Балалар интернетта үлем сатып ала

Балалар интернетта үлем сатып ала

Без, өлкәннәр, интернетка кереп чумабыз да, һәрберебез үз эшебезне беләбез: кемдер акча эшли, сату-алу итә, кемдер яңалыклар белән таныша, берәүләр уен уйный, икенчеләр вакытын аралашу сайтларында уздыра… Балалар да утыра интернетта. Тик аларның «пәрәвез»дә ни белән шөгыльләнүен генә бөтен ата-ана да белеп бетерми шул. Ә үсмерләр арасында яңа уен таралыш алган икән. Үз-үзләренә кул салырга этәрә торган куркыныч уен ул!

Сер түгел: соңгы вакытта үсмерләрнең үз-үзләренә кул салу очраклары бермә-бер артты. Җавапсыз мәхәббәт, гаиләдә аңлау тапмау, хәерчелек, БДИ… сәбәпләр күп. Инде менә хәзер интернет… Бала бөтен буш вакытын интернетта уздыра, урамда иптәшләре белән уйныйсы урында компьютерда «туп тибә», дип зарланабыз. Бер караганда, болары алай ук куркыныч та түгел икән әле. Шул ук интернетта «үлемгә чакыра торган» төркемнәр буа буарлык һәм яшүсмерләр бик теләп анда теркәлә – менә монысы бик куркыныч хәл.

«Море китов», «Тихий дом» – «үлемгә чакыра торган» төркемнәрнең атамалары беренче карашка бер дә куркыныч түгел үзе. «Үз-үзеңә кул саласың килсә, безгә рәхим ит», – дип чакырмыйлар әлеге төркемнәргә. Яшүсмерләр психологиясен белеп, хәйләкәр рәвештә эш итәләр. «Сине егетең ташладымы? Син ошатып йөри торган кыз сиңа борылып та карамыймы? Укудан туйдыңмы? Әти-әниең сине аңламыймы? Интернетта дус табасың киләме? Алайса – безгә кушыл», – дигән шигарьләр белән кораллана алар. Әлбәттә инде, яшүсмер үзен «аңлый торган» билгесез кешеләргә иярә.

Мондый төркемнәргә бөтен кешене дә кабул итмиләр. Керергә теләүчеләргә башта биремнәр бирелә. Мәсәлән, беренче бирем – кит рәсеме ясарга, икенчесе – кулыңның беләзек турысын пычак белән кисәргә һ.б. Күпчелек биремнәр төнлә эшләнә. Әйтик, кайбер төркемнәрдә «Мине сәгать 4.20дә уят» дигән шигарь тора. Ата-аналар берни дә сизмичә йоклап яткан вакытта балалары төрле биремнәр чишеп, үз үлемнәренә таба якыная. Барысын да төгәл үтәүчеләр генә төркемнәргә кабул ителә. Һәм соңгы бирем – үлем. Әйе, балалар монысын да бирем кебек үти: кем түбәдән сикерә, кем поезд астына ташлана… Күпчелек төркемнәргә керү түләүле дә әле – уртача 100 сум. Димәк, бала шушы акчага үз үлемен сатып ала булып чыга!

«Роскомнадзор» интернетта «үлемгә чакыра торган» төркемнәрне ябып тора, әлбәттә. Тик интернет чүплек белән бер бит ул: бер ябылган төркем урынына шул ук көнне биш яңасы барлыкка килә.

Яшүсмер баланың үлеме үз-үзенә кул салуга охшаган очракта, җинаять эше ачыла – РФ Җинаять кодексының 110нчы маддәсе (үз-үзеңә кул салуга китереп җиткерү) буенча. Һәм озакламый «Эш» ябып та куела. Бу очракта җинаятьчене табу мөмкин түгел диярлек чөнки. Кемнең ни рәвешле баланы суицидка этәрүен ничек дәлиллисең инде…

Җинаять кодексының 110нчы маддәсендә «янау, начар мөгамәлә яки системалы рәвештә кимсетеп тору сәбәпле кешене үзенә кул салуга этәрү» диелгән юллар бар. Тик бу маддәдә интернет турында бер сүз дә әйтелми. Интернеттагы «үлем төркемнәре»ндә янау да, начар мөгамәлә дә, кимсетү дә юк шул. Анда башкасы: үсмернең хәленә кергән булып юату, аны бу тормышта кирәксез булуына ышандыру һәм «чыгу юлы»н күрсәтү. Ә чыгу юлы – үлем. Хәтта үзенә күрә бер гипноз дип тә атарга була моны. Кызык килеп чыга: яшүсмерне үлемгә этәргән җинаятьче бар да кебек, тик аның гамәлләрендә, закон күзлегеннән караганда, җинаять составы юк! Система шундый Русиядә: социаль челтәрдәге «бите»ңә берәр «ярамаган» сүз куйсаң (хәтта аны үзең язмыйча, кешедән генә күчереп бастырсаң да!), төрмәгә илтеп тыгалар (Рафис Кашапов – моның ачык мисалы), ә шул ук вакытта интернетта бер-бер артлы «үлем төркемнәре» ачыла тора – алар балаларыбызны сазлык кебек суыра, тик оештыручылары никтер һаман җәзасыз кала бирә.

