Безнең урын – Африка янәшәсендә

Безнең урын – Африка янәшәсендә

«Transparency International»* халыкара оешмасы узган 2021нче ел өчен коррупцияне тою индексы чыгарды. Русия тагын берничә урынга артка тәгәрәгән.

Коррупцияне тою индексы (инглизчә кыскартылмада – CPI) – «Transparency International»* 1995нче елдан башлап ел да төзи торган күрсәткеч, ул аналитиклар һәм эшмәкәрләр теге яки бу илдә коррупция дәрәҗәсен ничек бәяләүләренә карап чыгарыла. Соңгы елларда 100 баллы шкала буенча исәпләнә: 0 балл – максималь коррупцияне, ә 100 балл илдә коррупциянең бөтенләй булмавын аңлата, ягъни баллар күбрәк булган саен яхшырак. Әлеге индексны тәнкыйтьләүчеләр дә җитәрлек, ул фараз рәвешендә генә, коррупциянең күләмен тәгаен ачыклап булмый, диләр. Әмма кулда булганы белән эш итәбез инде: бүгенгә бу индекс – күпчелек илләр колак сала торган иң популяр күрсәткеч.

Бер ел элек, ягъни 2020нче ел нәтиҗәләре буенча Русия 30 балл җыеп 129нчы урында урнашкан иде. 2021нче ел күрсәткечләре буенча (яңа тикшеренү нәтиҗәләре узган атнада игълан ителде. – Ф.М.) тагын берничә урын югалтканбыз, 29 балл җыеп, 136нчы урында булганбыз. Рейтингтагы күршеләр – дөньяда иң фәкыйрь илләрдән саналган Африка дәүләтләре – Ангола, Либерия һәм Мали. Аларның да 29ар балл булган. Исемлектә барлыгы 180 ил.

Тикшеренү нәтиҗәләрендә әйтелгәнчә, Русиянең шулай аз балл җыюында «ят агентлар» турындагы законның да өлеше зур. Хакимият дәүләт идарәсендә коррупцияне тикшергән журналистларның һәм активистларның фатирларында, эш урыннарында тентүләр уздырды, язмалар чыгару мөмкинлеген чикләп һәм финанс хисабы тапшыру кебек артык мәшәкатьле бурычлар йөкләп, аларны «ят агентлар» дип игълан итте.

Бер ел эчендә исемлектә җиде урынны югалтсак та, Русиянең баллы күпкә кимемәгән: 30дан 29 калган. Гомумән, 1997нче елдан (Русиядә коррупция күләмен шул елдан тикшерә башлаганнар. – Ф.М.) бирле нәтиҗәләрне карасаң, һаман шул бер тирәдә тирбәлүебезне күрергә мөмкин. 2012нче елда индексны 100 баллы системада исәпләүгә күчкәч, балларыбыз да гел шул 27-29 тирәсендә булган. 2020нче елгы 30 балл – ун ел эчендә иң яхшы күрсәткеч. Тотрыклылык дияргә булыр иде. Ләкин шикләндерә торган тотрыклылык. Сөйләнгән купшы сүзләргә, тотылган хисапларга караганда, Русия инде күптән ким дигәндә «Transparency International»* төзегән исемлектә беренче урыннарда торучы Дания, Яңа Зеландия, Финляндия, Сингапур, Швецияләр янәшәсендә булырга тиештер югыйсә. Дөрес, бу илләрдә дә коррупция бөтенләй юк түгел икән, шулай да «түзәрлек»: мөмкин булган 100 баллдан 88-85не җыйганнар. Безгә әле аларга, ягъни «череп баручы Көнбатыш» илләренә җитәргә ерак. 29 баллыбыз белән Африка тирәсендә торып торабыз.

Сүзнең дөресе кирәк: Үзбәкстан (28 балл), Кыргызстан (27), Гыйрак (23), Төрекмәнстан (19), Әфганстан (16), Төньяк Корея (16), Венесуэла (14), Сүрия (13) бездән артта, шул ук вакытта Того (30 балл), Кения (30), Джибути (30), Нигер (31), Габон (31) – барысы да Африканың фәкыйрь дәүләтләре – бездән өстәрәк.

Узган җәй Русия Генпрокуратурасы, гыйнвар-июль аралыгында 8 елга беренче мәртәбә рекордлы күләмдә күбрәк коррупция очрагын ачыкладык, дип хисап тоткан иде. Саннарга күчерсәк, 24500 очрак турында сүз бара. Бездә коррупциягә каршы көрәш булдырмый калуга түгел, эш эшләнгәннән соң ачыклауга корылган инде. Шуның артыннан ук Владимир Путин 2021-2024нче елларда коррупциягә каршы тору буенча илкүләм планны гамәлгә кертте. Беренче тапкыр андый план 2008нче елда, Медведев заманында кертелгән иде, шуннан бирле яңартылып тора, гадәттә анда шул бер үк эшләр була инде. Бу юлгысында яңалыклардан вазифаны вакытлыча башкаручыларны коррупциягә тикшерү буенча бердәм стандартлар булдыру (әлегә андый бердәм стандартлар юк, кайбер төбәкләрдә «врио»лар керемнәре турында декларация дә тапшырмый, бизнес белән шөгыльләнүен дә дәвам итә), коррупция очрагы турында хәбәр итүчеләрне яклау кебек пунктлар бар. Ләкин алар «әһәмиятлелеген карарга» дигән тамга белән генә бара, ягъни закон буларак кертелмәде. «Карап карау» кайчанга кадәр сузылыр...

 

ФИКЕР

Коррупцияне җиңү рецептлары

Аш-су рецептларыннан торган китаплар кебек, коррупциягә каршы көрәшү һәм аны җиңү рецептлары тупланган калын-калын җыентыклар да чыгарып булыр иде. Проблеманы хәл итүнең төрле кешеләр тарафыннан бүгенгә кадәр шул хәтле күп ысуллары әйтелде, кайберләре дәүләт программа-планнарына ук кертелде, кайберләре матбугатта язылды.

Мәсәлән, «Transpаrency International»* оешмасының берничә ел элек Русия буенча бүлекчәсе башлыгы булып торган җәмәгать эшлеклесе, Русиядә коррупциягә каршы тору өлкәсендә эксперт Елена Панфилова мондый көрәш алымнары тәкъдим иткән иде (чыганак – «Новая газета»):

1. Дәүләтнең һәм иҗтимагый тормышның барлык тармакларында файдалы көндәшлек тәэмин итү. Базар, медиа, иҗтимагый тормыш, сәясәт һәм суд залларында конкурентлык тудыру системалы коррупцияне булдырмый калырга ярдәм итә.

2. Хокукый бәйсезлек һәм тигезлек. Коррупция өчен җәза сыйфатында нинди законнар гамәлдә булуы алай ук мөһим түгел: иректән мәхрүм итү, милкен конфискацияләү, штраф салу, кулын кисү – барысы да була ала. Ләкин әгәр ул җәза сайлап кына бирелә икән, аның мәгънәсе юк. Нәтиҗәле булсын өчен, ул законнан бер кеше дә кача алмаслык булырга тиеш.

3. Көрәшнең төп фокусын коррупцияне булдырмый калуга юнәлтү. Чирне дәвалаганчы, аны булдырмый кала алсаң яхшырак бит.

Әле узган ел гына ЛДПР лидеры Владимир Жириновский коррупциягә каршы көрәштә үз рецептын тәкъдим итте: «Чиновникларны ныклы контрольгә алырга кирәк. Эш урыннарында күзәтергә, телефоннан сөйләшүләрен тыңлап барырга, банктагы счетларын һәм документларны карау вакытларын тикшереп торырга».

Русиядән качып китәргә мәҗбүр булган һәм Бөекбританиядә төпләнгән эшмәкәр Евгений Чичваркин берничә ел элек мондый фикер белән чыккан иде: «Ришвәт бирүчене эзәрлекләмәскә, алучыны гына җәзага тартырга кирәк. Кеше үзен дә җәзага тартырлар дип курыкмастан, ришвәт бирүе хакында тәртип саклаучыларга хәбәр итәрлек булсын. Чөнки күпчелек очракта ришвәтне бирергә мәҗбүр буласың».

Коррупциягә каршы көрәшнең үтемле алымын Кытай мисалында да беләбез. Анда ришвәт алган яки дәүләт милкен урлауда тотылган чиновникларга үлем җәзасы каралган. Әллә ни күп урламагансың икән, җәза «йомшаграк» – кулыңны кисәләр. Кытайда ришвәт аласы килү теләгенә каршы торырга өйрәтә торган махсус курслар бик популяр, ди. Дәүләт эшлеклеләре шул курсларга йөри, медитация ясый, көнчыгыш көрәше белән шөгыльләнә икән.

 

 

БӘЙГЕГӘ НӘТИҖӘ

«Юлбарыс елы башланды...»

Гыйнвар ае дәвамында сездән «Ай-һай хәлләр: 2022нче елдан нәрсә көтәргә?» дигән темага шигырьләр кабул иттек. Яңа ел каникулында да хатлар килә торды. Бәйгегә нәтиҗә ясар вакыт җитте. Һәрвакыттагыча бу айда да ике җиңүчене билгеләдек. Алар: Мөслим районыннан Мөршидә Мамбетова һәм Чаллыдан Әфтах Шәмсиев. Гадәттә, бөтен кешегә дә урын җитсен өчен, шигырьләрнең бер-ике куплетын гына бирәбез. Ләкин бу авторларныкын тагын да кыскартсаң, мәгънәсе югалыр иде. Шуңа күрә искәрмә рәвешендә шушылай озын итеп бирергә булдык. Котлыйбыз һәм телефоннарына 100әр сум акча күчерәбез.

Кемдер беркөн ишек какты, күрәм:

Кыш бабай белән Кар кызы тупсада.

