәнен белеп була.

  1. PET яки PETE– полиэтилентерефталат (ПЭТ яки ПЭТФ). Бу тамга пластик шешәләргә куела. Гомумән, бу – дөньяда иң еш кулланыла торган пластмасса төре. Алар бер тапкыр гына куллану өчен каралган. Сыеклыкка зарарлы матдәләр бүлеп чыгара дип санала, шуңа күрә икенче кабат кулланырга киңәш ителми.
  2. HDPE– югары тыгызлыктагы түбән басымлы полиэтилен (ПНД). Бу төр пластик зарарлы матдәләр бүлеп чыгармый диярлек, шуңа күрә белгечләр, сайлау мөмкинлеге булганда, шушы тамга куелган әйберләрне алырга киңәш итә. Әлеге материал чистарта торган сыеклыклар, сөт шешәләре, уенчыклар ясау өчен кулланыла.
  3. PVC– поливинилхлорид (ПВХ). Бу йомшак, сыгылмалы пластик кимендә ике куркыныч химикат бүлеп чыгара, икесе дә гормоннар өчен зарарлы. Аны үсемлек мае шешәләре һәм балалар уенчыгы каплары ясау өчен кулланалар. Дару һәм күпчелек косметика әйберләре каплары, пластик торбалар һәм сантехника кирәк-ярагы, тәрәзә рамнары, су шлангы да шушы төр пластиктан ясала. Бу төр пластик КАБАТ ЭШКӘРТЕЛМИ.
  4. LDPE– түбән тыгызлыктагы югары басымлы полиэтилен (ПВД). Кайбер шешәләр, пластик пакетлар шушы материалдан ясала. Суга химик матдәләр бүлеп чыгармый, ә менә ризыкны саклау өчен кулланырга киңәш ителми.
  5. PP– полипропилен (ПП). Ак яки ярым үтәкүренмәле пластик. Йогырт савытларын, шешә капкачларын шуннан ясыйлар. Ул җылытканда да эреми. Чагыштырмача зыянсыз санала.
  6. PS– полистирол (ПС). Каһвә стаканнары һәм тиз туклану ризыклары савытларын, пенопласт ясау өчен кулланыла. Җылытканда зарарлы матдәләр бүлеп чыгара. Полистирол – кыйммәт түгел, җиңел һәм чагыштырмача чыдам пластик, ләкин аны кайнар ризыклар һәм эчемлекләр саклау өчен кулланырга ярамый.
  7. OTHER яки О– башкалар. Санап кителгән маркировкаларга туры килмәгән пластиклар шушы төркемгә карый.

4, 5, 6 һәм 7нче төр пластикларны бөтен кабул итү пунктларында да тапшырып булмый һәм аларны кабат эшкәртү һәрвакытта да мөмкин түгел.

ЧИТ ИЛЛӘРДӘ

* БМО мәгълүматына караганда, Дөнья океанына ел саен 8 миллион тоннага якын пластик ташлана. Шушы темплар белән барсак, 2050нче елга океанда балыкка караганда пластик күбрәк булачак, дип кисәтә экологлар.

* Сан-Франциско аэропорты, АКШта беренчеләрдән булып, пластик шешәләрдә су сатуны тыйган. Шундый ук тәкъдим белән Һиндстан аэропорты да чыккан булган.

* 2019нчы елда Бөекбританиядә уза һәм йөзәр меңләгән кешене җыя торган «Glastonbury» фестивалендә пластик шешәдә су сату һәм үзең белән алып керү тыелган. Соңыннан җыелган халыкка рәхмәт белдергәннәр, шушы акция аркасында бер миллионнан артык пластик шешә чүпкә ташланмый калды, дип санап та чыгарганнар.

* Швейцариядә чүпне аермыйча, бер күчкә өйгәнеңне күрсәләр, 10 мең франк (якынча 819910 сум) штраф яный. Чүп контейнерларын карап, тикшереп йөрүче махсус инспекторлар бар.

* Уртача статистик русияле елына 181 пластик пакет, ә, мәсәлән, ирландияле 18 пакет кына тота икән.

* 2019нчы елга булган мәгълүматка караганда, дөньяның 35 илендә (кайберләрендә аерым штат яки шәһәрләрдә генә) полиэтилен пакеттан закон нигезендә баш тартканнар. Мәсәлән, Грузиядә 2019нчы елның 1нче апреленнән мондый пакетларны җитештерү дә, сату да тыела. Беренче тапкыр тотылганнарга – кисәтү, икенче тапкырдан штраф безнең акча белән 12 мең сумнан башлана. Италиядә инде 2011нче елдан бирле полиэтилен урынына биологик таркала торган пакетлар файдаланыла. Көнчыгыш Африкада урнашкан Кения – пластикка иң катгый мөнәсәбәттә булган дәүләтләрнең берсе. Анда таркалмый торган полиэтилен пакет җитештергән, саткан яки кулланган өчен штраф кына түгел, дүрт елга кадәр төрмә җәзасы да каралган. Шулай ук Германия, Франция, Үзбәкстан, Латвия, Кытай, АКШ һәм Һиндстанның аерым штатлары, Марокко, Танзания, Шри-Ланка, Чили, Бөекбритания, Дания, Яңа Зеландия, Занзибар, Финляндия, Австралия, Бельгия, Сингапур, Бангладеш, Руанда, Камерун, Мали, Уганда, Мавритания, Эфиопиядә полиэтилен пакет җитештерү һәм куллануга тыюлар бар.

(Төрле чыганаклардан алынды)

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии