- 03.12.2021
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2021, №47 (1 декабрь)
- Рубрика: Ай-һай хәлләр...
Русиялеләрнең психик халәтен робот тикшерәчәк. Беркая да барып йөрисе, «мин рөхсәт бирмим» дип тавыш чыгарасы юк – барысын да бездән һәм безнең рөхсәттән башка гына, социаль челтәрдәге сәхифәләребезне ясалма интеллект ярдәмендә анализлау юлы белән башкарачаклар.
Иванников исемендәге системалы программалаштыру институтының «Дәүләт сатып алулары» сайтында игълан иткән тендерына «Коммерсантъ» газетасы тап булган. Проектның башлангыч бәясе – 36 млн сум. Акчаны грант рәвешендә хөкүмәт бирә (аның күләме әйтелми), генераль заказчы буларак та хөкүмәт күрсәтелгән. Документтан аңлашылганча, подрядчы эшне 2024нче елның 1нче сентябренә өлгертергә тиеш. «Социаль челтәрләрдә кешенең кызыксынулары, шөгыльләре, фикерләре – аның үз-үзен тотышының күрсәткечләрен таба алабыз. Цифрлы «эз»ләрне өйрәнү, кешенең ирекле рөхсәтен таләп итә торган психологик тестлар уздырып тормый гына, шәхесне бәяләргә һәм аның үз-үзен тотышын фаразларга мөмкинлек бирә», – диелгән заказ документында.
РФ Хөкүмәте каршындагы Аналитик үзәкнең матбугат хезмәте «Коммерсантка» аңлатканча, мондый технология «милләтара низаг тудыру, «үлем төркемнәре» оештыру һәм гражданнарны террорчылык эшчәнлегенә җәлеп итү очракларына» вакытында игътибарны юнәлтергә ярдәм итәчәк.
Соңгы вакытта мәктәпләрдә һөҗүм итүләр ешаеп киткәч, «ул балалар интернетта утыргандыр, шунда язганнарыннан чыгып, җәмгыять өчен куркыныч икәнлекләрен алдан ук ачыклап булмадымы икәнни?» дигән фикер ишетелә башлады. Чыннан да, һәм Казандагы, һәм Пермьдәге һөҗүмне оештыручылар ниятләре хакында социаль челтәрдә хәбәр иткән булып чыкты. Бездә интернетта нәрсә язганыңны тикшереп утыручы органнар, аерым оешмалар бар үзе. Мәсәлән, төп эше шул булган Яшьләр мохитен өйрәнү һәм челтәрдә мониторинглау үзәгебез дә бар. Алар гына җитми дип, хөкүмәт ясалма интеллектны да эшкә җигәргә булган, күрәсең.
Бер-ике ел элек Пенза дәүләт университеты галимнәре, мәгълүмати технологияләр ярдәмендә кешенең психикасында тайпылышларны ачыклый торган җиһаз уйлап тапканнар иде. Аны өлкәнең психиатрия больницасына беренче тапкыр мөрәҗәгать итүчеләрдә кулланып та карадылар. Чыбыксыз датчиклар кешенең маңгаена һәм беләзегенә ябыштырыла, шулай ук ике микрофон тоташтырыла. Шуннан соң табиб әлеге кеше белән сөйләшә башлый, ә бу вакытта махсус программа баш миеннән һәм йөрәктән килгән сигналларны автомат рәвештә анализлый бара. Кыска гына вакыт эчендә табиб диагностика нәтиҗәсен ала һәм, шуңа карап, кешегә киңәшләр, кирәк булса, дәвалау курсы билгели. Беренче чиратта һәрдаим стресс халәтендә булган кешеләрне – хәрбиләр, полиция хезмәткәрләре, укытучылар, машина йөртүчеләр һәм табибларны тикшерү өчен кулланырга ниятлибез, диделәр проект авторлары. Белүебезчә, ул вакытта бер генә җиһаз иде. Аны хәзер дә кулланалардырмы – ул турыда мәгълүмат юк.
Шунысы да бар: мондый җиһазны куллану өчен кешенең үз ризалыгы кирәк. Пензада да бит аны үзләре больницага мөрәҗәгать иткән кешеләрдә генә сынап караганнар. Ә ясалма интеллектның ул яктан өстенлекләре күбрәк: берәүдән дә рөхсәт сорап тормый, кемнең социаль челтәрдә сәхифәсе бар – тота да анализлый. Челтәрдә утырмаган кеше дә ясалма интеллект «күзе»ннән читтә калмас, мөгаен. Ник дигәндә, кешенең үзе булмаса да, эзе булуы ихтимал. Якын кешеләребез, хәтта бөтенләй чит кешеләр турында да мәгълүмат, аларның фото-видеоларын кертәбез – аның буенча ясалма интеллект кешенең профилен төзи алачак. Дөрес, бездә шәхси мәгълүматны саклау турында закон бар. Һәм, «Коммерсантъ» газетасы сөйләшкән юристлар әйтүенчә, ясалма интеллект ярдәмендә диагностика уздыру ул законны бозу булачак. Хәер, «халык файдасы, ил иминлеге өчен» дип аңлатсалар, Русиядә әйләнеп үтеп булмый торган закон юк.
БЕЛЕП ТОРЫЙК!
Бүген ясалма интеллект шактый өлкәдә кешене узып китә. Аның өч төрен аерып карыйлар: көчсез (Narrow AI), көчле (AGI) һәм супер ясалма интеллект (Super AI). Беренче төре бүген бөтен җирдә диярлек кулланыла. Мәсәлән, тавышлы ярдәмче (ягъни тавыш ярдәмендә электр утын, телевизорны кабызу, интернеттан нәрсә дә булса эзләү һ.б.), социаль челтәрләрдә реклама көйләү (ясалма интеллект, сезнең кызыксынуларны белеп алып, беренче чиратта сезгә кызыклы булырдай рекламаны чыгара), йөзне «тану» (пароль яки ачкыч урынына кеше йөзе кулланыла) һәм башка системалар – көчсез ясалма интеллект үрнәкләре. Көчле дигәне кеше интеллекты мөмкинлекләренә бик якын килгән һәм, экспертлар фикеренчә, 2075нче елларга кулланылышка керергә тиеш. Ә аннан соң тагын 30 елдан супер дигәненә дә вакыт җитәчәк, диләр. Анысы инде кешене теләсә кайсы өлкәдә алыштыра ала торган булачак, өстәвенә, үз-үзен яңадан программалаштырып, гел камилләшеп торачак.
Ясалма интеллектның көннән-көн «акыллана» баруын үзегез дә бәяли аласыз. Мәсәлән, әле биш ел элек кенә онлайн-тәрҗемәчеләр аерым сүзләрне һәм фразаларны гына тәрҗемә итә ала иде. Бүген инде зур-зур текстларны да «эх» тә итми теләсә нинди телгә күчереп бирә. Шунысы сөендерә: татарча онлайн-тәрҗемәчеләрнең дә сыйфаты яхшыра бара.
Финанс өлкәсендә ясалма интеллект инде күптән кулланыла. Әйтик, банкка кредит сорап килгәч, сезгә беренче этапта ук акча бирүдән баш тарталар икән, мөгаен, ясалма интеллект шундый карар чыгаргандыр. Чөнки заем алырга теләүченең бурычын түли алу-алмавын ул анализлый.
Ясалма интеллект алгоритмнары авыруларга диагноз куйганда да ярдәмгә килә. «СберМедИИ» һәм Саклык банкының ясалма интеллект буенча лабораториясе «AI Resp» дип аталган кушымта булдырган иде. Махсус нейрочелтәр авыруның тавышын, сулышын һәм йөткерүен анализлый да, аңарда коронавирус инфекциясе булу-булмавын ачыклый. Элегрәк шушы ук оешмалар «Үпкә КТсы» дигән онлайн-сервисны тәкъдим иткән иде. Ул компьютер томографиясе сурәте буенча үпкәнең кайсы өлеше ничә процентка зарарланганын төгәлрәк «әйтеп бирә», диелде. Шул ук сервис башлангыч чорда онкологияне ачыклауда да ярдәмче була ала икән.
Кызыклы факт: ясалма интеллектның IQ дәрәҗәсе кешенекеннән югарырак: мәсәлән, викториналарда робот кешегә караганда 40 процентка күбрәк балл җыя, ди. Оксфорд университеты галимнәре әйтүенчә, 2026нчы елга ясалма интеллект язган иншаны кеше язганыннан аерып булмаячак. 2027нче елга роботлар йөк машиналарын йөртүчеләрне, ә 2053нче елга хирургларны алыштырачак. Гомумән, киләсе 120 ел эчендә ясалма интеллект ярдәмендә бөтен эшләрне дә автоматлаштырып булачак һәм кеше хезмәтенең кирәге калмаячак, дип фаразлыйлар. Дөрес, бүгенгә ясалма интеллект төрле функцияләр башкара алса да, программалаштырылган бурычларны гына үти, ә менә гадәттән тыш хәлләрдә үзен ничек тотасын белми.
(«РБК» мәгълүматы кулланылды)
БӘЙГЕГӘ НӘТИҖӘ
«Кредит түли-түли чәчләрең дә агара...»
«Ай-һай хәлләр: кредит» бәйгесенә нәтиҗә ясыйбыз. Шигырьләр бик күп килде, әмма газета бите чикле, шуңа күрә кыскартып бирәбез. Һәрвакыттагыча ике җиңүчене билгеләдек. Алар – Мөслимнән Мөршидә Мамбетова һәм Балтачтан Гөлирә Муллагалиева. Котлыйбыз һәм телефоннарына 100әр сум акча күчерәбез. Күзәтеп барыгыз, бәйгеләр тагын булачак!
Депутатлар утыралар
Креслолар өстендә.
Ипотека, кредитны
Белми алар берсен дә.
Ә гади халык сөенә
Ипотека алганга.
Түли башлагач төшенә:
Кол булып калганына.
Флүрә МАКСУДОВА,
Азнакай районы, Урманай авылы
Кредитның асылы гөнаһ –
Нигә без аңламыйбыз?
Өлкәннәрне һәм яшьләрне
Нигә соң алдалыйбыз?
Кредитка акча алу –
Үзе иде коллыктыр.
Бурычыңны түләмәсәң,
Эшли башлый коллектор.
Әхтәм МӨХӘММӘТҖАНОВ,
Казан шәһәре
Әй бу кредит дигәннәре
Җитте күпләрнең башына.
Нигә бурычка алганын
Кеше уйламый аз гына?!
Рафил ИСМӘГЫЙЛОВ,
Балык Бистәсе районы, Котлы Бөкәш авылы
Ай-һай хәлләр, кредит алыгыз, дип
Һәр көн рекламада мактыйлар,
Халык белә, яхшы нәрсәне бит
Беркайчан да көчләп такмыйлар.
Нияз БИШБАЛТА,
Казан шәһәре
Ай-һай хәлләр, кредит –
Мең кат уйлап, бер кат кис.
Баш миең дөрес эшләсә,
Зинһар дим, аннан ваз кич.
Зур өйдә яшисем килеп,
Алган идем кредит.
Эш тә бетте, түли алмыйм,
Урамда калдым биеп.
Рафилә ФӘТТАХОВА,
Кукмара шәһәре
Ай-һай хәлләр, кредит алсаң,
Капкынга тотылырсың.
Банкның бу кармагыннан
Ничекләр котылырсың?!
Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,
Казан шәһәре
Балалар да кредитта,
Оныклар да кредитта.
Атна саен смс килә:
«Әбкәй, әз-мәз акча салмассыңмы,
Ипигә, ризыкка, сөткә?!»
Эх дигәнче килеп җитә
Ул кредит түләүләре.
Бетле мендәрдә йоклыйсың, дип,
Хак икән сөйләүләре.
Мөршидә МАМБЕТОВА,
Мөслим районы, Мәллә-Тамак авылы
Кредит алдым уйламыйча алны-артны,
Менә хәзер инде «койрык» бозга катты.
Гүя тозак бик шәп итеп уйланылган,
Көчле магнит сыман гел үзенә тартты.
Ә аннан соң бик тә тирән сазлыгына
Чыгалмаслык итеп тотып атты.
Акчалыны баетырга төрле сәбәп
Уйлап куйган депутатлар, ил башлары.
Ә халыкның эшләп-эшләп кире чүгә,
Тора алмый, сызлый-каный тез башлары.
Гөлирә МУЛЛАГАЛИЕВА,
Балтач районы, Куныр авылы
Кредит рәсмиләштерүче:
Акча алган көнне бер тапкыр сөенә,
Түли башлагач, биш ел буе көенә.
Кредит алып кемдер яңа өй сала,
Ә кемдер иске өеннән дә колак кага.
Зөфәр ДӘҮЛӘТШИН,
Тукай районы, Иске Абдул авылы
Кредит – ул банктан
бурычка акча алу,
өстенә төрле яктан
тормышың җайсызлану.
«Ничек түлисе булыр?!»
уйлардан ару-талу,
аякларың була торып,
ике аяксыз калу.
Нәкыйп ГАБДЕЛБӘР,
Казан шәһәре
Ял итәргә сезне көтә
Төркия һәм Египет.
Акча юк дип аптырама –
Банк бирә кредит.
Кредитыңны алгач, рәхәтләнеп
Төркиядә син ял ит.
Кредитыңны түләргә
Өйдә әбиең бар бит
Әфтах ШӘМСИЕВ,
Чаллы шәһәре
Буш таякка хезмәт итте
Колхозда бер чор халык.
Бүген эш хакы җитмәгәч,
Кредит алу тансык.
Өч тиенлек кредитка
Унбиш тиен түлибез,
Бурыч безне бугазлавын
Башта хәтта сизмибез.
Нарим ИХСАНОВ,
Казан шәһәре
Элекке СССР заманында
Торакны бирделәр бушка.
Хәзер яшьләр кредит түләп,
Эшләп йөриләр бушка.
Ипотека кредиты алып,
Төп башына утыралар.
Банклар шуннан файдаланып,
Үз кесәләрен тутыралар.
Галия ХӨСНУЛЛИНА,
Ютазы районы, Иске Каразирек авылы
Гади халыкка бик авыр,
Килде шундый замана.
Кредит алып, түли-түли
Чәчләрең дә агара.
Әле ярый бөтенләйгә
«Төп башы»нда калмасаң.
Алдаучыларны тыярлык
Бер чара юк ичмасам.
Роза ГАЛИӘХМӘТОВА,
Азнакай районы, Урманай авылы
Фәнзилә МОСТАФИНА
Комментарии