- 03.11.2023
- Автор: Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
- Выпуск: 2023, №43 (1 ноябрь)
- Рубрика: Ай-һай хәлләр...
Чаллының «Камарумс» бизнес кунакханәсендә ял итүчеләр өчен узган шимбә иртәсе эвакуациядән башланды. Төтен исен сизүгә, 50 кунак һәм 20 персонал урамга чыгып йөгерергә мәҗбүр булган. Ут ялкыны бинаны бик тиз камап алган. Нәтиҗәдә, сәгать ярым эчендә кунакханә тулысынча янып беткән.
Ял итү өчен менә дигән урын. Әлеге кунакханә хуҗалары аны әнә шулай дип сыйфатлый. Бинаның мәйданы дүрт мең квадрат метрны били. Дүрт катта тугыз категорияле 108 номер, спа-салон һәм ресторан бар. Иң кыйммәтле номер кунакларга тәүлегенә 12500 сумга төшә. Сайтта номерларның фотолары тәкъдим ителгән: шартлар чыннан да уңайлы. Биредә конференция заллары, велосипед прокаты, тренажер залы, спа-зона каралган. Әмма хәзер бинадан бары тик көл генә калган.
«УТ»ЛЫ ЯЛ
28нче октябрь иртәсен әлеге кунакханәдә ял итүчеләр озак истә саклар. Йокыдан гына уянып килгән кунаклар өс-башларын да алыштырмыйча, яланаяк урамга йөгерергә мәҗбүр була. Хәер, ут ялкыны урамда яуган карлы яңгырга караганда мең тапкыр куркынычрак. Алай да кайберәүләр үзләре белән тышкы киемнәрен һәм кулларына эләккән беренче очраган әйберләрен алып өлгерә. Тик гомер кадерлерәк! Шаһитләр сүзләренчә, барысы да ярты сәгать эчендә көлгә әйләнгән.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына янгын турында хәбәр 9:40 сәгатьтә килеп ирешә. Министрлык хәбәренчә, янгын өченче катта башлана. Чаллы янгын-коткару гарнизоны коткаручылары килгәнче, ут ялкыны өченче катны тулаем камап ала һәм дүртенчегә күчә. Озак та тормый, ялкын беренче һәм икенче катка да үрмәли. Кунакханә бинасын уттан 25 берәмлек техника кулланып, 81 янгын сүндерүче арындыра. 10:45тә янгынны чиклиләр, 11:05тә ачык янгынны туктаталар. Сәгать ярым дигәндә кунакханәдән бары тик кара тап кына кала. Бәхеткә, берәү дә артык зыян күрми: кунакханә кунаклары да, анда хезмәт куючылар да вакытында урамга чыгып өлгерә. Алар арасында балалар һәм йөкле хатыннар булмый. Кунакханәдә Согуд Гарәбстаныннан делегация яши. Аларны башкалар белән бергә эвакуациялиләр һәм якындагы кунакханәгә урнаштыралар.
Тик кунаклардан өч кеше төтен белән агуланган, дип яза «Реальное время». Бу чагыштырмача «яхшы» күрсәткеч, чөнки янгын төнлә белән башланган булса, зыян күрүчеләр саны күбрәк булыр иде.
Куркынычсызлык таләпләре буенча, кунакханә фасадларын 9 метрдан югарырак итеп төзегән очракта, янучан материаллар кулланырга ярамый. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы фикеренчә, объект хуҗалары бу эштә шактый экономияләгән.
СӘБӘП НИДӘ?
Әлеге куркыныч иртәдә бинада булганнарны башта кунакханәдән ике адым ераклыкта урнашкан «Дом мебели»га җибәрәләр. Тик якын-тирә объектларда электр уты бетү сәбәпле, зыян күрүчеләрне «Oпен сити» һәм «Расстал» кунакханәләренә озаталар.
– Кунаклар барысы да тәртиптә, үзләре автобусларга кереп утырдылар, – дип белдерде Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Сәлахов.
Янгын вакытында кунакханә эчендә танылган стилист, алып баручы Алексей Сухарев та булган. Ул хис-кичерешләре белән уртаклашты. Стилист Чаллыга эш сәфәре белән килгән, иртән исә, бина яна башлаганда, очрашуга җыена торган булган. Янгыннан чыкканда һәм эвакуация башланганда үзе белән телефон һәм документларны гына алырга өлгергән.
Алексейның номеры дүртенче катта булган. Аның сүзләренчә, коридорны берничә минут эчендә төтен каплап өлгергән.
– Янгын чыгу турында сигнализациянең эшләве булды, 10 минуттан соң барысы да төтен белән тулды, – ди стилист. – Мин паспортымны, телефонымны алып тизрәк номердан чыктым. Бөтен кунакханә тулысынча ут белән капланганчы бүлмәдән чыгарга өлгердем. Янгын турында сигнал булгач, өйрәнүләрдер, дип уйладым, ишекне ачтым һәм ис булгач, ни-нәрсә икәнен аңлап алдым. Бу бик куркыныч.
Стилист сүзләренчә, сигнализация эшли башлагач, гадәттәгечә, ниндидер өйрәнүләр дип уйлыйсың. Менә шул аеруча борчуга салган кунакны.
– Син моңа әһәмият бирмисең, чынлыкта да нидер булырга мөмкин дип уйламыйсың, – ди ул. – Бөтен җирдә кара төтен, ис һәм ут. Бу төтен аркасында минем борыннарыма кадәр кап-кара иде, мин янгын баскычын эзләп идәнгә ташландым. Ярый әле миңа кунакханә хезмәткәре чыгу юлын күрсәтте, чөнки бернәрсә дә күренми иде. Хәтта телефондагы фонарь дә булышмады. Мондый янгынны гомеремдә дә күргәнем булмады. Бик куркыныч. Мин шок хәлендә. Барысы да көтмәгәндә килеп чыкты. Күпләр йоклаган булгандыр. Мин киенгән идем. Янгын турында ишетүгә, телефон һәм паспортны алдым да чыгу юлына таба ашыктым. Иң сөенгәнем: номерда калган бар нәрсәмне кара пакетка салып китереп бирделәр. Ноутбугым да, яраткан китабым да үзем белән. Мин үземә нәтиҗәләр ясадым. Кунакханә номерларында янгын куркынычсызлыгы турында махсус кагыйдәләр бар. Аларга игътибарлырак булырга, өйрәнергә кирәк икән. Кирәге чыгуы бар. Ярый янгын төнлә чыкмады. Кешеләр бүлмәләреннән тиз генә чыгып җитә алмаслар иде. Зыян күрүчеләр юк – бу иң мөһиме! – дигән Алексей Сухарев.
Янгыннан зыян күрүчеләр тарафыннан формалаштырылган төп сорау: янгын якынча 9:20 сәгатьтә башланган, әмма, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белдерүе буенча, сигнализация 9:40 сәгатьтә генә эшләгән. «Бизнес онлайн» хәбәренчә, хезмәткәрләр янгынны үзләре генә җиңәргә тырышкан булырга мөмкин. Тырышып та эш пешмәгәч һәм хәлнең контрольдән чыгуын аңлап, янгын сүндерүчеләргә мөрәҗәгать итүләре дә бик мөмкин хәл. Әмма бу да бик ышандырмый, чөнки хәзерге кунакханәләр «Укчы Мониторинг» системасы белән җиһазландырылган (булырга тиеш!!!), ул автомат рәвештә янгын сүндерү хезмәтенә сигнал җибәрә һәм бер минуттан соң ук тиешле адреска янгын сүндерүчеләр экипажы чыга. Моның барысын хәзер гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тикшерүчеләре хәл итәчәк.
Русия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе караган беренчел версия буенча, янгынның сәбәбе – кунакханәдә ял итүчеләрнең берсе ташлаган тәмәке төпчегендә булырга мөмкин. Бу хәлнең шартлары әле дә ачыклана.
Билгеле булганча, «Камарумс»та янгын куркынычсызлыгы апрель аенда тикшерелгән.
ХУҖАСЫЗ ТҮГЕЛ
«Камарумс» кунакханәсе 2014нче елның октябрендә ачылган һәм дүрт йолдыз статусына ия. Сүз уңаеннан, Чаллыда мондый категориядәге кунакханәләр нибары икәү генә. Ул шәһәрнең Мәскәү проспекты, 159нчы йорт адресы буенча урнашкан. Отельдә категориясенә карап 4,1 меңнән 12,5 мең сумга кадәрге бәяле 108 номер бар. 2022нче елда кунакханә 20 миллион сумнан артык чиста табыш китерә, кереме – 152 миллион, дип яза «Вечерняя Казань».
Кунакханә хуҗасы – «Пульс» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте. Компания зур суд эшләрендә күренми, шулай ук аның салым бурычлары да юк. Компаниянең оештыручылары булып Чаллыда танылган Гомберглар гаиләсе тора – Светлана һәм Константин.
2019нчы елда «Бизнес Онлайн»га биргән интервьюсында Светлана отель төзү идеясенең ничек туганлыгы хакында болай дип сөйли:
– Шәһәргә кунаклар еш килә. Шуларның күбесе – эшлекле очрашуларда катнашучылар. Аларны кая урнаштырырга дигән проблема туа. Хәзер безнең кунакханәдә даими рәвештә эшлекле очрашулар үткәрелә, матбугат конференцияләре өчен дә менә дигән мәйданчык булып тора ул. Отель янында шулай ук яхшы ресторан да урнашкан.
Кызык, тик 2014нче елда кунакханә реконструкцияләнә. Элек ике катлы булган бина өченче һәм дүртенче катларга ия була. Ә бу язда күзәтчелек органнары ике хокук бозу очрагына тап була. Беренчедән, эвакуация планындагы план чынбарлыкка туры килми. Икенчедән, җитәкчелек янгын сүндерү баскычларын, түбәдәге коймаларның эксплуатация сынауларын оештырмаган.
«Камарумс» кунакханәсе хуҗасы Светлана Гомберг 29нчы октябрь көнне «Chelny-biz.ru» порталы хезмәткәрләре белән очрашкан. Аның сүзләренчә, янгын иртән башланган. Сигнализация шунда ук эшләп, персонал һәм кунакларны бинадан җиде минут эчендә чыгарырга ирешкәннәр. Бердәм һәм оператив эш нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәгән.
– Ресторан һәм спа-үзәккә зур зыян килмәгән. Өченче, дүртенче катта ишегалдына караган барлык бүлмәләр идеаль хәлдә. Бүген объектта барлык кунакханә хезмәткәрләре эшли. Без җыештырабыз, мөмкин булган урында тәртип урнаштырабыз. Иртәгә иминият компаниясенең килүен көтәбез – алар зыян күргән милекне тикшерәчәкләр. Шәһәр җитәкчелегенә ярдәмнәре өчен зур рәхмәтемне белдерәм, – дип сөйләде Светлана Гомберг.
Кунакханә җитәкчелеге сүзләренчә, ресторан һәм спа-үзәк якын арада эшли башлаячак. Сүз уңаеннан, 30нчы октябрь көнне Чаллы мэры Наил Мәһдиев янгын булган урынга килде. Ул кунакханә хуҗасы Светлана Гомберг белән очрашкан. Үзенең Телеграмм-каналында: «Бинаны торгызу планы турында сөйләштек. Кирәкле ярдәм күрсәтеләчәк. Чаллы үзенекеләрен ташламый! Шөкер, зыян күрүчеләр юк, ә калганын төзәтеп була. Әйе, әлеге кунакханә – кемнеңдер бизнесы, ләкин без моннан читтә кала алмыйбыз, чөнки ул Чаллы өчен әһәмиятле объект. Тагын бер кат искәртәм: шәһәр өчен кирәкле һәм мөһим объектны кыска вакыт эчендә торгызу мөһим. Тиз арада эшли башлавы да кирәк. Шуңа күрә мин җитәкчелекнең ярдәм күрсәтүгә кагылышлы карар кабул итүен сорыйм», – дип язган.
БУ ТЕМАГА
2023нче елның алты аенда Татарстанда 2464 янгын теркәлгән. Бу узган елның шул ук чорына караганда 22 процентка күбрәк. Мондый мәгълүматларны Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Республика буенча Баш идарәсе күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше идарәсе башлыгы Максим Трущин тәкъдим итә.
Янгыннар саны Татарстанның 45 муниципалитетында 33кә арткан. Чирмешән районында алар 252 процентка (17дән 60ка кадәр), Яңа Чишмә районында 233 процентка (12дән 40ка кадәр), Мөслим районында 140 процентка (10нан 24кә кадәр), Балтач районында 125 процентка (8дән 18гә кадәр), ә Зәй районында 115 процентка (38дән 82гә кадәр) арткан.
Быелгы янгыннарда 57 татарстанлы һәлак булган. Бу 2022нче елның шул ук чорына караганда 8 процентка кимрәк. Әмма Татарстанның 19 районында янгыннарда үлем очракларының артуы теркәлгән. Мәсәлән, Питрәч районында һәлак булучылар саны дүрткә, Аксубай районында – өчкә, ә Әлки һәм Актаныш районында – икегә арткан. 2022 елның шул ук чорында бу муниципалитетларда янгыннарда үлем очраклары булмаган.
Татарстанда янгыннарда 90 граждан төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда аларның саны 14 процентка арткан. Төп сәбәп – янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең төгәл үтәлмәве.
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
Комментарии