«Яңа еллар белән, – диләр, – әбкәй, сине,

Күчтәнәчләр – букчада.

Юлбашчыбызның әмере белән,

Менә сиңа Төркиягә юллама.

Ипотекалар «списать» ителде,

Менә кара, югалтма!»

Яңа елдан бөтенебез дә пенсиягә

Илле яшьтән китә икән.

Пенсия акчалары да депутатларныкыдай

Биш нульлегә җитә икән.

...Тирләп-пешеп уянып киттем,

Хат ташучы кергән.

Яңа елга кадәр түләргә, дип,

Газга квитанция китергән.

Мөршидә МАМБЕТОВА,

Мөслим районы

 

Ел хуҗасы итеп куйдык

Ак буйлы юлбарысны.

Өметсезлек – шайтаннан ул,

Көтик матур тормышны.

Юлбарыс бик куәтле ул,

Куркытыр бүреләрне,

Аз гына селкетсен иде

Безнең дә түрәләрне.

Бердәм булып саклау кирәк

Кадерле туган җирне,

Сугышлар өзмәсен өчен

Аллаһ биргән гомерне.

Әфтах ШӘМСИЕВ,

Чаллы шәһәре

 

Күсе килгәч, икътисадның

Нигезләрен кимерде.

Диварларын үгез сөзде,

Ботарлады, җимерде.

Икътисад артка тәгәри,

Юлбарыс килгәч нишләр?

Бәлкем, түрә-ришвәтчеләрнең

Йомшак җирләрен тешләр?!

Әхтәм МӨХӘММӘТҖАНОВ,

Казан шәһәре

Юлбарыс елы башланды,

Ә юлбарыс гайрәтле,

Нык торучан, әдәпле,

Мәхәббәткә – сәләтле,

Ирешә үз дигәненә,

Тирән итеп фикер йөртә.

Юлбарыс елы байлыгы –

Иген уңар көлтә-көлтә.

Нәкыйп ГАБДЕЛБӘР,

Казан шәһәре

«Булдырабыз!» дигән купшы сүзгә

Алданмас юлбарыслар.

Карарлар кабул иткәндә

Уяу булсын депутатлар.

Бердәм, көчле булу кирәк

Юлбарыслар елында.

Тыкшынмасын чит дәүләтләр

Безнең һәр уебызга.

Роза ГАЛИӘХМӘТОВА,

Азнакай районы, Урманай авылы

 

Ковидтан халык арыды,

Яңа елда, бәлки, чигенер.

Ниһаять, кешеләр «битлек салып»,

Тыныч кына елмаеп йөрер.

«Президент» исемен алып атып кына

Планнары тормышка ашмас,

Татар Иле өчен «Президент»

Атамасы мәңге югалмас!

Нияз БИШБАЛТА,

Казан шәһәре

 

Алдагын белә бер Раббыбыз,

Без җирдә бары кунакбыз.

Сүнмәсен өмет йолдызы,

Өмет шәме иң соң сүнә.

Каршыладың яңа таңны –

Сөен шуңа, шөкер итсәнә!

Серафима САФИНА,

Чаллы шәһәре

Көтәмен мин пенсиянең

Булганын бер биш дистә!

Шуннан соң ялынсалар да,

Калмас идем бу эштә.

Көтәмен тагын ковидның

Тизрәк юкка чыгуын.

Өмет дигән ышанычның

Безгә кире кайтуын!

Ризидә СИТДЫЙКОВА,

Казан шәһәре

 

ЯҢА ТЕМА – ЯҢА БӘЙГЕ!

Бу айда сездән ришвәтчелек, коррупция турында шигъри дүртьюллыклар көтәбез. «Ай-һай хәлләр: коррупция» дигән теманы ачып бирә торган шигырьләр 21нче февральгә кадәр кабул ителә (кәгазь хат белән җибәргән очракта, почта штампына карыйбыз). Конверт тышына яки электрон хатның башына «Ай-һай хәлләр» дип язарга онытмагыз! Теманы күрсәтми генә башка язмалар белән бергә юллаган очракта, хатлар бик күп булу аркасында, шигырьләрегезне вакытында күрми калуыбыз ихтимал. Озын итеп язмасагыз иде, газета бите чикле, ә барыгызга да урын бирәсе килә. Иҗат җимешләрегезне редакция номерына «ватсап»ка да җибәрә аласыз: 8 927-039-03-53. Шулай ук «конкурска» дип тамгаларга онытмагыз. Хатта яки смста исем-фамилиягезне, кайсы шәһәр, район, авылдан икәнегезне күрсәтүегезне сорыйбыз. Кесә телефоны номерыгызны һәм аның нинди операторга (МТС, Мегафон, Билайн, Теле2 һ.б.) каравын да күрсәтегез – анысы җиңүче була калсагыз кирәк.

Фәнзилә МОСТАФИНА

 

*«Ят агент» функцияләрен башкаручы коммерцияле булмаган оешмалар исемлегенә кертелде.

Комментарии