Хәер, бөтенләй үк җәзасыз дип тә әйтү дөрес булмас. Узган елның ноябрендә Мәскәү өлкәсендәге Солнечногорск шәһәрендә 21 яшьлек Филипп Будейкин (интернеттагы тәхәллүсе – Филипп Лис) атлы адәмне кулга алдылар. Тикшерүчеләр әйтүенчә, 2013-2016нчы елларда ул интернетта «үлемгә чакыра торган» 8 төркем булдырган. Рәсми булмаган мәгълүматларга караганда, 20ләп яшүсмер, шушы төркемнәрдә теркәлгәннән соң, гомерләрен өзгән.

Хәзерге вакытта Филипп Лис эшен тикшерү дәвам итә. Русиянең тагын ун төбәгендә дә «үлем төркемнәре»н оештыручыларга карата тикшерү эшләре ачылган. Болар: Краснодар крае, Коми һәм Башкортстан Республикалары, Мәскәү, Волгоград, Воронеж, Тула, Кемерево, Новосибирск һәм Омск өлкәләре. Русия Тикшерү комитеты исә интернетта балаларны үз-үзләрен үтерергә өндәүчеләрне җинаять җаваплылыгына тарта торган закон проекты булдырган. Хәзер аның ДәүДума тарафыннан яклау табуы кирәк.

Ә әлегә бөтен җаваплылык – ата-анада. Балаларга интернетка керүне бөтенләй тыю дөрес түгел, ди психологлар. Тыелган җимеш татлы була бит. Бары тик баланың «челтәр»дә ни белән шөгыльләнүенә генә игътибарлы булыйк. «Море китов», «Тихий дом», «Хочу в игру», «Млечный путь», «f53», «f57», «f 58», «d28» дигән төркемнәрдә утырмыймы, дәфтәрендә шундый язулар һәм кит яки күбәләк рәсемнәре юкмы, иртәнге 4 сәгать 20 минутта йоклыймы, беләзек турысында яралар күренмиме… Гадәти рәсем яки сүзнең дә куркыныч мәгънәгә ия булу ихтималлыгын онытмыйк!

Статистика

Русия Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматына караганда, 2016нчы елда яшүсмерләрнең үз-үзенә кул салу омтылышы, 2015нче ел белән чагыштырганда, 13 процентка арткан. Бәхеткә, бөтен очрак та үлем белән тәмамланмаган: кемнедер коткарып кала алганнар, ә кемдер ялгышын аңлап, үлү ниятеннән ваз кичкән. Менә үлем белән төгәлләнгән очраклар, 2015нче ел белән чагыштырганда, 3 процентка кимегән. Бу рәсми саннар гына, әлбәттә. Машина астында калып үлгән баланың «Эш»ен «Бәхетсезлек очрагы» дип ябып куярга мөмкиннәр, ә чынлыкта үсмернең көпчәк астына махсус ташланган булуы да ихтимал бит. Шуңа күрә статистикага тулысынча ышанып бетәргә дә кирәкми.

Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе исә менә мондый мәгълүмат китерә. Республикада 2010нчы елда – 16, 2011дә – 19, 2012дә – 10, 2013тә – 10, 2014тә – 7, 2015нче елда 4 бала (17 яшькә кадәргеләр исәпкә алынган) үз-үзенә кул салган. Инде әйтелгәнчә, болар рәсми саннар гына. «Росстат» планы буенча, 2016нчы елга шушындый ук статистика 2017нче елның апрелендә әзер булачак.

Менә сиңа мә!

Яңа «үлем уены»

Шушы арада гына тагын бер коточкыч хәбәр таралды. Яшүсмерләр «Чап яки үл» («Беги или умри») дигән яңа уен уйлап тапкан икән. Төп кагыйдәсе – җилдереп килгән машинаның нәкъ каршысыннан ук йөгереп чыгарга кирәк. Йә чыгып каласың һәм уенны уңышлы узган булып саналасың, җиңүче исемен аласың, йә, көпчәк астында калып, гомерең белән хушлашасың. Үсмернең әлеге «батырлыгын» калган яшьтәшләре видеога төшереп тора һәм интернетка «элә».

«Чап яки үл» дип аталган компьютер уены бар иде инде. Үсмерләр виртуаль уенны тормышка да күчерергә булган, күрәсең. Шуңа күрә белгечләр ата-аналарга балалары белән бу темага яхшылап сөйләшергә, кирәк булса, аларны психологка да алып барырга киңәш итә. Ә машина йөртүчеләргә икеләтә сак булырга гына кала. Аеруча юл кырыенда җыелып торган яшүсмерләрне күрсәгез, игътибарны арттыру, ә тизлекне, киресенчә, киметү комачауламас.

Бәйгегә нәтиҗә

«Банклар ыштансыз да калдырды…»

Бүген «Ай-һай хәлләр: банклар» бәйгесенә йомгак ясыйбыз. Шигырьләр бик күп килә, аларның барысын да бирергә газета бите җитми. Шуңа күрә биредә иң-иң дигәннәрен генә бастырабыз, ә калган дүртьюллыкларны сайтыбызда укырга мөмкин. Гадәттәгечә, бу атнада да ике җиңүчене билгеләдек. Алар – Балтачтан Гөлфинур Корбангалиева һәм Лаештан Тәнзилә Дәүлиева. Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм телефоннарына 100әр сум акча салабыз.

Банкларга акча салмыйм,

Банкаларда саклыймын.

Процентта акча эшләүне

Кирәк диеп тапмыймын.

Илендә тәртип булмагач,

Банклар юкка чыга.

Күпкә түзгән газиз халкым,

Бусына гына чыда!

Әхтәм МӨХӘММӘТҖАНОВ,

Казан шәһәре

Бу арада банкларда

Кешеләр кайнап тора.

«Акчаны ничек алыйк», – дип,

Төрлечә план кора.

Бар арада мескеннәре –

Тиеннән сум җыйганы.

Бар шулай ук җиңел генә

Миллионер булганы.

Ходай яратмый комсызны,

Үзе белеп чутласын.

Кемгә ничек булышырга,

Гадел хөкем чыгарсын.

Гөлфинур КОРБАНГАЛИЕВА,

Балтач районы, Бөрбаш авылы.

Әз-мәз җыйган акчамны

Илтеп салдым бит банкка.

Белгән булсам бу хәлне,

Күбрәк ашар идем тамакка.

Хәләл көчең белән эшләп тә,

Миллионер булып булмый.

Банк бөлгенлеккә төшкәч,

Байлар да көне-төне елый.

Әлфия САЛИХОВА,

Мамадыш районы, Комазан урманчылыгы

Ай-һай хәлләр, банклар

Бер тиенсез калдырды.

Элек чалбар кигән булсам,

Анысын да салдырды.

Ай-һай хәлләр, банкларга

Берүк эшең төшмәсен.

Барганчы ук белеп торам,

Анда эшем пешмәсен.

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

«Тат»лы банк баткан, дигәч,

Китмәде бит исем дә!

Хезмәт хакым алалмагач,

Кайгыга баттым мин дә!

Минем белән чират тора

Якташ әби-бабайлар.

Ничәнче кабат алдыйсыз,

Их сез, банкир малайлар!

Рәис ВАҺАПОВ,

Апас районы, Дүртөйле авылы

Канәгатьсезлек белдереп,

мыжгый башласа халык,

килеп чыга матавык:

йә су баса, йә теракт,

йә бөлә завод, банк…

Н. ГАБДЕЛБӘР,

Казан шәһәре

Бай әфәндем, уйласаң

Котылырга акча чиреннән

Суз гарипләргә уң кулың,

Банкка туплама байлыгың.

Ай-һай, җыйган байлыгың

Әрәм ята шул банкта.

Әз-мәзен генә булса да

Бирче шуның халыкка!

Тәнзилә ДӘҮЛИЕВА,

Лаеш районы, 25нче совхоз бистәсе

Яңа тема – яңа бәйге! Хәзер сездән «Ай-һай хәлләр: интернет» темасын ачып бирә торган шигъри дүртьюллыклар көтәбез. Шигырьләр бары тик ике атна эчендә генә кабул ителә (кәгазь хат белән җибәргән очракта, почта штампына карыйбыз). Конверт тышына яки электрон хатның башына теманы язарга онытмагыз! Теманы күрсәтми генә, башка язмалар белән бергә юллаган очракта, дүртьюллыкларыгызны вакытында күрми калуыбыз ихтимал. Кесә телефоны номерыгызны һәм аның нинди операторга (МТС, Мегафон, Билайн һ.б.) каравын да күрсәтүегез сорала – анысы җиңүче була калсагыз кирәк. Язмагызны үзегез төшергән фото белән бизәсәгез, бәя яхшырак булачак.

Фәнзилә МОСТАФИНА әзерләде

Комментарии