Полициядән саклый торган орган кирәк

Полициядән саклый торган орган кирәк

Мәскәү өлкәсенең Орехово-Зуево шәһәрендә өч кеше бер ир-атны кыйнаган. Каты кыйнаганнар – табиблар ирнең гомерен саклап кала алмаган, ул больницада вафат булган. Инде хәзер төп геройларны исемләп атыйк. Кыйналган һәм алган җәрәхәтләреннән тернәкләнә алмыйча вафат булган ир – 46 яшьлек Сулли Юнусилау. Ә кыйнаучылар – полиция хезмәткәрләре.

Тәртип сакчыларының, үз рольләрен үзгәртеп, тәртип бозучыга әйләнү очраклары турында ишетеп торабыз. Шулай булса да, «бу инде гадәти күренешкә әйләнде» дияргә тел әйләнми…

ПОЛИЦИЯ САКЛАУЧЫМЫ, КЫЙНАУЧЫМЫ?

Орехово-Зуеводагы әлеге вакыйга 11нче апрель көнне үк була. Кем белә, бу хакта бәлки ишетми дә калган булыр идек, үзара гына хәл итеп, йомып куярлар иде. Ләкин кыйнап үтергән кеше гади кеше генә булып чыкмаган. Анысы турында – соңрак, хәзер вакыйганың ничек булганын аңлатып китик.

46 яшьлек Сулли Юнусилау дусты белән сөйләшеп торган. Катырак кычкырып сөйләшкәннәрдерме, әллә йөз-кыяфәте ошамагандырмы (славян кыяфәтле түгел бит) – шул тирәдә бөтерелгән өч яшь кенә полиция хезмәткәренең Суллига «күзе төшкән» бит. Дусты китеп баргач, моның янына барганнар һәм кимсетә башлаганнар. «Иргә «понаехали тут», «ну и рожа у тебя» кебек сүзләр әйттеләр. Аннары берсе берничә тапкыр сукты. Сулли асфальтка егылды, ләкин торып, якындагы аптекага йөгереп кереп китте. Ләкин полиция вәкилләре дә аның артыннан керде, ирне өстерәп алып чыгып, кыйнауларын дәвам иттеләр», – дип сөйләгән «Комсомолькая правда» газетасына шул хәлләрне күреп торган Александр Волков.

Башта интернетта икенче төрлерәк хәбәрләр күренгән иде. Имеш, Сулли Юнусилау тәртип бозган, ә полиция вәкиле аны туктатмакчы булган, тегесе тоткарлаганда каршылык күрсәткәч, боларга аны тынычландырырга туры килгән. Шулхәтле шәпләп тынычландырганнар ки, ир алган җәрәхәтләреннән җан-тәслим кылган. Ә полицейскилар качканнар. Сулли Юнусилауның тәртип бозуы турындагы хәбәрне кем тараткан булгандыр – аны бер генә шаһит тә расламаган.

Полиция хезмәткәренең берсе берничә тапкыр сукканнан соң, Сулли Юнусилау якындагы аптекага йөгереп керә. «Зинһар ярдәм итегез, полиция чакыртыгыз, мине кыйныйлар», – дип ялвара ул фельдшер кызга. Үзен дөмбәсләүчеләрнең инде полиция хезмәткәрләре икәнен аңламый (алар штат киеменнән булган), коткару өчен полиция чакыртырга куша. Хәер, кыйнаучыларның кем икәнен аңласа да, кемгә мөрәҗәгать итсен соң? «Безнең милиция безне саклый» дигән кагыйдә канга сеңдерелгән халык бит без. Ә менә шул безне сакларга тиешле полициянең үзеннән сакланырга кирәк булганда кая, кемгә мөрәҗәгать итәргә? Халыкны аңа әзерләмиләр. Юкса, әзерли, өйрәтә башларга вакыт җиткәндер инде…

Аптекада эшләүче кыз, әлбәттә инде, полиция чакыртмый. Сулли Юнусилау артыннан йөгереп керүчеләр «без үзебез полиция» дип, аны туктата. Һәм ирне урамга өстерәп алып чыгып, кыйнауларын дәвам итәләр. Гомумән, берәү дә полиция чакыртмый. Юкса сугышуны унлап кеше күреп торган. Шүрләүме бу, битарафлыкмы… Әллә полиция кыйнаса, үтергәнче типкәләсә дә ярый, дип караумы.

ГАДИ КЕШЕ БУЛМАГАН

Язма башында «вафат булган Сулли Юнусилау гади кеше генә булмаган» дигән идек. Катнаш көрәш төрләре буенча ике тапкыр чемпион Магомед Юнусилауның әтисе булган ул. Кем белә, танылган кешенең әтисе булып чыкмаса, бу хәл бөтен илгә таралыр иде микән? Вакыйга таралды (гәрчә федераль матбугат чаралары бу турыда бик язмаса да. – Авт.). Хәзер инде гаеплеләр тиешле җәзасын алсын иде, дип телисе генә кала.

Җәза дигәннән, Дмитрий Блинов, Павел Попов һәм Олег Шишкановка карата Җинаять Кодексының 2 маддәсе – «вазифаи вәкаләтләрне арттыру» һәм «кешенең сәламәтлегенә аңлы рәвештә җитди зыян салу, шул рәвешле аның үлеменә китерү» маддәләре буенча җинаять эше кузгатылган. Бу маддәләр буенча 15 елга кадәр иректән мәхрүм итү яный. Тикшерү өчесен дә сак астына алуны сораса да, суд бер полицейскины гына сак астына алу турында карар кабул иткән, калган икесе – өй сагында.

«Орехово-Зуево шәһәрендә 1973нче елгы ир-атка каты тән җәрәхәтләре ясауда шикләнелгән өч полиция хезмәткәре тоткарланды. Хәзерге вакытта алар вазифаларыннан читләштерелде» – монысы рәсми сүзләр, Мәскәү өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат үзәге биргән аңлатма. «Вазифаларыннан читләштерелде» дип тынычландыра матбугат хезмәте. Мондый җинаять кылган полиция хезмәткәренең эш урынында кала алмавы көн кебек ачык булырга тиеш югыйсә, юк, безнең илдә анысы да ачык түгел. Анысын да ачыкларга кирәк. Бездә шушындый хәлләрдән соң да җәзасыз калган яки, җәзасын алганнан соң, кабат шул эшенә керешкән мисаллар да җитәрлек бит.

Әлегә тикшерү эше дәвам итә. Мәскәү өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат үзәге юллаган рәсми хәбәрдә тагын бер җөмлә бар: «Бу хезмәткәрләрнең турыдан-туры җитәкчелеге дә дисциплинар җаваплылыкка тартылачак». Вакыйгаларны күзәтеп барыйк, нәрсә булып бетәр…

ТӨРМӘДӘ ДӘ ҖӘЗАЛЫЙЛАР

Иректә генә түгел, рәшәткә артында да полиция йодрыгы төшүе ихтимал. Татарстан төрмәләрендә тәртип сакчылары тарафыннан җәзаланучы тоткыннар артуы турында язган идек инде. Әле соңгы арада гына да берничә татарстанлы үзләрен җәзалаулары турында шикаятьләр язып, Президент Владимир Путинга юллаган.

Полиция бүлекләрендәге башбаштаклыкны мисал итеп китерергә әлеге дә баягы «Дальний» вакыйгасы бар инде. 2012нче елның мартында Казанның «Дальний» полиция бүлегендә тоткын Сергей Назаровны шампан шешәсе белән көчләп үтерделәр. Җинаятьне кылган 8 оперативникка 2 елдан алып, 15 елга кадәр төрмә җәзасы бирелгән иде (дөрес, 2015нче елда Татарстанның Югары суды аларның утыру вакытын шактыйга киметте). «Дальний» бүлеген чистарттылар, ләкин системаны ук чистарта алмадылар. Шуңа хәзер яңадан-яңа «дальний»лар барлыкка килеп тора.

Әнә күптән түгел интернетта Ярославльнең 1нче колониясендә җәзалау турында видео таралган иде. Ун минутлык видеодан күренгәнчә (видеорегистраторга төшерелгән), хокук сакчылары Евгений Макаров исемле тоткынны кыйныйлар, өстенә су сибәләр. Макаров һәм тагын берничә тоткын аңарчы да үзләрен җәзалаулары турында зарланган була инде, ләкин аларның сүзен тыңлаучы булмый. Ә менә видео чыккач, матбугат чаралары шаулаша башлады. Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте (ФСИН) һәм Тикшерү комитеты тикшерүләр башларга мәҗбүр булды. Колониянең 17 хезмәткәре эштән читләштерелде, диелде. Күпмегәдер тагын…

Җәзалауларга каршы Комитетның тикшерү бүлеге җитәкчесе Сергей Бабинец бер интервьюсында: «Идел буе федераль округы тоткыннарыннан төрмәдә җәзаланулары турында елына 150ләп мөрәҗәгать кабул итәбез. 2000-2005нче елларда ничек җәзалаган булсалар, 2018дә дә шулай җәзалыйлар – зарланучы тоткыннар саны кимеми. Төбәкләр буенча бүлеп караганда, иң күп зарлар Түбән Новгород, Оренбург өлкәләреннән, Башкортстан Республикасыннан килә. Мари Илендә җәзалаулардан зарланучылар азрак. Ә менә Татарстан төрмәләрендә җәзалау ничек булса, хәзер дә шулай ук. Шул ук «Дальний»да җәзалаулар дәвам итә, хәзер инде яңа кешеләр җәзалый. Элекке кадрларны яңалары алыштырды бит», – дип сөйләгән иде. Бәлки, безгә полициядән саклый торган орган барлыкка китерергә вакыт җиткәндер инде. Дөрес, тәртип сакчыларының законсыз гамәлләрен прокуратурага да, Тикшерү комитетына да шикаять итәргә була үзе. Ләкин нәкъ менә полициядән саклау белән генә шөгыльләнә торган орган кирәк. 01, 02, 03, 04 кебек ашыгыч хезмәт рәвешендә чакырып була торган орган – сине кыйнап үтергәнче килеп коткарырлык булсын. Ул органга эшсез утырырга туры килмәс иде…

– Генпрокуратура «тәртип саклаучылар фәлән кадәр җинаять кылган» дип хисап бирә. Ләкин ул саннар чынбарлыктагы картинаны дөрес итеп чагылдырмый. Җинаять кылган полиция хезмәткәрен еш кына үткән дата белән эштән җибәреп куялар һәм тикшерү барышында алар полиция хезмәткәре түгел, гади гражданин булып санала. Тәртип саклаучылар кылган җинаятьләр саны рәсми саннардан бермә-бер күбрәк.

ДәүДума депутаты Александр ХИНШТЕЙН

– Тәртип саклаучылар кылган җинаятьләрнең рәсми саны миндә шик тудыра. «Йомылып» калган җинаятьләр җитәрлек. Әйтик, миңа тәртип саклау органы хезмәткәрләренең җинаятен 45 елдан артык яшереп яту факты белән дә очрашырга туры килгәне бар.

Адвокат, Генпрокуратураның элеккеге тикшерүчесе Владимир КАЛИНИЧЕНКО

БЕЛЕП ТОРЫЙК!

Полиция хезмәткәре кыйнаса нишләргә?

  1. Сезне кыйнаган полиция хезмәткәренең исемен, йөзен истә калдырырга тырышыгыз. Әгәр таныклыгын күрсәтмәгән икән – йөзен истә калдырыгыз, башка мәгълүматларны әйтсә, шулай ук хәтергә сеңдереп куегыз. Язып куйсагыз тагын да яхшырак.
  2. Кыйналу фактын документлаштырыгыз. Якындагы больницага барып, яраларыгызны күрсәтегез, табибка хәлне аңлатыгыз. Җәрәхәтнең нинди дәрәҗәдә булуын һәм якынча сәгать ничәдә ясалуын күрсәткән медицина белешмәсенең судта кирәге чыгачак. Больницага баруны озакка сузмаска кирәк.
  3. Шаһитларны барлагыз, дәлилләр җыегыз. Кыйналуны күргән кеше бармы, бәлки фото яки видеога төшереп торганнардыр, бәлки, якын-тирәдә видеокамера булгандыр – барысын да барлагыз. Әгәр мөмкинлек булса, телефонда диктофон яки видеокамераны кабызыгыз.
  4. Тикшерү комитетына шикаять итегез – көч структурасында эшләүчеләр кылган җинаятьләрне тикшерү белән алар шөгыльләнә. Гаризаны калдыргач, сезгә талон бирергә тиешләр, аның ярдәмендә тикшерүнең нинди этапта булуын күзәтеп бара алачаксыз. Шулай ук прокуратурага да шикаять итәргә кирәк. Ике органга да биргән очракта, җинаять эше кузгату ихтималлыгы зуррак.

СТАТИСТИКА

2018нче ел азагында Русия Генераль прокуратурасы тәртип саклау органнарында эшләүчеләр кылган җинаятьләр турында хисап тоткан иде. Бу – 2017нче ел саннары.

2017нче елда илдә кылынган барлык җинаятьләрнең 1,07 проценты тәртип саклау органы хезмәткәрләренеке. Әйтик, 2017нче елда барлыгы 1 млн 117 мең җинаять ачыкланган, шуның 12 меңен тәртип саклаучылар үзләре кылган. Ачыкланып бетмәгән җинаятьләр күпмедер тагын – Генпрокуратураның рәсми вәкиле Александр Куренной хисабында анысы әйтелми.

Ләкин «җинаять» дигәндә кеше кыйнау яки үтерүне генә күз алдына китерергә ярамый. Тәртип саклау органнарында эшләүчеләр кылган җинаятьләрнең күпчелеге коррупция белән бәйле, диелә. Ә нәкь менә сәламәтлеккә зыян салу һәм үтерү кебек җинаятьләрне барласак, 2017нче елда көч структураларында эшләүчеләр кылган 78 аңлы рәвештә сәламәтлеккә зыян салу һәм 32 үтерү очрагы ачыкланган. 32 үтерү очрагының 12се Төньяк Осетиягә туры килә, диелә.

2018нче ел саннары әлегә билгеле түгел. Бер рәсми мәгълүмат кына таптык: 2018нче елның беренче яртысында, 2017нче елның шул вакыты белән чагыштырганда, Росгвардия хезмәткәрләре кылган җинаятьләр 583 процентка арткан.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии