Ана капиталы белән генә «чокыр»дан чыгып булмый

Ана капиталы белән генә «чокыр»дан чыгып булмый

Русиядә 2019нчы елда кабул ителгән «Демография» илкүләм проекты бар. Ул 2024нче елга кадәр каралган, гамәлгә ашыру өчен 3,5 триллион сумнан күбрәк акча бүлеп бирелгән. Тик статистикага карасаң, безнең ил әле һаман да 90нчы елларда барлыкка килгән демография чоңгылыннан чыга алмый.

Проблеманы хәл итү өчен төрле юллар тәкъдим итеп карыйлар. Ана капиталы программасы туктатылырга тиеш иде – озайттылар, суммасын да арттырдылар, хәзер ул акчаны коммуналь түләүләргә тотарга рөхсәт итүне сорыйлар әнә. Балаларга түләнә торган бердәм пособие булдырдылар. Рухи традицион кыйммәтләрне яклау һәм саклау турында махсус карар кабул ителде, анда «ныклы гаилә» турында аерым язылды, бу юнәлештә законнарның үтәлешен тикшерү белән шөгыльләнәчәк эшче төркем төзелде. Кияүдәге хатыннарга абортларны тыю, санга сукмаганнарга – җинаять җәзасы бирү, шул рәвешле демографик проблемадан котылу мәсьәләсе дә кузгатылды. Чокыр күпләрне борчый... Дөрес, «Демография» илкүләм проектының максаты – балалар санын арттыру гына түгел, сәламәт гомер озынлыгын 67 яшькә җиткерү, пенсия яшендәгеләрнең үлем очракларын киметү дә. Ләкин ил күләмендә җәелдерелгән активлыкка карасаң, без чокырдан яңа туган сабыйлар хисабына гына чыкмакчы булабыз.

Узган атнада Татарстан Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе коллегиясе узды. Иң элек шуннан берничә мәгълүмат китерик. Идарә башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина хисабыннан күренгәнчә, Татарстан – яңа туган балалар саны буенча Идел буе федераль округында беренче урында. Бу күрсәткеч мең кешегә ничә сабый туу очрагы туры килүеннән чыгып исәпләнә. Татарстанда узган елда мең кешегә 9,5 бала туу очрагы теркәлгән. Русия буенча бу күрсәткеч 9,1гә тигез. Пермь краенда коэффициент – 9,2, Башкортстанда – 9,1. Идел буе федераль округында иң хөрти хәл – Мордовиядә (6,1). Үлем турында да әйтеп китик. Бу яктан да без – беренче. Татарстанда Идел буе федераль округында иң аз үлем очрагы теркәлгән: һаман да шул мең кешегә 11,5 үлем туры килгән. Бу – 2021нче ел белән чагыштырганда 25,8 процентка кимрәк.

Татарстанда кызлар уртача алганда 28 яшьтә кияүгә чыга, 29да беренче баласын алып кайта. Шунысы кызык: гомумән Русия буенча караганда, бу саннар киресенчә – уртача 28 яшьтә бала табалар, аннары гына, 29 яшьтә кияүгә чыгалар. Республикага «Көнбатышның җимергеч йогынтысы» бик кагылмаган, баланы никахлы гаиләдә алып кайтуга өстенлек бирелә икән, дип нәтиҗә ясасак була.

Ана капиталы – бала табу очракларын арттырыр өчен нәтиҗәле ярдәм чарасы, дип әйтергә яраталар хисап тотучылар. Сүз дә юк, дәүләттән бирелгән ул акча ярап куя. Әле 1нче февральдән аның суммасы да арта: беренче балага – 587 мең (62 500 сумга күбрәк), икенче балага 775 600 (82 500 сумга күбрәк) сум күләмендә ана капиталы каралган. Шулай да күп итеп бала таба башлар өчен бу гына җитми. Шул ук ЗАГС идарәсе коллегиясендә әйтелгән мәгълүматка караганда, бала алып кайтырга ашыкмаучыларның 22 проценты моны тиешле инфраструктура булмавына сылтап калдырган. Һәм Русия күләмендә уздырылган сораштыру нәтиҗәләре дә шуны раслый. Балалар бакчаларында урыннар җитми, бала тууга ук чиратка басып куярга туры килә, әле анда да син планлаган вакытка урын тәтемәскә мөмкин. «Бакчага чиратыгыз килеп җитте, дип хәбәр иттеләр, ә улым кичә армиягә китте», – дигән мәзәк юктан гына тумаган инде. Татарстанда иң мөшкел хәл – Лаеш (бакчаларда 40 процент урын җитми) һәм Питрәч районнарында (60 процент җитми).

Ана капиталын үзең теләгәнчә тотып булса икән әле ул. Ничек кулланып булуы җентекләп язылган. Сертификат акчасын торак сатып алуга тотсаң, балигъ булмаган балага ул торактан мәҗбүри өлеш бүлеп бирергә тиешсең. Бик кечкенә өлеш ул, әйтик, фатирның 20дән 1 өлеше булырга мөмкин. Тик шул кечкенә «кисәк» кайвакыт зур проблемалар тудыра. Мәсәлән, фатирны сатарга уйласаң. Шуңа да депутатлар бу «мәҗбүри өлеш»не гамәлдән чыгаруны сорап, Дәүләт Думасына закон проекты әзерләгән. Аның авторларының берсе, Думаның Дәүләт төзелеше һәм ЖКХ буенча комитеты рәисе урынбасары Светлана Разворотнева матбугатка аңлатканча, ата-ана баласына яхшылык кына тели, шуңа да торактан мәҗбүри өлеш бүлеп бирдерүнең кирәге юк. Ана капиталына алынган кечерәк фатирны сатып, зурракны алырга уйлаганда, гаилә бик күп акчасын югалта – ул акча балага күчми бит. Җитмәсә, документлар белән йөреп, күпме нервы туза. Статистика күрсәткәнчә, Татарстанда ана капиталына ия булган гаиләләрнең 86 проценты акчаны яшәү шартларын яхшыртуга тоткан.

Ә ДәүДума Мәгариф комитеты рәисенең беренче урынбасары Яна Лантратова ана капиталын ат бәясе кадәр килә башлаган коммуналь түләүләрне каплауга тотарга тәкъдим иткән. «Кайбер мәгълүматлар буенча, коммуналь түләүләргә елына 100 мең сумга кадәр акча тотучы гаиләләр бар. Гаиләләрне ана капиталы ярдәмендә берничә елга булса да түләүдән азат итсәк, янга калган акчаны баланы түгәрәккә йөртүгә, аңа кием-салым, уенчык, памперс алуга тота алырлар иде», – дип белдергән ул «Известия» газетасына.

Демографик проблеманы акчасыз гына да хәл итәргә тырышучылар бар. Кызыктырып булмаса, куркытып була бит. Гаилә, аналарны һәм балаларны яклау мәсьәләләре буенча патриарх комиссиясе рәисе Федор Лукьянов кияүдәге хатыннарга ирләре рөхсәтеннән башка аборт ясатуны тыярга тәкъдим иткән. Законсыз рәвештә йөклелекне өзгән, шулай ук аборт ясатуны рекламалаган өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы кертергә кирәк, дигән. Тик тәкъдим хуплау тапмаган. ДәүДуманың Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре буенча комитеты рәисе Нина Останина «Москва» агентлыгына: «Йөклелекне өзү карарын һәрвакыт очраклы рәвештә балага узган җилбәзәк кыз гына кабул итми. Күпчелек очракта бу – инде балалары булган гаиләнең карары. Алар тагын бер баланы күтәрә алмаячакларын аңлап, шундый җаваплы адымга бара. Дәүләт яшь гаиләгә «йөклелекне өзмәскә» дигән таләпне бер генә очракта куя ала – әгәр гаиләне яклый алса гына. Ә яклау ул – социаль торак, эш һәм җитәрлек хезмәт хакы белән тәэмин итү», – дип белдергән. Әлегә бездә хәтта «өлеш» мәсьәләсен хәл итә алмыйлар...

 

Татарстан Фәннәр Академиясенең гаилә һәм демография үзәге республикада 1-3 яшьлек балаларның саны ничек үзгәрәсен фаразлаган. Үзәк директоры, социология фәннәре докторы Чулпан Илдарханова коллегиядә белдергәнчә, 2022нче елның 1нче гыйнварына Татарстанда 1-3 яшьлек 130 мең бала исәпләнгән. 2035нче елга аларның саны 24 процентка кимер һәм 99 мең калыр дип көтелә. Аннан соң «Путин балалары»ның, ягъни финанс ярдәме чарасы буларак ана капиталы кертелгәч туган балаларның гаилә корыр, үзләре дә бала алып кайтыр вакыты җитә. Алар демографик хәлне бераз яхшыртыр дип фаразлана. 2045нче елга 1-3 яшьлек балалар саны 114 меңгә җитәргә тиеш, шулай да бу 2022нче ел белән чагыштырганда барыбер азрак. Ә инде 2058нче елга әлеге күрсәткеч 91 меңгә калачак, дип исәпләп чыгарганнар үзәк белгечләре. Бу – 2022нче ел белән чагыштырганда 30 процентка кимрәк.

 

САННАР

– 2022нче елда Казанда 18 704 бала дөньяга килгән, бу – 2021нче елгы күрсәткечкә караганда 8,8 процентка кимрәк (ул елны 20 501 бала туган булган). Бу мәгълүматны атна башында эшлекле дүшәмбедә Казан ЗАГС идарәсе җитәкчесе Римма Миңнуллина җиткерде. Чагыштыру өчен: былтыр Уфада – 12,7, Түбән Новгородта – 11,6, Самарада – 11,5, Пермьдә 11,1 мең бала аваз салган. Башкалада иң популяр исемнәр – Әмир, Кәрим, Марк, Әминә, Ясминә, София. Иң сирәк исемнәрне дә атадылар. Улларына – Айвенго, Акбарс, Гектор, ә кызларына Настасья, Тимерлана һәм Фина дип кушучылар табылган.

– Узган ел Казанда малайлар кызларга караганда 686га күбрәк туган.

– Яңа туган сабыйларның 43 проценты, ягъни 8086сы – беренче, 35 проценты – икенче, 22 проценты – өченче һәм аннан соңгы балалар.

– 279 гаиләдә – игезәкләр, ә дүрт гаиләдә өчәр игезәк дөньяга килгән.

– Үлем саннары буенча ковидка кадәрге чор күрсәткечләренә кайтканбыз. 2022нче елда Казанда 13 912 үлем очрагы теркәлгән, бу – 2021нче ел белән чагыштырганда 25 процентка кимрәк.

– Вафат булучыларның 48 проценты – ирләр, 52 проценты – хатын-кызлар.

– Туучылар үлүчеләргә караганда 26 процентка күбрәк теркәлгән. Бу – уңай күрсәткеч, дип билгеләп үтте Римма Миңнуллина. Чагыштыру өчен: Мәскәүдә әлеге сан – 4кә, Санкт-Петербургта 20 процентка тигез.

– 2022нче елда Казанда 12 668 никах теркәлгән, бу – 2021нче ел белән чагыштырганда 9,5 процентка күбрәк.

– Ә аерылышулар 1 процентка кимегән: 2022нче елда 5 285 гаилә таркалган. Аерылышуларның 74 проценты суд аша хәл ителгән.

– Озак еллар гаилә булып яшәүче парлар күбәйгән. Мәсәлән, 2022нче елда Казанда биш пар никахларына 70 ел тулуны билгеләп үткән. Бу сан тагын да зуррак була алыр иде, тик 2023нче елның 1нче гыйнварыннан башкалада парларны Казанда язылышканмы, юкмы дип бүлеп карый торган яңа карар үз көченә керде (бу хакта тулырак «Алло, «Безнең гәҗит»ме?» сәхифәсендә яздык. – Ф.М.).

– Гомумән алганда, 2022нче елда 1140 парга, юбилейлары белән котлап, акчалата бүләк тапшырылган. 987 пар – алтын (50 ел бергә яшәү), 148 пар бриллиант туйларын (60 ел) билгеләп үткән.

 

ШУШЫ ТЕМАГА

Дәүләт Думасында Русиядә рухи традицион кыйммәтләрне саклау буенча эшче төркем булдырулары турында хәбәрне газетабызда биргән идек инде. Төркемне вице-спикер, бала хокуклары буенча элеккеге вәкаләтле вәкил Анна Кузнецова җитәкләячәк. Нигезләмәдә әйтелгәнчә, төркем ДәүДумага кертелгән закон проектларына эксперт бәяләмәсе бирәчәк, алар президентның традицион кыйммәтләр турындагы указына каршы килмиме дип тикшереп торачак, үзе дә тәкъдимнәр әзерли торган булачак. Эшче төркемгә Думадагы биш партиядән 22 депутат кергән. Утырышлар ачык булачак, аларга башкарма орган вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре дә чакырылачак, ди. Мәдәният, мәгариф, балачакны саклау мәсьәләләре белән шөгыльләнү өчен шушы ук эшче төркем эчендә аерым бүлекчәләр дә оешуы ихтимал.

«Төп проблема – Русиядә ел саен кеше саны кими. Үлеп бетеп барабыз. Ана капиталы кебек ярдәм әйбәт, тик ул гына җитми. Ул хатын-кызлар бала тапсын өчен уйлап чыгарылган нәрсә иде, ә хәзер күп бала табу бурычы тора. Кеше санын арттыру өчен, һәр гаиләдә дүртешәр бала булырга тиеш. Шул ук вакытта хатын-кыз карьера да төзи алсын. Менә Анна Каренина мисалы (язучы Лев Толстой әсәре персонажы. – ред.). 30 яшендә аның мәктәптә укучы малае булган, тик хатынның гомере начар тәмамланган. Хәзерге заман хатын-кызлары кебек аның да карьера төзү мөмкинлеге булса, хикәят бөтенләй башка борылыш алыр иде», – дип сөйләгән эшче төркем вәкиле депутат Дмитрий Гусев «Ведомости» газетасына.

Билгеле булганча, 2022нче елның 9нчы ноябрендә Владимир Путин Русиянең рухи-әхлакый традицион кыйммәтләрен саклау һәм ныгыту буенча геосәясәт нигезләрен гамәлгә кую турында указны имзалады. Документта беренче тапкыр традицион кыйммәтләрнең нәрсә икәне дә аңлатылды. Алар – кеше гомере, абруй, кеше хокукы һәм иреге, ватанпәрвәрлек, гражданлык хисе, Ватанга хезмәт итү һәм аның язмышы өчен җаваплылык, югары әхлакый идеаллар, нык гаилә, иҗади хезмәт, рухи нәрсәләрнең матдиләреннән өстенрәк булуы, тарихи хәтер, буыннар алмашы, шулай ук Русия халыкларының бердәмлеге.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии